Архивы саулык - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Авыруын үзебезгә бирел­гән сынау дип кабул иттек»
Җиде яшьлек Әскәр әнисе Фәния ханым белән Казандагы “Рональд Макдональд” йортында яши. Республика клиник балалар хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы сабыйларны урнаштыралар бирегә. Бу йорт бусагасын август аенда атлап кергән Әскәр киләсе атнада өйләренә – Чистайга кайту турында хыллана. Ада кадәр исә тагын алты мәртәбә химия терапиясе, нурланыш аласы бар. //Ватаным Татарстан//

Әскәрле булганчы, Фәния апага сынаулар аша узарга туры килә. Ул да башкалар кебек кияүгә чыга, бәхетле хатын булып яши. Башта уллары Альфред, аннан соң кызлары Әлфия туа. Матур гына гомер итәләр. Әмма бер көнне аларның ишеген кайгы җиле шакый. Түбән Кама шәһәрендә эшләүче 25 яшьлек уллары Альфред көтмәгәндә юкка чыга. Үтерелгән егетнең мәетен, бер атна узгач, моргтан эзләп табалар. Шулай итеп, Сабировлар буй җиткән улларын җир куенына сала. Кайгы үзе генә йөрми. Улы үлеп бер ел узгач, Фәниянең ире дә үлеп китә.

– Бик авыр вакытларым иде. Кая барырга белмәдем. Еладым да еладым. Шулчакта улым төшемә кереп, әни, син бала ал, дип эндәште. Ирем үлгәч, мине бер ялгыз ир белән таныштырдылар. Равил абыегызның  хатыны теш алдырган җирендә үлгән. Бергә яши башладык. Ул төшемдә улым әйткән теләккә каршы килмәде, шулай итеп балалар йортына киттек, – дип искә ала Фәния.

Балалар йортына бер малай алырга дип барган җирдән, ике бертуганны ияртеп кайта алар. “Ничек аерасың аларны? Зурысына – Салават, кечесенә Инсаф исеме бирдек. Бик акыллы булып чыкты алар. Олы улыбыз инде техникумда укый, кечесе 9 нчы сыйныфта белем ала. Безгә бик тә игътибарлы, ярдәмчел булдылар”, – ди Фәния. Ике сабыйны бәхетле иткән ана әйтүенчә, Салават белән Ин­сафның бертуганнары тагын бар икән әле. “Аларның берсен без килергә бер атна алдан гына алып кит­кәннәр. Шул чакта Салават үк­сеп-үксеп елап ялвара. “Апа, энемне кешегә бирмәгез, әтие­без табылыр да безне килеп алыр”, – ди. Улым бу вакыйганы еш искә тө­шерде. Эзләп таптык ул сабыйны. Улларыбыз бер бәйрәмдә очрашты. Бик озак кочаклашып, елаштылар”, – дип искә ала Фәния. Салават әни­сеннән энеләрен дә үзләренә алып кайтуны сорый. Әмма башка гаиләгә ияләнгән малайның күңе­лен кузгатып тормыйлар. Туганнары белән әле дә аралашып яши алар.

Ике малай буй җиткәч, Сабировлар бер кыз алырга карар кыла. Әнә шундый ният белән янә балалар йортына юл тоталар. Анда исә күзләре бертуктаусыз елаган малайга төшә. Әле ике көн элек кенә алып килгәннәр, ничек тынычландырырга белмиләр икән. Шулай итеп, малай Сабировлар йортына кайта. Арыган малайның бертуктаусыз күзен кыскалап торуын күргәч, психолог моны яңа кеше­ләргә ияләшү, борчылу дип аңлата.

“Кечкенә улыма Мәскәүне күр­сәтеп кайтыйм, дип юлга чыгар алдыннан, Әскәр косып җибәрде. Ярамаган ризык ашагандыр дип, артык игътибар бирмәдем. Кызым Әлфияләргә кунакка киттек. Өйгә кайткач, улым күзенә һәрнәрсәнең ике булып күренүен әйтте, йөреше буталды. Табиб чакырттык. Алар бала уксус эчкән, диделәр. Улым тагын косты. Бу юлы безне Казанга җибәрделәр. Төнлә бик катлаулы операция  ясадылар. Сабыйның башында шеш булганлыгын әйтте­ләр”, – дип искә ала әнисе. Ул-бу була калса дип, Фәния опека бүлегенә шалтыратып, улының туганнарын эзләргә керешә. Казандагы хаста­ханәгә мулла чакыртып, малайга исем куштыралар. Белешә торгач, сабыйның күрше авыл баласы, туганнарының да күп икәне ачыклана. Авыруы турында белүче бул­маган.

Үз гомерендә ике операция кичергән, нурланыш, химия тера­пияләре аша узган кечкенә Әскәр яңадан йөрергә, ашарга өйрәнә. Бу гаиләгә килеп эләккәнче ачлыкны да, кул күтәрүне дә, җәберләүне дә күргән сабый әле дә шул вакыйгаларны оныта алмый. Акылдан язган хатынның малайны зиратта бикләп калдыруы турында сөйлә­гәндә, Әскәр Фәния әнисенең кулына ябышты. “Алла боерса, те­релә ул. Авыруын  үзебезгә бирел­гән сынау дип кабул иттек. Иң мөһиме – баланың сәламәтлеге. На­чар укый­сың дип тә сүкмәгез,– дип киңәш бирә Фәния. – Гәүдәм түгәрәкләнеп киткәч, ябыгам дип диета да тоттым, хәтта махсус дарулар да эчтем. Ә улым авырый башлагач, борчудан, кайгыдан 9 килограммга ябыктым. Шуңа да булганына риза булып яшәргә кирәк икән”.

Фәния олыгаеп барганда өч егет үстерә алуына сөенеп яши. “Үз балаларыңны үстергәндә  эштә буласың, аларга вакытың җитми. Бу сабыйларны алганда лаеклы ялда идем. Бөтен җылымны бирергә тырышам. Алар да шулай, – дип сөйли өч егеткә ана җылысы бир­гән ханым. – Бер-берләрен якын итәләр. Олы улым җомга, Казанга килә дә  мине алыштыра. Ике көнгә өйгә кайтып киләм. Ялда булса да, ирем әле дә эшли. Балаларны кеше итәсе, кечесен дәвалыйсы бар”.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Запись «Авыруын үзебезгә бирел­гән сынау дип кабул иттек» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Безгә кабып йотарга дару гына булсын, югыйсә табигать үзе дәвалый бит»
Файдалы үләннәр турында моның кадәр дә тәфсилләп, озаклап һәм яратып сөйләгән кешене күргәнем юк иде әле. Римма Сәгыйтова рәхәтләнеп сөйләргә мөмкин. //Шәһри Казан//

Белгечлеге буенча химик һәм биолог Римма апа – тәҗрибәле үләнче.  Әледән-әле йөткергәләп алуымны күреп, ул миңа могҗизалы бер «дару» эшләргә өйрәтте.

– Кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авырганда, салкын тигәндә, бронхит, ангина, тонзиллит, гайморит, отит булганда, менә бу майның файдасы зур, – дип, сумкасыннан кечкенә генә бер шешә чыгарды. Мин ул майны әзер килеш сатыладыр дигән идем, ул аны үзе эшли икән. – Төп нигез итеп дүрт чәй кашыгы сырганак мае алабыз. Аның урынына авокадо яки шәфталу, йә булмаса миндаль, виноград төше мае да алыр­га була. Ни өчен нәкъ менә аларны дигән сорау туарга мөмкин. Мин санап киткән майлар аллергия барлыкка китерми. Шуның белән аларның кислоталы-селтеле балансы нейтраль санала. Сыр­ганак маена 30-35 тамчы пихта мае, 25-30 тамчы чәй агачы мае һәм 8-10 тамчы эвкалипт мае (аның урынына туя мае да ярый) тамызабыз. Пихта инфекция­ләргә, чәй агачы мае вирусларга, гөмбәчекләргә, ә эвкалипт паразитларга каршы көрәшә. Барлыкка килгән катнашманы яхшылап болгатып, берәр шешәгә тутырып куябыз. Әлеге майны яңа туган балаларга да курыкмыйча сыларга була. Аны сабыйларның борын тирәләренә һәм тел очына сылагыз. Бер яшьтән соң инде бер чәй кашыгы бирәсең дә, алар аны суырып торырга тиеш. Йотып җибәрергә түгел, озаклап суырып торырга. Без дә шулай ук кулланабыз. Мин үземә ике йөз миллиграмм ясап куям да, ул бер елга җитә. Профилактика максатыннан, майны һәр көн икешәр тапкыр биш-җиде тамчы кулланырга кирәк. Авырып киткән кебек тоелса, көненә бишәр тапкыр суырыгыз. Шул ук майны борын куышлыгына сылагыз. Ул бактерия­ләрне үтерә, аларга үрчергә ирек бирми. Әлеге майны көзгә керүгә ясап, шешәләргә тутырам да, һәрберсенә өйдәгеләрнең исемнәрен язып куям. Алар аны, минем кебек, сумкаларында йөртә. Бу майны ясау өчен акча да күп кирәкми. Авырый башласаң, даруханәдән кимендә өч йөз сумлык дару аласы була. Әле ул гына җитсә, – ди ул.

Салкын тиеп авырмас өчен көз көне, төгәлрәге, сентябрь уртасыннан алып октябрь азагына кадәр имбир белән дарчин (корица) кулланырга кирәк. Римма апа киңәш иткәнчә, имбир тамырының бер телемен кисеп алып иртәнге чәйгә салып эчәсез. Иртән нәрсә эчсәк тә, ашасак та, ул тиз үзләштерелә, димәк, файдасы да күбрәк. Чәйгә бераз гына дарчин да салыгыз.

– Ноябрь һәм дека­брьдә исә эхинацея эчә башлагыз. Аз гына дозада аны бөтен кеше дә файдалана ала. Иң мөһиме – ярты чәй кашыгыннан арттырмаска. Әлеге доза куркынычсыз санала. Эхинацеяны чәй кебек кайнатып яки кара чәйгә йә булмаса компотка салып эчәсең. Кечкенә балаларга эхинацеяны ике атна гына бирергә була, ике атна тәнәфестән соң тагын кабатларга. Гыйнвар уртасыннан февраль ахырына кадәр карган (шикша, водяника) сарыбаш (сары үлән, желтушник) кебек үләннәрне эчә башлагыз. Әмма алар даруханәдә юк, безнең «Травы жизни» кибетендә генә бар, – ди үләнче. – Шикшаны шулай ук бер чәй кашыгы гына кулланыр­га ярый. Яз көне – апрельдән май уртасына кадәр витаминнар эчү дөрес була. Балык мае эчегез, кишерне каймак белән ашагыз, ул аның белән генә үзләштерелә.

– Балык маен җәй көне эчәргә ярамый дип ишеткәнем бар.

– Дөрес әйтәсез. Җәй көне шулай ук эхинацея, женьшень, алтын тамырны (родиола розовая, золотой корень) да эчәргә кирәкми. Алар иммун системасының активаторлары булып тора, җәен исә аны тынычлыкта калдыру зарур.

Римма ханымнан озакка сузылган ютәл белән көрәшү алымнарын да сорадым.

– Ютәлнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Салкын тиеп авырсагыз, вируслы авыру булса, дәвалану чараларын күрсәгез, ул бер атна эчендә үтә. Бер атнадан да бетмәсә, сәбәбе – сулыш юлларындагы кандид гөмбәчекләрдә. Димәк, гөмбәчекләргә каршы үләннәр эчәсез. Яушан (вероника), карабаш (черноголовка) үләннәре безнең кибеттә сатыла. Өченче сәбәп – организмдагы паразитлар. Бу очракта ютәл бик озакка сузыла. Иммунитет хәлсезләнгәннән соң, әлеге паразитлар өчен организмда «бәйрәм» башлана. Шуңа да мин, сәбәбен белмәгән очракта, гриппка, гөмбәчеккә һәм паразитларга каршы үләннәрнең җыелмасын эчәргә тәкъдим итәм, – диде ул.

Яңа танышым авырган вакытта суган кулланмаска киңәш итә.

– Аның составында тоз кислотасы бар, ул инфекция­ләрне генә үтереп калмый, зыян да салырга мөмкин, – ди ул.

Кыш көне С витаминын күп кулланырга кушалар. С витамины дигәч, күз алдына иң беренче чиратта лимон белән әфлисун килә. Үләнче Римма апа сүзләренчә, әлеге витамин карлыган белән болгар борычында күбрәк. Әмма болгар борычын ашказаны асты бизе белән проблема булганнарга күп кулланырга ярамый.

– Салкын тиеп авырганда кура җиләген файдаланабыз. Ул табигый аспирин булып тора. Тик истә тотыгыз: кура җиләгеннән күпләрдә аллергия барлыкка килә. Моны тикшерү өчен кура җиләген изеп иренегезгә сылагыз. Чеметкәләп торса, шикләнергә урын бар, – дип кисәтә ул. – Авырган вакытта бер көнгә бер стакан кура җиләге ашарга кирәк.

Әгәр дә кеше ел дәвамында профилактика белән шөгыльләнсә, җәен организмын витаминнар, микроэлементлар белән ныгытса, бернәрсә дә куркыныч түгел, ди ул. Кеше бер җәйгә утыз-кырык килограмм җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга тиеш, алар безгә җиде-сигез айга җитә икән. Моңа помидор, кәбестә керми.

Римма апа үләннәр турында сәгатьләр буе сөйли ала, ә менә үзе турында бик яратмый. Гомер буе лабораториядә эшләгән. Бөерләре авыртып җәфалагач, атак­лы үләнче Гордеев белән танышкан. Аның системасы нигезендә дәвалануның файдасын күргәннән соң, үләннәр белән кызыксына башлаган.

– Мин баштарак аңа ышанмаган да идем, сәла­мәтлегем уңайлангач, үзем дә үләннәргә «гашыйк булдым». Курсларда укып, лицензия алдым. Белгәнемне башкаларга да җиткерер­гә тырышам, шуның өчен «Травы жизни» кибете консультанты булырга ризалык бирдем. Безгә кабып йотарга дару гына булсын, үләннәр белән әвәрә килеп торырга яратмыйбыз. Югыйсә табигать ул үзе дәвалый бит, – ди ул.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

Запись «Безгә кабып йотарга дару гына булсын, югыйсә табигать  үзе дәвалый бит» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Көзге депрессиядән интегүчеләргә «бәхет терапиясе» тәкъдим итәбез [киңәшләр]
Көзгә аяк басуга, аппетитыгыз югалып, тиз арый башладыгызмы? Элегрәк тәм табып башкарган эшләрегез хәзер авыр йөк булып тоеламы? Эч пошу, кирәксә-кирәкмәсә елау да гадәти күренешкә әйлән­деме? Шулай икән, кичекмәс­тән күңелегезгә колак салыгыз. Көзге депрессиягә бирелеп маташасыз түгелме? //Ватаным Татарстан//

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген дөньяда 450 миллион кеше депрессиядән җәфалана. Шу­ларның өчтән бере сезонлы де­прессиядән интегә икән. 2020 елга депрессия инвалидлык алуга ки­тергән төп сәбәпләр арасында икенче урынга ук чыгарга мөмкин, дип чаң суга белгечләр. 2030 елга инде ул зур масштаб алган авырулар исемлегенә керергә мөмкин икән. Шуңа күрә, эшне зурга җи­бәр­мәс өчен, итәк-җиңнәрне бү­геннән үк җыярга кирәк, ди бел­гечләр. Яз-көз фасылларында яңа­ручы сезонлы депрессияләргә аеруча игътибарлы булырга чакыра алар.

Күпләрнең бер уңайга гына аккан тормышын бер мизгелдә үз­гәрткән көзге депрессия нилектән килеп чыга соң? Белгечләр моның берничә сәбәбен атый. Берен­че­дән, ел дәвамында күзәтелгән магнит давылларының иң күп өлеше нәкъ менә көз көненә туры килә. Ник дигәндә, көзен иртәнге һәм кичке һава температурасы шактый аерыла. Атмосфера басымы да кис­кен үзгәреп тора. Көннәр кыскаргач, шатлык гормоны (серотонин) да күпкә азрак бүленеп чыга башлый. Аны йокы гормоны (мелатонин) алмаштыра. Нәтиҗәдә көне буе йокы килә, тирә-якка битарафлык арта.

Депрессия нәселдән дә күчә ала, дип кисәтә табиблар. Бала ыгы-зыгылы, тавыш-гауга хөкем сөргән мохиттә тәрбияләнсә, ул чорда җый­ган негатив хис-ки­че­решләр, үс­кәч, депрессия формасында бә­реп чыгарга мөмкин. Киләчәк өчен курку, алда торган проблемаларны хәл итә алмам, дип борчылулар да депрессиягә китерә. Көн­че­лек, хөсетлелек тә юньлегә илтми, ди белгечләр. Кеше үзенең сүл­пән­ләнүен, аппетиты югалуын сизсә, кеше белән аралашудан кача, еш күңелсез­лә­нә, тиз үпкәли яки кызып китә, никадәр генә йокласа да, арыганлык хисе сакланудан яки, кире­сенчә, йокысызлыктан ин­тексә, чаң сугарга җирлек бар. Ник ди­гәндә, болар бар да – күңел тө­шен­келеге билгеләре.

Бу хәлдән ничек чыгарга?

– Табиблар иң элек йокы режимын үзгәртергә киңәш итә. Салкыннар башлану белән организмга күбрәк ял таләп ителә башлый. Шуңа күрә йокы сәгатен арттыру зарур. Җәй көне 6 сәгатьтән дә йокы туйса, көз көне организмга 8 сәгатьлек йокы “бүләк итәргә” кирәк, ди табиблар.

– Көзге депрессиягә дучар булган организмны ял иттерүнең башка ысуллары да бар, билгеле. Күптән күрешмәгән якын кешелә­регез белән аралашу, концерт-театр­ларга баруның да файдасы тими калмас. Бассейнга йөреп алсагыз, мунча керсәгез дә җиңеллек сизәрсез.

– Организмны яктылыктан мәхрүм итмәгез. Күбрәк саф һава­да, кояшта йөрергә тырышыгыз. Кө­зен чит илгә ял итәргә барып кайтсагыз, ике куянның койрыгын берьюлы тотарсыз. Караңгы, яктылык начар булган бүлмә­ләр­дән дә качарга тырышыгыз. Күңел төшен­келегеннән интеккән кеше үзен яхшы хис итсен өчен 18 квад­рат метрлы бүлмәдә яктылык 250 Ваттан да ким булмаска тиеш, ди белгеч­ләр.

– Составында минераллар булган витаминнар эчүнең дә файдасы булыр.

– Иртәне дә дөрес башлау зарур. Караваттан торуга бүлмәне җилләтеп, берничә минут зарядка ясаганнан соң солы боткасы ашап куярга кирәк. Төшенкелеккә би­рел­гән организмны баллы тәм-том­нар белән “сыйлау” да зыян итмәс. Көн дәвамында апельсин, мандарин кебек цитруслы җиләк-җимеш ашау да файдалы. Алар нерв системасы белән иммунитетны ныгыта. Алда телгә алынган бәхет һәм йокы гормоннары бүләк итүче шоколад, сыр, чикләвек, балык ризыклары белән дә “дус” булыгыз.

Ләлә БАҺРАМШИНА, психолог:

– Көзге депрессиядән интегүчеләргә “бәхет терапиясе”н тәкъдим итәм. Берни эшлисе килмәгән чакта, кызыксыну булмаса да, үзеңне өстерәп дигәндәй, урамга, кешеләр янына, иң яхшысы – урманга чыгарга киңәш итәм. Табигатькә якын булырга кирәк. Иренмәгез, тирә-якны күзәтегез, фотога төшерегез. Теләмәсәгез дә, комедиягә барыгыз. Авыз ерылса, баш миенең биохимиясе эшкә җигелә, бу сезгә позитив хис-кичерешләр бүләк итәчәк. Музыка тыңлагыз, яшьлек чорына туры килгән җырлар булса, тагын да яхшы. Мин, мәсәлән, кәеф булмаганда “Битлз”ны тыңлыйм. Нәрсә ашаганга да игътибар итәргә кирәк. Күңел төшенкелеге вакытында шоколад, карабодай, кабак, банан, әфлисун, хөрмә, күркә ите ашарга кирәк. Тагын бер киңәш: зәңгәр пластик шешәләргә су тутырыгыз да бер сәгатькә кояшка яки лампа яктысына куегыз. Бу су  энергетик  эчемлеккә әйләнәчәк.

Динә ШӘКҮРОВА

Запись Көзге депрессиядән интегүчеләргә «бәхет терапиясе» тәкъдим итәбез [киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..