Архивы Себер татарлары - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Күргәннәремә шаккаттым” – Себердә татар авыллары ничек яши?
Соңгы вакытта Россия киңлекләрендә “кара”, негатив һәм өметсез тормыш турындагы күп кенә язмалар күзгә ташлана башлады. Төбәкләрнең начар яшәве, провинциянең хәерчелектә көн күрүе, бөтен җирдә җимереклек, бигрәк тә Себердә хәерчелек турында укыйсың. Мәскәү һәм Питерда гына, янәсе, рус кешесе өчен чын һәм лаеклы тормыш бар.

Моңа шулкадәр өйрәнәсең, тирә яктагы уңай күренешләрне күрү шактый кыенлаша, хәтта кайчак уңай һәм яхшы вакыйга булганда да.

Себердә булганда, Төмән һәм Омский  өлкәләренең үзәктән иң ерак урнашкан авылларында йөреп, күргәннәремә шаккаттым.

Мин үзәктән ераклашкан саен, калын пәрәвез һәм тузан катламы капланган ерак үткәннәргә күчәргә мөмкин булган “вакыт машинасы” кебек,  дип раслаучы кайбер авторлар белән килешмим. Бу алай түгел, алга таба да ни өчен шулай икәнен аңлатырга тырышырмын.

Көнбатыш Себернең йөрәге – Төмән өлкәсе. Себер үзәктән бик ерак.

Төбәк башкаласы – Төмәннән иң ерак, көнчыгыш Вагай районына кадәр 300 чакрым яки 5-6 сәгатьлек юл.

Төмән-Сургут федераль трассасыннан Көнчыгышка, Иртышка таба киткәч, цивилизация юкка чыга кебек тоела, тик бу алай түгел. Биредә күптән үзләштерелгән һәм җайланган яшәү урыннары бар. Себер татарлары монда  бер йөз ел гына яшәми, берничә йөз ел элек булган кебек, ау, терлекчелек, балык тоту, тире-мех табу белән шөгыльләнә.

Әмма барысы да кайчан да булса тәмамлана, шул исәптән Вагайдагы асфальт юл да. Гадәттә, юл бетүгә цивилизация дә тәмамлана һәм алга таба үлеп баручы  авыллар гына очрар сыман. Әмма монда алай түгел, гәрчә алга таба Омский өлкәсе белән чиккә таба Иртыш буенда дистәләгән татар авылы бар.

Монда мине иң беренче гаҗәпләндергәне – юл. Теләсә нинди һава шартларында да авыл халкына район үзәгенә барырга мөмкинлек бирә торган вак таш салынган, тигез юл. Җәен бераз тузандыр, ә кышын уңайлы. Монда асфальт юк, әмма аның кирәклеге дә юк. Биредә бөтен районга 20 меңгә якын кеше яши.

Икенчесе-мобиль элемтә. Юл буенда йөзләгән чакрым дәвамында шактый ышанычлы мобиль элемтә тота һәм зур тизлекле интернет эшли.  Димәк, цивилизация. Ә мобиль операторлар база станцияләрен болай гына куймый. Авыл эчендәге грунт юллары, юл билгеләре һәм заманча элемтә каланчалары үзенчәлекле. Хәзерге вакытта интернет – тормыш дәрәҗәсе индикаторларының берсе.

Әгәр дә авыллар юкка чыкса, заманча 3G һәм 4G база станцияләрен куймаслар һәм үсешенә акча тотылмас иде.

Өченчесе – иң уңай тәэсир ясаучы – авыллар үзләре. Хәерчелек һәм өметсезлек юк. Хәер, бернинди байлык эзләре дә юк. Барысы да бик гади һәм функциональ. Биредә зур кирпеч йортлар, биек коймалар, кыйммәтле маркалар, чәйханәләр һәм гламур рестораннар юк. Әмма тормыш өчен иң кирәклесе бар. Авыл кибетләре, тракторлар, гади автомобильләр, электр, элемтә чыбыклары һәм бик күп урман.

Ә урман монда төп төзелеш материалы. Себердә тагын нинди өйләрне күрергә мөмкин? Әлбәттә, агач.

Тирә-юньне карап чыккач, авыллар янындагы татар зиратларын да күреп алам. Барысы да бик чиста һәм тәрбияләнгән.

Ә биредә гадәти зур коймалар юк икән, гади халыкның көнкүрешен күзәтеп була . Менә, әйтик, йортлар каршында сүтелгән машиналар, ир-атлар, төзелеш материаллары, үз эшләре буенча эш көне уртасында барган кешеләр – гомумән алганда, барысы да яхшы. Күп кенә авторлар үз хикәяләрендә тасвирлаган җимереклекләр дә юк.

Һәр авылда диярлек почта, мәктәп, балалар мәйданчыгы, балалар бакчасы, кечкенә кибет, авыл хакимияте һәм хәтта кечкенә генә мәчет тә бар.

Һәм мине гаҗәпләндергән дүртенче момент – җирле халык. Нигездә, биредә Ермак чорыннан,  күп гасырлар дәвамында шушы урыннарда яшәүче Себер татарлары яши. Шул ук вакытта алар ачылып бармый, аз аралашучан. Аракы чөмерүче, бәйрәм ясаучы кешеләр күренми. Юк, туры килмәде андый күренеш. Җәй ахырында барысы да кышка әзерлек белән мәшгуль. Барысы да эштә, аларга тормыш авырлыклары турында уйларга да вакыт юк. Печән  җыялар, Себер азыгы – Иртышта Балык әзерлиләр. Ә көймәләре шактый яхшы һәм, әлбәттә, моторлы.

Гомумән алганда, биредә җимереклек юк, алдагы көнне уйлап яшиләр. Җимерек ихаталарны  Тверь, Кострома, Ярославль өлкәләрендә күзәтергә мөмкин. Мин моның нәрсә белән бәйле булуын белмим, әмма факт күз алдында. Биредә безнең урта полоса белән охшаш климат. Җәйге айларда шул ук чебен-черки, әмма кешеләр бу урында яшәргә һәм эшләргә  көч таба.

Мондый күзәтүләр Төмән өлкәсе буенча сәяхәттән башланды. Әмма алга барырга вакыт. Алда моннан  да ким булмаган кызыклы нәрсәләр көтә.

Мәгълүмат һәм фотолар: uгzen.yandex

Запись “Күргәннәремә шаккаттым” – Себердә татар авыллары ничек яши? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..