Архивы сораулар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Филүс Кагиров инстаграмда подписчикларының сорауларына җавап бирде. Аның иң зур хыялы нинди? [видео]
Филүс Кагиров инстаграм битендә подписчикларын борчыган сорауларга жавап бирде. Сораулар бирегез дип күптән куйган булса да, вакыты булмау сәбәпле яки онытканга, сорауларга җавап бирә алмаган.

Ләкин бүген ул барлык сорауларга да җавап бирде. Үзең зур хыялын һәм сәхнәне сагынганын да әйтте.

Видео Филүс Кагиров инстаграмыннан

Запись Филүс Кагиров инстаграмда подписчикларының сорауларына җавап бирде. Аның иң зур хыялы нинди? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айдар Галимов шокта. Аннан Әнвар Нургалиев җырын җырларга сорыйлар, ә ул моңа нәрсә ди? [Видео]
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Айдар Галимов мәҗлескә килгәч, аның янына Аполлон исемендәге координатор килә һәм Әнвәр Нургалиев репертуарыннан җыр җырларга сорый.

Айдар Галимов бу хакта инстаграм битендә болай дип яза:

Мине менә шулай җиңел розыграть итерләр дип беркайчан да уйламаган идем… Чара алдыннан Аполлон исемендәге ниндидер координатор минем яныма килде дә, миңа сәер сораулар бирә башлады, мин моңа гаҗәпләндем, ничек чыдаганмындыр, аны куып җибәрмичә… Ярар, Азат (ниндидер Аполлон түгел), үз эшеңне бик шәп башкарасың…

Һәм менә шулай ул барысын да диярлек розыграть иткән бит, һәркемгә дә уңайсыз сораулар тапкан һәм барысы да төрлечә җавап биргән… Моны соңрак экранда күзәтү күңелле булды…

Видео Айдар Галимов инстаграмыннан

Запись Айдар Галимов шокта. Аннан Әнвар Нургалиев җырын җырларга сорыйлар, ә ул моңа нәрсә ди? [Видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Намазны дөрес укымасак, гөнаһ җыябызмы? Аны күңелдән укырга ярыймы? Дару эчкәндә гыйбадәт кылу дөресме?
Күп кенә мөселман кардәшләребездән ничек җомгага йөри башларга дип сораулар килә. Җомга намазын уку тәртибе ничек икәнен, беренче тапкыр мәчеткә баргач нәрсәләр эшләргә, үзләрен ничек тотарга икәнен белмибез диючеләр дә бар. Тагын бер сорау: “Намазны күңелдән укырга ярыймы? Әллә аны пышылдап укырга кирәкме?”

Әмәт мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев әйтүенчә,  намазны күңелдән укырга ярамый. Бу намаз дөрес булмый. Сүрәләр һәм зекерләр барысы да пышылдап әйтелергә, кимендә иреннәр селкенергә тиеш

Алдагы сорауларга Рамил хәзрәт Юныс җавап бирә:

– Пенсиягә чыккан көнне намазга бастым, әлхәмделилла, шуннан бирле гыйбадәтне калдырганым юк. Тик менә олыгайган саен сәламәтлек какшый икән. Миндә дә күп кенә авырулар баш калкытып, озак вакыт хастаханәдә ятып чыктым. Сиксән яшем тулгач, бер аягым, биш елдан соң икенче аягым бот төбеннән сынды. Операция ясатырга туры килде. Аллага шөкер, шушы хәлләрдән соң да аякка басып, намазымны дәвам итә алдым. Тик менә күптән түгел егылып янә аягымны авырттырдым да, атна-ун көн гыйбадәттән туктап тордым. Хәзер тәһарәт алу авырлашты. Аякны юеш чүпрәк белән генә сөртәм. Шулай эшләгәндә тәһарәт дөрес буламы?

– Булдыра алган кадәр итеп тәһарәт алып, намаз укыгыз. Аллаһы Тәгалә: “Күтәрә алмаганны сездән сорамыйм”, – ди. Ул нинди хәлдә икәнегезне белә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Диндә авырлык юк”, – дип, динне авырайтмаска, ә аны җиңеләйтергә өндәде. Барысы да хәерле булыр, иншалла!

– “Намазны дөрес укымасак, гөнаһ җыябыз”, дигән сүз дөресме? Шуны ишеткәннән бирле әлеге гыйбадәтне үтәргә куркам. Мин өлкән яшьтә, ялгышкан чакларым да буладыр дим.

– Намаз укуны бервакытта да ташларга ярамый. Ул сүзләр ваемсыз булып, игътибарсыз укыган кешеләргә аталган. Сез шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, намаз укуыгызны туктатмагыз. Гыйбадәтне ташлау тагын да зуррак гөнаһ.

– Аягымны күтәреп кран астында юа алмыйм. Кулымны юешләп, аякны сөртәм генә. Болай эшләү дөресме?

– Дөрес. Булдыра алган кадәр тәһарәтләнеп, намаз укыгыз. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп-белеп тора, хата-кимчелекләрегез булса, кичерер, иншалла!

– Озак еллар артроз, артрит авыруларыннан интегәм. Иртәнге намазга торып китү авыр, тән каткан була, тиз генә язылмый. Тәяммум белән генә намаз укырга ярыймы?

– Үзегезне күрмичә бу сорауга җавап бирү авыр. Ә инде сез сөйләгәннәргә нигезләнеп шуны әйтәм: кояш чыкканчы тәнегезне язып, тәһарәтләнә алмыйсыз икән, тәяммум белән намаз укыгыз. Яки кичтән яныгызга табак һәм су салынган комган китереп куегыз, иртән утырган килеш кенә тәһарәтләнегез.

– Миндә шундый авыру, кайчак телсез калам. Өйдәге кешеләр дә сөйләгәнемне аңламый хәтта, ягъни сүзләрне бозып сөйләшәм. Бу халәт берничә көн дәвам итә. Андый вакытта намаз укырга ярыймы?

– Андый вакытта намазны күңелдән, эчтән укыгыз, калдырырга тырышмагыз.

–Тынычландыра торган дару эчкәндә гыйбадәт кылу дөресме?

– Сез кабул итә торган да­руның тәэсире нинди икәнен белмим. Әгәр аны эчкәч, йокымсырап китәсез, сүрәләрне бутарга мөмкинсез икән, гыйбадәт кылу тыела. Шуңа да ул даруны кич намаз беткәч эчсәгез яхшы булыр. Ялгыш сүзләр әйтүегез ихтимал.

– Биш вакыт намаз укыган кеше чалган малның гына ите хәләл була, диләр. Чынлыкта да шулаймы?

– Әгәр биш вакыт намаз укый торган кеше булса, малны аннан чалдырыгыз. Андый затны таба алмасагыз, үзен мөселман дип санаган ир-ат дога кылып чалган хайванның ите дә хәләл саналыр.

Шәһри Казан
Акчарлак

Запись Намазны дөрес укымасак, гөнаһ җыябызмы? Аны күңелдән укырга ярыймы? Дару эчкәндә гыйбадәт кылу дөресме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..