Архивы сорауҗавап - Tatar Today - татар яңалыклары.

Сәдака бирү ничек булырга тиеш? [сорау-җавап]
Сәдаканың ике төре бар: вәҗиб һәм нәфел сәдакалар.  Нәфел сәдакаларны ихтыярый сәдака, дип тә атарга мөмкин. //Игелек.ру//

Сәдака хакында бик күп хәдисләр бар. Аларның берсенә тукталып китик. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләл- лаһу галәйһи вәссәлам әйткән: «Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә җирне яралта, аны яралткач, җир бик каты тетрәнә, шуннан сон Аллаһы Тәгалә җиргә тауны куя. Тауны куйгач, фәрештәләр ан­нан гаҗәпләнеп сорыйлар: «Йа, Раббебыз, Синең мәхлукатыңда бу тауларыңнан да көчлерәк нәрсә бармы?»

«Бар», — дип җавап бирә Аллаһы Тәгалә.

«Нәрсә соң ул?» «Ташлар». «Ә алардан да көчлерәге бар­мы?» «Бар, тимер. Ул ташларны да вата».

Тимердән дә көчлерәк нәрсә ут булып чыга, уттан да көчлерәк — су, судан да көчлерәк — җил, җилдән дә көчлерәк мөэмин бәндәнең үз ихтыяры белән хәләл малыннан хәер сәдакасын бирү санала. Ул боларның барысыннан да кадерле, дәһшәтле, куәтле.

Сәдака бирүнең шартлары бар. Беренчедән, ул мактану булмасын өчен, яшерен бирелергә тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ий, иман әһеле, сәдакаларыңны михнәт, кайгы белән бушка чыгарма». Икенчедән, сәдаканың хәләл малдан бирелүе шарт.

Сәдаканың әҗер-савабы күбрәк булсын, дисәң, аны туган­нарга бирү хәерлерәк, чөнки ике яклап та савап була. Берен­чесе: сәдака әҗере, икенчесе: туганнар белән мөнәсәбәтләрне якынайту, яхшырту, ныгыту.

Сәдаканы, шулай ук, гыйлем юлында булган кешеләргә бирү дә хәерле санала. Дин әһелләренә сәдака бирү дә -савап­лы гамәл. Ә дин юлында гыйлем эстәүчеләргә сәдака чыгару

—      боларның икесеннән дә артыграк, әҗер-саваплары күбрәк була.

Сәдаканың артыгы — берәүнең дин белемен өйрәнеп, аны икенче бер кешегә өйрәтүе, диелә хәдистә. Мондый хәдисләрне мисал итеп күпләп китерергә мөмкин булыр иде.

Кайбер мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең, байлар тормышына кызыгып, алар күбрәк сәдака бирә алалар, дип уйлаулары ялгыш фикер булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Әллә сез үзегезнең башка эшләрегезне сәдака бирү дип сана­мыйсызмы? Мәсәлән, «Сүбехәнәлла», дип әйтүегез, һәм баш­ка кәлимә сүзләрне тулысынча кабатлауларыгыз, мәчет янына барганда адымнарыгыз, бер-берегезне үтет-нәсыйхәткә чакы­руыгыз, үзегезнең никахлы тормыш иптәшләрегез белән булган җылы мөнәсәбәтегез — болар барысы да сәдакалар». Иң җиңел сәдакаларның берсе — урамда аяк астында очраган чүпне читкә алып ташлау.

Тәмле тел, акыллы сүз турында да әйтмичә мөмкин түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтүенчә, әдәм баласы үзенең сабыена тәмле тел, матур, күркәм әдәптән тыш, башка байлык калдыра алмый. Менә мондый төр сәдакаларны һәрберебезнең күпләп кылырга мөмкинлеге бар. Ләкин, мөхтәрәм кардәшләр, иң әүвәл алар- ны иманлы килеш эшләү мөһим. Чөнки бу эшләрне барыбыз да эшли, ләкин иман белән эшләү кирәк. Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгаләнең газабыннан куркып, савап эшләргә өметләнеп, гамәл кылырга тиешбез.

«Әдәм балаларының эшләре нияткә карап хөкем ителә, бәя бирелә», — дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.с.). Бу хәдис тормышта бик зур әһәмияткә ия. Сәдака да изге ният белән бирелсә, әҗер-сава- бы күп булыр. Әгәр дә кеше башкалар янында читенсенеп кенә хәер бирсә, ул дөрес гамәл булмас. Теге бирде, мин бирмәдем, дип уйлау зур хата. Сәдака изге теләк белән, фәкать Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирелергә тиеш. Мәсәлән, сәдака биргәч, мәетнең әҗер-савабын арттырып, рухын шат кылсаң иде, дип теләргә кирәк. Димәк, сәдака мәетнең үзе өчен түгел, ә Аллаһы

Тәгалә ризалыгы өчен бирелә. Шундый теләкләр әйтелсә, иншаә Аллаһ, мондый сәдакалар кабул булыр.

Әгәр кеше мохтаҗ булса, соранып килсә, сәдаканы кемгә бирү дә ярый. Бу — ихтыяр эше. Дөрес, мөселман кешеләргә сәдака бирү артыграк санала. Ләкин, шуңа да карамастан, әгәр кеше мохтаҗ икән, кем булса да бирергә кирәк:

Сәдаканың ике төре барлыгын билгеләп үткән идек: вәҗиб һәм нәфел. Нәфел, ягъни ихтыярый сәдакаларны бирмәсәң, үтәмәсәң дә гөнаһы юк, үтәсәң — Аллаһы Тәгаләнең әҗер-са- ваплары өстәлә.

Хәзер вәҗиб сәдакаларга тукталыйк. Алар Аллаһы Тәгалә­дән безгә боерылган, шуңа аларны үтәү шарт булып тора. Без аларны бирергә бурычлы, юкса, гөнаһлы булабыз.

Вәҗиб сәдакаларга зәкят керә. Зәкят — Ислам диненең дүртенче баганасы, «малны пакьләү», дигән сүз. Әгәр дә әдәм баласының тормышы җайга салынган, көйләнгән икән, ягъ­ни торак урыны һәм бөтен йорт кирәк-яраклары, элеккечә әйтсәк, җигәргә аты, суярга сыеры, ягарга утыны бар икән, ул зәкят бирергә тиеш. Тормышын тәэмин итеп бетергән кеше ел әйләнәсендә тик торган малның кырыктан бер өлешен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирергә бурычлы. Малның үз шартла­ры да бар: аның үсеп җитүе, ел әйләнәсендә тик торуы һәм билгеләнгән бер өлеше алынуы. Акча белән бирелгән вакыт­та кешенең хәзинәсе кимендә 84 грамм алтынга тиң булырга тиеш. Бу акча ел әйләнәсендә бер дә чыгым күрмәскә тиеш, хәтта бурычка биреп тору да чыгымга санала. Әлеге шартлар үтәлсә, сәдака кырыкның бер өлешен тәшкил итә. Ул Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, ятимнәргә, мескеннәргә, фәкыйрьләргә, соранып йөрүчеләргә, кол азат итү юлына, юлда хәле бетеп тукталып калган кешеләргә бирелергә тиеш.

Запись Сәдака бирү ничек булырга тиеш? [сорау-җавап] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Акылы булган кеше үлемгә дөньяви яктан да әзерләнә»
Әңгәмәдәшебез, һәм укучыларыбызның сорауларына җавап бирүче – «Туган авылым» мәчетенең имам-хатыйбы Нурулла (Илнар) хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН. //Безнең гәҗит//

Без, кешеләр, барыбыз да бу дөньяга вакытлыча гына килүебезне белә. Иртәме-соңмы, һәрберебезне дә бер үк киләчәк көтә. Әмма исән чагыбызда, көч-куәтле вакытыбызда без бу хакта уйламыйбыз. Ә бит ислам дине ахирәткә менә бүгеннән, хәзердән үк әзер булырга чакыра. Ахирәткә әзер булу дигән сүз нәрсәне аңлата соң? Аңа ничек әзерләнәләр?

– Нурулла хәзрәт, барыбыз да бер үләсебезне белә. Әмма без бу сүздән шул кадәр куркабыз. Үлемгә, ахирәт дөньясына үзеңне ничек әзерләргә соң, аның турында хәтта уйлыйсы да килми бит.

– Әссәләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Чынлап та, үлем кеше тормышында иң куркыныч, иң хәвефле әйберләрнең берсе. Әмма безгә бу куркуны җиңәргә динебез ярдәм итә. Үлем дигән төшенчә дин күзлегеннән караганда бөтенләй юк бит ул. Үлем – тәннең яшәүдән туктавы гына. Ә җан үлми, ул мәңгелек. Җан бер яшәү ысулыннан икенче төрле яшәү ысулына гына күчә.

Дөрес, безгә тәнебезнең үлүе дә җиңел түгел. Җанның тәннән чыгуы бик авыр процесс. Без дөньяны, балаларны, малыбызны, дөньяның матурлыгын калдырудан куркабыз. Дин безгә бу куркуны да җиңәргә ярдәм итә. Чөнки безгә бу дөнья матурлыгыннан да матуррак икенче бер дөнья вәгъдә ителә.

Безне күбрәк үлем түгел, үлгәннән соң җавап бирү, гомереңне ничек уздырдың, вакытыңны нәрсәгә сарыф иттең, малыңны нәрсәгә тоттың, дип сораганда ничек җавап бирербез дигән уй куркыта. Әйе, тормышыбызда булган һәр минут, һәр тиен өчен җавап бирәсе булачак. Иманлы кеше менә шулардан курка, ул исән вакытында ук бу сорауларга җавап бирергә әзерләнә.

Шулай ук үлем халәте үзе дә безнең өчен сынау. Җанның тәннән чыгуы четерекле мәсьәлә. Һәр кешенең җаны төрлечә чыга. Мәсәлән, пәйгамбәребез саллиаллаһу галәйһивәссәлам әйтә: «Шаһитләр дә җан биргән вакытта черки тешләү кадәр генә булса да авырту сизәләр», – ди. Икенче бер хәдисендә әйтә: «Җан чыккан вакытта мөселман булган кешенеке савыттан су агып чыккан кебек кенә чыгар. Мөселман булмаган кешенеке киемнән тигәнәк кубарган кебек булыр», – ди. Без үлемгә әзерләнү дигәндә, үлгәннән соң җавап бирергә әзерләнәбез. Бу безнең беренче әзерлегебез, рухи әзерлегебез.

Акылы булган кеше үлемгә дөньяви яктан да әзерләнә. Бу ничек була? Иң беренчесе – эшләреңне төгәлләп кую. Гомәр радый аллаһу ганһу әйтә: «Әгәр кеше йокыга киткәнче васыять язып калдырмаса, бу ахмак кеше», – ди. Димәк, үлемгә әзерләнү ул васыять язып калдыру: кемгә нәрсә калдырабыз, күпме калдырабыз. Бу мал васыяте була. Шулай ук рухи васыять: мәсәлән, мине шунда күмегез, монда күмегез. Миннән соң алай эшләгез, болай эшләгез. Үләр алдыннан, үтәлмәгән намазларым, тотылмаган уразаларым бар иде. Алар өчен сәдакасын, каффәрәтен бирергә кирәк, дип, әйтеп калдыра. Бурычларны әйтеп калдырырга кирәк. Шул-шул кешегә бурычым бар иде, аңа түләрсез, яисә, аласым бар иде, алыгыз, яки мин аны гафу итәм, дип.

– Нурулла хәзрәт, бәлки, бу өлкән кешеләр өчен бик мөһим дә булмас, әмма яшьрәк кеше, әле үлемне күрмәгән кешегә белеп тору комачауламас. Якын туганың үлеп киткәч, иң беренче эш итеп нишләргә кирәк?

– Кеше үлгән икән, ул инде эшлисен эшләгән. Ул хәзер үз-үзен күмә алмый. Дөрес итеп, мөселманча күмсеннәр өчен мөселманнар янында яшәргә, балаларыңны иман белән тәрбияләргә кирәк. Кайбер кеше яшьлегендә уйлап бетерми. Акча килеп торса, кайда яшәсәң дә ярый дип белә. Теләсә кайсы милләт кешесе, теләсә нинди дин тотучы белән яшәргә дә риза. Әмма ул бит үлгәннән соң сине ничек итеп күмәсен белми. Ул дога да кыла белми синең өчен.

Алай да кеше вафат булган икән, иң беренче нишләргә кирәк? Әлбәттә, башта дөньяви мәсьәләләрне кайгыртырга кирәк. Морг мәсьәләләре, белешмә, зиратта урын алу, кабер казу… Кеше үлгәч, белешмә бирелә, шуның белән үлем таныклыгы бирелә. Мөселман кешесе мөселман зиратына гына күмелергә тиеш. Мөселман кешесен теләсә кая күмәргә ярамый.

Хәле авырайган якыныңның янында «Ясин» чыгарга, колагына тәлкыйн әйтергә була: «Лә иләһә иллаллаһ». Әгәр дә кеше үзе кабатлый алса, бик яхшы. Кабатлый алмаса, мәҗбүр итәргә ярамый. Сүзләрне ялгыш әйтүе бар. Авызын, телләрен су белән чылатып торырга кирәк. Кешене җан биргәндә уң ягына салалар.

Җан биргәч, кешене аркасына борып, каты, тигез җирлеккә яткыралар. Нәҗесе чыкса, аны сөртеп алалар. Туганнарга, хәзрәткә хәбәр итәләр. Аңарчы мәет шушы хәлендә ятып тора.

Бездә мөселманнарда мәетне күмү өчен әзерләргә кирәк. Башта мәетне юалар – госел алдыралар. Ир кешене ир кеше, хатын-кызны хатын-кыз юа. Ул кеше мөселман булырга тиеш. Туганнары үзләре юса хәерлерәк.

Аннары кәфенгә төрәләр. Өч кат була ул. Беренче каты – күлмәк, ике каты исә баш-башы бәйләрлек итеп чыгып калырлык зурлыкта киселгән. Кемнәрдер чалма, кемнәрдер ыштан да ясый.

Мәетне өйдән алып чыкканда догалар укыла. Катгый догалары юк, кем нәрсә белә, шуны укый. Татарларда мәетне бер төн кундыру дигән нәрсә бар. Бу шәригатькә каршы килми. Әмма иртән җан биргән кешене шул көнне күмеп өлгереп булса, күмәргә кирәк. Сәбәпсез өйдә яткыру килешми.

Урамда җеназа намазы укыла. Җеназа намазын ирләр генә укый, анда хатын-кызлар катнашмый. Аны зиратка керер алдыннан да укып була, әмма ул зиратка кергәч укылмый. Мәетне гүргә өч кеше иңдерә, ул якын туганнары була. Мәет кабердә уң ягында, кыйблага карап ятарга тиеш. Ул ләхеткә куела. Ләхет кабернең кыйбла ягында алына. Ләхетне такта белән каплыйлар. Элек аны яндырылмаган кирпеч белән каплыйлар иде, чөнки мәет өстенә туфрак төшәргә тиеш түгел. Мәетнең баш очына баш тактасы куела, аннары ул ташка алмаштырыла. Без татарларда тагын бер гадәт бар, ул гарәпләрдә булмаска да мөмкин, күмеп бетергәч, кабер янында «Ясин» йә «Табәрәк» сүрәсе укыла. Аннары инде сәдака тарату гадәте дә бар. Кеше таралгач, кемдер зиратта калып, сүрәләр укый.

– Әбиләр элек үлемтекне алдан ук әзерләп куялар иде. Бу дөрес гамәлме?

– Үлемтекләрне әзерләп куюның зыяны юк. Халык арасында әле шундый әйтеме дә бар, кәфенлегеңне ничек иртәрәк әзерләп куйсаң – шуның кадәр озаграк яшәрсең дә, диләр. Шуңа күрә моннан бер дә куркырга кирәкми. Инде кәфенлек күпме кирәк дисәң ул кешенең буена карап алына. Ак төстәге тукыма була. Киңлеге 80-90 см икән, 12-16 метр кирәк. Киңлеге 1,5 метр булса, 9-12 метр алына. Хатын-кызга күбрәк кирәк. Аннары 10 метр чамасы марля кирәк була. Сабын, губка әзерләп куялар. Начар исләрне алу өчен ислемай, камфара да кулланалар. Әмма алар мәҗбүри түгел. Юа торган губка өйдә булса, шуны гына тотсаң да була.

Кәфенлектән башка, мәетне өйдән күтәреп алып чыгу өчен берәр покрывал, зиратка төреп алып бару өчен берәр одеял да кирәк. Бу покрывал да, одеял да зиратта калмый, аны алып кайтып, юып, кабат кулланасың.

Хатыны үлеп китсә, ир кеше аны күмәргә тиеш. Әмма ир кеше үлеп китсә, аны хатыны күмү мәҗбүри түгел. Аны ирнең балалары, алар зур булса, яки ирнең туганнары күмәргә тиеш. Әлбәттә, хатын-кыз үзенең ирен күмә инде ул. Бу нәрсә дигәнне аңлата – ир кеше үлеп китсә, аның хатыны түгел, туганнары беренче булып йөгереп йөрергә тиеш, акча ягыннан ярдәм итәргә, зиратта урын белешергә, башкасын кайгыртырга. Хатыны үзе күмәр, дип, кырыйдан карап торырга тиеш түгелләр. Бу шул мәгънәдә.

– Мәет юган суларны нишләтергә. Аның берәр нечкәлеге юкмы?

– Мәет юган суны шәһәр фатирында унитазга агызалар. Үз йортлары белән яшәүчеләр бер чокыр казып, күмеп куялар. Мәет юган суны сихерчеләрдән сакларга кирәк. Чөнки аның белән бик күп сихер ясала. Шуңа да аны кеше йөри торган җиргә, урамга агызырга ярамый.

– Мәет ашларын үткәрергә ярамый дип язып чыгучылар да булды. Сез ни әйтерсез?

– Мәет ашы үткәрү мәрхүмгә савап була. Ә мәрхүмнәр савапка мохтаҗ. Әмма бу мәҗбүри нәрсә түгел. Кемнең мөмкинлеге бар, үткәрә. Үткәрмәсәң дә була. Көннәре исә кеше күмелгән көннән санала.

Зиратка кергәндә укыла торган дога:

«Галәйкүмүс-сәлаамү йәә әһләд-дияяри рахимәл-лааһүл-мүстәкдимиинә миннәә үәл-мүстә’хириинә минкүм. Әнтүм ләнәә сәләфүн үә нәхнү ләкүм халәф. Үә иннәә ин шаа’Аллааһү бикүм ләәхикуун. Нәс’әлул-лааһә тәгәәләә ләнәә үә ләкүмүл-гәәфийәһ.

Мәгънәсе: Әй, бу йортларның әһелләре (кабердә ятучылар), сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын. Аллаһы Тәгалә сезгә дә һәм безгә дә Үз рәхмәтен ирештерсен. Сез безгә кадәр булган кешеләр, без сездән соң калган кешеләр. Инша Аллаһ (Аллаһ теләсә), әлбәттә, без дә сезгә тоташачакбыз. Үзебез өчен дә, сезнең өчен дә Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек сорыйбыз».

Лилия ГӘРӘЕВА әзерләде

Запись «Акылы булган кеше үлемгә дөньяви яктан да әзерләнә» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Мин магнитофоннан дога кабыздым, шул җитә», – дип уйлау дөрес түгел
Машинаны кабызганчы бер мәртәбә «Әлхәм» һәм җиде тапкыр «Ихлас» сүрәсен укысаң, ниятләгән җиреңә хәвеф-хәтәрсез генә барып җитәсең, диләр. Догалар алар һәрвакыт яклаучыбыз, саклаучыбыз – моны һәркем белә. Үз авызың белән укыган доганың файдасы тияр дә, әгәр укый белмәсәң? Укый алмасам да, сакласын, дип, машинаңның алгы тәрәзәсенә берәр шәмаил генә элеп куйсаң? Аның файдасы бармы? //Безнең гәҗит//

Бу һәм юлга кагылышлы башка сораулар белән Казан шәһәренең «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдингә мөрәҗәгать иттек.

– Мәхмүт хәзрәт, ишетеп белүемчә, юлга чыккан мосафир кешеләргә ярдәм итү, әйтик, аларны ашату саваплы гамәлләрнең берсе булып санала диләр. Бу сүз дөресме?

– Беренчедән, мосафир кем ул дигән сорауга җавап бирәсе килә. Мосафир ул – үзенең яшәгән өеннән, авылыннан, шәһәреннән чыгып киткән, якыннарыннан, ниндидер авырлык булганда ярдәм итә алырдай кешеләре яныннан аерылып юлга чыккан бәндә дигән мәгънәне үз эченә ала. Мондый кеше сәфәре вакытында аеруча да ярдәмгә мохтаҗ булып кала. Мохтаҗ кешегә ярдәм итү аек акыл белән караганда да бик саваплы гамәлләрнең берсе. Коръәндә язылганнарга һәм Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең сүзләренә таянып әйткәндә, юлда булган кеше Аллаһы Тәгаләнең хөрмәтле, дәрәҗәле кешесе булып санала. Ул кешегә Аллаһ кайбер боерыкларын да җиңеләйтә. Мәсәлән, Рамазан аенда ураза тоту – фарыз диелгән. Тик кайбер кешеләргә ураза тотмау рөхсәт ителә. Аларның бер төре дә – мосафир. Ник дигәндә, җавабы билгеле: сәфәрдә ураза тоту кыенрак булырга мөмкин. Болай да авырлык эчендә калган мосафирга, авырлыгын арттырмау өчен, ураза тотмау рөхсәт ителә. Моннан да күрә алабыз: Аллаһы Тәгалә мосафир кешегә җиңеллек күрсәтә, билгеле бер боерыкны өстеннән төшерә. Пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисләренең берсендә әйтә: «Сәфәр ул газапның бер төредер», – ди. Шуңа күрә газап эчендә авырлыкта калган кешегә ярдәм итү бик саваплы гамәлләрнең берсе. Мосафирның дәрәҗәле бер кеше икәнлеген аңлаткан хәдисләр шактый. Шуларның берсендә пәйгамбәребез әйтә: «Догалары кире кагылмаган, теләкләре кабул булган өч төр кеше бар. Аларның берсе – әти-әнинең догасы, балаларына багышлап әйтелгән теләкләре, икенчесе – рәнҗетелгән кешенең догасы, өченчесе – юлда калган мосафир булган кешенең догалары. Алар һичшиксез кабул була». Димәк, әгәр безнең юлыбызга теләкләре кабул була торган бер кешене очрату насыйп булды икән, ул кешенең хәер-догасын алырга ашкынырга кирәк. Ә мосафирны ашату мәсьәләсенә килгәндә, берәүнең малы бар икән, Аллаһ биргән ризыктан ул ятимнәргә, мескеннәргә өлеш чыгарып кына калмыйча, юлда калган мосафирларны ашатырга, аларны тук итәргә омтылырга тиеш. Пәйгамбәрдән (с.г.в.) берсе килеп сорый: «Әй Мөхәммәд пәйгамбәр, Ислам динендә иң хәерле гамәлләр ниндиләр икән, шулар турында миңа хәбәр ит әле?». Пәйгамбәребез әйтә: «Ислам динендә иң хәерле гамәлләрнең берсе – ач калган кешеләрне ашату. Икенчесе: таныган һәм танымаган, белгән һәм белмәгән кешегә сәлам бирү. Каршыңа очраган кешегә: «Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи», – дип, сәлам бирү дип әйткән. Юлда төрле хәлләр булырга мөмкин бит. Шуңа мосафир булган бер кешене күргәндә, исәнләшеп: «Ашыйсың килмиме, әйдә, мин сине тукландырыйм», – дип эндәшү бик саваплы бер гамәл булып саналыр.

– Юлга чыкканда нинди дога укылырга тиеш һәм укылган доганың хикмәте нидә?

– Мосафир кеше үзенең сәфәрен күзаллап, аңа алдан әзерләнә башлый. Үзебез белән акчабыз да булырга тиеш, ким дигәндә өч көнлек ризыгыбыз да, өстебезгә кия торган киемнәребез дә. Әмма шуннан тыш кеше үз күңелен дә Аллаһ белән бәйләргә омтылсын. Әйтеп киткәнебезчә, сәфәр ул билгесезлек, анда алдан планлаштырмаган, күзалламаган төрле хәлләр, бәла-казалар да булырга мөмкин. Сәфәре вакытында булачак хәлләрдән үзен имин итәргә теләгән кеше Аллаһны онытмаска тиеш. Ягъни, сәфәргә чыкканда: «Бөтен нәрсә Аның кулында бит, хәерле, имин сәфәр булсын, сәфәремдә миңа яхшы кешеләр очрасын, яман кешеләрдән сакланырга насыйп булсын!» – дип, кеше күңелен Аллаһ белән бәйләргә бурычлы. Пәйгамбәр (с.г.в.) һәрдаим өеннән чыгып киткәндә «Бисмилләһ» дип әйткән, шулай дип әйтергә башкаларны да өндәгән. Хәдисләрнең берсендә әйтелә. Кем дә кем юлга чыгар алдыннан: «Әгузү билләһи минәш-шайтанир-раҗим, бисмилләһи тәвәккәлтү га-ләлләһи. Ләә хәүлә вә ләә күввәтә, иллә билләһил галийиль газыйм», – дип әйтсә, юлда аңа бернинди зарарлы әйбер тәэсир итә алмас дип әйтелә. Икенче бер хәдистә шушы доганы укып юлга чыккан кешегә бернинди шайтан-пәриләр дә яман нәрсә эшли алмас, дип әйтелә. Ягъни, акыллы кеше ким дигәндә, «Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим» дип, чын күңелдән шушы сүзне әйтеп, сәфәренә чыгарга тиеш.

– Үзең дога укый белмәсәң, машинада магнитола аша догалар тыңлап бару гына да ярамыймы?

– Машинада, поездда яки самолетта сәфәргә чыкканда магнитофон, телефон аша Коръән аятьләрен, файдалы вәгазь-нәсыйхәтләрне тыңлау, әлбәттә, бик фазыйләтле гамәл. Ләкин: «Мин магнитофоннан гына дога кабыздым, шул җитә», – дип уйлау да дөрес түгел. Магнитофоннан, җиһазлардан догалар тыңлау әҗер-саваплы булса да, әлбәттә, әйткәнебезчә, иң ким дигәндә, Аллаһка тапшырдым, Аллаһы Тәгалә минем юлдашым булсын, дип, татарча булса да әйтү бик тиешле бер эш.

– Машинада Коръән тыңлап барганда сыер, дуңгыз фермалары яныннан да үтеп китәргә туры килә. Билгеле булганча, нәҗес, пычрак булган урында Коръән укылырга тиеш түгел. Бу очракта машина йөртүчегә нишләргә?

– Шәригать күзлегеннән чыгып, әлеге сорауга җавап биргәндә, Коръән укылырга ярамаган ике урын бар: бәдрәф эче һәм мунча эче. Анда ниндидер догаларны яңгыратып әйтү, ишетелерлек дәрәҗәдә әйтү гөнаһ булып санала. Әмма анда да күңелдән әйтү берничек тә тыелмый. Ә инде машинада Коръән укылганда ферма яныннан яки берәр төрле тизәкле җирдән узып барасың икән, магнитофонны сүндереп куюда хаҗәт юк, бу берничек тә гөнаһ булып саналмаячак.

– Мәхмүт хәзрәт, хәзерге вакытта машина йөртүчеләр үз машиналарына дисбеләр һәм догалыклар асып куярга ярата. Болай асып йөрү ул дөрес гамәлме?

– Машинага тагыла торган «Аятел көрси»ләр, шәмаилләрне, тәсбихләрне дөрес ният белән асканда, аның файдасыннан башка зарары юк. Бүгенге көндә кайсыбер хәзрәтләр аларны элү ширек, ягъни Аллаһка берәр нәрсәне тиңдәш кылу дип әйтсәләр дә, бу бик дөрес түгел, бар да кешенең ниятеннән тора. Ягъни, әгәр дә бер кеше машинасына «Аятел көрси» һәм дисбе элеп, бу әйберләр миңа Аллаһы Тәгаләне искә төшерсен, машинама утырганнан соң «бисмиллаһ» дип әйтергә тиешлегемне исемә төшерсен, дип аса икән, яки болай гына: зиннәт өчен, матурлык өчен генә машинасына элә икән, шушындый ниятләр белән эшләгәндә аны ширек дип әйтү бик ялгыш бер нәрсә. Бу эшне эшләүчеләрне мөшрикләр дип әйтүне, гафу итегез, ахмаклык дип саныйм. Күптән түгел бер кеше белән аралашырга туры килгән иде. Безнең мәчеттә сатыла торган бер догалык-бөтине алып килде дә: «Хәзрәт, бу ширек түгелме соң?» – ди. Минәйтәм: «Син авырганда дару эчәсеңме?» «Әйе», – ди. «Ә нигә син дару эчәсең соң, Аллаһтан гына сорамыйсың? Шифа бит Аллаһ кулында, син, димәк, аны онытасың да, даруга таянасыңмыни?» «Юк инде, хәзрәт, шифа Аллаһтан дип беләм, даруны файдасы бар дип эчәм», – ди. Кешенең Аллага тапшырып дару эчүе ширек булмаган кебек, төрле фазыйләтле догалар язылган бөтине асу да берничек ширек була алмый. Берәр әйбер ширек булмасын, Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш тоелмасын өчен, безнең эчке күңелебездәге ниятебез дөрес булырга тиеш. Әгәр дә бөти элгән чагында: «Бу бер сәбәп кенә, ә бит саклаучы-яклаучы Аллаһы Тәгалә үзе», – дип эшли икән, ул берничек тә ширек була алмый. Пәйгамбәр (с.г.в.) вакытында ибне Гомәр – аның шәкертләренең берсе, Коръәннән аятьләр язып, шуны укый белмәгән балалар янына куя иде. Шушы аятьнең бәрәкәте, аять эчендә булган Аллаһның рәхмәте балаларны сакласын өчен. Укый алмаган балалар янына догалар язып кую – бу пәйгамбәрнең (с.г.в.) шәкертләренең эшләгән эшләре. Шушы мәгълүматны кырыйга куеп, аятьләр язылган әйберне кырыңа куеп саклауны ширек дип әйтү үзеңне Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәкертләреннән дә тәкъварак, акыллырак, динне дөресрәк аңлыйм дип әйтүгә тиң. Бу дөрес фикер түгел. Без пәйгамбәребездән һәм аның шәкертләреннән дә динне дөресрәк аңлый алмыйбыз. Динне иң дөрес аңлаучылар – пәйгамбәребезнең шәкертләре. Аннан соң, мәсьәләнең икенче ягына күз салыйк: Коръәндә бик зур, озын догалар да бар бит, кеше аларны укып бетерә алмый. Мәсәлән – «Ясин» сүрәсе. Аны Коръәннең йөрәге дип йөртәләр. Әгәр дә бер кеше: «Мин һаман саен «Ясин» укып йөри алмыйм, – дип, – аны кесәмә куйыйм әле, бу сүрәнең бәрәкәтен, Аллаһның рәхмәтен алырмын, Аллаһ миңа үзенең сакчылыгын насыйп итәр», – дип, шушы эшне эшли икән, бу эш берничек тә ялгыш була алмый.

– Бу әйбернең икенче ягы да бар бит әле. Мәсәлән, машинага дога элеп куйдың да, эш бетте түгел. Кемдер баш очында әнә шул догалык эленеп торуга да карамастан, тәмәке тарта, берәр машинаны узып киткәндә сүгенеп тә җибәрергә мөмкин… Шуңа күрә догалыкларны бизәү әйберсе буларак машинага кую чынлап та ярый торган эшме соң?

– Бер кешенең машинасында дога язылган асылма бизәк бар, ди. Ул Аллаһ исемнәре язылган бу язуны мәсхәрә итеп, тәмәке тартып, сүгенеп утыра икән – ул гөнаһлы була. Әмма догалыкны зиннәт өчен дип кенә асып та, бәндәнең күңелендә кимсетү, мәсхәрә итү нияте булмаса, ул гөнаһ булалмый. Ә инде гөнаһ эшләү-эшләмәүгә килгәндә, машинаңда ниндидер шәмаил эленгәнме-юкмы, гомумән тәмәке тарту, сүгенү кайда гына булса да, ул – гөнаһ, аермасы юк. Кеше аңларга тиеш: янәшәбездә Аллаһны искә төшерә торган әйбер бармы юкмы, Аллаһ барыбер гел безнең белән.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Запись «Мин магнитофоннан дога кабыздым, шул җитә», – дип уйлау дөрес түгел впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Аллаһы Тәгалә юлында үлүчеләргә җәннәт ишекләре ачык, әгәр бурычы булмаса»
Хәзер муллык заманында яшибез. Мал-мөлкәт, өй тулы җиһаз, шкаф тулы кием-салым. Тик бер нәрсә дә мәңгелек булмаган кебек, адәм баласы да бер көн, бар байлыгын калдырып, җир йөзеннән китә. Аның гомер буе җыйган малы, әйберләре – барысы да өелеп кала. //Интертат//

Бурычлы кеше җәннәткә керми

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең бер хәдисендә: “Бурычлы булып вафат булган кеше каберендә богауланып торыр, бу богаудан аны бурычын түләү генә азат итәр”, – дип әйтелә. Җеназа намазы укылган вакытта имам: “Бу кешенең бурычлары калдымы? Аннан бурыч таләп итүче бармы?” – дип сорарга тиеш. Кемдер: “Әйе”, – дип җавап биреп, дәлилләрен дә китерсә, имам: “Бу бурычны кем кайтара?” – дип янә туганнарыннан сорый. “Әйе, түлибез”, – дигән очракта гына җеназа намазы укыла. Кире очракта мулла җеназа намазын укымаска да хаклы. Әгәр имам бу турыда сорамаса, ул гөнаһлы булып кала. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Аллаһы Тәгалә юлында үлүчеләргә җәннәт ишекләре ачык, әгәр бурычы булмаса”, – дип әйтә. Аллаһы Тәгалә бу кешенең бурычтан кала бөтен гөнаһларын ярлыкый. Чөнки башка гамәлләре – Аллаһы Тәгалә хакы, бурыч – кеше хакы. Димәк, аның хакын бу дөньяда түләмәгәч, ул кыямәт көненә кала.

Ә балаларына килгәндә, алар бу кешедән калган милекнең варислары бит, димәк, алар милекне дә, аның бурычларын да үз өсләренә ала. Мирасны бүлгәнче, иң элек бурыч кайтарылырга тиеш.

Мәетне озатып, бераз тынычлангач, якыннары каршына тагын бер авыр сорау килеп баса. Мирас бүлү һәм мәрхүмнең шәхси әйберләрен нишләтергә? Мирас бүлү, васыятнәмә – монысы аерым зур тема. Аңа кагылышлы сораулар белән шөгыльләнүче аерым кешеләр бар. Ниса сүрәсенең 33 нче аятендә: “Һәркемне (ирне, хатынны) ата-анасыннан вә туганнарыннан калган малга мирасчы итеп куйдык…” диелә. Ислам дине бу мәсьәләне шулхәтле гадел, төгәл итеп куя. Мирас калдыручы кеше үзенең варисларын белергә бурычлы.

Мираска кемнең хакы бар?

Мәрхүмнең улы-кызы, әти-әнисе, әби-бабасы, оныгы, әти-әнисе ягыннан туганнары һәм аларның балалары – болар барысы да варислар. Әмма ләкин аның әти-әнисе, балалары, хатыны я ире исән булганда, мирас фәкать алар арасында бүленә, чөнки болар беренче категория туганнар исем¬легенә керә. Әгәр шушы төр туганнардан берсе дә булмаса, мал икенче категория туганнар арасында бүленә, алар мәрхүмнең бертуган абый-апасы, энесе-сеңлесе булырга мөмкин. Инде болары да булмаса, мирас малында мәетнең әти-әнисе белән бертуган абый-апа, эне-сеңел һәм аларның балаларының да хаклары, һәрберсенең өлеше бар.

Гомумән алганда, мәрхүмнең малы бишкә бүленә. Иң беренче кәфенләү, кабер казу, күмү мәшәкатьләре хәл ителә. Аннан соң мөлкәтен залогка биреп тормаганмы, шуны карыйсы. Янә килеп, мәрхүмнең бурычы булса, аны түләү тиеш. Пәйгамбәребезнең дә (с.г.в.), үләр алдыннан, минем сезгә бурычым калмадымы?- дип сораганы мәгълүм. Шунысы да билгеле, пәйгамбәребез (с.г.в.), мөмкинлеге булганда, мәрхүмнең бурычын үз өстенә алган.

Әгәр мәрхүм малының өчтән берен фә¬кыйрьләргә васыять иткән булса, шуны ияләренә тапшырганнан соң гына калган мал туганнар арасында бүленә. Әти-әнинең матди байлыгына ия булудан тыш, балалар аларның дусларын — дус тотарга да бурычлы.

Ә менә киемнәр мәсьәләсендә җавап төгәл һәм анык яңгырый. Казанның Әмәт бистәсе мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев:

“Үлгән кешенең киемнәре, шул ук исән кеше киемнәре шикелле, ягъни кием хөкемендә йөри. Әгәр дә алар искергән, тузган икән, яндырасыз яки ташлыйсыз. Ә инде кияргә яраклы булса, балалары, туганнары кия ала яисә мохтаҗларга биреп була.

Әгәр дә үлгән кешедән калган әйберләрнең кыйммәте бар икән, мәсәлән, алтын яки көмеш әйберләр, алар варисларга мирас булып кала. Кыйммәте булмаган әйберләр, әйтик, протез тешләр, мәет белән бергә күмелсә дә була, әмма күмеп кую мәҗбүри түгел”.

Запись «Аллаһы Тәгалә юлында үлүчеләргә җәннәт ишекләре ачык, әгәр бурычы булмаса» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Корбан чалу кемгә тиеш, аның төрләре, чалынган итне нишләтергә? [сорау-җавап]
Корбан чалу кемнәргә тиеш дигәндә, дин әһелләре: “Корбан чалу – ул күбрәк социаль әйбер. Социаль яктан кешеләргә файдасы булсын дип эшләнә. Һәм шуңа күрә Коръән китабында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә ул кешенең балигатькә җиткән кеше булырга тиешлеген әйтә. Шәригатебездә ул 13-15 яшь. Әгәр дә аның үз акчалары бар һәм нисабка җиткән икән, аңа корбан чалу ваҗиб була. Аннан соң ул азат кеше булырга тиеш. Әгәр дә ул төрмәләрдә утыра икән, акчасы булса да, аңа корбан чалу ваҗиб булмый. Ягъни чалмаса, аның өстендә гөнаһы булмый”, – дип аңлата. //Татар-Ислам//

Быел мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә.Билгеле булганча, корбанлык бәйрәм намазыннан соң чалына.Быел бәйрәм вәгазе Казанда иртәнге дүрт тулып утыз минутта (04.30), ә Гает намазы иртәнге сәгать биштә (05.00) булачак.

Нәзарәтнең казыйлар шурасы карары буенча, быел корбан чалу өчен нисаб күләме 20 мең сум дип билгеләнде. Әгәр сезнең әйләнештә 20 мең сум тотылмый торган акча (бурычлардан һәм чыгымнардан кала) бар икән, 1,2, 3 сентябрь көннәрендә корбан чалу вәҗиб (тиешле) була. Корбанны кояш баеганчы (ахшам намазы вакыты кергәнче) чалырга кирәк.Сарык бәясе 7 мең сумнан башлана.

Корбан чалу кемнәргә тиеш?

Корбан чалу кемнәргә тиеш дигәндә, дин әһелләре: “Корбан чалу – ул күбрәк социаль әйбер. Социаль яктан кешеләргә файдасы булсын дип эшләнә. Һәм шуңа күрә Коръән китабында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә ул кешенең балигатькә җиткән кеше булырга тиешлеген әйтә. Шәригатебездә ул 13-15 яшь. Әгәр дә аның үз акчалары бар һәм нисабка җиткән икән, аңа корбан чалу ваҗиб була. Аннан соң ул азат кеше булырга тиеш. Әгәр дә ул төрмәләрдә утыра икән, акчасы булса да, аңа корбан чалу ваҗиб булмый. Ягъни чалмаса, аның өстендә гөнаһы булмый”, – дип аңлата.

“Корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалсагыз, шушы һәрбер ит кисәге, һәрбер йоны, һәрбер канның тамчысы сезгә истигъфар, мәгъфирәт булып, Аллаһы Тәгалә сезнең хата-гөнаһларыгызны гафу итәчәк, ди. Ягъни без гаилә исеменнән чалабыз икән, Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә бөтен гаиләне гафу итәчәк, Алла боерса. Әгәр берәр әрвахка багышлап чалабыз икән, шушында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә шушы әрвахны гафу итеп, иншаллаһ, аларга җәннәтләрен бирер дигән өметтә калабыз”, – ди хәзрәтләр.

Корбан өч төрле була. Аны өч төрле кеше исеменнән чалырга була. Аны шәхсән үз исемегездән чалсагыз. Чалган кешегә савабы языла. Һәм шулай ук гаилә исеменнән чалырга мөмкин. Гаилә – кемнәр ул? Гаилә – ул бер өйдә, бер түбә астында яшәүчеләр. Өченчедән, берәр әрвахка, ягъни вафат булган әниебезгә, вафат булган әтиебезгә, бабаебызга багышлап, аның исеменнән чалырга була.

Бурычлы кешегә корбан чалырга ярыймы-юкмы дигәндә, монда мәсьәлә бәхәслерәк. Бай кешеләрнең бурычлары булган очракта да, аларны корбан чалдырырлык кына акчасы була. Шуңа күрә аларга корбан чалдыру тиешле. Ә инде гади кешенең бурычлары булып, ипотекасын түләмичә, корбан чалдыра икән, гаиләсенә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә һәркем үзе хәл итәргә тиеш.

Корбанлык нинди булырга тиеш?

Корбанлыкка сарыклар, кәҗәләр, сыер һәм үгез суярга ярый. Кәҗәгә бер яшь тулган булырга тиеш. Сарыклар зур гәүдәле булып күренә икән, ярты еллык булса да чалырга рөхсәт ителә. Сыерлар һәм үгезләргә ике яшь тулган булырга тиеш. Дөяләрне корбанлыкка китерү рөхсәт ителә. Мөгезле эре терлекне җиде кеше җыелып, корбанга чала ала. Эре терлекне чалганда, барлык кешеләрнең дә корбанлыкка дип ниятләве кирәк. Әгәр берәрсе булса да иткә дип кушыла икән, бу корбанлыктан китми.

Корбанлыкның тышкы кыяфәтенә карата да шартлар куела. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Сез сарыкны сайлаганда иң яхшысын сайлагыз”, – ди. “Аның мөгезләре сынмаган, койрыгы өзелмәгән булырга, күзе күрергә тиеш. “Корбан сүзен тәрҗемә итсәк, без Аллаһ ризалыгы өчен иң яхшы булган, иң кадерле булган әйберен биреп, Аңарга корбан итәбез, Аллаһы Тәгаләгә якынрак булабыз. Шуңа күрә әгәр дә сарыгы, сыеры берәр зыянлы икән, ул корбанга туры килми. Һәм аны чалудан файдасы булмый”, – ди Казандагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Корбан итенең бер өлешен гаиләңә калдырырга, икенче өлеше белән корбан ашы үткәрергә, өченче өлешен мескеннәргә һәм ятимнәргә кертергә кирәк. Шулай ук бөтен итне мохтаҗларга таратып бетерсәң дә була. Мөселман булмаган күршеләрне һәм туганнарны корбан ите белән сыйлау саваплы гамәл санала. Корбанның маен этләргә, мәчеләргә бирергә рөхсәт ителә. Ә сөякләрен шәһәрдә – гомуми урыннарда, авылларда аулак урыннарда күмәргә кирәк.

Мәгълүматны Римма Гатина туплады.

Запись Корбан чалу кемгә тиеш, аның төрләре, чалынган итне нишләтергә? [сорау-җавап] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фирая Таһирова ураза тотуга кагылышлы сорауларга җавап бирә [видео]
Мөселманнар өчен изге саналган Рамазан ае башланды. Мөселманнар ураза тотканда, нәрсәләрне истә тотарга тиеш? Ураза вакытында нинди ризыклар белән туклану хуплана? //Татар-ислам//

Кемнәргә ураза тотарга ярый, ә кемнәргә ярамый? Бу хакта “Ярдәм” фондының медицина хезмәткәре Фирая ханым Таһирова аңлата.

Запись Фирая Таһирова ураза тотуга кагылышлы сорауларга җавап бирә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин: «Вафат кешеләрнең рәсеменә гел карап тору зәгыйфьлек китерергә мөмкин»
“Ислам дине кешенең сәламәт яшәвенә бик игътибар итә”, – ди Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. //Татар – информ//

Якынын югалту хәсрәтен кичергән вакытта, аның кабере алдына килеп, таштагы сурәтенә карап торып, кешегә чир өстәлүе мөмкин. Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

“Исламда кабер ташына фото кую катгый тыелган. Кеше хәсрәтле вакытында якынының кабере алдына килеп, рәсеменә карап торса, аңа тагын чир өстәлүе мөмкин. Кеше фотографиягә карап, якын кешесен күз алдына китерсә, хәсрәте тагын да арта, “акылы авышып” китүе бар, шуңа күрә рәсем кую рөхсәт ителми. Кеше зираттан чир алып кайтырга мөмкин. Кешенең сәламәт яшәвенә ислам дине бик игътибар итә”, – ди Габделхәмит хәзрәт.

Имам әйтүенчә, өйләрдә дә стеналарга фотосурәтләр элү хуплана торган эш түгел.

“Исән әти-әниләрнең дә, вафат булганнарның да фоторәсемнәре альбом эчендә генә сакланырга тиеш. Вафат кешеләрнең рәсеменә гел карап тору зәгыйфьлек китерергә мөмкин. Кеше, хайван сурәтләре булган йортка фәрештәләр кермәс, диелгән. Ул йортка дога да барып ирешмәс, чөнки дога кылганда фәрештәләр катнашырга тиеш”, – ди Габделхәмит хәзрәт.

Ул ата-аналарга да балаларының фотоларын рамкага тыгып, стенага куярга ярамавын билгеләп узды. “Стеналарга фотосурәтләр кую шәригать буенча катгый тыелган. Фәрештәләрне өйдән кумыйк. Бу догаларыбыз кабул булмавына бер сәбәп. Фәрештәләр булмаган йортка җеннәр, зәхмәт керә”, – дип җөпләде Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.

Запись Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин:  «Вафат кешеләрнең рәсеменә гел карап тору зәгыйфьлек китерергә мөмкин» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..