Архивы сораштыру - Tatar Today - татар яңалыклары.

Эт елыннан халык ни көтә? [сораштыру]
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда катнашканнарның 41 проценты илне алда авыр чор көтә һәм ул чор әлегә башланмады дип белдерсә, 21 процент ул чор инде башланды дип исәпләвен белдергән. 31 процент ул чор инде узып китте дип исәпли. Казан үзәгендә Азатлык хәбәрчесе дә татарстанлыларга, “Яңа 2018 елда тормыш кайсы якка үзгәрер дип көтәсез? Бәяләр үсәчәкме, эшсезлек артырмы?” дигән сораулар бирде. Күбесе яхшыга өметләнүен әйтте, бәяләр артыр, пенсия кими, әллә ни үзгәреш булмас диючеләр дә булды.

Запись Эт елыннан халык ни көтә? [сораштыру] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар җырчылары: «Тел югалса, татар эстрадасы да югалачак»
Татар җырчылары Татарстанда татар телен укытуны ата-аналар теләгенә калдыруга каршы. “Тел югалса, татар эстрадасы да югалачак”, “татарларга бетү куркынычы яный”, “иң башта татар теле укытылырга тиеш” дип әйтүчеләр дә бар. //Азатлык//

Өлкән буын җырчылар арасында татар милләтен татар җыры, татар моңы саклап калды дип әйтүчеләр дә бар. Бүген Русия мәктәпләрендә милли телләрне укыту вазгыяте кискенләшкәндә, әле дә күп кенә татар җырчылары тулы заллар җыя. Татарча сөйләшкән, татар җырын яраткан тамашачысы булганга алар көн күрә, акча эшли.

Татар телен укытуга куркыныч янаганда татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән “Татар ата-аналары” төркеме оешты, анда инде өч меңнән артык кеше теркәлгән. Дөнья яшьләр форумы да үз мөрәҗәгате белән чыкты. Әлегә кадәр бу вазгыятькә карата күренекле җырчылар дәшми. Азатлык аларның үзләренә шалтыратты.

​Гүзәл Уразова:

– Без үскәндә атнасына өч тапкыр татар теле дәресенә керә идек. Балаларым татарча аңлый, тик дуслары белән узара русча аралашалар. Минемчә, татар телен мәктәптә элеккечә укытырга кирәк. Факультативка калдырмаска.

​Фирдүс Тямаев:

– Әлбәттә, мәктәптә татар теле булырга тиеш. Күбрәк тә укытырга кирәк әле. Татар теле язмышы мине бик борчый. Үзем дә телне үстерү юнәлешендә яңа проект уйлап йөрим. Чөнки кечкенә улым да русчалатып сөйләшә башлады. Бүген балалар гына түгел, хәтта без дә гел татарча гына аралашмыйбыз. Татар телен, татарча китаплар балаларга ешрак укырга, тарихыбызны өйрәтергә кирәк. Моны мәктәптән башка күз алдына китереп тә булмый. Мәктәптә татар теле бетсә, гомумән татар теленә, татарларга бетү куркынычы яный.

​Зәйнәп Фәрхетдинова:

– Факультатив итеп кенә дә калдырырга ярамый, телебезне хөрмәт итүчеләр, безнең кебек татар җанлы кешеләр нишләргә тиеш соң, авылларыбыз татарча укый, аларга кая барырга? Моныңчы дәүләт югарылыгындагы хәл ителгән мәсьәләне җиңел генә туктатып калдырырга ярамый. Бүген телебез, иртәгә республикабыз булмас, үз илең – үз нигезен дигән сүз.

Татар телен укыталар икән, дөрес таләпләр кирәк. Телне хөрмәт итсеннәр дисәк, минемчә, дәреслекләрне дә кызыклы, мавыктыргыч итеп үзгәртәсе иде. Бик катлаулы итеп язып күңел кайтарырга ярамый.

​Дилә Нигъмәтуллина:

– Хәзер сәяси вазгыять тә бик четрекле. Мәскәү Кремле хупламый, ә безнең татар теленә каршы килгән халыкка шул гына кирәк иде кебек. Көтеп кенә торганнар диярсең.

Татарстанда 10-15 ел элек “Татар теле – дәүләт теле”, дип урыс балаларына фән буларак кертеп, програмы бик авыр булу сәбәпле укучыларны һәм әти-әниләрне киресенчә биздерделәр. Нәтиҗәдә бөтен урыс ата-аналары каршы килә. Әгәр дә програмны җиңелерәк биргән булсалар, алай булмас иде.

Гомумән әйткәндә, телне урыс балаларына татар телен мәҗбүри укытып сакламыйлар. Татар кешеләре шапылдатып урысча сөйләшә бит хәзер. Балаларны өйрәтеп булмый. Татар төркемнәрендә татарча сөйләшмиләр. Менә бу – проблема.

Безнең татарлар гомер буе таркалып яшәде. Бер-берсе белән сугышып ханлыклар таркалды. Бүген инде тел дә югалып бара, тел югалса татар эстрадасы да югалачак. Миңа калса, безнең тарих кабатлана, ханлыклар таралгандагы кебек чор килә килә.

​Раяз Фасыйхов:

– Татар теле болай да бетеп килә бит. Әгәр дә мәктәпләрдә татар телен укытмасалар, телебез гомумән бетәчәк. Һәм иң мөһиме – өйдә балалар белән дә татарча аралашырга кирәк. Ата-аналар балалары белән русча аралашалар да, соңыннан татар теле кая китә, дип баш ваталар.

Хәмдүнә Тимергалиева:

– Беренче урында татар теле укытылырга тиеш. Рус балалары өчен дә, татарлар өчен дә. Бу теләк кенә түгел, закон буенча шулай булырга тиеш.

Илгиз Шәйхразиев:

– Минемчә, татар теле дәресләре мәктәпләрдә бүленергә тиеш. Әйтик, татарларга катлаулырак програм биреп, рус балаларын җиңелрәк рәвештә укытырга кирәк. Мин үзем татар лицеен тәмамладым.

​Иркә:

– Татар теле мәктәптә даими укытылырга тиеш. Без гаиләдә татар телендә аралашабыз. Ирем, өйләнешкәндә, татарча бер сүз белми иде, хәзер исә рәхәтләнеп сөйләшә. Балаларыма килгәндә, олы кызым Айсылу авылда үсте, шуңа күрә татар телендә камил сөйләшә.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова:

– Минемчә, татар теле укытылырга тиеш, чөнки ул безнең ана телебез. Бүген татар телен укучылар онытып бара, хәтта татар теле дәресләрендә укытучыга русча җавап кайтаралар, тәнәфесләрне әйтеп торасы да юк. Безнең мәктәптә татар теле атнасына өч тапкыр керә. Мин бу аз дип уйлыйм.

Айдар Галимов:

– Татар теле республика дәрәҗәсендә булса, башкалар да аны өйрәнер инде. Укытуга килгәндә, татар телен Татарстан мәктәпләрендә укытып кына аны саклап була. Татар телен башка милләтләр алдында күтәрәсе иде. Гаиләләрдә балалар белән ана телендә аралашырга кирәк. Минемчә, бу табигый күренешкә әйләнергә тиеш.

Җәвит Шакиров:

– Безнең татар балалары русча укый бит, рус балаларына да татар теле дәресләре керсен. Күп тел белү беркемгә дә зыян итмәс. Ә инде факультатив кына булып калса, тел чыннан да бетте дигән сүз. Тора-бара факультативтан да төшереп калдырырга мөкиннәр. Шуңа күрә дә безнең Татарстаныбызда да шул эш хәл ителмәсә, бу – оят. Факультатив вакытында гына татар теленең бөтен мәгънәсен, асылын аңлатып бетереп булмый. Сәнгать, милләт, татар яшәсен дисәң, татар теле дәресләре тулы булырга тиеш.

Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен факультатив фән итеп кенә калдырырга мөмкиннәр, дигән соңгы арада таралган шушы хәбәр бик күпләрне тетрәндерде. //Tatar today//

Татар теленең язмышына битараф булмаган  кешеләр социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен белдерде: мәктәптә укыган татар теле дәресләре турында хатирәләрен яздылар, “Әлифба” китабын тотып төшкән фотоларын урнаштырдылар. Бу флешмобларга эстрада вәкилләре дә кушылды. Татар теленә куркыныч янавына карата җырчылар нинди фикердә? Татар теле дәресләре укытылмый башласа, милләтнең киләчәге нинди булыр, татар җырларына ихтыяҗ калырмы? Шушы сорауларны җырчыларга бирдек.

Айгөл Бариева татар телен бөтен кеше дә укырга тиеш, яшәгән җирлегең телендә сөйләшүне табигый дип саный ул. Әмма татар җырчылары тыңлаучысыз калыр дип борчылмый Айгөл ханым. “Җырчылар һәм җырлар сыйфатлы булса, нинди телдә яңгыравына карамастан, сәнгать һәрвакыт яшәячәк”, ди ул.

Алинә Сәфиуллина исә милләтне саклап калуда татар теленең өлеше бик зур дип саный. Тулы дәресләрне факультатив белән генә алмаштыру куркынычы булуына борчылуын җиткерде җырчы. “Авыл мәктәбендә белем алгач, барлык фәннәрне дә татарча укыдым. Аның каравы русча да яхшы сөйләшәм, уңайсыз хәлдә калганым юк әле”, ди Алинә Сәфиуллина үзенең мәктәп елларын искә төшереп.

Алсу Фазлыева да бу мәсьәләгә карата бик нык борчылуын әйтте. Күптән түгел җырчының үзен дә татар теле дәресләрен калдыру яклы булган кешеләр оештырган социаль челтәрдәге төркемгә чакырганнар. “Ничек инде Татарстанда татар теле бетә? Бу башка сыя торган әйбер түгел!” ди Алсу ханым. Гаиләдә татарча сөйләшсә дә, урамда, мәктәптә рус телендә аралашкан балалары татар теле дәресләрен укымаса, телне онытачаклар дип уйлый ул. “Татар теле дәресләрен факультатив итеп кенә калдыру – безнең җитәкчелек тарафыннан зур хата. Аннан соң аны кире өйрәтеп булмаячак. Нинди генә төбәкләрдә булмадык, һәрберсе үз телләрендә сөйләшәләр. Казахлар, мәсәлән, русча сөйләшмиләр бит! Башкортларны карагыз, алар да үз телләрендә аралашалар. Инде ничә еллардан соң көчкә татар телендә укый башлаганнан соң дәресләрне бетерү, әйткәнемчә, бик зур хата”, дип белдерә Алсу Фазлыева. Ә татар җыры мәсьәләсенә килгәндә: “Сөйләшү онытылгач, җырын тыңламыйлар да тыңламыйлар инде”, диде җырчы.

Раилә ВӘЛИУЛЛИНА

Запись Татар җырчылары: «Тел югалса, татар эстрадасы да югалачак» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ләйсән Гыймаева, Илшат Вәлиев, Зәмирә Рәҗәпова балаларын мәктәпкә ничек әзерли? [сораштыру]
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Татар эстрадасы йолдызлары балаларын яңа уку елына әзерли башлаганмы әле? Бу гаилә бюджетына күпмегә төшә? Киемнәрне, уку кирәк-яракларын кайдан алалар (кибеттән, базардан яки тектерәләрме)? //Акчарлак//

Ләйсән Гыймаева (җырчы):

– Әгәр дә дәфтәрдән алып киемгә кадәр аласың икән, кыйммәткә төшә дип уйлыйм. Чөнки сыйфатлы әйберләрнең бәясе бар. Үзем кызларга мәктәп кирәк-яракларын бер-ике баруда алам. Канцелярияне зур сәүдә үзәкләреннән дә, китап кибетләреннән дә алабыз. Ә киемнәргә килгәндә, узган ел тектергән идек, сыйфаты ошап бетмәде. Шуңа күрә быел сатып алдык. Ел буена кияргә 2 төрле комплект әзерлим. Кызлар төрләндерергә ярата.

Әсхәт Дөбер-Шатр (җырчы):

– Балаларыбыз күптән мәктәпкә әзер. Төркиягә ялга барасы булгач, алдан барысын да әзерләп куйдык. Аллага шөкер, күңел тыныч. Ялдан соң кибетләрдә йөрисе килми бит. Чит илдән кайтуга, балаларны “Булачак инженерлар” лагерена җибәрдек. Без киемнәрне кибеттән генә алабыз. Бәясенә килгәндә, мин финанс якларын хатыным Айгөлгә тапшырдым. Шуңа да күпме киткәнен әйтә алмыйм. Без шәһәр читендә торабыз. Көн саен шәһәргә килгәндә юлыбыз мәктәп аша үтә. “Мәктәпне сагындыгызмы?” дип сорагач, хор белән “Ю-юк” дип җавап кайтаралар.

Алсу Фазлыева (җырчы):

– Улыбыз Аязны яхшы, дәрәҗәле лицейгә бирдек, иң яхшы укытучыларның берсенә. Шуңа күрә таләпләр катгый. Аязның мәктәпкә барасы килә. Җәй буе шөгыльләндек, яңа уку елына әзерләндек. Сөйләм теле өстендә эшләдек. Без дә бөтен көчне куябыз, барысы да балалар өчен бит. Менә 1 ай элек улыбызга костюм алып кайттык. Әле башка әйберләр алмаган. Бер-ике төрле аяк киеме алырга кирәк булыр инде. Бөтен әйберне яңадан җыярга кирәк. Ничә сум китәсен күз алдына да китерә алмыйм. Кайда очсызрак икәнен дә белмим. Болай киемнәрне базардан, кибет кебек җирдән алабыз.

Илшат Вәлиев (җырчы):

– Балаларны мәктәпкә җыярга өлгермәдек әле, чөнки өйгә кайтып кергәнебез юк диярлек. Бер кич кунабыз да, тагын чыгып китәбез. Хатын белән шаярып фатирыбызны кунакханә дип атыйбыз. Кунып кына чыга торган җир төсле. Быел улым – бишенче, кызым дүртенче сыйныфка бара. Мәктәпне бер дә сагынмыйлар шул. Балаларга уку кирәк-яракларын, киемнәрне гади кибетләрдән дә, базардан да алабыз. “Яңа Тура” базарыннан бөтенесен өеп алып кайтабыз. Яңа уку елына әзерләнү якынча 30 меңгә төшәр дип уйлыйм. Әлеге төгәл белмим.

Зәмирә Рәҗәпова (алып баручы):

– Улымны мәктәпкә җыя башладым, быел 5 сыйныфка бара. Икенче мәктәпкә күчтек. Хоккей командасындагы малайларны бөтенесен бер класска җыйдылар. Яңа уку елында гади урта белем бирү мәктәбенә барачакбыз. Бу мәктәп расписаниясе хоккей командасы расписаниясенә нигезләнеп төзеләчәк. Балалар уенга киткәндә уку туктатылып тора. Әлеге вакытка алган киемнәр 8 меңгә төште. Костюмны кибеттән алдык. Уку кирәк-яракларын да китап кибетенә бардык та җыеп кайттык. Мәктәпне сагынмый, менә хоккейны сагына. Июльдә тренировкалары башланды, уку кайгысы юк анда.

Румия СӘЙФУЛЛИНА

Запись Ләйсән Гыймаева, Илшат Вәлиев, Зәмирә Рәҗәпова балаларын мәктәпкә ничек әзерли? [сораштыру] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рамазан аен блогер, җырчылар ничек кабул итә? Ураза тоталармы? [махсус сораштыру]
Рамазан ае мөселман халкының көтеп алынган бәйрәме. Билгеле, хәзерге заманда ураза тотуларга, тәравих намазын укуга салкынрак карыйлар. Безнең артистларыбыз Рамазан аена карата нинди фикердә соң? Ураза тоталармы? //Tatar today//

Tatar-today өчен Алинә Галиева махсус сораштыру үткәрде. Нәтиҗәдә Рамазан аен изге ай дип кабул итүчеләр дә һәм изгелекләр кылырга аерым ай кирәкми диючеләр дә булды.

Фәрид Низамиев

Рамазан аенда уразаны инде кечкенәдән әби-бабайлар тотып килә иде. Бу минем өчен үрнәк булып торды. Мин үзем дә уразаны калдырмаска тырышам. Менә инде уразаны бер калдырмыйча тотканга 4 ел була. Рамазан аенда изге эш эшлим дип аерым чабып йөргән юк. Ярдәм итәргә мөмкинлек туса, ярдәм итәм. Быел һава торышы да әйбәт – салкынча. Ураза тоту сау-сәламәт мөселман кешегә фарыз. Әмма бездә моңа бик җиңел карыйлар. Кешегә мәҗбүр итеп кенә ураза тоттыру дөрес тә түгел ул. Үзенә күрә рухи азык булырга тиеш. Уразаны тотасың да җиңел булып китә, рәхәт. Гает намазларыннан да кайткач, “Мин монда катнаштым”, дигән хис туа. Ураза тотып ризыкның синең йортыңда нинди зур байлык булуын аңлыйсың.

Азат Фазлыев

Мин үзем уразада. Рамазан ае кешене түземлеккә өнди, сынап карый. Ураза тотканда үземдә билгеле бер җиңеллек, рәхәтлек сизәм. Исәнлекләре, саулыклары әйбәт кеше ураза тотсын иде. Өнди дип әйтмәсеннәр, үземнән генә чыгып әйтәм. Кешенең чистарынуы аны яхшы якка гына үзгәртә дип саныйм. Изге эшләрне ел саен эшләргә кирәк, әмма Рамазан аенда аның савабы күбрәк.

Әбри Хәбриев

Рамазан ае минем өчен башка айлардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый. Гап-гади ай. Гомумән әйткәндә, мин Ураза тотмыйм. Бәлки мин аны кайчанда булса тотармын. Рамазан аенда нинди изгелекләр кыласы? Минем өчен изгелек кылыр өчен билгеле бер ай кирәкми. Һәрдаим кешегә ярдәм итеп торам. Миңа изге гамәлләр эшләү өчен Рамазан аеның булу-булмау зур әһәмияткә ия түгел. Минем, гомумән, дингә карата үз мөнәсәбәтем. Динне инкарь итмим һәм үземне атеистка да санамыйм. Ислам диненең бөтен фаразларын да үтәп яшим дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, кайвакыт хәләл булмаган ризык та ашалып китә, хәмер ризыкларын да кулланыла. Бу Ислам диненә карата тискәре фикердә дигәнне аңлатмый. Мин һәрбер динне дә хөрмәт итәм һәм Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанам. Миңа әлегә шунсы җитә. Бәлки билгеле бер яшькә җиткәч минем фикерләр үзгәрер, әмма хәзер түгел.

Илгиз Шәйхразиев

Рамазан аен мин Мәскәүдә каршы алдым. Анда Рамазан аеның чатырын ачу тантанасы узды. Уразага кердек, Аллаһка шөкер. Рамазан аенда азрак кына концертлардан баш тартып торырга туры килә. Иртәләрне-кичләрне уразада үткәрергә тырышам. Үзебезне бу айда жәлләп кенә йөрибез (көлә). Рамазан ае бер генә килә, аны инде ничәнче ел төшереп калдырмаска тырышабыз.

Татар Малай

Рамазан ае минем өчен изге ай. Бу айда изге гамәлләр кылырга тырышам. Былтыр Казан-Аренада зур Ифтар булган иде. Кызганыч, мин анда катнаша алмадым. Быел шундый мөмкинчелек туса, волонтер булып язылам.

Алинә ГАЛИЕВА

Запись Рамазан аен блогер, җырчылар ничек кабул итә? Ураза тоталармы? [махсус сораштыру] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казаннарның Икенче дөнья сугышы турында белеме [сораштыру]
Яшь буын Икенче дөнья сугышы турында беләме? Бу сугыш кайчан башлангана? Советлар берлеге өчен Ватан сугышы кайчан башланган? АКШ кем ягында – Германия ягындамы, әллә Советлар берлеге ягындамы сугышкан? Әлеге сорауларга җавапны “Азатлык” һәм мәркәзебез халкы эзли.

Запись Казаннарның Икенче дөнья сугышы турында белеме [сораштыру] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..