Архивы суастыкөһмәсе - Tatar Today - татар яңалыклары.

14 диңгезченең үлем сәбәпләре дәүләт дәрәҗәсендә яшермәкчеләр
Янгын 1 июльдә чыккан. Һәлак булучыларның исемнәре аталмый. Диңгезчеләр искә исереп үлгән диелә.

Русия хәрби-диңгез флотының 14 диңгезчесе фәнни-тикшерү су асты көймәсендә чыккан янгын нәтиҗәсендә һәлак булган. Бу хакта Русия саклану министрлыгы белдерүенә сылтанып, Интерфакс хәбәр итә. Һәлак булучыларның исемнәре аталмый. Диңгезчеләр искә исереп үлгән диелә.

Янгын 1 июльдә Русия суларында хәрби-диңгез флоты мәнфәгатьләрендә дөнья океаны киңлеген һәм төбен тикшерүче су асты аппаратында барлыкка килгән. Саклану министрлыгында белдерүләренчә, янгын әлеге вакытка сүндерелгән, ә көймә Североморски хәрби-диңгез ныгытмасына китерелгән.

Янгын сәбәпләре тикшерелә. Тикшерүне Хәрби-диңгез флоты башлыгы Николай Евменов җитәкли.

Янгын 1 июльдә чыкты, әмма бу хакта сишәмбе генә билгеле булды. Саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, диңгезчеләр диңгез төбен өйрәнү аппаратында янгын вакытында чыккан газдан агуланып үлгән.

Кайбер матбугат чаралары мәгълүматынча, сүз “Лошарик” дип йөртелгән АС-12 атом су асты көймәсе турында барырга мөмкин. Рәсми версиягә караганда, кораб океаннарны өйрәнү өчен төзелгән. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, ул диңгез төбендәге объектларда, мәсәлән, элемтә чыбыкларында һәм башка урыннарда диверсия өчен кулланыла.

Атом су асты көймәсе Совет берлеге вакытында ук төзелә башлаган, әмма суга 2003 елда гына төшерелгән. Ул беркайчан да фотоларга эләкмәгән һәм медиа бәяләвенчә, Русия флотында иң яшерен һәм иң кыйбатлы проект булып тора.

Казаның вакыты һәм урыны да әйтелми. “Северопост” басмасы язуынча, Кола култыгында балык тотучы браконьерлар көймәнең су өстенә калыкканын күргән. Алар сүзләренчә, дүшәмбе сәгать 21:30 тирәсендә диңгез өстенә зур су асты көймәсе күтәрелгән, аның янына хәрби кораб һәм ике буксир килгән.

Саклану министры Сергей Шойгу экпиажның бер кешесе исән калган диде. Аның сүзләернчә, хәрбиләр янгын чыккан бүлектән сивил сәнәгать вәкилен чыгарган, аннары люкны ябып куйган һәм ахырга кадәр янгынга каршы көрәшкән.

Элегрәк Владимир Путин һәлак булучы 14 диңгезченең икесе Русия каһарманы, җидесе I ранглы капитан булган диде.

Фото: Чит ил агентлыгы

Чыганак: Чит ил агентлыгы

Запись 14 диңгезченең үлем сәбәпләре дәүләт дәрәҗәсендә яшермәкчеләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..