Архивы сәхнә арты - Tatar Today - татар яңалыклары.

Камал артистлары ябыгу ысулларын күрсәтә [фото, видео]
Җәй җитүне түземсезләнеп тә, борчылып та көтүчеләр ул, әлбәттә, кызлар. Фитнес, йөгерү, диетага утыру, дөрес туклану дисеңме, боларның барысы турында да җәй якынайган саен күбрәк уйланыла. Тик, профессияләре дә һәрвакыт формада булуны таләп итә торган кешеләр бар.

Ул да булса артист халкы. Әгәр син үзеңне формада тоту артисткаларга гына кагыла, дип уйласаң, бик нык ялгышасың. Артистлар алардан да уздырып җибәрә әле, мин сиңа әйтим! “TeatrLife” сәхифәсендә бүген артистлар үзләрен ничек формада тотуы турында серләрен ача.

Илдус Габдрахманов, Татарстанның халык артисты:

– Мин үземне формада тоту өчен бик каты эшлим. Элек тәмәке тарта идем. Ташлагач, кинәт кенә тазара башладым. Аңа кадәр 61 кило булсам, ташлагач, 70кә җиттем. Болай йөреп булмый, дидем. Суларга да авыр була башлады, биегәндә дә тыннар кысыла иде. Шуннан соң бассейнга еллык абонемент (тренажер залы белән бергә) алдым. Атнага 2-3 мәртәбә йөрим. Тренажеркага бармаганда, бассейнда 1 километр туктаусыз йөзәм, барсам – 500әр метр. Театрда хәләл җефетем, балетмейстер Сәлимә Әминова бию дәресләрен үткәрә. Анда атнага 2 тапкыр шөгыльләнәбез. Ишегалдындагы турникта да шөгыльләнәм, йөгерәм, растяжкалар ясыйм.

Ашау ягына килгәндә, хәзер камыр ризыгыннан бераз тыелам. Чөнки аларны ашасаң, тиз тазарасың. Үзем өчпочмак, өлеш, гөбәдия, пилмән бик нык яратам. Тик хәзер диета кулланырга туры килә. Иртән бутерброд ашыйм да көне буе иписез тукланам. Күбрәк алма, апельсин, мандарин – җиләк-җимеш ашарга тырышам. Вәт! Диетага утыру – үземнең теләк. Тазара башлагач, ялкаулана башлыйсың, корсак үсә башлый, берни эшлисе килми. Бераз гына йөгерсәң, бөтен буыннар авырта. Нәрсәгә хаҗәт ул? Үзеңне һәрвакыт формада тотарга кирәк. Безнең театрда рольләребез дә шундый – җырлы-биюле спектакльләр, формада булуны таләп итәләр, универсаль артист булырга кирәк.

Мин һәрвакыт ябык кешеләрне уйнадым. Тазарырга кирәк булса, аның төрле ысуллары бар. Мисал өчен, тазарта торган толщинкалар. Тулы гәүдәле кешене ничек тә уйнарга була. Авыз эченә мамык тыгып грим ясыйсың. Ә таза кешегә ябык геройны уйнау авыррак! Хәзер безнең театрда «Бию пәрие» спектакленең репетицияләре бара. Анда биюләр, хәрәкәтләр бик күп. Шул сәбәпле, аңа әзерлек барышында ике ай эчендә 5-6 килога ябыктым. Бу махсус шулай эшләнгән әйбер түгел.

Гадәттә, көненә 8000 адым ясыйм. Ә хәзер, репетицияләр вакытында, ул 10-11 меңгә җитә. Театрга гына килү түгел, үзәктә дә велосипедта йөрергә тырышам. Чөнки машинаны парковкага кую бик авыр хәл, түләргә кирәк, ә бу – бушка (елмая). Фитнеска баргач, кайвакыт үлчәүгә басып үлчәнәм. Анда басам да «Әһә, бүген ярты килога тазарганмын икән», дип әйтәм. Башка көнне киләсең дә «Теге ярты килоны алып атканмын», дип уйлыйсың. Хәзер мин – 66 килограммга якын. Әле тагын ябыгасы, прессны яхшыртасы бар. Чөнки мин сәхнәгә ярымшәрә чыгам, ә тәндә пресс кубиклары булмаса – ямьсез. Бәлки, нарисуем гына? Нарисуем, будем жить (елмая).

Рамил Вәҗиев, Татарстанның атказанган артисты:

– Мондый проблема тормышымда булыр, дип, гомердә дә уйламадым. Яшьрәк чакта, 1995 елда театрда эшли башлаганда, мин бик ябык идем. Буем – 181 сантиметр, 67 килограмм. Тазарасым килә иде. Хәзер, киресенчә, – ябыгу процессында.

Сәхнә болай да берничә килограмм өсти. Анда никадәр ябыграк булсаң, шулкадәр яхшырак. Таза кешене уйнарга кирәк булса, әлбәттә, аның үз ысуллары бар. Ә ябык геройны гәүдәләндерергә кирәк булса, әгәр дә таза икәнсең, үзеңне берничек тә юнып булмый. Шуңа күрә артистка һәрчак үзен формада тоту кирәк. Аның өчен, әлбәттә, диета, фитнес, спорт булыша.

Камыр ризыклары, баллы әйберләр – минем иң яратканы, ләкин шул ук вакытта мине харап итүчеләр. Шуңа күрә, әгәр миңа берничә килограммнан котылырга кирәк икән, камыр ашлары, баллы әйберләр ашамыйм, дөрес тукланырга тырышам. Үзеңне мораль яктан кысаларга кертү җиңел түгел инде. Ләкин кирәк булгач, нишлисең – тотасың.

Спектакльләр өчен махсус ябыккан тәҗрибәм бар. «Кара чикмән» дигән спектакльдә минем бии торган роль иде. Тектерелгән костюмнарның һәрберсе аз гына тазарганыңны да күрсәтә иде. Шуңа күрә ул спектакль планга кертелсә, мин бер атна алдан, хәсрәтләнеп, үземне кулга алып, формага китерә торган идем. Хәзер репертуарда «Бармы ришвәттән дәва?» спектакле бара. Анда, киресенчә, мин зур гәүдәле кешене уйныйм. Монда инде җиңелрәк. Махсус толщинкалар, корсаклар киелә. Толщинкаларны сәхнә буйлап өстерәп йөрү җиңел түгел, киенүе дә, чишенүе дә озак. Гомумән, сәхнәгә чыгар өчен, үзеңне чикләргә туры килә.

Фәнис Җиһанша, Татарстанның атказанган артисты:

– Әни җәй көне күп итеп җиләк-җимеш катырып куя. Кыш буе шулар белән рәхәтләнеп чәй эчәм. Эшкә дә җәяү йөрергә тырышам. Чит илләргә чыксам, мәсәлән, 30ар мең адым атлаганыма, телефонымдагы махсус программма һәр кич «Сез бүгенге план – 10 000 адымны, арттырып үтәдегез!» дигән матур язу чыгара. Шуңа сөенеп яшим инде. Җәяү йөрүнең тагын бер әйбәт ягы бар; транспорттан файдаланмыйм, бу – акчаны янга калдыра дигән сүз. Икенчедән, тарихи урыннарны күбрәк күрәсең, үзеңне тонуста тотасың.

Кич белән дә, аруга карамастан, җәяү кайтырга тырышам. Артистка спектакльдән соң саф һава, табигать кирәк. Казанда парклар аз, агачлар кочаклап ял итәргә мөмкинлек чикле (көлә). Ярдәмгә Кабан күле суы һәм табигатьнең энергиясе килә.

Камыр ризыклары күпме генә тәмле булса да, чикләргә тырышасың инде. Безнең эш баш мие эшчәнлеге белән бәйле булганга, аңа да бит глюкоза кирәк. Спектакльдән соң ашарга түгел, су эчәргә, су балансын нормада тотарга кирәк. Спектакль барышында өстәлемдә 1,5 литрлы су тора. Камыр ризыгы мәсәлән, ит бәлеше икән, эчен ашыйсың. Тамак туйса, камырын кала бит әле. Төбен кисеп авыз итеп, күңелемне күреп куярга була. Күбрәк, миңа калса, организмны тыңларга, ул нәрсә тели, шуны эшләргә кирәктер. Бөтенләй ризык кабул итәсе килмәгән көннәрдә үзеңне көчләүдән мәгънә юк, минемчә.

Тагын мунча керергә яратам: бөтен организмны чистартып чыгарырга булыша ул.

Ябыгу, театрга караганда, кинода күбрәк кирәк. Мәскәүдән кинога төшергәндә чакырганда, миңа 10 килога ябыгырга куштылар. Ике айда, суда пешкән карабодай ашап, 8 килограммга ябыктым. 2 атнадан соң туйдырды, аннары кефирга болгатып ашый башладым. Җиләк-җимеш, яшелчәне чикләмәдем. Эштә исә, театр буфетында тукланабыз. Монда бик тәмле, калориясе аз булган ризык пешерәләр. Артистларның майлы, кыздырылган ризыкларны ашамаганнарын аңлыйлар. Биредә аш, ананас белән пешерелгән тавыкны яратып алам.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары, Ялкын

Запись Камал артистлары ябыгу ысулларын күрсәтә [фото, видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..