Архивы сәүдә үзәге - Tatar Today - татар яңалыклары.

Айсылу Леронның инвалид энесен Казанда нигә сәүдә үзәгеннән куып чыгарганнар?
Шагыйрь Ләбиб Леронның улы, алып баручы һәм блоггер Айсылу Леронның энесе Бәхтияр – тумыштан инвалид. // Татар-информ//

«Бәхтияр сөйләшми һәм акыл үсеше дәрәҗәсе ягыннан бик калыша. Кырыйдан карап торганда сәеррәк тоелса да, ике метр буйлы энем беркемне рәнҗетергә дә, яманлык кылырга да сәләтле түгел. Аның акыл дәрәҗәсе бер яшьлек сабыйларныкы кебек”, – дип сөйләде энесе турында Айсылу Лерон.

Шушы көннәрдә кечкенә кызы һәм Бәхтияр белән «Парк Хаус» сәүдә үзәгенә азык-төлек алырга килгән Айсылуның энесе бервакыт күздән югала. «Башка вакытларда кибетләргә барганда безнең белән җитәкләшеп йөрмәсә дә, бераз читтәрәк йөри, бездән бер дә калганы юк иде. Мин шуңа гадәтләнгән, ерак китми дигән уй белән йөрдем. Кассада акча түләгәндә, биш минут тирәсе аны күрми тордым. Бераздан Бәхтиярне эзли башласам, юкка чыккан. Каршыга очраган кешеләр аны сәүдә үзәгеннән сакчылар чыгарып җибәрүе турында әйтте. Инвалид кешеләргә шундый мөгамәлә бездә», – диде Айсылу Лерон.

Айсылу мәгълүмат үзәгенә килеп: “Минем энем кайда? Аны кем алып китте?!” – дип даулый башлагач, үзенә, тыныч кына: “Без аны чыгарып җибәрдек, чөнки ул сатып алучыларны куркыта”, – дип җавап биргәннәрен әйтте. “Казанда инвалидларга шундый мөгаләмә икән”, – ди Айсылу.

“Татар-информ” хәбәрчесе, әлеге хәлгә ачыклык кертүне сорап, сәүдә үзәгенә шалтыратты.   Сәүдә йортының Мәскәүдәге матбугат сәркатибе, килеп чыккан аңлашылмаучанлык турында белешергә вәгъдә итте. Лероннар гаиләсе гаммәви гафу үтенүне сораган очракта, сәүдә үзәге гафу үтенәчәк, дип белдерде ул.

Запись Айсылу Леронның инвалид энесен Казанда нигә сәүдә үзәгеннән куып чыгарганнар? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..