Архивы сөт продукциясе - Tatar Today - татар яңалыклары.

Cөт продукциясен маркировкалау кагыйдәләре үзгәрде
12 гыйнвардан сөт продукциясен маркировкалауның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Составында үсемлек мае булган сөт продукциясе җитештерүчеләр өчен маркировкалау кагыйдәләрендәге үзгәрешләргә әзерләнү срогы узды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә нигезләнеп, Татар информ мәгълүмат агентлыгы яза.

Хәзер мондый продуктларның исемнәреннән аларда сөт маен алыштыра торган майлар кушылганлыгы аңлашылып торырга тиеш. Исемдә “сөт маен алыштыра торган майлар кушылып, сөттән әзерләнгән продукт” дигән сүзләр, шулай ук аларны җитештерү технологияләре турында мәгълүмат булырга тиеш.

Мәсәлән, элек “сыр” дип кенә язылырга тиеш булган продукт исемендә хәзер «сөт маен алыштыра торган майлар кушылып, сыр технологиясе буенча сөттән әзерләнгән продукт» дип язылачак.

Яңартылган техник регламентта сөт маен алыштыра торган майлар кушылган продуктлар өчен язу зурлыклары нинди булырга тиешлеге дә күрсәтелгән. Продукцияне җитештерү технологиясе турында мәгълүмат шрифты 2,5 мм дан кечерәк булмаска тиеш. “Үсемлек майлары кушылган” дигән катгый язу булырга тиеш, аның шрифты 3 мм дан да кечерәк була алмый.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуңа игътибар итәргә куша, бу ике язу да төргәкнең яки этикетканың алгы ягында язылырга һәм аерылып торырга (контраст булырга), ягъни җиңел укылырга тиеш.

Tatar-inform
фото: ref-perevozka.ru

Запись Cөт продукциясен маркировкалау кагыйдәләре үзгәрде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..