Архивы сөт - Tatar Today - татар яңалыклары.

Мамадышта гадәти булмаган хәл: бер сыер…
Мамадышта гадәти булмаган хәл: бер сыер өч бозау тудырган! Гәрчә әлеге хәл булган оешмада бу гадәти хәл дип белдерәләр икән. Баксаң, оешмада мондый вакыйгалар 3-4 ай саен булып тора икән.

Яңа туган бозаулар нормадан ике килограммга җиңелрәк, ләкин алар аякка бик тиз басканнар. Әниләре дә җиңел кичергән: бишенче көндә инде 40 литр сөт бирә башлаган.

Фото: Шәһри Казан

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Мамадышта гадәти булмаган хәл: бер сыер… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Cөт продукциясен маркировкалау кагыйдәләре үзгәрде
12 гыйнвардан сөт продукциясен маркировкалауның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Составында үсемлек мае булган сөт продукциясе җитештерүчеләр өчен маркировкалау кагыйдәләрендәге үзгәрешләргә әзерләнү срогы узды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә нигезләнеп, Татар информ мәгълүмат агентлыгы яза.

Хәзер мондый продуктларның исемнәреннән аларда сөт маен алыштыра торган майлар кушылганлыгы аңлашылып торырга тиеш. Исемдә “сөт маен алыштыра торган майлар кушылып, сөттән әзерләнгән продукт” дигән сүзләр, шулай ук аларны җитештерү технологияләре турында мәгълүмат булырга тиеш.

Мәсәлән, элек “сыр” дип кенә язылырга тиеш булган продукт исемендә хәзер «сөт маен алыштыра торган майлар кушылып, сыр технологиясе буенча сөттән әзерләнгән продукт» дип язылачак.

Яңартылган техник регламентта сөт маен алыштыра торган майлар кушылган продуктлар өчен язу зурлыклары нинди булырга тиешлеге дә күрсәтелгән. Продукцияне җитештерү технологиясе турында мәгълүмат шрифты 2,5 мм дан кечерәк булмаска тиеш. “Үсемлек майлары кушылган” дигән катгый язу булырга тиеш, аның шрифты 3 мм дан да кечерәк була алмый.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуңа игътибар итәргә куша, бу ике язу да төргәкнең яки этикетканың алгы ягында язылырга һәм аерылып торырга (контраст булырга), ягъни җиңел укылырга тиеш.

Tatar-inform
фото: ref-perevozka.ru

Запись Cөт продукциясен маркировкалау кагыйдәләре үзгәрде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Россиядә сөт, икмәк, токмач, шикәр кебек ризыкларга бәяләр артты
Соңгы атналарда Россия халкына “бәяләр һөҗүме” оештырдылар. Тик җирле хакимият тә, үзәктәгесе дә моны гүя күрмәмешкә салышты, дип яза “Ватаным Татарстан” газетасы.

Адәм баласы өчен көн саен кирәкле ризыклар – сөт, эремчек, сөт өсте, кефир, икмәк, токмач бәя­ләре 3-5-7 сумга “сикерде”. Моңа кадәр 40-42 сум торган шикәр комы 49 сумга җитте. Бер дистә йомырка хакы әле ноябрь аенда гына 45-50 сум чикләрендә тирбәлсә, Яңа ел алдыннан 70-80 сум булды. Карабодай бәясе, гомумән, ике тапкыр диярлек артып, 80 сумга менде. Сүз уңаеннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең әнә шул кара­бодайның гына кыйммәтләнүен игъ­­­ти­барга алып, моны “корпоратив сүз куешу” дип бәяләвен әйтеп үтим.

Хәтта Чаллыда җитештерелә торган 5 сум 50 тиенлек бәдрәф кәгазе дә кинәт кенә бер сумга өскә “атлады”. Кибеттә бәя язылган кәгазь­ләрне алыштыру белән мәш килгән сатучы кыз: “Ә нигә соң әле кәгазь­нең дә бәясен күтәрәсез?” – дигән соравыма каршы: “Безгә һәр көн саен һәрбер әйбернең бәясен күтәреп торырга куштылар”, – дип, ничек бар, шулай җавап бирде. Бер­очтан икенче кибеткә кереп, электр кырынгыч бәяләре белән танышмакчы булдым. Монысында – “моңарчы күрелмәгән” ташламалар: 30-35 мең сумлык телевизор һәм суыткычлар бәһасен, Яңа ел бүләге, дигән булып, берәр мең сумга киметкәннәр… Азык-төлек кибетләрендә дә, башкаларында да кирәкмәсрәк товарларның гына бәяләре элеккечә калган. Соң, әйтик, 20 меңлек кырынгычны кем алсын! Хәтта ул өч кырынгычлы “Филипс” булса да. Шуңа күрә аның хакын җиде мең сумга ук төшереп куйганнар. Гәрчә әлеге электр могҗизасының бәясе дөньяның теләсә кайсы почмагында безнең акчага күчереп исәпләгәндә 6-7 меңнән артмаса да.

Декабрь аенда ел саен шулай: кибетләрдә халык, дөнья бетереп, әйбер җыя. Сәүдәгәрләргә шул гына кирәк: еллык планны бер ай эчендә 20 процентка диярлек үти ич алар! Берочтан халык хисабына баеп та калалар. Бу урында кысмыррак Дания кылт итеп искә төште әле. Кайчандыр шунда булганда, халкының акчаны саный белүенә исем-акылым иткән иде. Нәкъ менә шул декабрь аендагы “распродажа”лардан бер елга җитәрлек дип әйтерлек (80 процентлык запас дип укы) оекбаш, күлмәк-ыштан, аяк киеме, сөлге, савыт-саба һәм башка товарларны алып куя икән алар! Сатылмыйча яткан әйбер бәясе Яңа ел алдыннан биш тапкыр диярлек төшә анда чөнки. Ел башлангач, киштәләр яңа фасонлы, яңа модельле товарлар белән тула. Ә инде аларның бәясе, әлбәттә, күпләрне “тешли”.

Кызганыч, безнең сәүдә өл­кәсендә, кем әйтмешли, “ниппель” системасы шул – бәя төшми, ә һаман саен үсә генә. Җәен бензин хакы биш сумга күтәрелгәч, бер танышым, ачы елмаеп: “Нефть бушлайга калгач, бензин бәясе күпмегә үсәр икән?” – дип куйган иде. Чыннан да шулай бит бездәге хәлләр! Көлсәң көл, еласаң ела…

Фото: pixabay.com

Запись Россиядә сөт, икмәк, токмач, шикәр кебек ризыкларга бәяләр артты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..