Архивы табын - Tatar Today - татар яңалыклары.

Яңа ел табынына берсеннән-берсе тәмле салат рецептлары
Барыбыз да сагынып көтеп алган Яңа ел бәйрәме җитә. Хуҗабикәләр якыннарын ни белән сөендерергә, өстәлгә нәрсә әзерләргә дип баш вата торганнардыр. Әлбәттә, Яңа ел табынын каз итеннән, берсеннән-берсе тәмле салатлардан башка күз алдына да китереп булмый. Без тәкъдим итә торган рецептлар да бәйрәм табынына үзенчәлекле ямь өстәрләр дип уйлыйбыз.

КРАБ ТАЯКЧЫКЛАРЫ БЕЛӘН САЛАТ

Кирәкле әйберләр:

Болгар борычы – 2 данә.

Йомырка – 2 данә.

Сыр – 95 грамм.

Помидор – 2 данә.

Йомырка һәм сырны угычтан уабыз, калган ингредиентларны шакмаклап турыйбыз. Борыч, йомырка, сыр, помидорны катламлап тезәбез. Һәр катлам саен майонез сылыйбыз. Өстенә угычтан уылган сыр сибәбез.

БАВЫРДАН САЛАТ

Кирәкле әйберләр:

Майонез – 190 грамм.

Маринадлаган вак кыярлар – 10 данә.

Тавык бавыры – 345 грамм.

Йомырка – 5 данә.

Кишер, суган – 4әр данә.

Бавырны пешереп саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Пешкән кишерне эре угычтан уабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз да эре угычтан уабыз. Овал савытта ингредиентларның яртылашлап катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы… Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Өстен вак угычтан уылган йомырка сарысы белән бизәп куябыз.

ГӨМБӘ САЛАТЫ

Кирәкле әйберләр:

Маринадланган гөмбә – 495 грамм,

Пешкән, угычтан уылган кишер; яшел суган, петрушка, укроп; тавыкның пешкән түш ите; маринадлаган кыяр; пешкән бәрәңге һәм йомырка – өчәр данә,

Угычтан уылган каты сыр – 145 грамм.

Салат савытын көнбагыш мае белән майлап, өстенә азык пленкасы җәябез. Пленканың чит-читләрен чыгарып калдырырга кирәк. Ингредиентларны катламлап тезәбез: гөмбә, яшел тәмләткечләр, кишер, кыяр, тавык ите, сыр, йомырка, бәрәңге. Беренче һәм икенче катламнан соң майонез сылыйбыз да төнгелеккә суыткычка куябыз. Икенче көнне салат савытын икенче тәлинкәгә әйләндерәбез дә чит-читләрен яшел тәмләткечләр һәм сыр белән бизибез.

Әгерҗе хәбәрләре

Запись Яңа ел табынына берсеннән-берсе тәмле салат рецептлары впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Өстәл әзерләүгә акча жәлләмибез яки йолдызлар Яңа ел табынына күпме акча түгәргә җыена?!
//Гүзәл Гыйбадуллина //Тatar today//

Россия буенча алганда, аеруча популяр булган “Оливье” һәм “Сельдь под шубой” салатлары (бер кешегә 150 грамм), ике бокал шампан шәрабы, кызыл уылдыклы бутерброд, сыр һәм казылык нарезкасы (50 грамм), өч мандарин, бер алма кергән Яңа ел өстәле җыелмасы быел бер кешегә уртача 295 сумга төшә, дип хәбәр итә РИА Новости. Бу җыелма иң кыйммәте – Якутиядә 447 сум, иң арзаны Оренбург өлкәсендә – 221 сум, дип табылган. Шулай ук Ставрополь, Новосибирск, Липецк һәм Омскта Яңа ел табынына бәяләр кулай булып чыккан. Мәскәүлеләр бер кеше өчен 354 сум, Петербургта яшәүчеләр 313 сум түләячәк.

Яңа елга кадәр нибары 10 көн калды. Шул уңайдан, без татар эстрадасы йолдызлары белән аралашып, дуңгыз елын кайда каршы алачагын, өстәл әзерләүгә ничә сум акча чыгарырга әзер икәнлеген белештек.

Артистларның планнары да, туздырырга уйлап торган акча суммалары да төрле булып чыкты.

Ризат Рамазанов (җырчы):

“Быел Яңа елны Башкортстанда, Зинираның туган ягында каршыларга җыенабыз. Бәясенә килгәндә, бер дә әйтә алмыйм. Анда авылда бәрәңге бар, ит бар, русча әйтмешли, минимальный расход булачак.”

Рәмилә Хәйретдинова (җырчы):

“Яңа ел алдыннан корпоратив кичәләрен алып барып, чыгыш ясап, эшне бетереп куябыз. Ә Яңа ел көнендә беркайчан да эшләгәнебез юк, чөнки барлык акчаны эшләп бетереп булмый, ә Яңа ел – ул гаилә бәйрәме! Шуңа күрә, Яңа елны барлык туганнарыбыз белән җыелышып, бергәләп үткәрәбез! Быел апаларда каршылыйбыз, шуңа күрә өстәл табынын үзебезгә әзерләргә кирәк булмаячак.”

Рәзил Камалов (баянчы):

“Өйдә каршылыйбыз, дигән уйлар бар миндә, әмма Рәфинә нәрсә уйлыйдыр, ул турыда әле сөйләшмәдек. Бу көннәрдә эштән соң, өйдә төнлә белән генә очрашабыз. Өстәл бюджетын уйлаган да юк. Нәрсә кирәк, барысын да чама китереп алабыз. Иң мөһиме, улыбыз Сөләйманга яраткан тәм-томнары булсын.”

Илсур Шәрипҗанов (җырчы):

“Яңа елны бәби табу йортында каршы алырга мөмкинбез. Анда булмаса, Казанда өйдә гаилә белән каршылыйбыз. Яңа ел өстәленә 5 мең тирәсе акча китер дип торабыз.”

Элмира Гыйльфанова (җырчы):

“Быелгы Яңа елны эштә каршылыйбыз, җырлыйбыз, биибез. Аннан соң 1-2 көн ял итәрбез, дип торабыз. Өстәл әзерләүгә, ашарга беркайчан акча җәлләмибез һәм күпме киткәнен дә санамыйбыз. Иң мөһиме, өстәлләр мул булсын, бәйрәм кунакларыбызга ошасын. Барыгызны да якынлашып килуче Яңа еллар белән котлыйм.”

Запись Өстәл әзерләүгә акча жәлләмибез яки йолдызлар Яңа ел табынына күпме акча түгәргә җыена?! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..