Архивы Тамчы Шоу - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Тамчы-шоу»да үзгәрешләр көтелә!
Бүген «ШАЯН ТВ» каналында «Тамчы-шоу» тапшыруы буенча экспертлар белән очрашу узды.

«ШАЯН ТВ» каналындагы тапшырулар һәр сезон саен үзгәрешләр кичерә. Бу очракта да мөхәррирләр тамашачылар фикерен истә тотып, экспертлар белән киңәшләшеп эшли. Бүген узган очрашуда «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ генераль директор киңәшчесе Разил Вәлиев, А.Алиш исемендәге 20 гимназия директоры Рәхимә Арсланова, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан әйдәп баручы киңәшче Ләйсән Гайфуллина катнашты. Тапшыруның мөхәррире Сәрия Хөсәенова алга таба булачак үзгәрешләр белән таныштырды. «Бу сезонда төшереләчәк тапшыруларда без экран белән эшне арттырачакбыз. Башта билгеле бер тема буенча эшли идек. Хәзер бер тапшыруда берничә юнәлешне колачлап алырга уйлыйбыз. Сораулар кызыклы булсын, дип тырышабыз. Безне караучы тамашачылар мавыгып китеп, мин дә катнашыр идем, дип уйларга тиеш», – диде.

Экспертларны тагын катнашучыларга сорауларның алдан бирелү-бирелмәве дә кызыксындырды. «Хәзер сорауның дүрт вариант җавабы бирелә. Укучыларга күпкә җиңелрәк булачак. Сораулар да мәктәп программасы кысаларында уза торган темаларны үз эченә ала. Ләкин телевизион тапшыру, дип кенә карарга кирәкми. Бу бит әле бәйге дә. Укучыларда җиңү теләге дә көчле була», – дип җавап бирде тапшыруны әзерләүчеләр. Гомумән, «Тамчы-шоу» телевизион проекты инде 2006 елдан бирле эфирда. Анда 5 000нән артык бала катнашкан. Иң куанычлысы: Россия төбәкләреннән дә катнашучылар күп. «Шулай ук тапшыруга килгән укучыларның татар телендә камил сөйләшүен күреп тә сөенәбез», – ди «ШАЯН»лылар.

Очрашу барышында эксперт төркем дә үз фикерен, тәкъдим-киңәшләрен җиткерде. Ә тамашачылар инде яңартылган тапшыруларны бик тиздән зәңгәр экраннар аша «ШАЯН ТВ» каналында күрә алачак

Чыганак: ШаянТВ

Запись «Тамчы-шоу»да үзгәрешләр көтелә! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..