Архивы татарстаняшьләре - Tatar Today - татар яңалыклары.

Исмәгыйль Шәрәфиевның кызы: «Әти җан биргәндә тәрәзәбезгә азан тавышы керә иде»
Бүген кич, кояш баткач, ифтарлар узгач, татар дөньясы кайгылы хәбәр алды – “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, күп татар журналистларының остазы, татар матбугаты үсешенә искиткеч өлеш керткән күренекле шәхес Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң арабыздан киткән. Аңа 66 яшь иде.//Интертат//

Исмәгыйль Шәрәфиевның вафаты турындагы хәбәрне “Татар-информ” агентлыгына озак еллар аның урынбасары булып эшләгән Атлас Гафиятов хәбәр итте. Шулай ук без Исмәгыйль аганың кызы Айгөл белән элемтәгә кердек, ул әтисен озату иртәгә, 23 июнь көнне, 8.30 минутта Салмачы бистәсендә булуын әйтте. Исмәгыйль Шәрәфиев туган ягы Әтнәдә җирләнәчәк.

Айгөл Шәрәфиева әтисенең соңгы айлары, авыруы турында сөйләде.

“Әтинең ямам шеш белән авыруы соң, инде берничек тә ярдәм итеп булмаган стадиядә ачыкланды. Гәрчә әти алданрак медицина тикшеренүе үткән булса да, табиблар аңарда авыру барын күрмәгәннәр. Әти, диагнозын белгәч, тыныч кабул итте. Һәм башы белән хезмәткә чумды. Бары хезмәт, бары хезмәт… Иң беренче секундтан соңгы көнгә кадәр.

Авыру белән ярты ел көрәште ул. Чын көрәшче булды! Авыруны баса торган даруларда гына яшәсә дә, бер тапкыр да авыртудан, хәле булмаудан зарланмады. Авыртып интеккәнен сизсәк, “Мөгаен, укол ясарга вакыттыр”, дип кенә әйтә иде.

Соңгы көнгә кадәр сәламәт кеше кебек яшәдә – бакчада эшләде, җиләк утыртты. Йорт-хуҗалык эшләрен дә алып барды, квартплата түләү дисеңме, лампочканы алыштырумы, бакчага яңа көрәк алумы, барысын да эшләде һәм бер дә авыртуга зарланмады. Ул авыру турында сөйләшергә дә рөхсәт итми иде.

Соңгы арада әти “Татарстан яшьләре” өчен юмористик хикәяләр тәрҗемә итте. Бары тик көлдергеч юмористик хикәяләр генә. Бик күп хикәяләр әзерләде. Кайберләрен безгә сөйләп, көлдерә иде.

Әти бүген кич, кояш батканда, азан вакытында дөньядан китте. Ул җан биргәндә тәрәзәбезгә азан тавышы керә, кояшның соңгы нурлары карый иде”…

Исмәгыйль Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа, 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. “Татарстан яшьләре” газетында эшчәнлеген ул тәрҗемәче буларак башлый, аннары хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары була. “Идел” журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. 1990 елда “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире итеп билгеләнә.

Быел Татарстан матбугаты көнендә узган “Бәллүр каләм” чарасында Исмәгыйль Шәрәфиевка күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Гран-при бирелгән иде. Ул үзе хастаханәдә булу сәбәпле, бүләккә бирелгән “Лада Калина” автомобиле ачкычлары аның кызы Айгөлгә тапшырылды.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА

Запись Исмәгыйль Шәрәфиевның кызы: «Әти җан биргәндә тәрәзәбезгә азан тавышы керә иде» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..