Архивы татартудейхәбәрләре - Tatar Today - татар яңалыклары.

Помидорлар, борычларда кара таплар барлыкка килсә, нишләргә?
Теплицада утыра торган помидорлар һәм борычларда еш кына кара таплар барлыкка килә.  Бу кальций җитмәгәннән шулай була.

Әле үсемлек авырый гына башлаган икән, андый яшелчәләрне өзеп ату кирәк. Ә калганнарына исә бер чиләк суга 1 литр авыл сөте кушып сибү файдалы булачак. Шулай 3 тапкыр сибәргә кирәк. Шулай ук үсемлек төбенә 1 литр суга 100 грамм акбур эретеп сибү дә файдага булачак. Әгәр дә инде авыру артык киң җәелгән икән, ул очракта хом, ягъни бакыр хлорокисе ярдәмгә киләчәк. Үсентеләрнең тамырларына зыян салмый гына һәрдаим йомшартып тору да кирәк. Суны да сирәк сибү киңәш ителми. Җир нык кипкән очракта, үсемлекләр туфрактан тиешенчә витаминнар ала алмаячак.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Помидорлар, борычларда кара таплар барлыкка килсә, нишләргә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Тыштан бикле. Менә сиңа кирәк булса! Бу ни дигән сүз?.. Нигә бикләгәннәр мине?..”
Караңгыда учак яна. Ул сүнеп-сүнеп тә китә. Әмма учак янында утыручылар аңа бөтенләй сүнәргә ирек бир­миләр, берәр-берәр генә коры ботак-сабак куялар да, шулар гөлт итеп кабынуга, өстенә чиле-пешле бакча үләне таш­лыйлар. Учактан мул гына төтен күтәрелә башлый. Учак янында утыручыларга шулай кирәк, күрәсең. Сөйләшүләре дә шул хакта:

Шәп төтенли, бөтенесе дә качып бетте бит, мәйтәм. – Черки түзмәстәйгә без түзеп утырабыз, әй! – Түзеп дип, йокы килми лә, аннан соң, көндез бер хикәят сөйләрмен дигәниең, онытмадыңмы?

Ә-ә, онытканыем, искә төшердең. Хикәятен хикәят тә түгел инде ул, булган хәл… Безнең дача өенең дә менә хәзер сезнеке кебек төзелеп бетеп килә торган чагые. Бер уйласаң, көлке инде. Дача өе, дигән булабыз. Дача өе түгел, яшелчә бакчасы өе дияргә кирәк. Башка илләрдә адәм баласы дача дигән җирендә бездәгечә бәрәңге, кыяр- памидур ише нәрсәләрне утыртмыйлар икән ич. Дача ул ял итә торган гына урын икән…

Әйе-әйе, булыр-булыр… Сөйлим, дигән ханым черкидән куркыпмы, кичке салкынчалыктанмы, кат-кат итеп кигән күлмәк-кофталарын ачык урын калдырмаска тырышып тарткалагач, тәмләп сөйләргә тотынды.

Үзең беләсең, әз генә буш вакыт булдымы, бирегә йөгерәбез бит инде. Ул көнне төштән соң гына килеп җиттем. Тиз генә яшелчә-мазарга су сибеп кенә кайтып китәрмен дигәнием, кая ул, бер кул белән чүп йолкыйм, икенчесе белән корт чүплим дигәндәй, күтәрелеп кара­сам, караңгы төшеп килә. Кайтырга соңга калдым. Саниямне — баламны ияртеп киләсе булган да бит…

Әйтерең бармы, ата-ана аягы артына тигәнче бакча дип чаба, ә буй җиткән бала өйдә тиливизыр карап кала. Беләм, үземнекеләр дә шулай…

Мактана димә, минекеләр андый түтел… Кызым, балакаем, бөтен дөньясын күчереп, өй җыештырып калды.

“Әни, ярый алайса, син генә бар, һава да сулар­сың”, — дигәние… – Менә-менә, әйттем ич, барсы да бер иш дип… һава сула, имеш…

Туктале, Сәлимә, артык та кычкырабыз түгелме?! Әкрен! Без күренәбез, үзебезгә берни күренми… Кем йөрмәс… – Әй, иптәш булганда беркемнән-нидән курыкмыйм мин, Алла боерса. – Шул-шул менә, иптәш булса. Ул вакытта нәкъ иптәш булмаганга, кемгә генә кереп куныйм дип, берәр бакча­чы кунарга калмадымы икән дип, башымны күтәреп кара­на бащладым ич мин, югыйсә эшли дә эшли идем әле. – Йә-йә, шуннан? – Шуннан дип, бер кызыгы да юк инде аның. Үз җирендә, үз өйчегендә рәхәтләнеп йокламыйча, кайда куныйм икән дип аптырау күңелле түгел лә. Әле менә мин барып кайткан илдә шунда укучы үзебезнең студент кызлар белән сөйләшеп торганыем. Алар, ике кыз, аерым өй алып торалар икән. Хуҗалар аерым, бүтән җирдә яшиләр, ди. Кызлар бары тик үзләре генә торып ята.

“Кызлар, куркыныч түгелме соң, угры-карак, хулиган бар дөньяда”,- дим. “Монда андый проблема юк”, — диделәр. – Һым, уйласаң, уйларлык нәрсә бар икән… – Син уйла, мин сөйлим. Әй, кем әйтмешли, ял­гыштым, син тыңла, мин сөйлим. Әнә теге аллеяда көн­дезен бер хатын эшләгәне күренеп калганые. Шуннан, шул якка текәлдем. Хатын, минем ише, һаман бакчада, һаман эшли. Барып килим әле янына, куна бит инде мотлака, дип уйлыйм. Бер дә белгән, күргән кешем түгел. Алай да киттем. Яхшы да түгел бит әле. Артык таракан хәленә төшүең бар… Урта яшьләрдәге бер ханым булып чыкты бу. Безнең милләт кешесе түгел. “Килегез, кил”, – диде. Чәемне эчтем дә киттем, мендәр-юрганымны күтәреп.Ханым черки кермәсен дип, ишекне сызык кына ачып, мине кертте, үзе дә керде. Аннан эчке бүлмәгә үтеп, миңа урынны кая җәяргә кирәген күрсәтте, ә үзе: “Мин әле тагын бераз эшлим”, — дип, ишекләрне ябып чыгып кит­те. Мин аның бу гамәленә кызыгып:

“Менә кеше курыкмый, эшли дә эшли”, — дип, бүлмә уртасында урын-җиремне кочаклап басып калдым. Электр уты кертелмәгән. Кап-караңгы. Урынны җәйдем дә яттым. Менә шунда гына ишеге дә тәрәзәсе дә көне буе ябык булуга карамастан, тыштан, стена аша эчкә суырылып көндезге эссе, бөркү һава тулып калганын сиздем. Сизү генәме соң, сулар әмәл юк, черки керүдән курыксам да, ишекнеме, тәрәзәнеме ачасы килә. Тәрәзәне капшап карыйм — ныгытып томаланган. Ишеккә төртеләм — ачылмый. Тыштан бик­ле. Менә сиңа кирәк булса! Бу ни дигән сүз?.. Нигә бик­ләгәннәр мине? Нинди кешеләргә, кем кулына килеп эләктем мин? Ходаем, мине нигә тыштан бикләп алдылар икән? Хуҗа хатын кая китте икән? Шулхәтле караңгыда эшләп йөрмидер ич инде? Кая да булса киткән­дер, кемне дә булса алып килергә киткәндер… Ниләр генә сөйләмиләр ич халык арасында… Бәлки, бу хатын да усаллар төркемендәдер… Шул усалларын ияртеп килер… Монда бер мәхлукны — мине ябып куйганын әйткәндер… Балта, пычак, кораллары әзердер… Бакчада исә шым иткән тавыш та юк. Әйбер-сәйберләремне янәдән кочагыма җыеп басып торам. Үземне әрлим: “Юләр, башсыз, ишек-тәрәзәсе куеп бетермәгән булса да, шул үз өеңә кереп ятып, ничек тә бер төнне үткәрер идең әле, гомерендә күрмәгән, бер белмәгән ке­шенең тозагына килеп эләккәнче…”

“Тозак” сүзе баштан ялт узып китүгә, “ычкынырга тозактан” дигәне туды. Туды да минем куллар мизгел эчендә юрган-мендәрне идәнгә төшереп җибәрде. Икенче мизгелдә тәрәзәгә ике яклап такталар белән бастырып кадаклаган кара сумалалы толь дигән нәрсәнең ике катын да бер кырыйдан яртылаш каерттырып ачып та җибәрдем. Шатырдап ка­дак суырылган, такта сынган тавышларны да ишетмәдем хәтта, ә ул тавышлар булгандыр, билгеле. Әйберләрне аска — чирәмгә томыргач, алар артыннан үзем дә тү­бәнгә сикердем. Дөнья караңгы, ай юк, тавыш-тын да юк. Хуҗа хатын юк та юк инде. Мондый чакта кем бакчада эшләсен соң?! Абына-сөртенә кармаланып үз бакчама кайтып җитеп, өемә төртелдем. Эчкә кердем, урын әзерләп яттым. Кая инде ул йоклау! “Ул хатын минем кайдан килгәнне күрде, усалларын алып килер” дигән уй чәбәләнеп йөри дә, кот үкчәгә төшеп китә…

“Ходайның рәхмәте киң ул, балам”, — дия иде безнең балачакларда күрше Фатыйма әби. Ходай рәхмәте белән, үзем дә сизмичә, ничектер йоклап киткәнмен… Иртә белән уянып бакчага чыксам, кояш чибәр елмая, дөнья матур, кошлар сайрый, яфрак өсләрендә тамчы- тамчы чык, төндәге хәлләрне уйлап өлгергәнче, телем белән тамчыларны суырып алып эчә башладым, гүя мин сандугач. Шул шөгылем мизгелендә күңелгә оят ке­реп тула башлады. “Һәй, өендә генә калып түзәргәе, кешенең тәрәзәсен пыран-заран китереп йөрмәсәң…”

Тиз генә чәй эчеп алдым да инде ничек кенә барып гафу үтеним, нинди сүзләр белән әйтергә, дип уйланып, әлеге дә баягы, чүп патшалыгы белән көрәшеп, иелеп эшләп йөри идем, кинәт кенә күтәрелеп карадым. Ә анда, каршы як сукмакта, безнең бакча каравылчысы үтеп бара. Шунда, беләсең килсә, бөтен нәрсә ачыкланды да куйды. Әкәмә-әт, кичә төнгә каршы да шул каравыл­чы киенебрәк-ясаныбрак үтте ич шул сукмак буйлап, теге хатын турысында туктап та торды ич әле ул! Хә­тердән чыккан бит шул күренеш теге караңгы эссе бүлмәдә. Димәк ки, иртә белән озата килгән дә кайтып бара…

Чынлап та, хуҗа хатынга ашка төшкән таракан булган­мын икән мин. Куркып качуым турында сөйләшкәннәр, көлешкәннәрдер дә тәрәзәне янәдән кадаклаганнардыр, дим. Өстән тау төштемени. Имәндә икән чикләвек. Болай булгач, качып китүнең сәбәбен аңлату да ул кадәр үк четерекле булмас, сәбәбе бар: эссегә һич тә түзеп булма­ды, тыштан ишек ачылмады, шуңа тәрәзәдән сикерергә туры килде… Бардым. Гафу үтендем. Тәрәзә, чынлап та, тагын да ныклабрак кадаклангание. Ә ишеккә килгәндә исә, эчке яктан тоткасын белебрәк тартсаң ачыла икән ул… Менә шундый мәзәк хәл. Учак тирәли гәп куертучы хатыннарның Сәлимә дигәне күршесенең төнге маҗарасын:

Һе…    бәтәч… Менә сиңа тагын… Ходаем, үзең сакла… Бәрәкалла”, — кебек сүзләр кыстырып, ихластан тыңлап утырган иде, мәзәкнең кәҗәсен дә ул атады: — Шулай, Дамирәкәем, куркуның күзе зур аның!

Чыганак: Сөембикә

Запись “Тыштан бикле. Менә сиңа кирәк булса! Бу ни дигән сүз?.. Нигә бикләгәннәр мине?..” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы?
Әгәр дә мәетне күрсәгез, кешенең үлеп китүе турында ишетсәгез, сез аны зиратка һәм ләхеткә чаклы озатырга тырышыгыз, аның савабы зур…

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә:

Ир-атка зиратка бару мәҗбүри. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең хәдисендә: “Әгәр дә мәетне күрсәгез, кешенең үлеп китүе турында ишетсәгез, сез аны зиратка һәм ләхеткә чаклы озатырга тырышыгыз, аның савабы зур”, – ди. Моны ул ир-атларга әйтә. Ә хатын-кызлар җеназада өйдә калып, “Ясин” укып, дога кылу хәерлерәк. Каберне тәртиптә тотарга, чардуганын буярга, чәчәкләр утыртырга барырга, дога кылып кайтырга ярый сезгә. Әмма атна саен, көн саен барып йөрү дөрес түгел. Елына бер-ике тапкыр бару җитә.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ялгыз калгач әни миннән бөтен ачуын ала башлады
Мин биш ел инде әнием белән аралашмыйм. Башта бик авыр булды, тора-бара бөтенләй читләштем.

Без шәһәр тибындагы поселокта тордык. Әни хисапчы булып эшләде, әтием  машина йөртүче иде. Миңа 9 яшь тулгач, энем туды. Шул вакыттан гаиләбездә проблемалар башланды.

Әнием бөтен өй эшен миңа йөкләде. Ә ул бары тик энемне карау белән мәшгуль булды. Мин өйләрне җыештырдым, хайваннарны карадым. Шуңа да карамастан әни мине гел шелтәләде, ямьсез сүзләр белән орышты, кайвакыт хәтта кул да күтәргәләде. Энем үсә төшкәч, аны бакчадан алу да минем өскә төште.

Соңрак әти белән әни арасында да низаглар башланды. Әтием моңа түзеп тормады, икенче хатын янына китте. Мин аны бер дә гаепләмим, чөнки әнинең холкына түзәргә бик авыр иде шул. Ялгыз калгач әни миннән бөтен ачуын ала башлады. Бәлки, шуңадыр да, мин бик иртә (18 яшьтә) кияүгә чыктым. Иремә берни дә сөйләми идем, әни янына атна саен кайтып булышу ягын карадым, акчала та ярдәм итеп тордым. Әни бит инде пенсия яшендә, аңа булышырга кирәк дип санадым. Ә ул, безнең ике бала барлыгын белә торып, бер дә кирәкми дип тормады. Энем исә миннән акыллырак булып чыкты. Өйләнеп шәһәргә китте дә әни белән аралашудан баш тартты, чөнки әни килен белән еш сүзгә килә башлады. Баштарак мин аңа әнине ташламыйк, ярдәмләшеп торыйк, дип гел искәртеп тордым. Тик ул башка фикердә булды: «Әни үзеннән башка беркемне дә яратмый», – диде ул. Мин бу сүзләрнең дөреслеген соңыннан гына аңладым шул.

Бер көнне без әни янына иртәрәк кайттык. Ул өйдә юк иде. Шул вакыт безне күреп, күрше хатыны чыкты. Ул әнинең бездән зарлануын сөйләде, имеш, без сумка тутырып әйбер алып китәр өчен генә кайтабыз, ә аңа бер тиен акча да бирмибез икән. Ирем аны берсүзсез тыңлап торды да, «Киттек»,– диде. Тик ярты юлны узгач, мин аны борылырга, кире кайтырга үгетләдем, чөнки әнигә без килгәнне күршеләр барыбер белгертәчәк иде.

Әни өйдә иде, килеп керү белән безне соң кайттыгыз, дип орышырга тотынды. Имеш, ул авыру килеш тавыклар һәм кәҗәләр артыннан карарга мәҗбүр булган. Ирем түзмәде: «Авыру булгач, ник чыгып киттегез соң? Без килдек, ә сез өйдә юк идегез, күршегез белән дә аралышып алдык. Кибеткә генә китеп барган идек», –диде. Әни бер кызарды, бер агарды да, безнең белән талашырга тотынды. Без исә тыныч кына чыгып киттек. Шуннан бирле инде аралашканыбыз юк. Билгеле, әниләребезне кыерсытырга, үпкәләтергә ярамый. Тик бу очракта безгә нишләргә соң, ул бит яхшылыкны да аңламый. Бер киңәш бирегезче.

Рәмзия.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/yazmalarda-yazmyish/niemne-kr-almyym

Запись Ялгыз калгач әни миннән бөтен ачуын ала башлады впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Винера Ганеева ире Камил әфәнденең соңгы көне турында сөйләгән
ТНВ каналында чыгучы “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруында кунакта Татарстанның атказанган артисты Винера Ганеева булды. Ул ире Камил абыйның соңгы көне турында сөйләгән.

“36 ел яшәп, өч сәгать эчендә Камилемне югалттым. Көн гадәттәгечә башланды: мин эшкә институтка, ул театрга китте. Дүртенчеләрдә өйгә кайтам дип хәбәр иттем, ул әле дусларына кереп чыгам диде. Дуслары эссе сауна, мунча яккан булган. Камил эссене яратмый иде, мунчага да вакыт узгач кына керде. Монда мунчада үзе генә калган булган. Миңа шалтыратып “Камил абый монда, ул үлде”, дип әйттеләр, без энем белән шул йортка киттек. Калтырата башлады, ышанмадым. Мин аскы катка төшкәндә, ул ләүкәдә ята иде. Шулвакытта ничек исән калганымны аңлата да алмыйм”, – ди Винера Әхәт кызы.

Җырчы сүзләренчә, беренче ел бик авыр булган. Аңа ике иптәш кызы ярдәм итеп, саклап торганнар.

ТНВ

сайт архивыннан 2022 ел

Запись Винера Ганеева ире Камил әфәнденең соңгы көне турында сөйләгән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинова: «Шап итеп җиргә төштем. Диагноз куйдылар…»
Күптән түгел җырчы Илсөя Бәдретдинова “Нәрсә җитми сиңа, күңел?” җырына клип төшерде. “ВТ” хәбәрчесенә ул клип хакында кайбер серләрне ачты.

– Коронавирус аркасында күп кенә зур концертларым өзелде. Рекламага күпме акча киткән иде, бераз борчылып та йөрдем инде шуңа. Кайттым авылга. Әни урынына калган апабызга: “Син миңа ошамыйсың әле”, – дидем дә, хастаханәгә тикшеренергә алып киттем. Диагноз куйдылар. Яман шеш. Ул минем үз гомерендә бер тапкыр да авызына шампан шәрабе капкан кеше түгел! Мәрхүм җизнәбезгә гомере буе тугры ул! Барыбызны да тотып тора торган апабыз! Бу тормышта искиткеч дөрес кеше. Менә – күрәсеңме, шап итеп җиргә төштем. Нинди акчалар, нинди концерт турында уйлау монда. Бу хәл һәркайсыбыз белән була ала. Әбиебез әйтә иде: “Кеше бәхетле булуын бәхетле чакта уйламый”. Без кайчакта үзебезгә проблема уйлап табарга яратабыз. “Нәрсә җитми сиңа, күңел?” җырына клип төшердек. Бу клип өчен әле миңа сүз булыр дип уйлыйм. Клипта апабыз төште. Хәзер ул чәчсез инде. Ул шул килеш төште! Ул моны максатчан рәвештә эшләде. Дөньялыкка күзне ачасыбыз килә. Исән-сау чакта яшәп калыгыз, диясе килә. Әнә, кемгә тормыш ошамый, проблема эзли икән, онкология бүлегенә кереп карасыннар. Андагы хәлләрне күрсеннәр. Анда бае да, башкасы да ята. Апа: “Иркәм, төшер. Сиңа башка берәү дә болай төшәргә ризалык бирмәс. Минем башкаларга да моны җиткерәсем килә”, – диде, – дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Илсөя Бәдретдинова: «Шап итеп җиргә төштем. Диагноз куйдылар…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“«Мин ирегезнең хатыны», – дип таныштырды үзен телефонның теге очындагы ханым…”
Яратышып яшәгән икәүнең арасы көннәрдән бер көнне шартлап өзелә. Карашлары төрле булганга, диләр. Ләкин  тормыш диңгезендәге айсбергның өсте генә түгел микән бу? Төптә бит бөтенләй башка сәбәп… Һәм ул, гадәттә, өченче бер кешегә килеп тоташа. Арага ятлар керү мәхәббәтне үтерә шул ул. «Йөрәктәге яралар да төзәлә, гафу да итәсең, тик ярату юк икән, аны кире кабул итә алмыйсың», – ди  «Болгар радиосы» алып баручысы  Дилбәр Фәез. Аерылышуларына үзе гаепле дип уйлаучылар  барын белде ул. Белде һәм эндәшмәде. Нигә? Ачыктан-ачык сөйләшәбез.

Театр училищесының икенче курсында укыганда безнең төркемгә килеп кушылды ул. Без, бала-чагалардан, күпкә олырак, тормыш тәҗрибәсе туплаган чибәр ир-ат. Озак та үтми концертлар белән Минзәләгә җибәрделәр. Ул заманнарда шулай студент чактан ук гастрольләргә йөри идек.  Концерт алдыннан аяк киемемнең  каешы өзелде. Ул аны миңа ясап бирде. Шул көннән башлап һәрвакыт бергә булдык дисәм, бер дә ялган булмас. Гел җитәкләшеп кенә йөри идек. Миннән җиде яшькә өлкән  булгач, аны яклаучым итеп тойдым. Бәлки, аннан ата назы эзләгәнмендер. Өченче сыйныфтан өйдән чыгып киткән кеше мин. Интернатта яшәп укыдым. Әти-әнине күрмәдем дә диярлек. Шуңа күрә ул  минем өчен  әти дә, абый да, ир кеше дә булды бугай. 19 яшемдә  мин инде кияүгә чыктым. Нигәдер әти булачак иремне кабул итеп бетерә алмады, тик минем сайлавыма каршы төшмәде. Училищены тәмамлагач, яшьләр театрында эшли башладык. Без – ул театрга нигез салучылар. Бик күп рольләрне бергә уйнадык. Төрле образлар тудырдым. Театрның  тормыш өчен ярдәме зур булды. Шуның өчен мең рәхмәт аңа.  Соңрак бергәләп башка театрга күчтек. Анда ир-ат актерларга кытлык булгач, аны алдылар, ә миңа урын табылмады. Соңрак алабыз, диделәр. Без яшь гаилә: кечкенә бала, акча җитми, мохтаҗлыкта яшибез. Театрга администратор булып эшкә  урнаштым. Әле һаман да алабыз дигән сүзгә ышанып яшим бит инде. Кулыма кечкенә баламны күтәреп, кичкә эшкә киләм. Әтисе уйнамаган көннәрдә бала аның белән кала. Аннан соң залда билетер булып та эшләдем. Тик вәгъдә ителгән урын булмады миңа. Шул театрда эшләгән артистларның балаларын алдылар. Шулай итеп, бу театр сәхнәсендә уйный алмый калдым мин. Филармониягә алып баручы итеп чакырдылар. Яшәргә кирәк – барып урнаштым. Анда инде бертуктаусыз гастрольләр… Кемнәр белән генә эшләмәдем, кайда гына бармадык. Кызым әтисе белән кала иде. Арабызда көнләшү дигән хис бөтенләй юк. Бу уңайдан бернинди сүзгә килешү, үпкәләүләр булмады. Мин – аңа, ул миңа ышандык.  Аннан соң ирем белән икәүләп бер бабайга укырга йөрдек, вәгазьләр тыңладык, дин сабаклары өйрәндек. Икәү бергә намаз намаз укый башладык. Ул елларда дингә тартылу башлаган иде. Шул шаукымга ияргәнбездер дип уйлыйм. Нәрсә этәргәнен әле дә аңламыйм. Ул чакта мин ир артында гына яшәгән, бер сүз әйтсәләр дә елап җибәрә торган  бер җебек яшь хатын идем. Ул дин юлына баскач, мин дә аның артыннан ияргәнмендер инде. Тик бу адымга чын күңелемнән ышанып, әзер булып бардым. Ул бик гыйлемле кеше. Нәрсәгә тотынса да, җиренә җиткереп эшли. Хәтере дә яхшы, тиз ятлый да иде. Кызыбыз да кечкенәдән үк намаз укып үсте. Һаман да шулай кулга-кул тотынышып, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшәдек. Мин зур конкурс аша үтеп, «Дулкын» радиосында эшли башладым, ул театрдан дини оешмага күчте. Дин сабаклар укыта башлады. Әледән-әле чит илләргә белемен арттырырга йөрде. Бик соң кайткан чаклары булды. Үземнең уйларым чиста булгач, бер шигем юк иде. Хыянәт итми микән дигән уй күңелемә килеп тә карамады.

Аның  чит илгә укырга барып кайткан вакыты иде. Өй телефонына туктаусыз шалтырата башладылар. Трубканы алсам,  эндәшмиләр. Кем икән дип аптырап беттек. Ул вакытта радиода каршылыклы фикерләр яңгыраган тапшыру эшләгән идем. (Шуның аркасында эштән дә кудылар әле мине.) Әллә шулай тикшерәләр микән дип тә уйладым.   Мине шантажлыйлар, ди бер көнне ирем. Сораштыра башлагач: «Сиңа кирәк түгел», – диде. Кабат телефон шалтырады. Монысында эндәштеләр: «Мин ирегезнең хатыны», – дип таныштырды үзен телефонның теге очындагы ханым. «Ярый, әйдә, килегез, сөйләшик», – дидем. 15 минуттан ул безнең өйдә минем каршыда утыра иде инде. Баксаң, алар  дин дәресләрендә танышканнар. Очраша башлаганнар да никах укытканнар. Андый очрашулар бер ялкыта шул. «Ул миңа талак әйтте. Китапта беркая да язылмаган. Аның талагы  дөрес түгел», – дип зар елый бу ханым. Гадәттә, мондый вакытта хатын-кызлар истерикага бирелә. Ә минем бер минут эчендә күңелем катты да калды.

Ул мескен хатынны тыңлап утырдым-утырдым да: «Әйдә, өч көн – анда, өч көн миндә яшә, ә бер көнеңне теләсә кайда яшә», – дидем. Ә ул талак әйткән хатынын күрергә дә, ишетергә дә теләми, аны куа. Шулай дип әйтсәм дә, күңелгә салынган яраны тиз арада дәвалап булмады. Бераз уйлап йөргәннән соң: «Болай яши алмыйм, аерылышыйк», – дидем. Ул, ялгышканмын дип, гафулар сорады, гаиләмне ташларга теләмим диде, тик күңелемдә аңа карата бернинди хис калмаган иде инде. 12 ел  бергә яшәгәннән соң, без аерылыштык.  Безнең аерылышуда мине гаепле итеп калдырдылар. Имеш,  намазга басмаганмын, башыма яулык япмаганмын. Кыскасы, дини кануннар буенча яшәргә теләмәгәнмен. Тик бу нахак. Әйе, мин яулык япмадым, хәзер дә яулыксыз йөрим. Тик моңа карап кына гөнаһ кыламмы? Аллаһыга ышану ул кешенең күңел түрендә булсын,  бу хакта кычкырырга кирәкми аны.  Дин бит ул  иң элек үзең өчен. Син калыпларыңны беләсең, тик бу хакта кычкырып йөрмисең.

Ул вакытта нәрсәдер раслап йөрергә теләмәдем. Бу хакта уйланмадым да, уйланырга теләгем дә, вакытым да булмады. Яшәргә кирәк иде бит. Бик үзгәртте мине аерылышу, бик. Эшкә чумдым. Ат урынына эшләдем. Һәрвакыт кеше арасында булдым. Шуның белән җиңдем бугай мин. Аннан соң, күрәсең, мәхәббәтем көчле булмагандыр дип уйлыйм. Бөтен барлыгым, назым, дәртем белән сөймәгәнмендер, яраткан булсам,  кире кабул итәр идем. Яраткан хатыннар хыянәт иткән ирләрен кичереп, кире кабул итә, әле аның өчен чәче белән җир себерергә әзер булып яши. Мин шундый бик күп парларны беләм. Икенчегә китсә дә, иреннән башын алмаган хатыннар да бар. Ярата икән, хатын-кыз кала ул! Ә мин гафу иттем, тик калмадым…  Аерылышу ир өчен дә, хатын өчен дә авыр түгел. Иң зур яра – бала күңелендә кала. Кызым бик авыр кичерде. Иң авыры аңа булды. Аннан соң, аерылышасың икән, араларны шартлатып өзәргә кирәк икән дип уйлыйм хәзер. Читтәге ата белән аралаштыру баланың   күңелен генә яралый. Әтисенең яңа хатынын,  балаларын җиңел генә кабул итә алмый ул үсмер күңеле.

Аерылганда 33 яшь иде миңа. Хатын-кызның чәчәк кебек янып торган вакыты. Кияүгә чыкмый калуым да балам хакына. Бик күп сөйлиләр, язалар: үги ата үги кызын көчләгән, дип. Иң курыкканым шул булды. Бөтен мәхәббәтемне балама бирдем, һәм моның өчен тамчы да үкенмим. Тормышымны ялгызым дәвам иттем. Үземә ир дә, хатын да булырга туры килде. Авылга кайтканда, һаман кешегә утыртып алып кайтыгыз әле дип ялынмас өчен руль артына утырдым. Ул вакытта  хатын-кызлар машина йөртергә курка иде әле. Бик тиз өйрәндем. Тормыш өйрәтә икән ул. Җебек хатыннан – янган йортка барып кергән, чабып барган атны туктага торган хатынга әйләндем. Яшәү өчен тырышу дигән нәрсә бу!  Син бит мондый түгел идең, дип аптырады күпләр ул вакытта. Бөтен уем – тормышны алып бару. Ә акчасыз көн итеп булмый. Тормышта балык кебек йөзәргә, киреләнмәскә, юк дип әйтмәскә, тәкәбберләнмәскә  Хәния апа Фәрхи өйрәтте. Урыны җәннәттә булсын, бик зирәк кеше иде. Әле бит мин  интернатта яшәгән кеше, кечкенәдән мөстәкыйль булып үскәннәр тормышта нык булалар.

Ә теге хатынга ачу-үпкә саклыйсыңмы дип сорыйсың килә инде синең… Юк, үпкәләмим. Мин аны жәлләдем. Никах укыткач, аны хатыным дип кабул итәргә тиеш булгандыр. Ә аны файдаландылар да ташладылар. Качып-посып кеше ире белән никах укытырга риза булган хатыннарны җәллим дә, шаклар да катам. Бу бит инде гаилә бозу! Әйе, чит илләрдә күп хатынлылык бар. Ләкин анда да ул бетеп бара. Бездә бит ир-ат икенче хатынга өйләнә икән, ул бу адымга бары бер нәрсә турында гына уйлап бара. Андый ир-атлар ике хатынын да тулысынча тигез тәэмин итә ала дип уйламыйм. Мәсәлән, өйләнә икән,  икенче хатынын да тораклы итәргә тиеш. Ике хатынына да фатирлар алып бирсен. Ә бездә бит өйләнә икән, хатынының өенә барып йөри. Гәрчә, аның өе булмаса да. Дини кануннар буенча олы хатынының ризалыгын алырга тиеш. Дөрес, бездә ул кануннарны үзгәртеп торалар. Качып-посып  никах укытуның бөтен максаты шул йоклауга кайтып кала. Никах минем өчен –  иң изге әйбер, ЗАГСка барып мөһер суктырудан да зуррак дип кабул итәм мин аны. Шуңа күрә никах белән сату-алу итүне кабул итә алмыйм. Алай булырга тиеш түгел ул. Аңлыйм, ялгыз хатынга наз, игътибар  җитми. Үзен бәяли белмәгәннәр  тәмле телгә, өч минутлык назга, ике-өч мең сумлык бүләккә алданып, ышаналар да икенче, өченче хатынлыкка да риза булалардыр. Хатын-кыз үз кадеренчә,белми әллә югалып каламы икән?

Тормыш алып  барырыга ярдәм итәр дип өметләнәләрдер ул, мөгаен. Ирләр кебек дәрт белән генә эш итмиләрдер дип уйлыйм. Хатын-кыз уйламыйча бер адым да ясамый ул. Ире йөргән хатыннарга менә нәрсә әйтер идем: бер йөргәне, гомер буе йөри инде аның. Яратасың икән, түзеп яшисең. Тик үзеңнең кеше икәнеңне дә онытырга ярамый. Акылга утыртам дип яшәү дә дөрес түгел.  Кешене үзгәртеп булмый ул. Бигрәк тә, ир-атларны. Тагын шуны онытмаска кирәк: ир-ат югалырга мөмкин әле, ә хатын-кыз бервакытта да югалмый. Аның өйләнеп, ә минем ялгыз яшәвем дә шуңа дәлил. Чөнки ирләр ялгыз яши алмый. Ашарга пешерүче, идәнен юучы, өен җыештыручы кирәк. Аерылганда тиккә генә бала  ана белән калмыйдыр инде ул. Бу күп нәрсә хакында сөйли. Хатын-кыз ир-атка караганда тәвәккәллрәк тә бит әле. Курыкса да, уйлаганын эшләми калмый. Ә ирләрдә андый нәрсә юк. Ул уйлап йөргән була. Әмма аны төрткәләп торырга, илһамландырырга кирәк.

Ир чын ир-ат икән,  барысын да уртага салып сөйләсен. Нәрсәдән канәгать булмавын әйтсен. Уртак тормышыбызның киләчәге юк, гафу ит, мин башка хатын алам дисен, ә качып-посып башка хатын-кызлар белән чуалып, никах укытып йөрмәсен. Ул инде егетлек түгел. Аның хыянәтендә үземнең дә гаебем бардыр. Мин – япь-яшь кыз, ул – тәҗрибәле ир-ат. Бәлки, башны югалтып яратышу кирәк булгандыр. Тик йөргән ирне моның белән генә тыеп була микән? Алтыдагы – алтмышка дип тикмәгә әйтмәгәннәр. Юк,  кемне дә булса һич гаеплисем килми.  Аллаһы Тәгалә шулай язган, димәк. Бар нәрсәм җитеш, гаиләм бар. Ул да бәхетле яшәсен. Баламның әтисе бит ул. Еллар үтеп, хәзер үзем дә дәү әни яшенә кергәч, бала ата-ана сүзенә колак салырга тиеш икән дип уйлыйм. Гомер тәҗрибәсе булган өлкәннәр кешене сизми-белми калмый шул. Гаиләдәге хәлләремне кайтып сөйләгәч, әти:  «Менә, кызым», – диде дә, башка бер сүз  әйтмәде.

Чыганак: Сөембикә

Запись “«Мин ирегезнең хатыны», – дип таныштырды үзен телефонның теге очындагы ханым…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Утырдык сөйләшергә. Иремнең менә өч ел инде сөяркәсе бар икәне ачыкланды!”
Кияүдә мин ундүрт ел булдым. Яшьли кияүгә чыктым, аңа ул вакытта утыз өч, миңа – унтугыз иде. Тыныч кына яшәп киттек ничектер. Ә менә бала тугач, ирем миңа суына башлады. Ничек суынмасын, улыбыз еш авырды, һаман саен больницага кердек. Анда үзеңне карау юк, больницадан чыккач та, саулыгын ныгытыр өчен чаптым – аңа бу кызык түгел иде. Прическа-макияж турында кем уйласын, балаң чирләгәндә, акчаның зур өлеше табибларга-даруларга киткәндә?

Без чираттагы мәртәбә больницада ятканда, аның сөяркәсе бар икәен белдем. Ул кызга – унтугыз…

Ничек башым китмәгәндер!.. Улыбыз кислород маскасы киертелгән килеш ята, ә ирем больница ишегалдыннан көлә-көлә телефоннан сөйләшеп китеп бара…

Елый-елый гафу итүемне сорады. Иттем. Бергә калдык. Биш ел уздымы, ирем тагын шеннән соңарак кайта башлады, таныш-белешләрдән ямьсез хәбәрләр ишетә тордым… Турыдан-туры сорадым – берәрсенә гашыйк булдыңмы, дип. Юк, диде. Тормышыбыз дәвам итте. Минеке – улыбызны кайгыртып, аныкы – үз юлы белән.

Ә аннары… аннары мин гашыйк булдым бер аерылган иргә. Ул да мине яратты. Иремнән китәргә булдым. Утырдык сөйләшергә. Иремнең менә өч ел инде сөяркәсе бар икәне ачыкланды! Өч ел элек тагын бер унтугыз яшьлек кызны үз иткән. Хәзер иремә кырык тугыз. Ирем аерылушуга каршы булмады.

Хис-тойгыларымны тасвирлый да алмыйм. Бик авыр иде миңа. Нишләп өч ел элек үк китмәгән ул миннән?! Нигә миңа ирек бирмәгәң, нигә ялганлаган?!

Бу өч ел тоташ ялганлаган ул миңа – берүземне калдырып, каядыр китеп барулары, бергәләп дуслар янына дачага барырга вәгъдә итеп, соңгы минутта ялгызы гына барырга карар кылулары, аны кемдер сихерләвенә ышандырып, берәр атнага «өшкерүче» әби эзләп китүләре…

Эмоциональ яктан бетерде ул мине. Проблема миндә дип, мин психологлар китаплары укыдым, тренингка бардым… Үземне дөрес тотарга өйрәндем… Ә аннары компьютерында бер хатын белән язышуын таптым – ул анда миңа булган үпкәсен белдерә иде, янәсе мин аңа басым ясыйм!

Әле мин балага узарга тырыштым. Ә узган булсам?! Башка ирләргә шул ялгызлыктан, кирәкмәгәнлегемне сизеп карый башладым бит инде мин. Җылылык эзләп.

Аерылыштык. Тагын тетрәндем – бергә торган ундүрт ел буена миңа хыянәт итеп яшәгәнен белдем… Барысы да яшьләр – унтугыз яшьлекләр. Боларны миңа мактанып сөйләде, диярсең… Уйлап карасаң, булдымы соң бездә гаилә? Юк бит! Юк!

Мин яраткан теге ирем… миңа өйләнергә телмәгәнлеген әйтте. Хатынына кайтырга карар кылган… Миңа исә сөяркәләр булып калырга тәкъдим итте. «Миңа синең белән сөешү ошый, – дип язды миңа ул, – Әйдә, дәвам итик бу уенны?» Мин хурландым. Төнлек ир табу проблемамыни? Мин аны бик яраттым бит… Ташлаштык.

Шулай итеп, миңа бер-бер артлы ике ир хыянәт итте.

Юк, мин ялгыз түгел. Минем туганнарым, балам бар. Әмма… Кичә генә машинам ватылды. Утырып еладым. Янда ир кеше булмаганга. Проблемаларны үз җилкәсенә алырдай кеше, авырлыклардан ышыклаучы булмаганлыкны тоюдан…

Ардым мин.

Антидепрессантлар эчәм, психологка йөрим. Әмма терелә алмыйм… Ничек яшәргә? Мин белмим…

Чыганак: Сөембикә журналы

Запись “Утырдык сөйләшергә. Иремнең менә өч ел инде сөяркәсе бар икәне ачыкланды!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ландыш Нигъмәтҗанова: “Юк, бирмим мин сине. Син минем улым!”
Ландыш Нигъмәтҗанованың кече улы башка әнигә китергә тели.

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең инстаграм битендә балалары белән кызыклы фото-видеолар урнаштыра килә. Бу юлы ул улы Гомәрнең башка әнигә – күрше Илсинә апасына китергә теләгәнен аңлаткан видео кертте. Баланың китергә теләвенең сәбәбе – күрше апасында сыерлар да, сарыклар да бар. Гомәр шуларны карарга китмәкче. Ә әнисе исә: “Юк, бирмим мин сине. Син минем улым”, – ди.

сайт архивыннан 2019 ел

Запись Ландыш Нигъмәтҗанова: “Юк, бирмим мин сине. Син минем улым!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кайнатаң белән гулять итәсең”, дип ажгырды…
Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана. Палатада тып-тын. Юктан да мәзәк табып шыркылдап көлергә генә торган кызлар психолог оештырган аралашудан соң һәркайсы тавыш-тынсыз гына үз караватына барып ятты.

Алар да, үз хәсрәтләренә бикләнеп, күптән җаннарын ашаган “Ник мин?” дигән сорауга җавап эзләмәкчеләрдер, мөгаен. Һәрхәлдә, Регина үзе бу сорауга җавапны яман диагноз куелганнан бирле эзли. …Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана. Палатада тып-тын. Юктан да мәзәк табып шыркылдап көлергә генә торган кызлар психолог оештырган аралашудан соң һәркайсы тавыш-тынсыз гына үз караватына барып ятты. Алар да, үз хәсрәтләренә бикләнеп, күптән җаннарын ашаган “Ник мин?” дигән сорауга җавап эзләмәкчеләрдер, мөгаен. Һәрхәлдә, Регина үзе бу сорауга җавапны яман диагноз куелганнан бирле эзли. Бу каһәр суккыры чир белән өлкән яшьтәге авыр чирлеләрне караган, азаккы ике ел эчендә бик каты стресслар үткәргән кешеләр чирли, дип аңлата психолог. Тагын бик күп сәбәпләрне тезеп китсә дә, Регина аларны ишетмәде, гүя уч төбенә генә сыйган язмышын күз алдына китереп, көрсенеп куйды, ике сабыен уйлап йөрәге сыкрады, ышанасы килмәсә дә,чынбарлык иде бу. Ул – авыл кызы. Сорасалар, балачагым бәхетле булды, дияр иде ул. Әниләре өч баланы ялгыз үстерсә дә, балалары аның уңганлыгы аркасында ә мохтаҗлык күрмәделәр, шат күңелле булып, игезәк энеләре белән бик тату үстеләр. Урта белем алгач, Регина укуын дәвам итәргә башкалага барып урнашты. Укуын тәмамлагач, эшкә калды, ялларында ашыга-ашыга әнисенә ярдәмләшергә авылына ашыкты. Хыяллары бәхетле мәхәббәт диңгезендә йөзсә дә, каядыр чыгып, егетләр беләр танышып йөрергә вакыты юк иде аның, кызык өчен генә дип, интернетта бер егет белән танышты, вакыты-вакыты белән СМС-хәбәрләр язышып, аралашып алдылар да берәр атнага югалыштылар. Ял көнне шәһәргә китәргә җыенып йөргәндә, кесә телефоны шылтырады. Авылдаш кызы икән, кафеда очрашырга чакыра иде. Вакыт үткәреп булса да кайтырмын, дип ризалашты Регина. Йөрәгендә мәңгелек мәхәббәт утына шушы кичтә нигез салынасын да сизми, яшьтәшләре белән рәхәтләнеп ял итте, карап торуга бик итагатьле Артур исемле егет белән танышты, озатып куям, дигәч, теләми генә ризалыгын бирде, телефон номерын сорагач, барыбер онытыр, дип, телдән генә кабатлады. Иптәш кызы ниндидер ярышны карарга чакыргач, Артурның спортсмен икәнен белеп, атна буе шалтыраткан исемсез номер хуҗасы да ул икәнен белгәч, аз гына шикләнеп тә куйды: ни дисәң дә, гади авыл кызын очкын чәчеп торган шәһәр егете үз итәрме? Артурның бер күрүдә гашыйк булуы хак булды, күрәсең, һәр көнне эшеннән чыгуына чәчкә бәйләме белән каршы алды кызны. Бер көн булса да килми калчы, минем өйдә дә эшләрем бар бит, дип ялына иде ул аңа. Аннан, сагыз кебек ябышкан шәһәр егетен кызык итәсе килде. Яз килде, авылда эш буа буарлык, энеләрем армиядә, әнием берүзе җитешә алмый, дип, Артурны үзләренә чакырды. Алар кайтканда әнисе бакчада җир казый иде. Алар исәнләшкән тавышка башын күтәрде дә телсез калды. Йөгереп килеп кочып алган Регинаның колагына: “Каянтаптың әтиеңнең яшь чагына охшаган бу егетне?!” – дип пышылдады. Регина әтисен бик хәтерләми дә, аңа биш яшь булганда вафат булган ул. Иң мөһиме – әнисе, эшкә уңган егетне ошатып, фатихасын бирде кебек, елмаеп озатып калды ул аларны. Шушы кайтудан соң аларның мәхәбәтләре тагын да ныгыды, иртәнге язгы кояш нураларын алар икесе бер урын-җир өстендә каршылый башладылар. …Елый инде елый… Телефонын кую белән тагын шыңшый башлады күрше караваттагы Зилә. Яше утызның теге ягында гына булуына да карамастан тормыш бик нык җилкеткән шул аны да. Яраткан ире, улының әтисе, сабыйларына биш яшь булганда яман шеш белән авырып, үлеп киткән. Күңел яраларын ямап, яшәргә яңа көч туплар вакытта хатынның үзендә яман чир барлыгы беленә. Бик авыр кичерә моны Зилә. Сабый гына улы да, әнисен югалтудан куркыптыр инде, көннәр буена телефоннан шылтырата, “Әни, кайт инде!” дип елый. Телдән килешү белән генә ун ел буе шәхси эшкуарга эшләгән Зиләнең керем килер урыны да юк, авырганын белгәч, хуҗасы аңа шул көнне үк эш урынын бушатырга кушкан. Ярый да, карт булсалар да, әти-әнисе бар. Авыр, әйе, бик авыр бу явыз чир белән көрәшүләре! Әле дә баларыма, үземә дә терәк булырлык Артурым бар, дип уйлап, эче җылынып китте Регинаның. Ә бит үз вакытында, гаиләсен саклау өчен дә бик күп тырышырга туры килде бит аларга да. …Регинаның авырлы икәнен белгәч, егетнең куанычының чиге булмады, ашкынып бөтерелделәр алар куаныч диңгезендә. Артур аны үзләренә яшәргә алып кайтты. Ләкин кайнана буласы кеше кабул итмәде булачак киленен. “Әтисез, хәерче авыл кызы”, – дип атады ул Регинаны, эшләгән эшләрен яратмады, артыннан һәрвакыт нидер тикшереп, сукранып йөрде. Мәхәббәте хакына эндәшми түзде кыз. Яшьләрнең теләге булса да, зурлап туй эшләргә ризалык бирмәде кайнана. Язылышып, якыннарын гына чакырып кечкенә табын оештырдылар.

Иртәгә ЗАГС дигән көнне, кара тавыш чыгарып, туй булмый, дип, үзенең туганнарына хәбәр итәргә дә җитеште. Регина, гарьләнеп, авылга әнисе янына кайтып китте. Кайнанасының “Әтисез!” дигән сүзе үзәгенә үткән идеме, үз-үзенә кул салып өч сабыен яклаучысыз калдырган әтисенә рәнҗеп, такмаклый- такмаклый елап, эчен бушатты. Кыз озатырга җыелган туганннары, кызны юатырга тырышып, сүзләр эзләп газапландылар, әнисе исә бала хакына булса да язылышырга барырга үгетләде. Карынындагы баласы бәхете өчен бар нәрсәгә әзер иде Регина, әнисе белән килеште. Хәтта табигать тә Артур белән Регинаның мәхәббәтенең ныклыгын сынамакчы булды, күрәсең. Иртән торуга ике көн, ике төн яуган кар өстенә янгыр коеп, юллар кар боткасына әйләнгән иде. Артур туй машинасы белән килеп, олы юл читенә туктаган, аягында – җәйге аяк киеме, бозланып каткан юлда бер адым ясарлык түгел. Туй күлмәгендәге, резин итектәге Регина, күз яшьләрен тыя алмый елый-елый, Артуры кочагына килеп ауды. ЗАГСтан соң алар Артурларга кайттып, бергә яши башладылар. Кайнанасы Регина пешергән ризыктан гаеп табып торгач, аерым ашадылар. Усал кайнана барыбер дә килененең җанын ашарга сәбәбен тапты: беренче кызлары тугач, “балаң безгә охшамаган, безнеке түгел”, дип ябышты, кайнатасы белән кирәк-ярак алырга чыгып, йөреп кайтсалар, “кайнатаң белән гулять итәсең”, дип ажгырды… Артур әнисенең кыланышын бик авыр кичерде, аның белән төрлечә сөйләшеп карады – аңламады әниләре. Сабыр холыклы кайнатасы да үзенчә йортта татулык урнаштырырга тырышты – барып чыкмады. Бар булган акчаларын җыеп, тулай торактан бүлмә алырга йөргәндә, икетуган апалары аларга яшьләр программасы буенча шәһәр читеннән җир белән йорт алу мөмкинлеге барлыгын әйтте. Бу вакытта Регина икенче кызына авырлы иде инде, күпкә түзгәнне азга түзәрбез, дип, сабыр итәргә булдылар, йорт төзелеп бетү белән, эченә ремонт ясалганында көтми, күченеп тә куйдылар. …

Шулчак тәрәзә янындагы караватта ятучы Света нык кына итеп көрсенеп куйды. Елап калыр балам, байлык бүләр ирем юк, дип шаярып, үзен һәрвакыт күңел күтәренкелегендә тотарга тырышучы ул да уйлар диңгезендә йөзә бугай. Света – детдом кызы,тормышка чыгарга да өлгермәгән, туганнары да юк. “Хөкүмәт биргән бер бүлмәм генә – минем туганым”, дип, хәсрәтләрен көлкегә әйләндерергә тырышаса да, мондагылар аңлыйлар аны. Чирен җиңеп чыга алса да, кулына үз сабыен алып күкрәгенә кысу бәхетеннән мәхрүм ул. Аның уң ягындагы караватта спортчы кыз Валентина ята. Ул үзенең тормышы турында сөйләргә яратмый, спорт белән шөгыльләнгәч, ихтыяр көче зурдыр, мөгаен. Бар зарланганы – ашханә эшчеләренә. Булган ризыкны пешерә белми әрәм итәсез, дип, тиргәшеп тә керә. Аның уйлавынча, онкология дәваханәсендә ятучыларга үз теләгәннәрен сайлап тукланыр өчен иң яхшы шифаханәләрдәге кебек “швед өстәле” булырга тиеш. Регинагага ашарга өеннән китереп торалар, шуңа аның мондагы ризыкны ашап караганы да юк. Ерак районнардан килеп даваланучылар хастаханә ашын авызга да ала алмыйлар, аптырап, тирә-яктагы кафеларга барып тукланалар.

Ярый да, акчаң булса, Әнә, Зиләнең акчасы булмагач, ач ята. Регина да, башка күршеләре дә, аны кызганып, үзләреннән өлеш чыгарырга тырышалар. Башкала кызы Ирина, кызын карар кеше булмагач, көн дә өенә кайтып йөри. Аңа карап, изге җанлы кайнатасына мең-мең рәхмәтләр укып ята яшь ана. Артуры эштә булгач, картәтиләре оныкларын карауны үз өстенә алды. “Тегендә-монда чабып йөрмисең, ятып дәваланасың, безгә саләмәт әни кирәк”, – диде аңа ире, каты гына итеп. Түзәлмәм, дигән иде, ике ай бик озак кебек тоелса да, үзең кебек чирлеләр арасында зарлар уртак була икән. Аннары, бу уй әйтелергә түгел, уйланырга да тиеш булмаса да, күршеләреңе күреп, мин генә түгел икән әле, дип, аз гына шатланып та куясың. Алты кешелек палатада гел яшьләр, әйтерсең, онкология хастаханәсенең нурланыш бүлеге түгел, дәртләрен кая куярга белмәгән яшьләр өчен ял итү урыны, яисә мәдәният йорты. “Әни, нәнәй” кушаматы алган Нурания апа – кызлар өчен сабырлык символы. Чире бик катлаулы булса да, күңелен төшерми, догалар укый, кызларны Аллаһы Тәгаләгә ышанырга өнди. “Сезгә чирне җиңәргә көч кирәк, елап көчегезне бетермәгез!” – дип, тиргәп тә ала. Юл фаҗигасенә очрап ире үлгәч, үзе дә бик каты авырып, хастаханә юлларында йөри торгач, яман шеш барлыгы беленгән. Әллә чынлап та бу психологның сүзләре дөрескә чыга инде? Ничекләр итеп, үз-үзеңне ярата белеп, күтәрмәслек сынауларны күтәрә белеп яшәргә соң бу дөньяда? … Шулай бер көнне, кызы белән паркка җыенганда, Региналарга кайнанасы килеп керде. Алардан чыгып киткәннән бирле күрешмәгәч, аптырап китте Регина. Узарга чакырып, чәй куйды. Кайнанасы, үз йортындагы гадәте беләндер күрәсең, бармагы белән сыпырып, тузан эзләде, таптымы, юкмы, бар бүлмәләрне тикшереп чыккач, “чиста яшисең икән”, диде. Регина чәй эчәргә чакырса да, утырмады, бүлмәдә таптанып торды-торды да: ”Рәнҗеткән булсам, гафу ит мине, икенче кызыңа бүләк эзерләп куйдым, барып алырсыз”, – диде.

Килененең: “Ник, без кайткач үзегез әти белән җыенып килерсез әле”, – дигән сүзенә: “Мин башка бу йортка килеп йөри алмам инде”, – диде дә, хушлашып, чыгып та китте. Бер атнадан кайнанасының йөрәге тотып үлгән дигән хәбәре килде, җирләшергә бара алмады Регина, “Ашыгыч ярдәм” машинасы аны бала табу йортына илтеп куйды. Җаннан җан яралып, кызын кулына алып, күңеле тынычлангач, бик озак уйланып яткан иде Регина. Кайнанасы мәңгелеккә китте, берни алып китә алмады, барысы да өелеп калды… Бер бөртек улына рәхәт күрсәтми көрәште дә көрәште, искә алып, оныкларына сөйләргә матур хатирәсе дә калмады… Төш күрдеме, күңеле сиздеме икән, соңгы килүе бәхилләшергә килүе булган, күрәсең. Яшь кеше булса, тәҗрибәсе юк, диярләр иде, ир белән гомер иткән, ана бәхетен тоеп, бала үстергән, иртәнге таңнан торып, кеше арасына эшкә йөргән, инде лаеклы ялга чыгып, оныкларыңа куанып яшәр чакта кара җир асларына кереп ят инде..

Кызганган иде Регина кайнанасын. Ә әҗәл дигән әйбер яшькә дә карамый, бик якын йөри икән адәм баласына… Бүген ул үзе дә сынау алдында, бүгенге көндә иң куркыныч булып саналган афәт белән көрәшергә кирәк аңа. Узганнарына рәнҗеми, киләчәккә өметләнеп, кызлары бәхетенә бар авырлыкларга да түзәргә тиеш ул. Үзәкне өзеп, йөрәк сыкрый, билгесезлек белән өмет көрәшә. Кемнәрдер шушы минутта дөнья мәшәкатьләренә зарланып зар елыйдыр, үзләрен бәхетсезгә санап, бер юкка кем беләндер тиргәшәдер, көрәшәдер. Бүгенгә Регина өчен болар мөһим түгел, ул җавап эзли, язмышыннан җавап көтә, ә җавапны аңа вакыт кына бирәчәк…

Чыганак: Ялкын

Запись “Кайнатаң белән гулять итәсең”, дип ажгырды… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..