Архивы татартудейяңалыклары - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кырымның Киреч көллиятендә 4 курс студенты 19 кеше үтерә, 50се яралана [видео]
Киреч көллиятендәге һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 17гә җитте. Кырымда өч көнлек матәм игълан ителде.

“Террор гамәле” “үтерү” маддәсенә үзгәртелде

Русия тикшерү комитеты мылтыктан атучының Владислав Росляков икәнлеген раслады. “Тикшерү фаразлавынча, егет башта көллияттәге кешеләргә аткан, аннары үзен атып үтергән”, диелә комитет белдерүендә. Моңа бәйле, Тикшерү комитеты “Террор гамәле” маддәсендә ачылган җинаять эшен “Ике йә күбрәк кеше үтерү” маддәсенә үзгәрткән.

Шулай ук һәлак булучылар мылтыктан ату нәтиҗәсендә үлгән дип тә белдерелә. Уку йортында атышлар турында рәсми мәгълүмат моңа кадәр булмады. Сүз шартлау турында гына бара иде.

Тикшерү комитеты корбаннар саны 17 дип хәбәр итте.

Шикләнелүче аталды

Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Киречтәге терактта 18 кеше һәлак булды дип белдерде. “Үтерүче дип исәпләнүче үз-үзен атып үтергән. Ул шушы ук уку йортында белем алучы 4 курс студенты булган”, диде Аксенов “Россия-24” (ВГТРК) телеканалына. Аның әйтүенчә, бу фаҗиганең сәбәпләре әлегә билгесез, “тишкерү оешмалары эшли, үтерүченең мәете икенче каттагы китапханәдә табыл”.

112 Telegram каналы һөҗүм оештыруда шикләнелгән кешене Владислав Росляков дип атый. Ул көллият эчендә үтерелгән килеш табылган дип яза канал. Фаразларга караганда, Росляков 2015 елда көллияткә укырга кергән. Сентябрьдә аңа 12нче калибрлы мылтык алуга рөхсәт бирелә, ә берничә көн элек ул 150 патрон алган булган диелә.

“Чын теракт, Бесландагы кебек”

YouTube видеохостингында Киреч политехник көллияте мөдире Ольга Гребенникованың вакыйга турында телефоннан сөйләшкән видеосы чыкты. Мөдир сүзләренчә, техникум бинасына автоматлар тоткан “билгесез кешеләр” бәреп кергән һәм студентларга ата башлаган. “Мәетләр бик күп, балалар мәетләре”, дип сөйли Гребенникова. Кемдер шартлаткыч пакетлар ташлый башлады, “чын теракт, Бесландагы кебек” ди көллият җитәкчесе.

RT каналы Киреч көллияте вахтеры Наталья Паникоровская сүзләрен китерә.

“Мин аларның ничек үтеп кергәнлеген белмим. Балалар бар иде, агым булып керделәр, мин кыңгырау шалтыраттым, гадәттәгечә, балаларны уздырдым. Балалар агымы узу белән шартлау булды. Телевизор шартлады дип уйладым. Аннан тагын бер шартлау булды. Аннан соң инде кешеләр төштеләр, икенче катта атыш тавышлары ишетүләрен әйттеләр”, ди Паникоровская. Ул атыш тавышын үзе дә ишеткәнлеген әйтә.

Кырымда өч көнлек матәм игълан ителде

Тикшерү комитеты әлеге вакытка 13 һәлак булучы һәм 50ләп яраланучы турында билгеле дип хәбәр итте. Аларның күбесе – яшүсмерләр.

Мәскәүдән башлык итеп куелган Сергей Аксенов Киреч көллиятендә һәлак булучылар истәлегенә Кырымда өч көнлек матәм игълан итте. Бу турыда ул үзенең Facebook битендә язды.

Вакыйга урынындагы бер шаһит сөйләвенчә, башта көллиятнең беренче катында шартлау булган, ә икенче катта атыш тавышлары ишетелгән.

Киреч көллиятендә шартлау: корбаннар бар

17 октябрь Кырымның Киреч шәһәрендәге политехник көллиятендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм яраланучылар бар.

Русия мәгълүмат чаралары язуынча, корбаннар саны унга җитәргә мөмкин. Хастаханәләргә 25 кеше китерелгән. Баштарак көллияттә газ шартлаган дигән хәбәрләр йөрде. Әмма соңрак Русиянең террорга каршы комитеты уку йортында билгесез шартлаткыч җайланма шартлатылган дип белдерде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, Кремльдә террор гамәле версиясе карала, дип белдерде.

“Керчь – мой город” сайты хәбәр итүенчә, шартлау булу белән көллият янына ашыгыч ярдәм машиналары, коткаручылар һәм Русиянең куәт көчләре килгән. Полиция уку йорты тирәсен уратып алган.

Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов Киречкә барырга чыккан.

Кырымның кеше хокуклары омбудсмены Людмила Лубина яраланучлыар һәм һәлак булучыларның күбесе укучы балалар дип белдергән. Аның сүзләренчә, 10 кешенең һәлак булуы һәм 50 яраланучы турындагы хәбәрләр раслана дип яза “Интерфакс”.

Русия тикшерү комитеты әлеге вакыгыйга бәйле җинаять эше ачкан.

Чыганак һәм фото: Azatliq
Видео: РЕН ТВ

Запись Кырымның Киреч көллиятендә 4 курс студенты 19 кеше үтерә, 50се яралана [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..