Архивы татар бистәсе - Tatar Today - татар яңалыклары.

Фагилә Шакирова Ютуб каналында Альберт белән Диананың татарча туен дистә меңләп кеше карый. Ни була анда? [видео]
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Татар бистəсендə Альберт белəн Диана туе узды.

Туй мəҗлескə, кияү белəн кəлəшне каршылауга əзерлəнү белəн башланып китə. Барсы да яшьлəрне җырлар, биюлəр, икмəк, май һəм бал белəн каршы алалар.

Татар гореф-гадәтләре буенча, тормыш йомшак булсын өчен кияү кəлəшне мендəргə куя. Шуннан соң барлык кунаклар да иң тәмле татар ризыклары белән сыйланалар. Азакта кəлəш чəчəк бəйлəмен ыргыта. Туй фотога төшү, бию, җырлар белəн тəмамлана.

Əлеге видео Фəгилə Шəкирова журналистының YouTube каналында 4 көндə 20 230 карау җыйды.

Караучылар видео астында фикерлəре белəн бүлешкəннəр: “Бик матур туй мəҗлесен күрүгə шат. Үзебезнең татар халқының йолалары булган, кəлəш каршылау, килен төшерүне карадым”, “Бик күңелле үткəн туйлары”.

Чыганак: Фәгилә Шәкированың YouTube каналыннан

Запись Фагилә Шакирова Ютуб каналында Альберт белән Диананың татарча туен дистә меңләп кеше карый. Ни була анда? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда туристларны ах итәрлек 3Dлы, тәмле чәйле “Татар Бистәсе” музее эшли [видео]
Казанның Иске Татар бистәсендә яңа ачылган “Татар бистәсе” мультимедия музее ел ахырына бистә тарихын виртуаль күзлек аша күрсәтмәкче. Бүген туристлар анда XVI-XIX гасыр биналарын, ул чорда яшәгән күренекле шәхесләрне 3D сурәтләрдә карый, мәгълүматны интерактив панель аша күрә ала.//Азатлык радиосы//

Казанда яңа ачылган “Татар Бистәсе” музее урнашкан бина XIX гасыр уртасында рус сәүдәгәрләре тарафыннан төзелгән булган. XX гасыр башында аны киңәйткәннәр. Музейда һәр кунак өчен бер сәгатьлек экскурсия оештырыла, Азатлык хәбәрчеләре дә заманча музейны турист күзлегеннән карап кайтты. Экскурсовод Рөстәм Муллагалиев музейның биш тематик залы белән таныштырды.

Беренче залда Иске Татар бистәсе тарихы турында сюжет, элекке фотосурәтләрдән слайд-шоу, архитекторлар тарафыннан башкарылган Татар бистәсенең зур макеты тәкъдим ителгән. Икенче зал “Шәрыкъ” клубы стилендә ясалган. Биредә кунакларга инфографикалы видеотарих күрсәтелә. Интерактив залда исә Казан татарларының көнкүреше, мәдәнияте, кәсебе, һөнәре, эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Бу зал заманча булуы белән аерылып тора, чөнки һәркайда экран-мониторлар урнаштырылган. Тәкъдим ителгән антиквариатлар һәм сувенирларны истәлеккә сатып алырга була.

Кунакларны чәй белән сыйлау бүлмәсе татар өен хәтерләтә. Тәм-томнар белән хуш исле, үләнле чәй эчкән арада экранда татар халкының милли ашлары белән танышырга мөмкин. Биредә шулай ук татар ишегалдының күренеше дә бар. Экскурсовод Рөстәм белдергәнчә, тиздән музейда Иске Татар бистәсе буйлап чын чанада сәяхәт итеп булачак. Бу да, үз чиратында, музейның бер үзенчәлеге булып тора. Махсус күзлек киеп, виртуаль рәвештә борынгы Иске Татар бистәсе буйлап йөргән кеше үзен шул чорга кайткандай хис итәчәк.

Экранда тәкъдим ителгән сюжетлар әлегә рус телендә, Рөстәм Муллагалиев якын арада татарчасы да булачак дип ышандырды, яңа гына музей эчендә татар, рус, инглиз телләрендә элмә такталар куеп чыкканнар. Экскурсоводлар туристларга татар, рус телләрендә сөйли. Тиздән инглиз һәм гарәп телләрен кертү дә планлаштырыла икән.

“250 квадрат метр мәйданны биләүче бина проектын башкаруда бер ел дәвамында йөздән артык кеше катнашты. Киләчәктә музейны тагын да баетырга телибез. Шулай да бүгенге көндә тәкъдим ителгән мәгълүмат, эскпозицияләр күпләргә яңалык булып тора”, ди Рөстәм.

Әлеге музей дәүләт карамагында түгел, хосусый музей, ул эшкәмәр Ольга Сотова тарафыннан булдырылган. Музей 1 июньдә ачылган, анда керү түләүле. өлкәннәргә – 550 сум, пенсионар һәм 12 яшькәчә балаларга – 350 сум, төркем белән килүчеләргә – 450 сум, 6 яшькә кадәрге балаларга – бушлай. Милли ризыклар белән чәй эчү бәягә кергән.

Запись Казанда туристларны ах итәрлек 3Dлы, тәмле чәйле “Татар Бистәсе” музее эшли [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..