Архивы трудом - Tatar Today - татар яңалыклары.

26 яшьлек Руслан аунап яткан калдыклардан шедевр ясый [фото]
Уфада туып-үскән 26 яшьлек Руслан Кавиев белән интернет челтәрендә таныштык. Ул агачтан төрле әйберләр ясый. Очып барган бөркет, сабыен кочаклаган ана, йөрәк кашлы йөзек, муенса, савыт-саба, бик вак сувенирлар. Урманда аунап яткан, кискәннән калган агач калдыклары аның өчен бик кадерле.

— Кечкенәдән агач эшен яраттым. Мәктәптә укыганда хезмәт дәресендә агачтан ни дә булса ясыйм икән, яратып, күңел биреп башкаргангадыр, бик яхшы килеп чыга иде. Мәктәпне тәмамлагач, әти агач эше буенча укырга барырга тәкъдим итте. Әмма анда җиһаз ясарга (мебель) гына өйрәтәләр икән. Шулай да сәнгать училищесына укырга кердем. Агач кисү түгәрәгенә йөрдем. Дөресен әйткәндә, кирәкмәгән җирдән кисеп, әйберне бозармын, дип курыктым. Остазым да, өлкән яшьтә булгач, эшеннән китте. Шул вакытта бу шөгылемнән тукталдым. Ләкин күңелемдә агач эшенә омтылышым көчәйде генә, — дип сөйли егет үз эшенең башлангычы турында…

— Тотрыклы хезмәт хакым юк. Күпме заказ бар, шулкадәр акча керә. Ә дәүләт эшендә ай саен билгеле бер хезмәт хакы булыр иде. Ләкин үз шөгылем җаныма якын, кадерле, — ди Руслан…

— Эш өчен нинди агач кулланасың?

— Үзебездә үсә торган 40 төрдә агач бар, аларны кулланам. Санитар чистартудан калганнарны күбрәк файдаланам. Экзотик агачларны сатып алам. Материал тәкъдим итүчеләр хәзер үзләре эзләп таба. Чикләвек агачы, амур бәрхете (бархат амурский), палисандр, кызыл агачны сатып алам. Карама (вяз) бик җайлы. Гадәти эшләнмәләргә нарат, каен кулланам. Алка, йөзек кебек бизәнү әйберләре күбрәк экзотик агачтан җитештерелә. Сынның алдан сызымын ясыйм, ә савытларның ничек буласын кәгазьгә төшермим, күзаллап кына эшлим. Тәлинкәләр төрле зурлыкта, диаметры 15 тән башлап, 35-40 см га кадәр.

Руслан үзе белгәннәрен башкалар белән дә теләп уртаклаша. Интернетта эш барышының видеоларын урнаштыра, осталык дәресләре үткәрә. “Инстаграм”да аны #трудом хештегы белән табарга мөмкин.

— Табигый материалдан ясалган әйберләр белән кызыксынучылар арта, — ди ул. — Нәкышләү (резьба) белән кечкенә бинада яки бүлмәдә шөгыльләнергә була, ул күп урын таләп итми. Мин дә башта балконда да, бүлмәдә дә ясадым. Һәм өйдә эшләгәнлектән, проектымны “Трудом” исеме белән атадым. Әйберләремне “Инстаграм”га куя башлагач та, бүтәннәрне кабатламаска уйладым. Бу — миңа игътибар итсеннәр өчен түгел, яңа төр әйберләр ясап, үземне дә сынап карау. Кайберләрен кабат бозып эшләргә туры килде. Агач эше бик мавыктыргыч, ясаган саен илһамланасың. Пычкы белән кисеп эшләү теләге туды. Аның ярдәмендә иң беренче ябалак барлыкка килде. Пычкы белән ясау катлаулы, тик ул эш барышын гадиләштерә һәм тизләтә.

Остаханәдә ясарга яратам. Бу — тормышым. Хезмәт рәхәтлек бирә. Станокта эшләгәндә, агачның хуш исе чыга. Күп кешегә нарат исе ошый, ә мин юкәнекен яратам…

Замирә СӘМИГУЛЛИНА.

Фото һәм чыганак: Ирек мәйданы

Запись 26 яшьлек Руслан аунап яткан калдыклардан шедевр ясый [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..