Архивы тырыш кеше - Tatar Today - татар яңалыклары.

Резедә Исхакова: “Минем миссия – бозымны алу”
Резедә Исхакова исеме эстрада артистлары, телевидение алып баручылары, журналистлар арасында бик популяр. Аны әүлия диләр. Резедә апа – Аллаһы Тәгалә иңдергән сәләте белән кешеләрне дәвалаган намаздагы татар хатыны. Тумышы белән ул Әлки районыннан.

– Резедә апа, намазга кайчан бастыгыз?
– Әни үлгәч, дингә килдем. Миңа 32 яшь иде. Әни исән чагында Ихлас сүрәсен (Колхуалла) өйрәтеп калдырды. Дәү әнинең тәһарәт алу тәртибе дә истә иде. Дәү әни – мәдрәсә тәмамлаган бик укымышлы кеше иде. Шулай итеп, ун тапкыр “Әгүзе билләһи минәш-шайтанир-раҗим бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим”ны һәм өч тапкыр Ихлас сүрәсен укып, әнигә багышладым. Шуннан әнине төштә күрдем. Ятагы да, киеме дә ап-ак иде. “Йокым килә” дип йокыга китте. Бу догаларны атна саен җомга көнне укый торган булдым, әни атна саен төшкә керә иде. Соңгысында елмаеп, бик матур булып керде.
– Догаларны ничек өйрәндегез?
– Нурлат районында (иремнең туган ягы) яшәүче Нургаян әби өйрәтте. Бервакыт Нургаян әби күрше авылда яшәүче Срур әбинең хәлен белеп кайтуымны сорады. Барсам, Срур әби урын өстендә ята. Аны тәрбияли башладым. Ул вакытта икенче балама бер генә яшь иде әле. Срур әбинең киемнәрен өйгә алып кайтып юа идем. Ашарга да илтә идем. Срур әби миңа дини китапларын бирде. Гарәпчә укырга өйрәндем. Беренче тапкыр Кадер кичәсен Срур әбидән кайтканда сиздем. Рамазан ае, кыш көне иде. Ул төнне намаз укыдым. Фәрештәләр мине иртәнге намазга шакылдатып уята иде. Дингә басуым аркасында бик күп кыенлыклар күрергә туры килде. Артымнан мыскыл итеп көлеп калалар иде.
– Кешеләрне дәвалау сәләте кайчан барлыкка килде?
– 45 яшемдә лепкә сөяге ачылды. Төш күрдем. Пәйгамбәр Гайсә гәләйсәлам заманы икән. Иерусалимда икән без. Имеш, мин – ире сугышта үлгән өч балалы хатын. Гайсәгәләйсәлам дога укып йөри, кешеләр аның кулына сәдака бирә. Кулымда – шул замандагы өч акча. Өчесен дә аңа бирдем. Ул дога кылып, миңа шушы сәләтне бирде. Кешеләр: “ник аңа дога кыласың, без бит күбрәк акча бирдек?” – диде. “Сез артыгын бирдегез, ә ул соңгысын бирде”, – диде. Бу Пәйгамбәр христиан динендә, мин Гайсәгәләйсәлам рухиятеннән. Шуңа да фәрештәләр минем белән русча сөйләшә.
– Иң беренче кемне дәваладыгыз?
– Казанга килгәч, бер гаиләдә бала карап тордым. Ул балада серебраль паралич иде. Шул баланың аягына массаж ясадым. Бер яше тулгач, утыра башлады. Бер айдан тәпи китте. Дүрт ай эчендә булды бу хәлләр. Аннары улымны дәваладым, ашказанында гастрит иде. Терелеп армиягә китте. Шуннан соң кешеләрне кабул итә башладым. Кешене кабул иткән, рухи яктан камилләшә барган саен көчем арта барды.
– Аларның чирләре сезгә күчмиме?
– Фәрештәләр бөтен чирне лепкә сөяге аша чыгара.
– Үзегезнең чирләгәнегез бармы?
– Әлбәттә. Сынауларсыз алга таба үсеп булмый. “Ничек намаз укырмын инде?” – дигәч, фәрештәләр: “Без сине дәвалыйбыз, борчылма”, – диләр.
– Ни өчен кеше бозым ясый?
– Нәфесне җиңә алмый. Хөсетлек көчле. Туганнар арасында да бар ул күренеш. Хәтта үз анасын үтерүчеләр дә бар. Фатир алу өчен һәм башка сәбәпләр белән. Аллаһы Тәгаләне сөендергән, шайтанның ачуын чыгарган нәрсә ул – кешегә изгелек кылу.
– Бозым чыгарудан тыш, авыруларны да дәвалыйсыз бит әле…
– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән дәвалыйбыз. Бер хатынның үпкәсендә яман шеш иде. Табиблар аны үлә дип өенә кайтарган. Без фәрештәләр белән аны үлемнән коткардык. Шөкер, ул әле дә яши. Балага уза алмаган бик күп хатын-кызларны дәваладык. Быел коронавирус йоктырган кешеләр күп килде. Барысын да аякка бастырдык.
– Әгәр кешенең гомере беткән булса?
– Мине реанимацияләргә алып барганнары бар. Әгәр кешенең гомере беткән икән, “аны дәвалама, исәнлек сорап дога да кылма” дип әйтә фәрештәләр. Дога укый башласам, “үлә ул, үлә” дип кычкыра фәрештәләр. Бервакыт бер хатын аягыма егылып сорагач, дога укыган идем, Аллаһы Тәгалә җәза бирде. Ялгышкан чаклар да була. Андый вакытта фәрештәләр: “Синең яктан бу зур түбәнчелек”, – ди әйтә. Бөтен җирдә йөреп беткәннән соң, беркая да дәвалап булмагач, миңа киләләр. Табиблар да килә.
– Әшәке кешеләрне сизәсезме?
– Сизелә. Безгә хәтта сихерчеләр дә килә. Фәрештәләр аны сиздерә. Нинди ният белән килгәннәрен белеп торам. Сихерчеләрнең җаны юк, алар белән шайтан идарә итә.
– “Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма”, диләр…
– Мин – күрәзәче түгел. Мин кешеләрне дәвалыйм, кешеләргә ярдәм итәм. Минем миссия – бозымны алу. Бу сәләтне миңа Аллаһы Тәгалә иңдергән. Халык моның карәмәт (Әүлия, изге кешеләр генә күрсәтә торган гайре табигый хәл) икәнен аңлап килә.
– Шулай да кеше киләчәген сорап киләдер бит?
– Имтихан алдыннан студентлар килгәли. Аларга нинди билет, нинди сорау булачагын һәм нинди билге алачагын да әйтәм.
– Үзегезнең киләчәкне беләсезме?
– Беләм. Мин бу дөньяда җиде үзәнлек аша үтәргә тиеш. Мин күптәннән инде ихсанда. Хәзер мин дүртенче үзәнлек аша узам.
– Дәвалаган өчен акча сорыйсызмы?
– Юк, әлбәттә. Кешедән акча сорап алу дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә уйламаган җирдән бирә.
– Нәрсә ашыйсыз? Гомумән, ничек яшисез?
– Мин тулысынча Аллаһы Тәгалә карамагында, ул мине һәр яктан тәэмин итеп тора. Рухи яктан камилләшә барган саен рационнан гел берәр ризык алына. Иң беренче булып Аллаһы Тәгалә баллы ризыктан тыйды. Элеккеге чагым белән чагыштырганда, мин бик үзгәрдем. Нәфес белән идарә итәм. Минем режим да хәтта кешенеке төсле түгел. Кичке сәгать 10да йокыдан торам, ә кешеләр йокларга ята. Төне буе намаз укыйм. Бик күп догаларны Аллаһы Тәгалә башыма үзе кертте, мин ятламадым. Бу да, кешеләрне дәвалау карәмәте дә – Аллаһы Тәгалә бүләге. Әлеге сәләтем артсын өчен күрү сәләте дә яхшыра бара. Бу юлда бик күп сынаулар аша үтәргә туры килде.

Резедә ханым белән кызыксынучылар автор белән элемтәгә керә ала: 89172663905

Тулырак: http://shahrikazan.ru/

Запись Резедә Исхакова: “Минем миссия – бозымны алу” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ләйсән, Айгөл белән бәхетле авыл бар [фотолар]
Һәр җирлектә олы ихтирамга, чиксез хөрмәткә казанган булдыклы ханымнар бар. Алар бар яклап та үрнәклеләр, өлгелек мисалларына тиңдәшләр.

Башкортстанның бәрәкәтле Кушнарен районының Иске Камышлы авылы биләмәсенең мәдәният йорты мөдире, мәдәни оештыручысы Ләйсән Нуриәхмәтова да нәкъ шундыйлардан. Ул бик оста, талантлы оештыручы, күркәм һәм гүзәл кул эшләре чигүче, тегүче, бәйләүче ханым. Ләйсән Ильяс кызының изге хезмәтләренә, барлык назын биреп ясаган әйберләренә, иҗади җимешләренә сокланмыйча булмый. Алъяпкычын да, күлмәген дә, калфагын да үзе чигеп-тегеп кия бу ханым. Барча кешегә зәвыклылык бүләк итә. Бисердан сугарылган сувенирлары исә-күз явын ала, алар искиткеч. Биредә ул төбәк татар хатын-кызларын берләштерүче “Ак калфак” берлегенең иң мәртәбәле әгъзасы дә. Ә үзе тырыш хезмәт куйган мәдәният учагында әллә ничәмә төр мавыгулар буенча түгәрәкләр оештырган, аларга кечесе дә, олысы да агыла. Гомумән, Ләйсән ханым данлы Башкортстан якларының иң абруйлы шәхесләреннән исәпләнә. Тормыш иптәше белән ике ул, ике кыз үстереп олы тормыш юлына чыгарганнар, тиешле тәрбия биреп, аларны да тирән зиһенле, акыллы һәм инсаф калебле булуларын теләп торалар. Әлегесе көнне инде Данис ага белән нәнәй-картәти булу бәхетләренә ирешеп игелекле гомер йомгагын сүтәләр.
Килен кайнана каныннан диләр. Һәм бу әйтем хак та. Китапханәче һөнәре-ь җир йөзендәге иң нурлы һөнәрләрнең берсе дип, иң электән үк санала. Һичкемгә дә сер түгел, бүгенге дәвердә гаджетлар дәрьясе балалар тормышында зур урын ала. Китапның да әһәмияте сүлпәнәя. Ә китапханәченең төп бурыч-максаты укучыларны китапханәгә чакырып та, мәҗбүриләп тә түгел, ә укучы үзе кызыксынып килерлек итеп, төрле чаралар уйлап үткәрә белү. Үз эшеңнең фанаты, остасы булу кирәк. Иске Камышлы авылының модельле китапханәсенең “Бәйләнеш”тәге төркемен кереп карасак, андагы китапханәче Айгөл Нуриәхмәтова яшь буын өчен нинди генә кызыклы чаралар оештырмый! Сәләтле оештыручы, нәфис сүз остасы һәрчак әзләнүдә. Кайнанасы Ләйсән хымнан үрнәк алып, яраткан эшен җиренә җиткереп башкара. Гөрләтә авыл бала-чагасын, өлкән буын да читтә калмый. Аларны Айгөл Азат кызы яңа нәфис әдәбият китап-иллюстратив басмалары, вакытлы матбугат белән таныштырып тора. Һәрвакыт ватанпәрвәрлек, сәламәт яшәү рәвешен, халкыбызның, милләтебезнең чагу мирасын пропагандалаган, популярлаштырган чаралар, әдәби сәгатьләр, төрле форматта чаралар үтә биредә. Бүгенге көн, әлбәттә үз таләпләрен, үз кануннарын куя. Тормыш юлдашына сөекле хатын, балаларына үрнәкле әни, уңган хуҗабикә булуы да якташларына мисал.
Эш сөючән, талантлы Нуриәхмәтовлар гаиләсе белән миңа интернет киңлекләрендә танышырга туры килгән иде. Заман көдрәте, Ходай рәхмәте социаль челтәрләр! Соңыннан исә Кушнарен җирлегенең “Виноградная лоза” бренд бәйрәме кысаларында күрешергә насыйп булды.
Агач җимеше белән, адәм баласы хезмәте белән матур, диләр. Әйе, абруй-казанышлар да юктан гына барлыкка килми, калкып чыкмый. Аларга тир түгеп, көч куеп ирешергә, сабыр да итә белергә кирәк. Ул кеше гомерен бизәүче дә, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган күрсәткеч тә.
Юлай НИЗАЕВ.

Запись Ләйсән, Айгөл белән бәхетле авыл бар [фотолар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гаилә бизнесын алып барган Карасевлар: “Гади чәйдән – 1 миллион сум” [тырышкан табар]
Иренмәгән кеше ничек тә яшәргә тырыша. Табигать Анабыз шулкадәр бай, җаен белгән кеше, акчаны аяк астына үрелеп кенә эшли. Кемдер җиләк җыеп сата, кемдер гөмбә. Ә менә Марий-Эл республикасының Звенигово авылында иван-чәй җыеп, шуннан чәй ясап сатучы гаилә белән танышып кайтты “Татар-информ” хәбәрчесе. Кереме дә ни җитте генә түгел, елына 1 млн сум акча эшләп була ди.

Светлана һәм Петр Карасевлар Лесная Поляна нәсел утарына 2011 елда төпләнгән. Билгеле булганча, әлеге “авыл”да эш юк, шуңа күрә, төп шарт – табигать белән гармониядә яшәп, үзе-үзеңне тәэмин итү. Карасевлар шулай итеп, чәй индустриясенә керешкән.

– Россиядә чәй тармагы яңарып килә. Мин ике тапкыр Мәскәүдә иван-чәй җитештерүчеләр съездында булдым. Хәзер эшмәкәрләр элеккеге традицияләрне кире кайтарып, бу шөгыль белән җитди рәвештә шөгыльләнергә тели, – диде гаилә башлыгы.

Карасевлар иван-чәй ясау белән 8 ел тирәсе шөгыльлә. Иң элек эшне алар кечкенә генә сарайдан башлый, тора-бара махсус цех төзи.

“Күршебез тәкъдиме белән, иван-чәй ясарга керештек”

Гаилә әлеге эшкә очраклы гына кереп китә. Дөресрәге, моңа кадәр алар бу үләнне таный да, үзенчәлекләре турында да белми.

– Без бу “авыл”га килеп төпләнгәч, көннәрдән бер көнне күршебез килде дә: “Без хәзер җирдә яшибез, әнә күрәсезме, иван-чәй үсә, шуны сезгә тәмләп карарга кирәк”, – диде. Без моңа кадәр аның нинди үлән икәнен белми дә идек. “Яфракларын җыегыз да чәй пешерегез”, диде күршебез. Мин моны өйгә алып кайтып, пешереп карадым. Ничек әйтим, үләннән – үлән, печәннән печән тәме килә инде. “Әй, тәмле түгел бит бу”, дидем. Ул миңа: “Шунда чәчәкләрен салып кара”, диде. Чәчәкләре белән дә пешердем. Әллә ни аермасын күрмәдем, – ди Петр әфәнде.

“Чәй ясауда төп шарт – ферментация”

Әмма бу гаиләдә иван-чәйгә мәхәббәт көтмәгәндә уяна.

– Уңыш бәйрәмендә “авыл” халкы безне шул чәй белән сыйлады. Искиткеч! Аның тәме искиткеч иде. Төсе дә башка. Мин шул көнне барысын да энәсеннән җебенә кадәр сорашып кайттым. Баксаң, иван-чәйдән тәмле, сыйфатлы чәй ясауның төп шарты – ферментация процессы икән. Аны киптерү генә җитми, – ди Светлана ханым.

Карасевлар 2011 елда беренче тапкыр үләнне җыеп, чәй ясап карый. Шуннан соң инде бу шөгыль ныклап иярә аларга.

– Инде хәзер үзем генә түгел, танышларым да иван-чәй эчүгә күчте. Ныклап шөгыльләнүчеләр дә бар, – ди Петр әфәнде.

“Әзер чәйнең бер килосы 2000 сум”

Уйлап баксаң, юл кырыенда, урман аланнарында үсүче гади иван-чәйдән шактый акча эшләп алырга мөмкин икән.

“Берәмтекләп сатканда, бер килосы – 2000 сум. Күмәртәләп биргәндә арзанракка китә, билгеле. Яшел Үзән халкы әлеге чәйнең файдасын белеп алды. Иң зур сатуыбыз шунда”, – диләр Карасевлар.

Үләннән чәй әзерләү процессы башыннан ахырына кадәр ике айга сузыла. Июнь-июль. Августта ул чәчәк атып, мамыклана башлый. Үләннең яфракларын астан өскә таба сыдырып җыеп алганнан соң, 12 сәгать дәвамында какларга кирәк. Шуннан соң яфракларны бөрештереп, йомшарту процессы башлана. Үлән, шулай итеп, сок чыгарырга тиеш. Карасевлар моны зур иттарткыч аша чыгарта. Бу – бөртекле чәй ясау процессы.

– Бу – безнең гаилә бизнесы. Иван-чәй сату әйләнеше әллә ни зур түгел, әмма елына ярты тонна әзерләп урнаштырабыз. Килосын 2000 сумнан санасаң, бу 1 млн сум дигән сүз, – ди гаилә башлыгы.

“Иван-чәйне дүрт тапкыр пешереп эчеп була”

– Без ел әйләнәсе иван-чәй эчәбез. Кытай чәеннән аермалы буларак, аны берничә тапкыр пешереп була. 4 тапкырга кадәр менә дигән чәй пешә аннан. Анда токсиннар барлыкка килми. Ә Кытай чәен пешергәч тә 15 минут эчендә эчәргә кирәк, – ди Светлана ханым. – Без бу чәйне эчеп яшәрәбез. Соңгы елларда безгә шулкадәр күп комплиментлар ява. Иван-чәй ияләшү булдырмый. Ул организмны чистарта, эчәкләр, ашказаны өчен файдалы. Иван-чәйдә Менделеев таблицасындагы микроэлементларның яртысыннан күбрәге тупланган. Анда С витамины лимонга караганда 5-6 тапкыр га күбрәк. Әлеге чәй бик туклыклы, аны эчкәч хәтта ашыйсы да килми.

Светлана ханымга – 52, ире Петр әфәндегә – 62 яшь. Алар чыннан да үз яшьләреннән яшьрәк күренә.

Иван-чәйнең икенче атамасы – кырлыган. Русча иван-чай, копорский чай, кипрей атамалары бар. Светлана ханым сүзләренчә, әлеге чәйнең каршы тәэсире юк. Аны хәтта бала көткән хатын-кызларга һәм бала имезгән әниләргә дә эчәргә ярый.

– Базарда чәйне үзем сатып утырдым. Нәтиҗәләрне килеп-килеп әйтәләр иде. Иттарткычтан чыгарганда, аннан лайлалы матдәләр бүленә. Менә ул ашказаны-эчәк тракты өчен аеруча да файдалы. Бөтен чәй минем кулларымнан үтә дияр идем. Мин һәр бөртекне үз кулымнан үткәрәм, – ди Светлана ханым.

Карасевлар иван-чәй бизнесында көндәшләр күрми. Киресенчә, бу эшкә алынучыларга шат кына алар, теләктәшлек күрсәтергә дә әзерләр.

– Халык иван-чәйне куллана да, сата да белми. Россия буйлап мондый эшмәкәрләр 300гә җыеламы икән?! Бу – гомуми ихтыяҗның 0,2 процентын тәшкил итә. Бүген иван-чәйне Кытай, Германия сатып алырга әзер. Әмма бездә ул илләрне тәэмин итәрлек мөмкинлекләр юк әлегә, – ди Петр Карасев.

“Чәй ясаганда төн йокылары кача”

Дөрес, биюче бии-бии остара дигәндәй, Карасевлар да эш тәҗрибәсен тора-бара гына җыя.

– Беренче көннән үк барысын да дөрес ясый башладык дип әйтеп булмый, билгеле. Әрәм иткән, килеп чыкмаган вакытлар да шактый булды. Тәҗрибә шулай итеп җыелды. Беләсездер, Марий урманнары чебен-черки, озынборын белән дан тота. Июнь-июль айларында, иван-чәй әзерләгәндәге мәхшәрне күрсәгез сез! Без көннәр буе умартачы киемнәре, битлекләреннән йөрибез. Шушы ике айда безнең көн белән төн алмашына, – ди Светлана ханым.

Иван-чәй табигатьтә адым саен очраса да, аннан чәй ясау артык җиңел эш түгел.

– Киптерергә куйган чәйне төне буена ике-өч тапкыр торып, карыйм, әйләндерәм, – ди Петр әфәнде. – Үләнне кояшта гына киптерергә дә була, безнең махсус киптергечләр бар. Мин аны үзем уйлап ясадым.

Карасевлар үләнне 50-70 градуста киптерә, бу – түбән температура санала икән.

– Чәйне артык кызуда киптерергә ярамый, бу вакытта виатминнарының күп өлеше юкка чыга. Кемдер Кытай җайланмаларында киптерә, бактерияләр үлә дигән фикердә алар. Әмма мин барыбер түбән температурада әзерләү яклы, – ди эшмәкәр.

Иван-чәйдән чәй әзерләүдә ферментация процессы бер тәүлеккә сузыла. Киптерү вакыты исә төрлечә, аны 4 сәгатьтә дә киптерергә була. Карасевлар бүген чәйнең карасын да, яшелен дә ясый. Төрле үләннәр, җимешләр кушылганнары да бар. Әйтик, кура җиләге, чия, чамбыр, мелисса, бөтнек, мәтрүшкә, гөлҗимеш, миләш салынганнары.

– Бездән иван-чәйнең кушылмаларсызын гына алып, үзләре төрле үләннәр кушып эчүчеләр дә бар, – ди Светлана ханым.

Моннан тыш, гаилә бөртекле чәй белән бергә, яфраклысын да эшли. Яфраклы чәй ясау өчен махсус станок та булдырганнар.

Карасевлар бирегә 2010 елда кайтып төпләнгән. Аңа кадәр Волжскида фатирда яшәгәннәр. Петр әфәнденең үзенең төзелеш фирмасы бар. Сәүдә павильоннары эшләп сата. Хатыны исә аңа ярдәм итеп, хуҗабикә ролен үтәгән. Әмма бүген гаиләнең төп шөгыле ул – чәй бизнесы.

“Киләчәктә мамыгыннан – мендәр, тамырыннан он ясау хыялыбыз”

Иван-чәй үләнен үзләштерүгә Карасевлар ныклап тотынган. Бөртекле һәм яфраклы чәй ясаудан тыш, аларның киләчәккә планнары да зурдан.

– Иван-чәй чәчәк атканнан соң, чәчәге мамыкка әйләнә. Аның мамыгы мендәр ясау өчен кулай. Бу – киләчәктә башкарыласы эш. Аннан соң үләннең тамырын казып, ваклап, он итеп тарттырсаң, ипи пешерү өчен менә дигән кушылма. Иван-чәйнең теләсә кайсы өлеше файдалы һәм керемле. Киләчәктә, бу өлкәдә дә акча эшләү ниятебез, – ди Карасевлар.

Иван-чәйнең файдалы үзлекләре:

ялкынсынуга каршы көрәшә һәм бөрештергеч сыйфатка ия;

авыртуны баса, тән температурасын төшерә;

нервланганда, стресс кичергәндә тынычландыра;

азык-төлек, спиртлы эчемлекләр белән агуланганда файдалы, айнытучы үзлеге дә билгеле;

канны чистарта;

иммунитетны күтәрә;

организм хәлсезләнгәндә хәл кертә;

гипертония, атеросклероз, азканлылыктан файдалы;

матдәләр һәм тоз алмашын көйли;

ашказаны-эчәк тракты җәрәхәтләрен төзәтә;

бавыр, бөердә таш булса, талак авырулары вакытында файдалы;

авыртулы менструацияләрдән коткара;

чәч тамырларын ныгыта;

яман шеш вакытында организмның агулануын киметә;

мәни бизе аденомасы һәм простатиттан котылырга ярдәм итә

Чыганак һәм фото: Интертат

Запись Гаилә бизнесын алып барган Карасевлар: “Гади чәйдән – 1 миллион сум” [тырышкан табар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..