Архивы ТэбрисЯруллин - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Мин татарча сөйләшәм” чарасы оештыручылары “татар телен иң санга сукмаучы”ларны атады [видео]
24 апрелдә 12 тапкыр үткәрелә торган “Мин татарча сөйләшәм” чарасы турында матбугат очрашуы узды. Очрашуда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәмәтова журналистлар биргән сорауларга җавап тотты. //Azatliq.org, Tatar Today//

Оештыручыларның берсе Римма Бикмөхәмәтова әйтүенчә, “Мин татарча сөйләшәм” чарасы кысаларында гадәттәгечә “Тяжело с татарским” антипремиясе тапшырылачак. Быел татар теленең кулланылышы Казан муниципалитеты комитетлары һәм башкала район хакимиятләрендә тикшерелгән.

Казан башкарма комитетына караган барлык 29 комитет, идарә һәм район хакимиятләре тишкерелгән. Сайлап алу кысалары дүртәү. Беренчесе –элмә такталарның татар телендә хатасыз булуы. Икенчесе – ике дәүләт телендә хезмәт күрсәтү. Өченчесе – комитетларның сайтларында татарча мәгълүмат булу-булмау, аның вакытында яңартылуы. Дүртенчесе –карарларның, боерыкларның һәм башка норматив актларның татар телендә дә булуы.

Антипремиянең кемгә ташырылачагы 26 апрельдә билгеле булачак. Шулай да кайбер нәтиҗәләр билгеле. Район хакимиятләре арасында “татар телен иң санга сукмаучы” дип Совет районы хакимиятен атадылар.

Сайтлар да күпчелеге урыс телендә, татар телендә актуаль мәгълүмат юк дәрәҗәсендә, диде форум вәкилләре. Норматив документларның да берничәсе генә татарчага тәрҗемә ителгән.

Яхшылар рәтендә Казан шәһәре думасы, Яңа Савин, Вахитов, Идел-буе районнары хакимиятләре аталды.

Татар телен санга сукмаучылар рейтингын 26 апрельдә bez.tatar сайтында да күрергә мөмкин булачак.

Оештыручылар сүзләренә караганда, башка елларда антипремия белән бүләкләнгән оешма вәкилләренең сәхнәгә менеп бүләкләрен алучылар булмаган. Алар “Мин татарча сөйләшәм” чарасына чакыруга битараф калган. Шул ук вакытта әлеге премияне алучы оешма-идарәләрдә уңай якка үзгәрешләр булуын да билеләп уздылар. Былтыр татар теле кулланылышы Татарстан министрлыклары арасында тикшерелгән иде. 2016 елгы антипремия интернетта эшчәнлекне ике дәүләт телендә алып бармаган Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә бирелде.

“Мин татарча сөйләшәм”нең йомгаклау чарасы быел да 26 апрельдә Бауман урамында сәгать янында узачак. Ул кичке дүрттә башланып, кичке җидегә кадәр дәвам итәчәк.

Биредә ирекле татар музыкантлары концерты әзерләнә, татар телен хөрмәт иткән оешмаларга рәхмәт хатлары тапшырылачак, төрле бәйгеләр дә каралган.

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин Азатлыкка чараның быелгы иң төп үзенчәлеге дип яшь архитекторларның “Мин татарча сөйләшәм”дә катнашуын атаган иде.

Запись “Мин татарча сөйләшәм” чарасы оештыручылары “татар телен иң санга сукмаучы”ларны атады [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин татарча сөйләшәм”нең “кухня”сы нинди? [яшьләр акциясе]
19 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында чара активистлары белән очрашу узды. “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әзерлек гөрләп бара. //Tatar Today//

Тарихи чарада катнашырга килгән яшьләрнең саны быел 30га җиткән. Шунысы куанычлы: элек акциядә катнашырга дип, күбрәк татар теле һәм әдәбияты, тарихы, татар журналистикасы факультетларыннан килсәләр, быел КАИ, КНИТУ, КФУның математика һәм механика институты студентлары да чараны оештыруга үз өлешләрен кертергә теләгәннәр.

Активистларның барысы да татарлар. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белдерүенчә, бу бер яктан бик әйбәт. Ләкин шул ук вакытта алар арасында чит ил, хәтта күрше Башкортстаннан да килүчеләр булмавы бераз кәефне төшерә икән.

Очрашу барышында киләсе җиде көн эчендә активистлар алдында торачак максатлар билгеләнде. Беренче эш итеп егетләр һәм кызлар Казанда ике теллелек сакланамы, яисә юкмы икәнлеген тикшерергә тиеш. Шәһәр урамнарындагы игълан такталарында русча белән беррәттән татарча мәгълүмат та бармы? Булса, хаталы түгелме? Акция нәтиҗәләре 26 апрельдә билгеле булачак, “җиңүче”гә исә “Тяжело с татарским” антипремиясе биреләчәк.

Шулай ук, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе активистларын шәһәр урамнарында да күреп булачак. Тиздән алар башкала халкының татар телен белү, белмәүләрен тикшерәчәкләр. Әгәр кеше ике телне, ягъни рус телен дә, татар телен дә камил белә икән, аңа бүләк биреләчәк. Ә татарча белмәүче, әмма өйрәнергә теләүчеләргә махсус буклетлар таратылачак. Оештыручылар казанлыларны һәм башкала кунакларын чарада актив катнашырга һәм үзләренең белемнәрен сынап карарга чакыра.

Исегезгә төшерәбез: 26 апрельдә сәгать 16:00 Казанның Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр чыгарылачак һәм татар музыкасының яңа буын башкаручылары, төркемнәре гала-концертта чыгыш ясаячак.

Раилә Вәлиуллина

Запись “Мин татарча сөйләшәм”нең “кухня”сы нинди? [яшьләр акциясе] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..