Архивы Тәслимә Низами - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Нинди туй инде ул!”. 40 елдан соң 60 яшендә кавышкан Тәслимә Низами нәрсәгә хурлана? – Акчарлак
Тәслимә Низами 40 елдан соң беренче мәхәббәте Иванга кияүгә чыкты. Ул гомере буе беренче мәхәббәте Иванны сагынып яшәгән. Аңа багышлап 300дән артык җыр язган. Төннәр буе аны уйлап юксынган. Беренче мәхәббәт бервакытта да онытылмый торгандыр шул. Иванның зәп-зәңгәр күзләре гомерлеккә күңеленә кереп калган аның.

– Тәслимә, тәки беренче мәхәббәтең Иванга тормышка чыктың бит, ә? 60та да яшьлеккә кайтып буламы ул?

– Яшьлеккә кайту түгел бу, чабып барган поездның соңгы вагонына сикереп мендем… Башта сак кына интернет аша Иванга хат яздым. Ә ул мине күзәтеп яшәгән икән. Интернетта битенә тап булдым – гел минем җырлардан гына тора. Башта хат язарга курыктым, хатыны ачуланыр, дип уйладым. Хатыны Рәисә 2013 елда вафат булган икән, мәрхүмә. Шуннан әкрен генә язышып киттек, бу хәл моннан өч ел элек башланды. Чакырдым: “Кайт, бергә яшик!” – дидем, кайтмый. Көннәрдән бер көнне шалтыраттым: “Акча җибәр, синең янга барам”, – дидем. 20 мең сум салды. Өч көн эчендә җыенып янына – Себердәге Нижневартовск шәһәренә очтым. Самолетка кереп утыргач башыма сукты: “Низами, син нәрсә эшләгәнеңне беләсеңме? 40 ел эчендә кеше ничек кенә үзгәрмәс…” – дим. Аэропортка килеп төшкәч шунда ук күзләреннән таныдым. Кулларында ак хризантемалар. Улы белән басып тора иде, мине кочагына алды. Шунда: “Кулы белән кагылгач җанга рәхәт булып китсә, бернинди авырлыкка карамыйм, аерылмыйм”, – дигән идем. Йөрәгем ләззәт кичерде…

– Иван, Тәслимә сиңа интернет аша хат язгач нинди хисләр кичердең?

– Беренче мәхәббәт онытылмый икән, искә төшә иде ул. Кичләрен җырларын тыңлап утыра идем.

– Хатының белән яратышып яшәде­гезме?

– Зарланырлык булмады. Ике малай үстердек.

– Тәслимә, Иван үзгәргән идеме?

– Үзгәрмичә, мин дә үзгәргән бит инде…

– Юк инде, кашларың гына ни тора, элек болай сызмый идең. Кара, Иван, Тәслимә сиңа кияүгә чыккач кашларын нишләткән…

– Минем янга да шулай килде ул. Тырнакларында стразалар да бар иде хәтта.

– Әйе, тырнакка стразалар куйган идем, аның белән комедияләр булып бетте. Ит бәлеше пешердем. Пасха бәйрәме. Иванның туганнары килде. Камыр җәйгәндә биш стразаның икесе юкка чыкты бит, йөрәк алынды. Берсен таптым, берсе юк кына бит. “Бәлешне ашаганда кайсыгызга страза чыга, шул бәхетле була”, – дидем. Икенче көнне идәннән таптым, шуннан тынычландым.

Иван белән Тәслимә беренче тапкыр Кама Тамагы районы Сөйки авылында очрашалар. Аларга 20 яшьләр тирәсе була. Журналист булырга укыган кызларны һәм булачак механизаторларны шушы авылга бәрәңге алырга җибәрәләр. Кызлар бәрәңге чүпли, егетләр ташый. Көлешеп-шаярышып бер ай мизгел сыман үтә дә китә.

– 40 ел гомер узган. Тәслимә, йөрәгең һаман яшьме?

– Йөрәк яшь тә, картлык барыбер үзен сиздерә.

Иван:

– Без аның белән гомер буе бергә яшәгән кебек. Фикерләр уртак, икебез бертөрле уйлыйбыз.

– Көнегез ничек уза?

Иван:

– Сизелми дә.

Тәслимә:

– Беркөнне яңгыр явып үткәч сарайны ачты: “Түбәләреңнән су ага икән бит”, – диде дә, түбәләрне сүтеп атып кичкә хәтле җыеп та куйды.

– Иван, кулың алтын икән. Әтиең кем иде?

– Балта остасы.

Тәслимә:

– Иске мебельне яңартып ясап куйды. Мин гел янында өйрәтеп утырам.

– Тәслимә, Иван сиңа ни өчен ошады?

– Кешелекле, изге күңелле… Аякларым авырта бит инде минем.

– Авыртуы беттеме?

– Почти бетте. Аякларым авырта, кабул итмәс инде, авыру кеше кемгә кирәк, дип тә кайгырган идем. Юкка, шунда ук массажлар ясый башлады. Көнгә бер-ике тапкыр авырткан урынны уып җибәрә дә дөбер-шатыр чабам, Аллага шөкер.

– Иван, Тәслимәнең аяклары авырт­канын белгән идеңме?

– Язды инде ул… Яшь чагында чибәр, матур, ягымлы, кочактан чыкмый иде.

– Кулларыгызда балдаклар күрәм. Әллә мәчеттә никах укыттыгызмы?

Тәслимә:

– Әлбәттә. Никах ашы үткәрдек.

– Диннәрегез комачауламадымы?

Иван:

– Юк, юк, юк…

– Иван, син армиядә хезмәт иткәндә Тәслимә хатлар яздымы?

– Көн дә дүрт дәфтәр бите яза, җавап бирергә җитешә алмый идем.

– Ничә ел ялгыз яшәдең?

– Биш.

– Син, Тәслимә?

– 2005тән бирле, ирем вафат булганнан соң.

– Балаларың Иванны ничек кабул итте?

– Бик ошаттылар. “Иван абый”, – дип үлеп торалар.

– Туегыз булачакмы?

Тәслимә:

– Нинди туй инде ул! Нижневартовскида бик матур бәйрәм иттек, бөтен туганнары җыелды.

– Дусларыгыз ничек кабул итте?

Тәслимә:

– Бөтенесе шатлана, Аллага шөкер.

– Көнләшмисезме?

Иван:

– Бар, бар. Тәслимәнеке бар.

Тәслимә:

– Синең дә бар инде, кытыкланырга гына торасың. Элек Иван интернет аша миллион хатын-кыз белән язышкан, монда кайтып алар белән язышып утырса мин аны бәреп үтерәм бит. Төнлә тордым да бөтенесен бетереп чыктым.

– Сезнең бәхеттән көнләшүче кара йөрәкләр юк микән?

Тәслимә:

– Без аннан куркабыз. Аллаһы Тәгаләдән көн саен сорыйм: “Явыз бәндәләрдән, явыз көнчеләрдән, әшәке кешеләрдән Үзең сакла”, – дип.

– Кайнар ярату белән бер-берегезне туйдырмассызмы?

Иван:

– 40 ел онытылмаган икән бу мә­хәббәт, тагын 40 ел түзәргә кирәк инде.

– Тәслимә, ни өчен яшьлектә ташлаштыгыз?

– Армиядән хат язды, ачуымны чыгарды: “Тегеләй, болай, йөрисең икән”, – дигән. Йөрми идем, сабыр гына аны көтә идем. Үч иттем дә кияүгә чыктым.

– Ник ул сиңа “йөрисең икән”, дип әйтте соң?

– Мин аңа бер карточка җибәргән идем, шул ошамаган. Студент вакытта 38 кило гына идем, ашагач эч чыга иде. Бәйрәм булгач туйганчы ашаганмындыр да эчем чыккандыр. Иван шуннан шикләнгән. Мин исә хурланып үлә яздым.

– Аңлашылды. Иван, чыннан да шулай булдымы?

– Шулайрак булды шул. Җүләрлек инде.

– Шуннан аралашмадыгызмы?

– Әкрен генә бетүгә таба китте. Һәм бетте.

Тәслимә:

– Ә мин гел аны уйлап яшәдем, кү­ңелемнән чыкмады ул, сихер­ләнгән кебек. Мине шагыйрь, композитор иткән дә шушы мәхәббәт. Йөрәктә хисләр ташып гел җыр булып туа башлады. Җырлар язмаган булсам йөрәк ярылган булыр иде, яки күптән үлгән булыр идем… Мәрхүм ирем Солтан белән дә: “Тормыш юлын ялгыш башладык”, – дип сөйләшеп утыра идек. Аның да яраткан кызы Чаллыда калган булган… Солтанны бик нык хөрмәт итәм, бик зыялы иде. “Әгәр синең ирең мин булмаган булсам, син артист та, композитор, шагыйрь дә була алмый идең”, – диде.

–Ник?

– Тукталышка чыгып каршы алды, озатып куйды, бала шикелле карады ул мине.

– Шундый ирне каян таптың?

– Ир белән әйбәт тору хатын-кыздан тора. Без начар тормадык.

– Иван, улларың Тәслимә белән кавышуга рөхсәт бирдеме?

– Ике куллап.

– Тәслимә, җырла әле.

– Яшьлек юләрлеге белән сине югалттым,

Гомер буе эзләсәм дә синдәй ярны тапмадым.

Юлларымда киртә булды,

Сиңа биргән антларым.

Никах ашында Иванның олы улы Эдик “яшь парлар”га 500 меңгә өр-яңа “Шевроле-Нива” машинасы бүләк иткән.

Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Акчарлак

Запись “Нинди туй инде ул!”. 40 елдан соң 60 яшендә кавышкан Тәслимә Низами нәрсәгә хурлана? – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Урлашалар. Коточкыч” – Автор-башкаручы Тәслимә Низами татар эстрадасындагы хәлләр өчен борчыла
Сентябрь аенда Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Та­тарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами­ның иҗат кичәсе гөрләп узды. Сәхнәнең заманча бизә­леше, тавыш яңгырашы, би­на­ның матурлыгы тамашачылар күңеленә хуш килде һәм һәр номер кайнар алкышларга күмелде.

Колач җитмәслек чәчәк бәйләм­нә­ре, бүләкләр – болары автор­ның һәм артист­ларның иҗа­тына зур бәя. Кичә соңында ул: “Киләчәктә дә сезне юатырлык, сезне моңланды­рыр­лык җырлар язармын”, – дип, тамашачыга рәхмәтен белдерде.

Тәслимә Низами берничә дистә артистны җыю-оеш­тыру сәләтенә ия. Ә җыр-көй язуга килгәндә, ул беренче конкурста ук гран-прига лаек була. 22 ел элек шушы җиңүдән соң Тәслимә Буадан Казанга килә. Иҗат дәрте, моң белән тулган күңеле аны башкалага – мәгърифәт-мә­дә­ният үзәгенә тарта.

Фикердәш сәнгатькәр­ләр, моңдаш дуслар аны үз мо­хитенә кабул итә. Казанга булган мәхәббәте аны “Нурлы Казан” дигән җыр иҗат итәргә этәрә, ә концертта бу җырны Асылъяр бигрәк тә нурлы итеп башкарды. Композиторлык дипломы булмаса да, Язучылар берлегенә алмасалар да, күп чараларга аны катнаштырмасалар да, аның җыр­лары яңгырап тора. Сәнгать­кәр дуслары бе­лән чит өлкә­ләргә дә үзләре чыгалар. Халык күңелендә “Тәсли­мә Низаминың җыр­лары матур” дигән кыю фикер яши. Концерт тәмамлан­гач, халыкның басып дәррәү алкышлавы – моның ачык дәлиле.

Аны яратмыйча мөмкин түгел. Нык ихтыярлы кеше, тырыш, үрнәк әни һәм дустанә булган өчен дә яраталардыр аны. Тәслимәнең җырлары кирәк чакта киңәш булып, син көткән вакытта ярдәм-шифа булып яңгы­рый­лар, яшәргә көч, дәрт, куәт бирәләр. Аларда фальш юк. Аларда – кеше язмышы.

– Тәслимә ханым, бу җә­һәттән һөнәри осталыкны үстерү мөмкинлекләре хакында фикерләрегезне иш­е­­тә­се килгән иде.

– Музыка грамотасын үз­легемнән өйрәнәм. Һәвәскәр композиторлар оешмасында торам. Рәисебез Татарс­танның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин ки­ңәшләрен бирә. Бөек шагыйребез Ренат Харис та: “Тәс­лимә, шагыйрә буласың кил­сә, фикерне тирәнәйтеп, үсте­реп, төбенә төшмичә тук­тама”, – диде. Талант булгач, кешенең бер-ике җөм­ләдән торган киңәше дә җи­тә. Залдагы тамашачы җыр­ны ничек кабул иткәннән чыгып та нәтиҗә ясыйм. Әмма күңелне борчыган нәр­сәләр дә юк түгел. Җыр­ларны радио-теле­видениегә чыгаручы дәрәҗә­ле комис­сияләр нәрсә эшләп утыралар икән дип, җан әрни. Популяр җы­рымдагы: “Кеше бәхет өчен туа, бәхет кирәк миңа да”, – дигәнне “Кеше бә­хет өчен туа, бәхетле булсын һәркем”, – дип тә әйлән­дереп язган берәве. Көй­ләрне әйт­кән дә юк инде! Урлашалар. Коточкыч. Ә бер җыр язучы-башкаручыга радиода тапшыру алып баручы: “Си­нең “Бәхет кирәк миңа да” җы­рың бик популяр инде“, – дип, минем җыр икәнен онытып, әң­гә­мәне башлап җи­бәр­де. Чөн­ки әле ул ханым­ның популяр җыры юк. Менә эш нәрсәдә!

Җырчыны җыр күтәрә. Заманында Габделфәт Сафин белән “Язмыш” (Гөлнур Айзатуллова шигыре),” “Яран гө­лем” (Фоат Мортазин шигыре), ”Оныттырма” (Азат Хә­нифәтуллин шигыре), ”Тор­мыш ул – карусель” (Рашат Ни­за­ми шигыре) бергә ижат иткән җырларыбыз халык күңелендә лаеклы урын алдылар. ”Әлдермешкә кайтам әле” Россия буйлап сәяхәт

итә. Җырчы Чәчкә авторларын әйтеп тормаса да, “Гомер синсез уза” (көе минеке) бик популяр. Популяр­лыкның югары ноктасында йөрүенә дә карамас­тан, Гү­зәл Уразова җырлар­ның авторларын атап уза. Алинә Шәрипҗанова, Лилия Муллагалиева, Эльвира Хәй­рул­лина да – шундый рәхмәтле җаннардан.

– Соңгы вакытларда татар дөньясында җыр­ның көче югала бара кебек тоелмыймы?

– Татар теле беткән оч­ракта да җыр калачак, җырда моң кала, җырда кала сүз, тел. Җыр – иң көчле корал. Яхшы җыр кешенең йөрә­гендә урын ала. Соңгы вакытта халык театрга, концертка йөри – уяна башлады. Чөнки бу дөньяга кеше эшкә барып кайтып, ашап, йоклар өчен генә тумаган. Кешенең рухи байлыгы, дуслары булырга тиеш. Әбиләр заманында, нин­ди генә хәер­челектә яшә­сәләр дә, көз-кыш көне мал суйганда өмә­ләр ясыйлар, туганнарын, дус-ишлә­рен җыя­лар иде. Хәзер күрше күршегә ишеген дә ачмый… Дөрес, минем күршеләрем Аллага шөкер!

– Концерт олуг мә­хәб­бәт хисе белән сугарылган. Бу дөньяны ярату, шатлана да белү, кайгыга да түзү, кичерү дә… Син сәхнәдә үзеңне бик гади тотасың, тамашачыны йө­рәгең бе­лән тоясың. Син бәхет­леме?

– Җырларым – тормыш җыры. Яшәү мәгънәсе, яшәү матурлыгы. Тамашачыга сәх­нәдәге гадилек, күктә очып йөрмәвең якынрактыр, кү­рәсең. Кирәк икән, көлә, күңеле тулса, елап та утыра ул. Ничек кенә булмасын, артист та, тамашачы да милли йөзе­безне сакларга тиеш. Без гаиләдә кечкенә генә шатлыкны зур итеп кабул итәбез. Бәхет ул – шатлана белү. Элеккеге киноларда кешеләрнең йөзләре балкып тора иде. Ә хәзер… Йөз­ләрдә киеренкелек, күз­ләрдә ачу чагыла. Юкса начар да яшәмибез бит инде. Менә ни өчен җыр сөюче дусларыма җырларым аша матурлыкны күрә белик, бер-беребезне хөрмәтлик, яшәү кадерен белик дип ишеттерәсем килә.

Концертның беренче бү­легеннән соң мин шагыйрә Нәҗибә Сафина белән сөйлә­шеп алган идем. Аның фи­керләре газета укучылар өчен дә кызыклы һәм гыйб­рәтле булыр дип уйлыйм.

– Тәслимә Низаминың җырлары кичәсенә бик канатланып килдем: берен­чедән халыкчан, икенчедән, Композиторлар берлеге әгъзасы булмаса да, көйләре үзенчәлекле. Күпчелек концертларда гел бер генә көй тыңлаган кебек булып кайтып китәсең. Әмма ләкин бу концерттан аерым-аерым отып алырлык җырлар кү­ңелдә кала. Контраст эшләр өчен Р.Яхин музыкасын да бирделәр – “Киек казлар” җыры ул. Чынлыкта ул композитор белән Т.Низами арасында да халыкчанлык дигән асыл үзәк бар икән. Тәслимә шикелле берничә генә кеше булсын иде һәм алар да аның шикелле берничә татар баласын, берничә татар оныгын һәм аларның балалары туган телле, безнең сәнгатькә гашыйк итеп тәрбиялә­сеннәр иде. Ә ул урыс балаларын да татар җырына тарта бит! Халык Тәслимәне ярата, зал тутырып килгән. Кул чабуларыннан күренеп тора: тамашачы шулкадәр сыйфатлы, шулкадәр рәхмәтле, шулка­дәр те­ләктәш! Зур оештыру сәләтенә ия икән ул! Мондый иҗат кичәсе оештырып, үзе өчен түгел, ә иң беренче чиратта татар халкы өчен бәйрәм ясап, “без бар, без бетәргә тиеш түгел!“ дигән фикерне алга куя. Чын бәхет, чын шатлык туган телдә генә, туган моңында гына була ала дигәнне исбатлый. Тәслимә Низами кебекләр аз. Аһ, күбрәк булсалар иде алар, без аларны күтәрә алсак иде!

Филүсә Арслан, Ватаным Татарстан

Запись “Урлашалар. Коточкыч” – Автор-башкаручы Тәслимә Низами татар эстрадасындагы хәлләр өчен борчыла впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..