Архивы уку-укыту - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Ата-аналарга туган телне сайлау буенча бернинди дә басым ясамыйбыз”
Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 27 гимназиянең татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Гөлфия Гыйләҗева соңгы араларда укучылар татар теле белән күбрәк кызыксына башлады дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләгән.

“Без ата-аналарга туган телне сайлау буенча бернинди дә басым ясамыйбыз. Алар үзләре теләп татар теле дәресләрен сайлыйлар”, – дигән Гөлфия Гыйләҗева.

“Бүгенге көн укучылары бик аерылып тора. Аларга татар теле дәресләрен төрле уен технологияләре, 3D китаплар кулланып, фильмнардан өзекләр күрсәтеп укытам. Үзләре белән дә видеороликлар төшерергә өйрәнәбез. Сыйныфта гадәти дәрес үткәрү генә балалар өчен кызык түгел”, – дип аңлаткан ул.

“Балалар татар телен яратсын өчен, иң беренче чиратта, мотивация булдырырга, телгә һәм милләткә карата хөрмәт уятырга, өйрәнү өчен кызыклы формалар уйлап табарга кирәк. Бүгенге көндә татар телендә белем бирүче татар мәктәпләре нәкъ шушы миссияне үтәргә тиеш”, – Гөлфия Гыйләҗева.

Татар-информ

Запись “Ата-аналарга туган телне сайлау буенча бернинди дә басым ясамыйбыз” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салкыннарда укучылар дәресләрдән азат ителергә мөмкин
30 градус яки аннан да салкынрак булганда барлык укучылар да дәресләрдән азат ителергә мөмкин.

Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы ничә градус булганда мәктәптә укулар тукталып тору буенча ачыклык кертте. Министрлык республиканың муниципаль берәмлекләренә һава температурасына бәйле дәресләр үткәрмәү турындагы тәкъдимнәр җибәргән. Бу хакта ведомство сайты мәгълүматларына таянып, Татар информ хәбәр итте.

Температура -23 градус булгада авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, ә 25 градус салкын булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. 27 градус салкында шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныф, 30 градус салкында авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф, 32 градус салкында шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары мәктәпкә бармый кала ала.

Санитар нормалар буенча, кышын ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен -3 градуска кадәр салкын булганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метр булганда гына үткәрергә мөмкин. Ә өлкән сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен үткәрү температура -10 градуска кадәр, ә җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаганда мөмкин.

Урамда -30 градус яки аннан да түбәнрәк температура булганда, барлык укучылар да дәресләрдән азат ителергә мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Моннан тыш, -25 градус яки аннан да салкынрак булган очракта, балаларны мәктәп автобусларында йөртергә киңәш ителми. Мондый түбән температура булганда, балаларны муниципалитетлардан читкә алып чыгуны туктатырга тәкъдим ителә.

tatar-inform
фото: www.rbc.ru

Запись Салкыннарда укучылар дәресләрдән азат ителергә мөмкин впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..