Архивы файдалы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Хуҗабикәләргә көн дә кирәкле киңәшләр
Хуҗабикәләр кәтлит әзерлә­гәндә күпме тоз салырга, дип аптырый. Пешекчеләр 1 килограмм фаршка 2 бал кашыгы тоз салырга киңәш итә.

Кәбестәне пешергәндә өсте­нә капкач япмагыз. Пешеп җи­тәр алдыннан әз генә аш сер­кәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.

Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.

Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәң­гегә кушыгыз.

Аш пешерүчеләр, зур ит ки­сәген кыздыргач, аны бүлмә температурасында “ял итте­рергә” кирәклеген әйтә. Бу вакытта ит уртасында булган сулар бөтен кисәккә таралып бетә һәм ризык тәмлерәк була.

Пешкән ипи матур булып күренсен өчен, мичкә куяр алдыннан аның өстенә тозлы су бөркегез. Моның өчен 2 аш кашыгы суга бераз тоз салып болгатырга кирәк.

Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга ки­ңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.

Күмәч һәм кекслар “ялтырасын” өчен, аларга пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашыгы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм газ өстендә сироп барлыкка килгәнче җылытыгыз.

Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки оны алмаштыра ала. Сохарины үзең дә эшләргә була. Моның өчен батонны вак шакмакларга турап, мичтә 10-15 минут кипте­рергә. Суынгач, блендерда вак­ларга яки угычтан уарга.

Заман сулышы

Запись Хуҗабикәләргә көн дә кирәкле киңәшләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Артык килограммнардан ничек котылырга? [киңәш]
Билгеле бер ризык белән озак вакыт тукланып, артык авырлыктан җиңел генә котылырга мөмкин кебек. Әмма озак вакыт бары бертөрле ризык белән туклану зыянлы, шуңа да табиблар ябыгуның башка төрен – бер ризык ашауга корылган җиңелчә туклану көннәре ясауны тәкъдим итә.

Алма

Көнгә 1-2 кг алма ашарга рөхсәт ителә. Кайбер белгечләр шулай 6 көн тукланырга киңәш итә: 1нче һәм 6нчы көндә – 1әр кг, 2нче һәм 5нче көндә – 1,5әр, 3нче һәм 4нче көндә 2шәр кг алма ашарга. Алманы шул килеш тә, уып та, пешереп тә ашарга була. Моннан тыш, яшел чәй эчәргә һәм көнгә 3-5 телем арыш ипие ашарга рөхсәт ителә. Әлеге махсус туклану нәтиҗәсендә 5-6 кг га ябыгырга мөмкин.

Кимчелеге. Алмалар ул – углеводлар. Аксым җитешмәү бүлеп чыгару бизләре һәм гасаб эшчәнлегендә тайпылышлар барлыкка килүгә китерә. Хатын-кыз озак вакыт шулай тукланган очракта, аның күрем әйләнеше бозыла.

Дөге

Дөге ашаганда, ашказаны сыекчасы кирәгеннән артык бүленми, анда тоз юк диярлек һәм ул тәннән калдыкларны чыгарырга ярдәм итә. Дөге белән махсус тукланганда, 1 стакан дөге пешерергә һәм аны көн дәвамында аз-азлап ашарга кирәк. Дөге артыннан алма суы эчәргә киңәш ителә. 2-3 алма ашап куярга да ярый. Шулай 3 көн тукланырга кирәк, әмма ул айга бер тапкырдан ешрак булырга тиеш түгел. Махсус туклануның җиңелчә төрендә, дөгене яшелчә, җиләк-җимеш, майсыз ит яисә балык (көнгә 200 г нан артык түгел) белән ашарга рөхсәт ителә. Баллы булмаган җиләк-җимеш сулары, шикәрсез чәй һәм газсыз шифалы су эчәргә ярый. Мондый туклану 10 көнгә сузыла ала.

Кимчелеге. Дөгене күп ашау үтнең куеруына китерергә һәм нәтиҗәдә үт куыгында ташлар барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.

Карабодай

Карабодайны теләгән кадәр ашарга була (тозсыз килеш һәм тәмләткечләр салмыйча). Ул тәнне чистарта һәм гемоглобин дәрәҗәсен арттыра. Ярмага кайнаган су салып, төнгелеккә төнәтергә калдырыгыз (пешерергә кирәкми). Карабодайга 1 процент майлылыктагы кәрчемә (тәүлегенә 1 л дан артык түгел) һәм баллы булмаган җиләк-җимеш салырга була. Йокларга ятарга 5 сәгать кала – берни дә ашамаска, бик нык ашыйсы килгән очракта, йокларга ятарга 1 сәгать калгач, яртылаш су кушылган 1 стакан кәрчемә (әче катык) эчеп куярга була. 7 көн шулай тукланганда, 7 кг га ябыгырга мөмкин.

Кимчелеге. Атна дәвамында карабодай белән генә туклану, теләсә нинди башка махсус тукланудагы кебек, тәнне башка мөһим матдәләр керүдән мәхрүм итә.

Солы

Солы ашказаны тышчасын каплап ала, шуңа да аның нигезендә махсус туклану ябыгырга гына түгел, ә ашказаны-эчәкләргә бәйле төрле авырулардан дәваланырга да ярдәм итә. Солыны тозсыз, шикәрсез суда пешерергә, тәмләткечләр салмаска кирәк һәм аны теләгән кадәр ашарга була. Бер атна эчендә 3-5 кг га ябыгырсыз.

Кимчелеге. Атна дәвамында солы гына ашап тору җиңел түгел. Шуңа да солы белән генә туклану бер атнадан озаккарак сузылмаска һәм ярты елга бер тапкырдан ешрак булмаска тиеш.

Кәрчемә

Кәрчемә яхшы үзләштерелә һәм анда күп кенә файдалы матдәләр дә бар. 1-1,5 л майсыз, шикәрсез кәрчемәне бүлеп, көнгә 5-6 тапкыр эчәргә. Шул 1-1,5 л эчемлеккә 1 кг га кадәр җиләк-җимеш һәм яшелчәләр өстәргә була.

Кимчелеге. Шулай кабат бары бер айдан, иң яхшысы 1,5-2 айдан гына тукланырга кирәк. Кәрчемәдә углеводлар юк, ә алар булмау эчәкләрнең дулкынсыман кыскаруында тайпылышлар барлыкка килүгә китерә.

Якты юл

Запись Артык килограммнардан ничек котылырга? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кыйммәтле дарулар урынына – сарымсак [киңәш]
Сарымсак – грипп һәм респиратор вирус инфекцияләренә каршы торучы иң көчле чара. Ул тамак авырту, томау төшү, йөткерү, салкын тию билгеләреннән коткара. Сарымсакның биологик актив матдәләре тиз тәэсир итә. Әлеге яшелчә организмда үзенең файдалы үзлекләрен озак вакытка кадәр саклый ала.

Иммунитетны ныгыту өчен сарымсакны дару кебек, көненә өч тырнак кулланалар. Кабул итү вакыты чикләнмәгән. Иртән, көндез, кичен дә ярый. Дару төймәсе кебек бер тырнак сарымсакны су белән йотып җибәрәләр. Сарымсакны чәйнәргә дә була, ул авыз куышлыгы һәм казналар өчен дә файдалы. Организмга кергән инфекция үз юлында шып итеп туктап кала.

Әгәр моңарчы сарымсак ашамаган булсагыз, аны рационга әз-әзләп кертәләр. Әйтик, чөгендер һәм кишер салатын сарымсак белән ясагыз. Чөнки әлеге яшелчәләр шулай ук иммунитетны ныгыта.

Әгәр инде салкын тидергән булсагыз, сарымсак шулай ук кыйммәтле даруларны алыштыра ала. Ул авыруның вакытын кыскарта һәм терелү процессын тизләтә. Авыру кеше янына вакланган сарымсак куегыз. Аның пары авыруга гына түгел, гаиләнең башка әгъзаларына да файдалы.

Авыруның кискен чорында сарымсаклы чәй ярдәм итә. Аны әзерләү бик җиңел: 1 тырнак сарымсакны төеп, 5 минут “ял иттерергә” дә, 200 мл кайнаган су коеп, 5-7 минут төнәтергә. Әлеге чәйне берьюлы эчеп бетерергә кирәк. Исе һәм тәме ягыннан аерылып торса да, файдасы күп.

Сарымсакны туңмайга кушып (1 чәй кашыгы туңмайга 3 тырнак вакланган сарымсак), шуның белән аяк табанын ышкырга, полиэтилен капчык белән урап, йон оекбаш киеп куярга кирәк.

Салкын тиюнең һәр чорында сарымсаклы дәвалануны туктатмагыз. Вакланган сарымсакны кефир яки простоквашага да кушып эчәргә була. Әлеге состав шулай ук эчәк флорасын чистарта.

Әгәр тән температурасы 37,3 градустан күтәрелмәсә, сарымсакны бал һәм кагор шәрабы белән дә кулланалар. Югары температура вакытында спиртлы эчемлек рөхсәт ителми, чөнки ул йөрәк көчәнешен арттыра.

Бер тырнак сарымсакны бераз су белән йотыгыз да, артыннан 1 чәй кашыгы бал кушып эчегез. Нәтиҗәдә, тән җылына, авыру тирли башлый, салкын тию билгеләре чигенә.

"Ашыгыч ярдәм" газетасы

Запись Кыйммәтле дарулар урынына – сарымсак [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салкын тигәндә дәвалану өчен гап-гади чаралар[киңәш]
Көз җиттеме, салкын тиеп авыручылар саны да күбәя. Түбәндәге гади генә итеп әзерләнә торган дәвалану чаралары күпләргә ярдәм итәр.

* Салкын тисә, сарымсакны вак кыргычтан чыгарып 1:1 исәбендә бал белән кушып болгатыгыз. Йоклар алдыннан 1 аш кашыгы катнашманы су белән эчегез.

* 1 аш кашыгы кипкән ромашка үләнен кайнар суда төнәтегез, термоста 30 минут тоткач, сөзегез. Аңа 1 чәй калагы бал өстәп, чәй урынына эчегез.

Сәламәт булыгыз

Запись Салкын тигәндә дәвалану өчен гап-гади чаралар[киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салкын тию белән көрәшүнең 8 шәп ысулы [киңәшләр]
Иммунитетны ныгыту, авырудан саклану өчен гади генә, тик файдалы 8 ысул тәкъдим итәбез.

1. Күбрәк су эчегез

Авырган вакытта мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә кирәк. Ул организмнан шлак һәм токсиннарны куа, сусаудан коткара. Су, төрле җимеш соклары, морс, чәй, төнәтмәләр эчү дә файда бирәчәк. Чәй яратсагыз янына бал яки имбирь өстәсәгез дә була.

2. Витамин С

Әлеге витамин кеше сәламәтлегенә әйбәт йогынты ясый: организмның саклану көчләрен ныгыта. Гөлҗимеш, облепиха, болгар борычы, кара карлыган, киви, чили борычы, брюссель кәбестәсе, брокколь, әфлисун, лимон, шпинат — менә С витаминлы ризыклар.

3. Табигый антибиотиклар

Суган һәм сарымсакны күз уңында тотабыз. Теләсә кайсы дарулардан да әлеге ике яшелчә көчлерәк. Алар сезгә тиз арада аякка басарга ярдәм итәр.

Гади мисал: сарымсакта 150 файдалы матдә бар. Суган да аңардан калышмый, ул барлык вирусларны юк итәчәк.

4. Тавык ашы

Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да. Кайнар аш организмга көч бирәчәк.

5. Җиләк-җимеш, яшелчәләр

Моны авырганда гына түгел, көндәлек гадәткә кертсәгез дә була. Көненә 2-3 җимеш, чикләвекләр ашагыз. Ә менә шикәр комы ашаудан тыелыгыз. Артык күләмдәге глюкоза бактерияләр артывына китерә.

Сәламәт булыгыз

Запись Салкын тию белән көрәшүнең 8 шәп ысулы [киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мандарин кабыгының файдасы [киңәш]
Кыш – мандаринны күпләп ашау чоры. Кило-кило мандаринның кабыгын моңарчы чүпкә аткан булсагыз, бүгеннән җыеп барыгыз һәм сәламәтлегегез өчен кулланыгыз.

Дисбактериоз һәм ашкайнату проблемалары булганда

Кипкән мандарин кабыгын кофетарткычта ваклагыз. Аксыл әфлисун төсендәге порошок барлыкка килер. Шуны һәр ризыкка тәмләткеч урынына 1 чәй кашыгы кушып ашагыз. Ул метеоризм һәм ашказаны-эчәк авыруларыннан булыша. Аны кофега кушып эчәргә дә була.

Бронхиттан

2 аш кашыгы кипкән мандарин кабыгына 1,5 стакан кайнар су коегыз. Шуны сүлпән утта 5 минут тотыгыз да, уттан алып, бер сәгать төнәтегез. Моны ашарга ярты сәгать кала, җылытып, көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.

Коры ютәлдән

2 аш кашыгы кипкән кабыкка 1 стакан аракы салып, караңгы урында бер атна төнәтегез. Тиешле вакыт узганнан соң, сөзеп, суга 20 тамчы тамызып, ашар алдыннан көнгә өч тапкыр эчегез. Мандарин кабыгы составындагы эфир майлары нык булыша.

Салкын тигәндә

Бер уч кипкән мандарин кабыгына кайнар су коеп, тар авызлы савытка салып, 10 минут буе шуның парын иснәгез. Әлеге процедурадан соң бер сәгать эчендә урамга чыгарга ярамый. Фитонцидка бай мандарин пары инфекцияләрне тиз арада куа.

Аяк табаны гөмбәчегеннән

Мандарин кабыгы белән тырнакларны һәм бармак араларын көнгә ике тапкыр ышкырга кирәк.

Хәлсезлек һәм йокысызлыктан

Мандарин кабыгын вак-вак бүлгәләп, пакетка салыгыз да 15 минут иснәгез. Ул шулай ук баш авыртуларынан да коткара. Цитруслылар исе һәм эфир майлары арыганлыкны ала, стресстан коткара, тынычландыра һәм йоклап китәргә булыша.

"Ашыгыч ярдәм"  газетасы

Запись Мандарин кабыгының файдасы [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кабакның без белмәгән файдасы [киңәшләр]
Кабак файдалы матдәләргә бик бай. Кабак йомшагында һәм төшләрендә сәламәтлекне нытыгырга ярдәм итүче күп кенә матдәләр, аерым алганда, ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар һәм аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар. Бу файдалы яшелчәләрдә тәнебез өчен кирәкле матдәләрнең – фосфор, кремний тозлары, бакыр булуы да билгеле. Кабак витаминнарга да (бигрәк тә В төркемендәге) бай. Кабакның төшләре дә бик файдалы. Аларда аминокислоталар, эфир майлары һәм алыштыргысыз С витамины күп.

Кабакның йомшагы һәм төшләре, беренче чиратта, тәндәге су һәм тозлар алмашына йогынты ясый, бөерләрнең чистарту үзлеген көчәйтә, тәннән тиз арада хлоридларны чыгарырга ярдәм итә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч кибүләрне булдырмый. Шул ук вакытта пектин матдәләр артык холестерин, агу һәм калдыклардан арынырга ярдәм итә, тәннең сусызлануына юл куймый, ашкайнату юлларына бәйле авырулар вакытында зыян килгән тукымаларның тышчасын торгызырга булыша, лайлалы тышчаны тәнгә ризыклар белән кергән зыянлы матдәләрнең йогынтысыннан саклый. Кабакның йомшагы озак вакыт эч кипкәндә ярдәм итәргә сәләтле.

Кабак күпләр өчен файдалы. Иң беренче чиратта ул кантамырлар кысылу, тазару, төрле йөрәк авырулары (бигрәк тә шешенүләр булса) сәбәпле кантамырларга тоташтыргыч тукыма үсүдән газапланган кешеләргә ярдәм итә. Кабакның йомшагы һәм төшләре шикәр авыруы, үк куыгының дәвамлы ялкынсынуы, бөер тукымасы, ашказаны, нечкә һәм туры эчәк ялкынсынганда, тоз утыру авыруы күзәтелгәндә, йокысызлыктан интеккәндә, йөкле хатын-кызларда сыеклык тоткарланганда яисә ырудан калу чорында гормоннар тигезлеге бозылганда ярдәм итә. Тән өшегәндә, пешкәндә, тире кызару авыруы күзәтелгәндә, яралар һәм шешле куыкчыклар булганда, кабакны уып, җәрәхәтле урынга куйсаң, ярдәм итми калмас. Халык та, табиблар да кабак нигезендә ясалган даруларны бөрләр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында, матдәләр алмашы бозылганда дәвалану һәм авыруларны булдырмау, шулай ук суалчаннарны куу чарасы буларак кулланалар.

Кабак суы дәвасы

Дөрес эчкән очракта, кабак суының бөерләрдән вак ташларны һәм комны чыгару да фәнни яктан дәлилләнгән. Кабак суы ялкынсынуны киметү, сусауны басу, тынычландыру һәм бәвел кудыру үзлегенә ия. Бәвел бүленүдә тоткарлыклар булганда, табиблар юкка гына кабак суын эчәргә кушмыйлар.

Суалчаннарны бетерү өчен

Киптереп чистартылган 300 г кабак төшен яхшылап изегез, бал яисә кайнатма өстәгез. Бу катнашманы акрын гына (1 сәгать дәвамында) ач карынга ашагыз. Аннары тозлы эчйомшарткыч су эчегез һәм ярты сәгатьтән туры эчәккә сыеклык кертегез.

Үт куыгы ялкынсынган вакытта

Үт куыгы һәм бавыр ялкынсынулары вакытында өйдә “кабак сөте” эчү файдалы. Аны җиңел генә әзерләргә була. 50 г чистартылган төшкә су (80мл) һәм шикәр комы (20 г) салып изегез. Аннары файдалы “сөт”не ач карынга эчегез.

Авыру бавырга кабак орлыклары төнәтмәсе дә ярдәм итәр. 250-500 г орлыкка 0,5-1 л кайнар су салына, 2 сәгать төнәтегез. Төнәтмәне 1 сәгать дәвамында эчегез.

Үт кудыру өчен

Кабак йомшагын турап, тары боткасы пешерегез. Боткага май, сөт, бал өстәгез. Мондый ботканы һәр көнне ашагыз. Үт куыгы авырулары вакытында аның файдасы инде күптән сыналган.

Әлшәй хәбәрләре

Запись Кабакның без белмәгән файдасы [киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Помидор ашаган ирләр сирәк авырый? Помидорның файдасы[киңәш]
Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте авырулары, үт куыгында яки бөерләрендә таш булмаган кешеләр помидор белән дәвалана ала. Помидорны даими куллану аппендицитны булдырмый.

Америка галимнәре фикеренчә, помидорны еш ашаган ир-егетләр простата, яман шеш белән сирәк авырый. Алай гына да түгел, помидорның тагы бик күп авырулардан файдасы бар икән.

Азканлылык. Көн саен 2-3 стакан помидор согы эчегез. Мондый эчемлектә кислота җитәрлек дәрәҗәдә булганлыктан, тән андагы тимерне яхшырак үзләштерә.

Артык авырлык. Атнага 1-2 көн ашауны киметү көннәре уздырыгыз: 1,5-2 литр помидор согы эчегез һәм ашауны помидорлардан ясалган салаттан башлагыз.

Тире зарарлану (яралар, җәрәхәтләр, пешүләр), кан тамырлары киңәю вакытында аяклар шешенү. Помидорларны чәнечке белән изегез һәм, суын бераз сыгып, шушы ботканы авырткан урынга сылагыз. Ул яраларны төзәтә. Әгәр помидор измәсен аякларга сыласагыз, кан әйләнеше яхшырып, авыртуы басылыр.

Организмны чистарту. Помидордагы файдалы матдәләр бөерләр эшчәнлеген арттыра, ит яки тәм-том ашаганда барлыкка килә торган агуларны зарарсызландыра һәм эчәклек аша чыгара.

Картаймас өчен көнгә 1 стакан помидор согы эчегез, яки 1 тәлинкә салатын ашагыз.

"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан.

Запись Помидор ашаган ирләр сирәк авырый? Помидорның файдасы[киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..