Архивы фигурное катание - Tatar Today - татар яңалыклары.

Үләр алдыннан бер генә сүз язып калдырган…
Үсмерләр арасында фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы, 20 яшьлек Екатерина Александровская фаҗигале һәлак булган.

Ул Мәскәүдә алтынчы кат тәрәзәсеннән сикергән. Бу узган төндә 1905 ел урамында булган. Мәетне тәрәзә астыннан табып алганнар.

Соңгы елларда Александровская Австралия өчен чыгыш ясады, әмма Русиядә күп шөгыльләнде. 2011 ел ахырына кадәр кыз ялгыз чыгыш ясаган, 2012 елдан парлы шууда йөри башлаган. 2017 елның кышында фигуралы шуу остасы юниорлар арасында дөнья чемпионы булды.

Соңгы вакытта спортчы озак вакытлы депрессиядән интегә. Эш шунда ки, аның уңышы 2017 елга туры килгән, ул Австралиядә яшәгән һәм парда Харли Уиндзор белән чыгыш ясаган. Тик соңыннан кыз Канадага күчеп килә, тик анда имгәнә һәм Русиягә әйләнеп кайта, дип хәбәр итә “112” телеграм-каналы.

Мәскәүдә Екатерина үзен телешоуда сынап карый, тик карьера ясый алмый. Спортчы психологларга мөрәҗәгать итә, әмма алар аңа нәтиҗәле ярдәм күрсәтми.

Өстәлдәге кәгазьдә спортчы бер сүз генә язып калдырган: “Яратам”.

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Үләр алдыннан бер генә сүз язып калдырган… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Алинә Заһитовадан моны беркем дә көтмәде. Бу сынауны ул ничек узар?
Алинә Заһитова Россия чемпионатында бишенче урынны алды. Саранскида узган ярышта күпләр төп көндәшлек аның белән Евгения Медведева арасында булыр дип көткән иде. Алар исә беренче өчлеккә дә керә алмады. Медальләрне әле 15 яше дә тулмаган кызлар эләктерде. Дөрес, Европа чемпионатына барыбер Алинә барачак.

Россия чемпионатының кыска программасында җомга көнне Заһитова беренче урынны алды. Медведева исә 14 нче булды. Инде бер ел дәвам иткән көндәшлек әнә шул урында тәмамланды. Ләкин Алинәгә бу гына ярдәм итмәде. Башта ул күнегүләр вакытында аягын авырттырды. Ирекле программага чыккач исә ике мәртәбә егылырга мәҗбүр булды. Заһитовага җылы сүзләрен хәтта Татьяна Тарасова да кызганмады. “Ял күргәннәре юк бит аларның. Кайтып җитүләре була, бозга чыгалар. Алар бит машина түгел, ә тере кешеләр”, – диде ул туры трансляция барышында.

Медальләрне исә Алинә бе­лән бергә Этери Тутберидзе җи­тәк­че­легендә шөгыльләнүче Анна Щербакова, Александра Трусова һәм Алёна Косторная эләк­терде. Бер сикерүдә дүрт тапкыр бөтерелүче бу кызларны узу өчен бер мәртәбә дә ялгышырга ярамый. Алинә дә, Евгения дә моны башкара алмады. Хәер, Россия чемпионатының яшь кызларның җиңүе белән тәмам­ланасын фаразлаучылар булмады түгел анысы. Әмма төп игътибар Заһитова белән Медведевада булды. Алар­ның Олимпия Уеннарыннан соң бер ярышта да чыгыш ясаганы юк иде әле. Инде хәзер игътибарны башкалар таләп итә. Яшь­рәк­ләр­дән калышмас өчен Алинә белән Евгениянең үзләренә тырышырга туры киләчәк. Аларның тагын ярты ел вакыты калды. Аннары телгә алынган өчлек халыкара ярышларда зурлар арасында чыгыш ясый алачак. Хатын-кызлар ярышына балаларны кертергә ярамый дип тавыш чыгаручылар булса да, берни дә үзгәртеп булмый – балалар остарак сикерә.

Алинәне исә тагын бер сынау көтә. Моңарчы тренеры Этери Тутберидзе төп көчен аңа бирде. Ә хәзер кечерәк кызлар да үсеп җитте. Алар да медальләр китерә. Медведева Тутберидзедан әнә шул игътибар җитмәү аркасында китеп барды. Алинә бу сынауны ничек узар?

Ничек кенә булмасын, Европа чемпионатына Алинә Заһитова барачак. Медаль алган кызларның исә әлегә яше җитми. Медведева – запас спортчылар исемлегендә. Гыйнвар ахырында Минскида узасы ярышта Татарстаннан Евгения Тарасова белән Владимир Морозов (Мәскәү) та чыгыш ясаячак. Алар Саранскида спорт парлары ярышында җиңү яулады.

(Илнар Хөснуллин/“Ватаным Татарстан”, /№ 187, 25.12.2018/)

Фото: РИА Новости

Запись Алинә Заһитовадан моны беркем дә көтмәде. Бу сынауны ул ничек узар? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..