Архивы фитр - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанда Ураза көннәре һәм фитыр сәдакасы күләме билгеләнде
Бүген, Шәгъбан аеның 13 нче көнендә, Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышында фитыр сәдакасының минималь күләме былтыргы кебек – 100 сум, зәкят чыгаручыларга 600 сум билгеләнгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә үтте. Көн тәртибендә төп сорау буларак Татарстан Республикасында Рамазан-шәриф аена әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләсе каралды.

Президиум әгъзалары Рамазан аеның беренче көне итеп 6нчы майны билгеләде. Беренче тәравих намазы 5нче май көнне ястү намазыннан соң укылачак. Утырышта катнашучылар – голәмәләр, казыйлар һәм мөхтәсибләр – тәравих намазын 20 рәкәгать итеп укырга кирәклеген ассызыклады.

Ураза ае быел 29 көннән торачак һәм 2019 елның 4 июнь көнендә гает намазы укылачак. Гает намазының вакытын утырышта катнашучылар зур шәһәрләр өчен уртак бер вакыт – иртәнге 7.00дә билгеләргә тәкъдим итте, авылларда – кояш чыгып 30 минуттан соң яки мәхәллә халкының бергә килешеп сайланган вакытта уздырыла.

Быел фитыр сәдакасының минималь күләме былтыргы кебек – 100 сум, зәкят чыгаручыларга – 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сумны тәшкил итә, дип яза Татар-информ.

Фото: Пиксабай

Запись Татарстанда Ураза көннәре һәм фитыр сәдакасы күләме билгеләнде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..