Архивы Флера Тарханова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Язучылар Флера Тарханованы “хаксызга гаепләделәр” дигән фикердә
1 август Татар филармониясе бинасында шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханова белән хушлашу мөрәсиме үтте.

Чараны мәрхүмәнең абыйсы, элекке мәдәният министры Илдус Тарханов алып барды. Ул сеңлесенең башланган эшләрен төгәлләячәкләре турында әйтте һәм мәдәният министры Ирада Әюпованың Флера Тархановага хөрмәт йөзеннән биш томлыгын чыгарырга вәгъдә биргәнлеген җиткерде.

Хушлашырга мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, туган ягы – Чистай районы хакимияте вәкилләре, язучылар, җырчылар килгән иде. Һәрберсе сүзен “бу – көтелмәгән хәбәр” дип башлады.

​Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова дустына багышлап шигырь язган, ул “хәтер сандыгыма аның күп серләре сыйды, мин ул сандыкны беркайчан да ачмам”, дип вәгъдә бирде:

– Без Флера белән университетта бергә укыдык, бер тулай торакта яшәдек, гомерлек ахирәт дуслар булдык. Лаеш шулпасын бергә эчтек дисәң дә дөрес булыр. Ул группадашыбыз шагыйрь Наис Гамбәргә кияүгә чыкты, шатлыгын бүлештек, әмма бүлешәсе хәсрәтләре дә булмады түгел. Икебезнең дә тормыш җиңелдән башланмады. Ике гаиләнең дә яшәү урыны юк иде. Аннан икебезгә дә нәшрияттан җәй көне яшәп торырлык бүлмәләр бирделәр. Аңа шатланганны белсәгез! Салкын кышларга кадәр күрше булып яшәдек.

Флераның йөрәге яшьтән авыру иде аның. Шушы йөрәккә сабый баласы вафаты хәсрәтен дә күтәрергә туры килде. Флера Наис белән аерылуны да авыр кичерде. Чын дус булды ул. Минем тормышыма кайгы килгәч, янәшәмдә булды. Иҗатта аның белән ярыша-ярыша эшләдем, ләкин беркайчан да көнләшмәдем. Ул иҗатын тәртипле алып барды. Эшлисе эшләре барланган һәм өстәленә искәрмәләр, планнар язып куелган булыр. Ул үзен дә, йортын да, иҗатын да тәртипле тотты. Менә дигән кыз үстерде, онык багу шатлыкларын да кичерде. Үзенә архивларын барлаучы, тәртиптә тотучы кешеләр үстереп калдыра алды. Урыны оҗмаһта булсын иде инде.

Шагыйрь Рифат Сәлах Флера Тарханованың яшьләр иҗатына игътибарлы булуын әйтте:

– Туган авылымда очрашу үткәрергә теләгем барлыгын әйткәч, бу фикеремне күтәреп алган иде. Минем белән кайтты, авылдашларым да яратып калды үзен. Шагыйрәләрне күргән бар, бу кадәр затлы ханымны күргән юк иде, диделәр. Соңгы көннәренәчә янына барып йөрдем. Үтенечләрен башкара алдым дип уйлыйм. Иҗатына килгәндә, эшли алганда гел эшләде. Тәрҗемәләргә теләп алына иде. Казакъчадан да күп әсәрләрне тәрҗемә итте. Мин әле уйлыйм, эшлисе эшләре дә калгандыр дип. Иҗатын гөрләтеп алып бара иде ул, планнары булгандыр дим. Әдәбият өчен зур югалту булды бу.

Җеназада Флера Тарханованың зур эше – Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы тәрҗемәсен телгә алучылар да булды. Язучы Рафис Корбан “аны хаксызга гаепләделәр” дигән фикердә:

– Флера апаның иҗаты күпкырлы. Ул укытучы булып эшләгән, күпмедер Казакъстанда яшәгәч Казанга әйләнеп кайтып журналистикага керешкән кеше. Күп кенә редакцияләрдә тәрҗемәче булып эшләде. Шуннан соң гына бала чагыннан килгән сәләтен үстерүгә алынды, поэзиягә, әдәбиятка кереп китте. Соңлап булса да язучылар берлегенә алынды. Ул тәрҗемә эшләре белән бик актив шөгыльләнде, бу өлкәдә иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе иде. Соңгы эшләренең берсе – Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын татарчага тәрҗемә итүе исә күпләрдә ризасызлык тудырды, аны каты тәнкыйтьләделәр. Ләкин бу хезмәт аны 30нчы елларда хатын-кызның күргән җәфаларын чагылдыруга өлеш кертүче итеп танытты. Мондый мисаллар 30нчы елларда булган һәм бу фактларны күрмичә калу дөрес түгел, минемчә. Шуңа күрә Флераның бу эшкә алынганын гаепләмим, ул аны җиренә җиткереп башкарып чыкты.

Әйе, бәлкем сәламәтлегенә бу да зыян салгандыр. Йөрәге сәламәт түгел иде, кан басымы күтәрелеп газаплана иде. Быел кыш та хастаханәдә ятып чыкканын беләм, ләкин ул кадәр җитди дип уйламадым, югалтырбыз дип башыма китермәдем. Әле бит кайчан гына телевидениедә тапшыруда катнашты.

Җеназаны мәрхүмәнең абыйсы, элекке мәдәният министры Илдус Тарханов алып барды

Икенче абыйсы, юридик фәннәр докторы Илдар Тарханов сүзен татарча сөйли алмаганы өчен гафу үтенүдән башлады:

– Безнең гаиләдә талантлы кешеләр байтак. Арабызда дәүләт эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, галимнәр бар. Бер Флерабызга гына Ходай бөтенебезнең талантын биргән, ул сәнгать кешесе дә, галим дә, дәүләт даирәсендә дә эшләде. Күбегез белә, тормышында бар да ал да гөл булмады. Ләкин мин бер генә тапкыр да аның сыгылганын күрмәдем. Бәлкем яшергәндер. Иҗатыннан да бит оптимизм бөркелеп тора. Шигырьләрендә туган җирне, халыкны ярату. Кешеләрне ярата иде ул. Һәрберебезгә багышлап шигырьләр язды, сез дә шундый сүзләрне җиткердегез. Мин сәнгатьтән ерак кеше, ләкин аның иҗаты өйрәнүне сорый дип уйлыйм. Аңа вакыт үтү белән чын бәя бирелер дип ышанам.

Композитор Рамил Курамшин Флера Тарханованың милли җанлы булуын искә алды:

– Без Флера белән яшьтәшләр. Миңа аның милли җанлы булуы ошый иде. Берара күршеләр булып яшәдек. Очрашканда сәлам бирешеп кенә китә алмый идек, ярты сәгатьләп милләт хакында гәпләшә идек.

Хушлашу чарасын абыйсы Илдус Тарханов, “июль ахырында әтиебезгә 105, 3 августта әниебезгә 100 яшь тулган булыр иде. Сеңлебезне шушы ике истәлекле көн арасында җир куенына салабыз”, дигән сүзләр белән төгәлләде. Шуннан соң шагыйрәне туган авылына Чистай районы Яуширмә авылына җирләргә алып киттеләр.

Азатлык радиосы язмасы (чит ил агентлыгы)

Запись Язучылар Флера Тарханованы “хаксызга гаепләделәр” дигән фикердә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бу бит гаделсезлек! – Якын дусты Флера Тархановага соңгы сүзен әйтә
Шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова якты дөньядан китте. Бүген ул Чистай районы Яуширмә авылы зиратына җир куенына иңдерелә. Мәрхүмә белән хушлашу чарасы Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.

Флера Тарханованың дусты, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова кайгылы хәбәрне ишетүгә шигырь дә иҗат иткән.

Көн саен диярлек шомлы хәбәр:

Кемдер бу фанины ташлап киткән…

“Тарханова вафат…” дигән сүзләр

Җанны сискәндерде кичә иртән.

Йөрәк кабул итми аның үлемен –

Бу бит гаделсезлек! Карагыз ла!!!

Ханбикәдәй горур, сылу ханым

Инде булмасмыни арабызда?!

Бар җиһанны бизәп яши иде,

Затлылыгы, матурлыгы белән.

“Аһ!” димичә кала алды микән

Берәр ир-ат заты аны күргән?!

Борчу-хәсрәтләрен күрсәтмичә,

Җыеп килде нәни йөрәгенә.

Сыймый калганнарын сөйли иде

Сандык итеп мине серләренә.

Ул сандыкны мин беркайчан ачмам,

Ачкычларын мәңге югалтырмын…

“Ул һаман да безнең арада…”, – дип,

Үз-үземне алдап юатырмын.

Китапларың бүләк итә идең,

“Сиңа истәлек дип, ахирәтем!”

Урының җәннәт түрләрендә булсын,

Ләззәтләрен таты ахирәтнең.

Матур җырлар, шигырьләрең аша,

Халык исемеңне искә алыр…

Ыспай гәүдәң, затлы матурлыгың

Күңелләргә мәңгелек уелып калыр.

– Флера белән безне 50 елга якын дуслык бәйләде. Бу иҗади дуслык кына түгел, бу хатын-кызлар арасында сирәк була торган нык дуслык иде. Без бер уку йортында, бер тулай торакларда яшәп белем алдык. Ул Наиз Гамбәргә киягү чыгып, районыбыз килене булды. Кайгы-хәсрәтләрне, шатлыкларны бергә кичердек. Иҗатчы кешеләр арасында төрлесе, көнләшүләр дә була. Әмма без беркайчан бер-беребездән көнләшмәдек, бер- беребезгә шигырьләр багышладык. Без бүген җир йөзеннән матурлыкны югалттык. Флера тамаша залларына килеп керсә, халык сәхнәдән күзен алып, аңа борылып карамый кала алмый иде. Ул матурлык, чисталык, горурлык өлгесе, туры сүзле, акыллы, затлы нәселдән иде. Ул һәрвакыт ахирәт дус берәү генә була, син минем ахирәт дустым дия иде. Бәхил бул, ахирәт дустым! Бу дөньяда күрмәгән рәхәтләрне җәннәттә күр! – дигән сүзләр белән саубуллашты Шәмсия Җиһангирова.

Интертат

Запись Бу бит гаделсезлек! – Якын дусты Флера Тархановага соңгы сүзен әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кеше яшәсен иде дә, картаймыйча, яшь килеш үлеп китсен иде”: Флера Тарханова вафат [әңгәмә]
Бүген шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Бу хәбәрне Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов раслады. Флера Тарханова туган ягында – Чистай районы Яуширмә авылында җирләнәчәк. Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 10.00 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясе бинасында булачак, дип яза Татар-информ.

1947 елның 25 маенда Татарстан АССР Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә, 9 балалы ишле гаиләдә туган. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен (1962), Арча педагогия укуханәсен (1966), Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1975) тәмамлаган. «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (2005). Ф.Тарханова — лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре тупланган «Синең кайнар сулышың» (1998), «Уңган кыз» (1998), «Йөрәгемә ишерелгән серләр» (2001), «Серле дөнья» (2002), «Өч каурый» (2003) һәм «Яшьлек эзем калган сукмаклар» (2005) исемле шигъри китаплар авторы.

Флера Тарханова былтыр иҗат кичәсен уздырган иде. Флера Тарханованың шигырьләре һәм аның шигырьләренә язылган җырлар.

Игътибарыгызга Флера Тарханованың узган ел жэлилова.рф сайтына Эльмира Җәлиловага биргән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

— Флёра исеме нәрсәне аңлата?

— Флёра – Көнбатыш Европа телләрендә чәчәк дигән сүз. Яңа чыгачак китабымда газәлләр дә бар. Шул газәлләргә исемемнең татарчасы Гөлчәчкә — псевдоним булып кереп китте.

— Гөлчәчкәнең бөре чагы, ягъни бала чагы нинди булды?

— Без – 9 бала. Мин берара 4 малай (ике абыем, ике энем) арасында үстем. Шул чакта алар белән көрәшеп, алар белән ярышып йөреп, физик яктан шактый ныгыдым. Хәтердә — мәктәптә укыган чакта машина, мотоцикл йөртергә өйрәнәсем килде. Бу эшкә энем Илдус алынды. Беркөн шулай, көтүләр кайтканнан соң, ындыр артына чыгып киттек. Мотоциклны кабыздым да утырып киттем. Тигез генә барам шулай. Берзаман каршыма сыер килеп чыкмасынмы! Мин куркуымнан газга тагы да ныграк басып, туп-туры сыер өстенә киткәнмен. Энемнең: “Газга басма!” – дип кычкырганы ишетелеп китә, ә мин аның саен катырак басам икән. Аннары, сыерны таптамыйм дип, кырыйга каерганмын – мотоцикл ауган килеш мине сөйрәп киткән. Энем Илдус йөгереп килеп туктатты да: “Синең белән бәлагә тарыр хәлем юк, курслар тәмам”, — дип, бүтән мине мотоциклга утыртмады.

— Ә шигырь язу кайчан башланды?

— Шигырь язуым балачактан ук башланды. Бу – нәселдән килгән шөгыль. Әниемнең әнисе, әни үзе гомер буе шигырь язды. Моннан берничә ел элек әниемнең шигырьләре бер тупланма булып “Ватаным Татарстан” газетасында басылып чыкты.

— Сез бик ишле гаиләдә үскәнсез. Туганнарыгызның барысы да Казанда яшиме?

— Юк, без Казанда өчәү — мин, энем Илдус, сеңлем Алсу. Илдус – мәдәният министры, Алсу – Дәүләт Советында законлылык регламенты һәм депутат этикасы бүлекчәсе башлыгы. Калганнарының төрлесе төрле шәһәрдә, сирәк булса да, аралашып яшибез. 9 баланың барысы да югары белемле, тормышта үз урыннарын тапкан кешеләр.

— “Һәркемгә дә үз өлешен биргән Ходай”, — дип язгансыз. Ә Сезнең өлешкә нәрсә тиде?

— Минем өлешкә зур сынаулар тиде. 3 айлык беренче балам үз кулларымда бер тәүлек эчендә үлеп китте. Хәлен җиңеләйтүче көтеп, миңа тилмереп, мөлдерәп карап торган күзләре әле дә күз алдымда. Истәлеккә аңа багышланган дүрт шигырем генә калды. Шулай да үземне бәхетсез дип санамыйм. Кызым Ләйсән бар. Быел энергетика университетын тәмамлый. Ул инде тормышта. Ире Илфат Эчке эшләр министрлыгына караган юридик институтны тәмамлап, берничә ел эчке эшләр системасында эшләде, хәзер башка өлкәгә күчте. Ике оныгым үсеп килә. Диана мәктәптә укый, Әдиләгә әле 3 яшь ярым гына.

— Сезгә бит әле Ходай иҗат бәхете дә биргән. Үзегезнең шигъриятегезне ничек сыйфатлар идегез?

— Минем шигырьләр нигездә фәлсәфи-лирик, хисле лирика, саф, матур хисләргә коырлган. Һәр строфа логик бәйләнештә, эзлекле, аларның урынын алыштырып куеп булмый. Шуңадыр минем шигырьләргә көй язу авыррак. Моң салынган сүзләргә моңлы көйләр генә туа.

— Көй язуы кыен дисәгез дә, Сезнең китаптагы бик күп шигырьләр җырга әйләнгән…

— Әйе, хәтта бер үк шигырьгә икешәр-өчәр композитор музыка язган. Алар арасында Илдус Тарханов, Резеда Ахиярова, Ганс Сәйфуллин, Луиза Батыр-Болгари, Чулпан Зиннәтуллина, Марсель Иванов, Фәрит Хатыйпов, Муса Маликов, Ильяс Вәлишаһ, Харис Ибраһимов җырлары да бар.

— Сезнең җырларны кемнәр башкара? Аларны Сез үзегез сайлап аласызмы?

— Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Зилә Сөнагтуллина, Венера Ганиева, Рафаэль Сәхәбиев, Нәргиз, Мирсәет Сөнгатуллин, Лидия Әхмәтова, Рамил Миндияр кебек халыкка яхшы таныш артистлар башкара җырларымны. Үземә охшаган, хисләр белән дә, тавышларының моңы белән дә туры килгәннәрен сайларга тырышам.

— Бүгенге эстрадага карашыгыз ничек?

— Бер-берсенә охшаган, примитив сүзләргә язылган җырлар күбәеп китте. Аларны киң сәхнәгә танылган артистларның алып чыгуы мине гаҗәпкә калдыра: шулкадәр дә талымсыз булырга кирәк бит! Урыслардагы шикелле сүгенү сүзләре кергән җырлар җырлый башламасалар ярар иде дип котым алынып тора. Кайчак мәгънәсез сүзләргә бик матур көй язылган була. “Их, бу көйгә менә шулайрак итеп сүз язсаң, искиткеч матур җыр туар иде”, — дип уйлыйсың. Әлбәттә, эстрадабызда матур җырлар да күп. Яшь җырчылар арасында моңлы, үзенчәлекле тавышлылары да байтак. Бары зәвыклырак булсыннар иде дип кенә телисе кала.

— Сезнең иҗат кичәләре үткәрелеп тора инде. Быел да кабатларга уйламыйсызмы?

— 1997 елда Казан милли-мәдәният үзәгендә, 2002 елда Г.Камал театры бинасында бик зурлап иҗат кичәләрем оештырылды. Соңгысында, хәтта утырырга урын җитмәде, күп кеше керә алмый калды. Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә 3 тапкыр кичәмне оештырдылар. Быел Казанда иҗат кичәләре үтккәрү планда юк. Бәлки, алдагы юбилей җиткәч ниятләрмен. Әмма районнарда укучылар белән дә, авыл халкы белән дә һәрдаим очрашып торам.

— Нәрсә мөһимрәк — эшме, гаиләме?

— Икесе дә мөһим, берсен дә аерып карамыйм. Алар тормышымда параллель бара, шуңа күрә авыррактыр да миңа. Узган гасырның 70 нче елларыннан бирле шөгыльләнгәнгә күрә, үземне профессиональ тәрҗемәче итеп саныйм. Бу эш миңа зур канәгатьләнү бирә. Урысча текстның татарча тәрҗемәсен турыдан-туры компьютерда җыючыга әйтә барам, ә ул минем арттан өлгереп җыеп бара.

Хис кешесемен – бөтен нәрсә хисләргә уралып, йөрәк аша үтә. Кайберсе, күңелне яралап, авыр җәрәхәт тә салырга мөмкин. Шулай булса да, йөрәктән саркып каннар тамса да, үземне кулга алып, тормышның матур якларын гына күрергә тырышып алга атлыйм. Бер дә бирешәсе килми әле.

— Иң чибәр шагыйрә буларак, Сезгә мәхәббәт турында сорау бирми калып булмый: күңелегезне нурландырган, җаныгызны җылыткан сөю тарихы бармы?

— Әйе, минем тормышта тарихка кереп калырдай мәхәббәт булды. Ул чынлап та күңелне нурландырырдай, җаннарны җылытырдай хис иде. Ике яклап та матур шигырьләр, җырлар тудырган сөю ул!

— Шигырьләрегездә гел сагыну, көтү, зарыгу… Әллә бу мәхәббәт тарихы Сак-Сок язмышына әйләндеме?

— Шулай дип әйтергә дә була…

— Матур булып туганчы, бәхетле булып ту, диләр. Ничек уйлыйсыз, матур кеше бәхетлеме ул?

— Матурлык бәхеттән битәр борчуларны күбрәк бирде бугай. Җанга үтә торган көнләшүләр, шуның аркасында чыккан низаглар…

Элегрәк җырлый идем, биюче идем – болар барысы да көнләшүгә сәбәпче булды. Нишләтим, яратам биергә. Бию көе уйнап җибәрсәләр, әле дә йөгереп биеп китәм, хәзер дә аягым идәнгә тими.

— Матурлыгыгызны ничек саклыйсыз?

— Аны саклап бетереп булмый инде Битемә тукландыра торган кремнан башка берни сөртмим – анысы да әле чит илнеке түгел — аллергия бирә. Чәчемне дә үзем карыйм. Миңа танышлар: “Үзеңне һәр көн болай карар өчен бик иртә торырга кирәктер”, — диләр. Юк, үземне тәртипкә китерергә 15-20 минут вакыт җитә.

— Картаюдан куркасызмы?

— Картаясы килми! Кеше яшәсен, яшәсен иде дә, тәне, бите картаймыйча, матур килеш, яшь килеш үлеп китсен иде. Әмма ни хәл итәсең: еллар барыбер эзсез узмый…

— Артка борылып уйлансагыз – ялгышлар күп эшләнгәнме?

— Әгәр яңадан ул елларга кайтып булса, башкачарак эшләр идем, дигән чаклар бар. Кызганыч, ул вакытта хәзерге акыл булмаган шул. Хәер, нәрсә сөйләп торырга, әле бүгенге акыл, тәҗрибә белән дә хаталар киткәли.

— Сез көнче кешеме: һәм тормышта, һәм мәхәббәттә?

— Тормышта мин көнче кеше түгел. Миннән баераклардан, миннән матурраклардан беркайчан да көнләшкәнем булмады. Хәтта кайберәүләр моңа аптырый да.

Яраткан кешене көнләү табигый, әмма ул авыру дәрәҗәсендә булырга тиеш түгел. Үземне көнләүдән шактый тилмердем, аның нинди авыр, нинди газаплы халәт икәнен беләм. Минемчә, ул – кешенең акылын ала торган нәрсә. Әгәр үз-үзеңне тыймасаң, фаҗигаләргә дә китерергә мөмкин.

— Нинди бәйрәмнәрне яратасыз?

— Элек бөтен бәйрәмнәрне дә ярата идем. Хәзер бәйрәмнәр әллә ни кызыклы үтми. Шулай да балачактан бирле күңелгә якын Яңа ел бәйрәмен һәм туган көнемне яратам, көтеп алам.

Бала чакта әти мәрхүм Яңа ел җитүгә, өйгә чыршы куя торган иде. Аны шау-гөр килеп бизи идек. Мәктәптә минем әти һәрчак кыш бабай була, баянда уйнап, балаларны биетә, җырлата иде. Әниемнең Кар кызы булганын да хәтерлим әле мин, ул бик матур җырлый иде.

— Бәйрәмнәрдә бирелгән нинди бүләкләрне кадерләп саклыйсыз?

— Педучилищеда укыганда әтием белән әнием миңа кул сәгате бүләк иткән иде. Ул бүген дә кадерле әйберләр саклана торган тартмамда. Шул сәгать кулыма килеп эләксә, әти-әнием һәм үземнең яшь чакларым искә төшә.

Туган көннәргә якыннарым бүләк иткән алтын алка, беләзек, муенса, сәгатьләрне әле дә бик кадерләп тагып йөрим. Хатын-кыз буларак, француз хушбуйларын яратып кабул итәм.

— Бәйрәмнәрдә ялгызлык ныграк сизеләдер инде…

— Мин 10 еллап балалар белән бергә яшәдем. Хәзер аерым торам. Балалар әлегә минем ярдәмгә мохтаҗ. Ялгызлыкны бөтен барлыгы белән сизмим әле. Шулай да, үз насыйбым мине табар дип өметләнәм.

— Ә ул кеше нинди булырга тиеш соң?

— Ул кеше ышанычлы, миңа таяныч һәм, гомумән, төрле яктан матур кеше булырга тиеш. Бер-береңне яратып, ихтирам итеп, ярдәмләшеп яшәрлек булмаса, ул кешенең кирәге юк тормышта.

Сәламәт булып, балаларыңның игелеген күреп, иреңнең яратуын тоеп яшәсәң, хатын-кызга тагын ни кирәк?!

Фото: Татар-информ

Запись “Кеше яшәсен иде дә, картаймыйча, яшь килеш үлеп китсен иде”: Флера Тарханова вафат [әңгәмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..