Архивы халяль - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанда исеме бик танылган оешма «хәләл» тамгасы белән дуңгыз ите сата
«Царицыно» ит комбинатын кулланучыларны алдаган өчен 100 мең сум күләмендә штрафка тартканнар. Моңа предприятиенең «хәләл» тамгасы белән сатыла торган сосиска һәм казылыкларында дуңгыз ите табылуы сәбәп булган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте Роспотребнадзорның Мәскәү шәһәре буенча Көньяк административ округындагы территориаль бүлегенә юлланган хатка сылтама ясап хәбәр итә.

Бу «Царицыно» ААҖнең «хәләл» продукциясендә дуңгыз ите табылуга бәйле беренче генә очрак түгел. Физик затларның инициативасы һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе тарафыннан үткәрелгән лаборатор тикшеренүләр һәм экспертизалар нәтиҗәсендә моңа кадәр дә «Царицыно» ит комбинаты җитештергән казылыкларда дуңгыз ите табылган.

«Царицыно» ААҖ «Хәләл» стандарты буенча продукция җитештерүгә сертификатны Динар Садыйков (Казан шәһәре) җитәкләгән «Хәләл» аудит һәм контрольлек итү үзәге» ҖЧҖ шәхси коммерция фирмасыннан алган. Әлеге оешма бер генә Диния нәзарәтенә дә карамый», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Краснодар лабораториясенең «Царицыно» ААҖ тарафыннан җитештерелгән «Говяжья особая» хәләл казылыгында дуңгыз ДНКсы табуы хакында хәбәр иткән иде. Ул чагында Динар Садыйков агентлыкка дуңгыз ДНКсының продуктны хәрамга әверелдерүе турында бер генә карар, нигезләмә яки фәтва да юк дип әйтте.

Чыганак: Татар-информ

Фото: https://pixabay.com

Запись Татарстанда исеме бик танылган оешма «хәләл» тамгасы белән дуңгыз ите сата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..