Архивы хатирә - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Кайнанам – кара болыт: яңа ел каршылау белән бәйле онытылмас хатирәм” [тормыш хәле]
«Яңа ел каршылау белән бәйле онытылмас хатирәң бармы?»  дип сүз башлады бер дустым. «Әллә инде, кисәк кенә искә төшми бит әле»,  мин әйтәм. «Ә менә минеке бар, әйдә, бәлки язып та җибәрерсең, ул вакыйга шаһитларының берничәсе бакыйлыкка күчте инде, ә исән калганнары үзләрен танып оялыр»,  дип, ул миңа түбәндәге кыйссаны бәян сөйләде.

1963 елны каршыларга иремнең бертуган энесе район үзәгенә кунакка чакырды. Энекәш абыйсыннан өч-дүрт ел элек өйләнгән (“эшләре” ашыгыч булгандыр инде). Район үзәгендә барак тибындагы бер бүлмәле хөкүмәт фатирында яшиләр, бөтен уңайлыклары – тышта. Ике-өч яшьлек кызлары да бар, хатыны китапханәдә эшли. Болар – ирле-хатынлы, шул вакытта мин эшләп, килен хезмәтен башкарып яшәп ятучы, районнан 25 чакрым ераклыктагы авыл кешеләре. 31 декабрь әле эш көне. Сәгать икеләргә кадәр эшлисе, ял көннәре дә бик кыска – 1-2 гыйнвар гына. Авылдан кунакка өч пар барасы икән. Килендәшнең апасы белән җизнәсе, абыйсы белән җиңгәсе һәм без.

Җизни кеше үзенә күрә “нәчәлник”, әллә ферма мөдире, әллә бригадир. Киленнең туганнары дүртәү колхозның иң шәп айгырын җигеп баралар, ә минем ир бер арык-турык кына алаша җигеп кайткан. Минем кунакка бик барасым да килеп тормый, чөнки 6 ай ярымлык авырым бар, кышкы юлда 25 чакрым җир ул сиңа уен-муен түгел, тик шушы район үзәгендә үземнең дә әнкәем белән апам яши. Мин бу авылга юллама белән эшкә килгән җирдән кияүгә чыгып калган идем. Машиналар йөрми, кыш көне трактор чанасына төялеп, комсомол җыелышына барган истә калган әле. Шулай итеп, сәгать өчләрдә без ике атта кунакка чыгып киттек. Тегеләр авылдан чыгуга очтылар гына инде – айгыр шәп. Без үз көебезгә юыртып, ике сәгатьләп бардык. Без килеп җиткәндә хуҗалар, кунаклар инде өстәл артына утырганнар иде. Мин иргә атыңны тугарганчы әнкәйләргә төшеп, күрешеп меник әле дип сүз каткан идем, иртәгә үзең генә тәпиләп барып кайтырсың дип җаваплады (әнкәйләр шактый ерак, түбән урамда яшиләр иде).

Инде караңгы да төште, ни дисәң дә декабрьнең соңгы көне. Ашау-эчү, кунак булу башланды. Мин бер-ике чынаяк чәй эчкәч, хуҗалардан рөхсәт алып, өйдәге ике кешелек бердәнбер караватка барып яттым. Йоклау юк инде, гәүдәгә бераз ял кирәк, аннары аракы-хәмер исе дә күңелемне болгатып тора иде. Кунаклар, хуҗалар шул утырган килеш 12не җиткерделәр инде, мине дә йолкып торгыздылар: янәсе, кем корсак күтәрмәгән дә, кем бала тапмаган. Телевизорда Мәскәүдән генераль секретарьнең котлавы башлангач, бик хәтәр генә шампан шәрабе ачтылар. Миңа да мәҗбүри бер-ике йотарга туры килде, “Кырык эт арасында бер этнең койрыгы бот арасында” дигән әйтем дә бар бит әле. Мине ирнең энесе, ягъни хуҗа якламакчы булып карый – тик үзе дә юашрак, йомшак холыклы кеше, сүзен колакларына да элмиләр, үз туксаннары туксан. Бәйрәм сәгать икеләргә кадәр дәвам итте. Инде мин ипләп кенә теге караватка таба “кыекламакчы” идем, килендәш: “Анда апа белән җизни ята”,  дип, мине туктатты. Тагын элекке заман мебеле – тар гына, кыска гына бер диваннары бар, анысына абыйсы белән җиңгәсе ятачак икән.

Мич артындагы тар гына сәкедә (бик тырышсаң ике кеше сыярлык) хуҗалар үзләре ятачак, башларын сәкенең ике башына каратып, урталарына кызларын да сыйдырасы бар икән әле. Ә сезгә раскладушкага җәям, диде хуҗабикә. Урыннар җәелеп, утлар сүндерелгәч, болай да ару гына йомшаган, аруы җиткән ирем, бердәнбер мендәрне башы астына салып, бөтен раскладушканы биләп, гырлап йоклап та китте. Мин тегеләй итеп карыйм, болай итеп икенче ягыннан үрмәләп карыйм – юк инде урын. Аптырагач, үземнең өскә киеп килгән ару пәлтәмне аска җәеп, өстемә мамык шәлемне бөркәнеп, раскладушкага сөялеп, ике-өч тапкыр черем итеп алдым, ә идәннәре бик салкын (хөкүмәт барагы). Иртәнге алтыны көчкә җиткереп, ипләп кенә киенеп, әнкәйләргә чыгып киттем. Алар: “Бу караңгыда берүзең нишләп йөрисең?”  дип, шаккаттылар. Яшел тышлы, 250 граммлы бер такта чәй дә алган идем күчтәнәчкә, чәйләр эчеп, бераз сөйләшеп утыргач, мин шунда әнкәй яткан ястыкка авып йоклап киткәнмен. Ике-өч сәгать йоклап, кыстыбыйлар белән чәйләр эчеп, кунак булып килгән җиремә кире кайттым.

Анда инде барысы да торган, кабат өстәл тирәли утыралар, кызарынып-бүртенеп, миңа ачу белән генә карап алдылар. Әле ир дигәнем дә: “Нәрсә анда чакырылмаган җирдә эзләнеп йөрисең?” Тагын әллә ниләр әйтте әле, тегеләр алдында ирлеген күрсәтүе инде. Әле ярый шул көнне, 1 гыйнварда, кичкә таба кайтырга уйладылар. Юлга соң гына чыктык. Килендәшнең туганнары теге шәп айгырда, районнан чыгуга, күздән югалдылар, әле буран да себереп тора, юл бик начар, кар салган. Шулай да авылга соң гына, исән-имин кайтып ирештек. Икенче көнне мунчалар ягып, кер юып, бүтән эшләрне тәртипкә салып, өчесе эшкә чыктым. Шул көнне әбәдкә кайтуыма кайнана – кара болыт. “Чакырылган җиреңне ташлап качып йөргәнсең, барысы да йоклаганда анда – анаңнарда нәрсәң калган иде? Якын итсәләр, күрәселәре килсә, үзләре чакырырлар иде, – ди. – Хуҗаларны, кунакларны санламыйча, кешеләр кунак булганда ятып йоклап…” (Кая инде йоклау, бераз тәнемә ял булсын дип терәлеп кенә утырдым, югыйсә).

Мин эштә чакта килендәшнең апасы килеп, булганын да, булмаганын да “аударып”-сөйләп киткән икән. Кайнана белән әрепләшеп торырга вакытым да, теләгем дә юк, яңадан эшкә чыгып китәсем бар иде (әле дә ярый эш булган!). Ходай Тәгалә бар ул, бер ел дигәндә без ул йорттан чыгып киттек, чөнки кече уллары армиядән кайтты. Башта иске генә йорт сатып алып, соңыннан зур, яңа өй салдык. Ә кече уллары өйләнде, бик ямьсез итеп тавышланып яшәделәр, килен аерылып китәргә дә җыенган иде, балага узып, авыры да инде күренә-беленә башлагангадыр, тагын торып калды. Шулай ызгышып-талашып берничә ел яшәгәннән соң яшь килен каенананы бөтенләй өеннән куып чыгарды. Чаллыда ирсез, тулай торакта яши торган кызы бар иде, шунда китеп яшәп, бакыйлыкка күчте. Уллары күмәргә авылга алып кайттылар.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы, Татарстан яшьләре

Запись “Кайнанам – кара болыт: яңа ел каршылау белән бәйле онытылмас хатирәм” [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Куркуымнан артка утырдым: сәкедә сакал-мыек баскан һәм катып калган карт мәете ята”
Беркөнне кичке якта үземнең язмалар белән мәш килеп утырганда, ишек шакыдылар. Рөхсәт сорап, бер хәрби килеп керде. Төз гәүдәле, аксыл чырайлы, чибәр генә урта яшьләрдәге ир-ат, исем-фамилиямне әйтеп: “Ул сез буласызмы? – дип, кул биреп күреште.

– Әйе, нәкъ үзе, – дим, аның погоннарына күз төшереп.

Бер мизгелдә баштан уй йөгереп үтте: “Бу подполковник мине каян белә икән дә, ник кирәгем чыкты икән?”

– Чишенегез, узыгыз, – дип көтелмәгән кунагымны залга алып керәм. Урын тәкъдим итәм.

– Абый, Сез мине белмисез, чөнки туган җирем – Чиләбе шәһәре, ә әнием Саимә – бу якныкы, ягъни авылдашыгыз. Әни белән бергә укыгансыз икән, хәтта 5 сыйныфта бер партада утыргансыз.

Кылт итеп ябык кына, саргылт чәчле классташым Саимә искә төште. Ярты гасыр чамасы гомер үткән, ләкин бу кызның тышкы кыяфәте һәм шул чордагы язмышы бүгенгедәй хәтердә.

Подполковник үзе белән таныштырып: “Әлфис Чинаев булам”, – дип елмаеп куйды. Үзе турында сөйләде һәм әнисенең күптән түгел вафат булуын әйтте.

– Авылда исемнәре белән сораштырсам да, классташларыгызны таба алмадым. Әни үләр алдыннан барыгызның да исем-фамилиясен язып бирде, – дип, Әлфис бер кәгазь бите сузды.

– Шаккатарлык, әниеңнең хәтере бик яхшы булган, хәтта кемнең кем белән бер партада утыруын, әти-әнисенең исемен дә язган, – дим подполковникка карап.

Башта аңа Чинаев фамилиясе кайдан алынуын сөйләп бирдем. Бу гаиләгә кагылышлы фаҗигале вакыйгаларны искә төшерергә туры килде…

Классташым Саимәнең әтисе Харис абыйның, сугыштан яраланып кайтып, агач аяк белән йөргәнен хәтерлим. Мәктәпкә урман кисәргә баргач, агачка басылып үлгәне исемдә. Саимә – күбрәк әби-бабасында, урманда үскән кыз. Чинай бабай карчыгы Фәрдәнә әби белән авылдан өч чакырым ераклыктагы Паҗбы урманында торды. Бабайның атасы да электән үк урман каравылчысы булган, күрәсең. Саимәнең әнисе Зәйтүнә апа сарык фермасы оешканнан бирле шунда эшләде һәм кечкенә бер каравыл өендә яшәде. Саимә дә әби-бабасыннан кайткан арада шунда булды. Тормышлары бик фәкыйрь, ачлы-туклы яшәделәр. Аягына кияргә итеге булмаганлыктан, әнисе Саимәне иртән бәләкәй чанага утыртып, мәктәпкә алып килә иде. Дәресләрдән соң килеп ала яисә фермага баручы ат булса, шуңа утыртып җибәрәләр.

Зәйтүнә апаның да гомере бик фаҗигале өзелә. Әтиләрен агач басып үтергәч, Зәйтүнә көндезен фермада эшләп, төнлә шунда каравыл тора.

Бер буранлы төндә сарыклар кычкырышкан тавышка чыкса, ферманың салам түбәсен тишеп, бүреләр кергән икән. Кулындагы күсәге белән аларны куркытмакчы булган, күрәсең, ач бүреләр аны өзгәләп ташлаган. Икенче көнне бу хәбәр бар авылга таралды: “Зәйтүнәне бүреләр өзгәләгән, кулында күсәге генә булган”, – дип сөйләгәннәре хәтергә сеңеп калган.

Классташым бу фаҗигане улы Әлфискә сөйләмәгән булып чыкты, мәрхүмә әнисенең фаҗигале үлемен исенә төшерәсе килмәгәндер. Әлфис авыр сулап куйды: “Бигрәк кызганыч булган икән әбиемнең үлеме”, – дип күзеннән чыккан яшен сөртеп алды.

– Әбиең үлгәч, әниең бөтенләй бабаңнар карамагына калды. Чинай бабай карт кеше буларак, Саимәне көн дә мәктәпкә илтә алмый иде. Икенче яңа уку елында аны балалар йортына озаттык, классташ кызларының күбесе елап калды. Шул китүдән аның турында бернәрсә дә белмәдек, ишетмәдек тә.

Менә сиңа, ничәмә еллардан соң, сабакташымның улы – подполковник белән очраш әле. “Я, әниең һәм үзең турында сөйлә әле”, – дим Әлфискә.

– Әни үзе турында бик сөйләргә яратмады, төрле балалар йортында тәрбияләнгән, медицина училищесын тәмамлаган. Чиләбедә әтигә кияүгә чыккан, ул трактор заводында эшләгән. Әни дә шунда шәфкать туташы булып пенсиягә чыкты. Әтине хәтерләмим, безне ташлап киткән. Әни фамилиясе белән йөрим – Чинаев. Казанда Суворов училищесын тәмамлап, офицер булдым. Әфганга эләктем, 1989 елда Кавказ хәрби округында хезмәт иттем. Чечнядагы сугышта (1995 елда) яраландым, хәзер отставкада булсам да, әти эшләгән заводта хезмәт итәм, – дип дәвам итте ул сүзен.

Әйе, синең фамилияң дәү бабаң исеменнән – Чинайдан алынган.

…Чинай бабай! Авылның иң өлкән урман кешесе иде. Аны Чинай карт дип кенә йөрттеләр. Гомер буе урманда яшәгән, кешеләр белән бик аралашмаган, күп сөйләшмәгән. Урман кырындагы тирән булмаган чокыр янына терәлгән өен өй дип тә булмый, ярым өй, ярым землянка. Аскы ниргәләре кечкенә тәрәзәсенә кадәр җир белән күмелгән, камыш белән ябылган түбә һәм рәттән торган 3-4 агач бура өлеше өске якта өй икәнен хәтерләтә иде.

Октябрь революциясенә кадәр Паҗбы урманында каравылчы булган, әтисе салган өйдә торган. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, армиягә алынган. Сугыш барышында Австриягә барып җитеп, әсирлеккә эләккән. Анда Австрия алпавытында эшләп, хуҗасының кызына өйләнә һәм улын калдырып (алып кайтырга рөхсәт булмаган) туган урманына кайтып яши башлый. Фәрдәнә исемле кызга өйләнә, ике балалары туа, ләкин берсе 1921 елда ачлыктан үлә.

Фәрдәнә әби дә үз үлеме белән китмәде. Үлеме бик сәер булды, төрле имеш-мимеш йөрде. Беркөнне Чинай карт бер ерак аланга печән чабарга китә һәм кич белән генә өенә кайтырга чыга. Алан уртасында үсеп утырган юан имәнгә игътибар итә: агачның түбәндәге юан ботагында асылынып торган хатын-кызны күрә һәм чак кына аумый кала. Ныклап караса – хатыны Фәрдәнә, ике кулы астыннан бау бәйләнгән һәм очлары ботакка элмәкләп куелган. Чинай карт калтырана-калтырана тиз генә кесәсеннән ясалма пәкесен чыгарып, бауны кисә һәм карчыгын күтәреп төшерә. Бу вакытта Фәрдәнә әби исән була, ләкин куркуыннан телсез калган, бернәрсә дә аңлата алмый. Өенә кайтса, барлы-юклы әйберләр туздырылган, почмакта торган сандык хезмәтен үтәүче тартма эчендәге барлык алама-салама арасыннан нәрсәдер эзләгәннәр. Фәрдәнә әби телсез ике көн сәкедә ята, саташа, нәрсәдер аңлатырга тырыша. Акылына зәгыйфьлек килә. Өченче көнгә әби дөнья куя. Чинай карт та гомеренең соңгы көннәрендә зур фаҗигагә тарый. 1961 елның кышы бик карлы һәм буранлы килде. Язга авышкач, урманга каен бөресе җыйдырырга күрше авылдан урманчы килә. Чинай бабайның хәлен белергә туктала. Үзенең сөйләве буенча:

– Чинай картның чокыр кырындагы өенә якынлашсам, түбәсе һәм морҗасы гына күренә. Ишеген һәм кечкенә тәрәзәсен кар күмгән, күләгә урын булганлыктан эремәгән. Көздән бирле картка тукталганым юк, кышлыкка авылга торырга киткәндер, дип уйлыйм. Шулай да эчке тоемлау, ни өчендер, карын көрәп, өй эчен карарга этәрә. Өйдән читтәрәк кар эрегән җирдән агач көрәген табып, ишекне ачылырдай итеп эчкә үттем. Кап-караңгы. Шырпы сызам. Куркуымнан артка утырдым: сәкедә сакал-мыек баскан һәм катып калган Чинай карт мәете ята. Мәрхүмне шул көнне үк җирләдек. Аның землянка өен кар басып, 2-3 ай чыга алмыйча катып үлгәндер дигән нәтиҗәгә килдек, ә бәлки авырып үлгәндер, 92 яшьтә иде бит ул.

Подполковник: “Нәселләре белән фаҗигале үлем белән китеп барганнар икән: бабайны агач баскан, әбине бүреләр талаган, дәү әбине агачка асканнар, дәү бабай бигрәк кызганыч, ничә көннәр җан бирә алмый яткандыр. Чират миңа калган”, – диде авыр сулап.

Подполковник миндә бер көн кунак булды. Киткәндә үзенең туганнары турында сөйләвемә зур рәхмәтләр әйтте, адресын бирде, кунакка чакырды. Хат язышырга сүз куештык. 17 яшьлек кызы Эльвира белән яшәвен әйтте. Шулай да аерылышканда, әнисенең ничек үлүе турында сорадым.

– Абый, әйтмәскә булган идем, әйтим инде. Әби-бабайлар да фаҗигале үлем белән дөньядан китеп барган… Әниемне үтерделәр. Үзем эштә чакта, алдап, ишек ачтырып, фатирны басарга кергәннәр. Әни каршылык күрсәткән. Чигәсенә сукканнар, шунда залда үлгән.

Аның киткәненә бер ай дигәндә, тагын рәхмәтләр әйтеп хат язып, минем исемнән әнисенең каберенә чәчәк куюын әйткән. Үзем дә хат язып җибәрдем.

Әлфис белән аерылышканнан соң, өч ай вакыт үтте. Беркөнне телеграмма алам: “Отец погиб на автомобильной катастрофе. Эльвира”, – диелгән. Уйлап куйдым, чыннан да, Чинаевлар фаҗигале үлемгә дучар ителгән икән. Япа-ялгыз калган Эльвираны кызганып, күз алдыма китерергә тырыштым.

Роберт ЗАРИПОВ. Азнакай районы, Урсай авылы  Безнең гәҗит

Запись “Куркуымнан артка утырдым: сәкедә сакал-мыек баскан һәм катып калган карт мәете ята” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Авылым теше төшеп беткән карчык кебек…” [язмыш]
Туган ягым Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылына һәр елның җәй уртасында кайтабыз. Менә быел да өч балам белән җәйнең иң матур вакытында юлга кузгалдык.

Тирә-юньне күзәтеп бару искиткеч күңелле! Игеннәр матур булып өлгереп килә. Чисталык, бер чүп үләне юк басуларда. Мул уңышка өмет бар, дип күңел күтәрелә. Олы Әшнәк авылы заманында бик зур, гөрләп торган авыл иде. Без балачакта су коенып, яз җитү белән яланаяк су буенда йөреп, Корноухово урманында (татарның үз урманы да булмаган) үләндер, җиләк, чикләвек җыеп, ачлык елларны шулай тамак туйдырып йөри идек. Сугыш еллары, сугыштан соңгы еллар булуга карамастан, авыл уртасыннан аккан елганы буып, су тегермәне дә эшләп торды. Авыл советы, идарә, мәктәп, почта, клуб, кибетләре булды, фермадагы мал-туар, колхоз эшчәнлеге белән үрелеп яшәде авыл.

Ә хәзер? Авылым теше төшеп беткән карчык кебек (менә нәкъ минем шикелле, мин дә 87нче яшем белән барам бит). Сирәкләнеп беткән өйләрдә карт-коры, исерек уллары белән гомер итүчеләр… Урамнарда шайтан таягы басып киткән җимерек йортлар, ташландык бакчалар… Авыл фермасы җимерек, кибет, клуб ябык, почта инде күптәннән эшләми. Заманында нинди олы шәхесләр укытып чыгарган мәктәп ябылган. Юллары йөри торган түгел… Йөрәк әрни шуларны искә төшергәч.

Ә быел күңелем хушланып кайтты әле. Иң элек юлларны рәтләгәннәр. Зиратка ак юл салынган. Минем урамым да юллы булган. Туган нигеземдә Казаннан кайтып, Люцияләр яшәп ята. Ял көне булгач, туры килеп, дога кылып чыктым. Бакчалары бик матур, ихатаны матурлаганнар. Аллага шөкер, димәк, нигезем яши.

Иң зур куанычым – ике өй аркылы яши торган күрше Мифтахов Әхтәмгә кереп, хәлен белеп чыктык. Ул тумыштан гарип. Үзе 1942нче елгы. Ә тормышы?! Сау-сәламәт була торып, карт әниләренең җилкәсендә исереп ятучыларга гыйбрәт аның тормышы.

Әхтәм яшьтән көтү көткән, үсә төшкәч, амбарда эшләгән, капчыкларны җилтерәтеп кенә йөртә идем, ди. Авылның иң чибәр, иң булдыклы кызы Илһамия белән тормыш корып, акыллы, тырыш ике ул үстергәннәр. Бер улы гаиләсе белән үз яннарында яши. Икенчесе Казанда гомер итә. Ул йортлары, каралты-куралары курчак өе диярсең. Яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләргә күмелеп утыралар.

Беренче группа инвалид булгач, хөкүмәт аңа фатир да, машина да биргән. Тумыштан артка таба каерылып үскән аяклары белән машина йөртә алмагач, Әхтәм ат алган. Атны әле 78 яшендә генә бетергән. Сыер-сарыклары, умарталары әле дә бар. Заманга ачуланып, үпкә белән яшәмиләр. Үз тырышлыклары белән көн итеп, балаларын да хезмәткә өйрәтеп, оҗмахта көн күрә бу гаилә (киленнәре дә үзләренә охшаган икән).

Бик шатланып кайттым әле бу юлы Әшнәгемнән. Аллага шөкер.

Фәһимә ХӘСӘНШИНА -МИНҺАҖЕВА,

Азнакай шәһәре, Мәнәвез бистәсе

Чыганак һәм фото: Безнең гәҗит

Запись “Авылым теше төшеп беткән карчык кебек…” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Бал аерту вакытлары җитүгә ач-ялангач балачак искә төшә, йөрәкне сыкрата » [хатирә]
Быелгы җәй бигрәк көттереп килде. Бал кортлары да нишләргә белмәде. Ходайның рәхмәте киң, барыбер бал җыярлык көннәрен дә бирде, болын-кырлар да чәчәккә күмелде. Аертырлык бал да булды. Шул бал аерткан көннәрдә күңелгә гомерлеккә уелып калган бер вакыйга гел искә төшеп, йөрәкне сыкратып тора…  //Безнең авыл гыйбрәте//

Мин 1940 елда туганмын. Әткәйне белмим дә. Сугыш башланганчы Мәскәүдә эшләгән булган, шуннан сугышка китеп, һәлак булган. Без инәкәй белән ике малай үстек. Сугыш ятимлеген дә, ачлык-ялангачлыкны да туйганчы татыдык. Ашарга ризык, ягарга утын, кияргә кием булмас иде. Инәкәй көне буе эштә, без абзый белән дөнья көтәбез. Миңа 9-10 яшьләр чамасы булгандыр, авылда хәбәр таралды: бүген колхоз умарталыгында бал менәләр икән (бездә шулай дип сөйләшәләр). “Бал менгән” көнне бала-чагага да өлеш чыгаралар. Алга-артка карамыйча, иртә таңнан шунда чаптык. Ул чорда умарталыкта ирле-хатынлы Закирҗан абзый белән Мәхмүдәттәй эшли иде. Умарталыкта ул көнне 30-40 бала гына җыелганбыздыр. Фаис, Тәфкил, Әлфис, Идах, Рәфитләр (берсе дә юк инде, урыннары оҗмахта булсын)… Чәчәк, бал, төтен исенә башлар әйләнә. Ач балалар авыз суларыбызны корытып, бал таратканнарын көтәбез. Көлешкән-шаярышкан булабыз, уйнап алабыз. Кояш рәхимсез кыздырганнан-кыздыра, черки, кигәвен талый, ашказаны ачлыктан сулкылдый. Тик бал белән сыйларга һаман ашыкмыйлар безне. Кояш баш түбәсендә кыздырып, түбән тәгәри башлады.

Менә, ниһаять! Әзерләп куйган әрекмән яфрагын тотып, чиратка тезелдек. Мәхмүдәттәй һәр бала кулындагы яфракка бер кашык сыек бал сала. Мин баллы яфрагымны тотып авылга таба чаптым. Тыным кысылып, ишегалдына кайтып керсәм, йөзе ачулы инәкәй басып тора. Чөнки кич җитә язган, иртән кушылган бер эш тә эшләнмәгән. Мин: “Инәкәй, менә бал алып кайттым”, – дип, балы эреп аккан яфракны суздым, яфрак ачу белән читкә очты. Бал ашау кыйссасы шуның белән тәмамланды…

Миңа унөч яшь тулганда Фаис абзый белән ятим калдык. Инәкәебез, бу дөньяда бер рәхәт күрмичә, соңгы берничә айда ашказаны януына түзә алмыйча, кар-бозлар суырып ятты да, бакыйлыкка күчте. Безнең өчен олы тормыш башланды. Сыерны исән-имин кышлатасы, утын хәзерлисе, бакча карыйсы… Кайвакытларда, баздан бер-ике бәрәңге алып менер идек тә, чалбарга сөрткәләп, шуны ашап куяр идек. Аны пешерергә утыны бармыни аның?!

Кышларын, утынга экономия булсын дип, йә Хәсән абзыйларга, йә Сәмигаттәйләргә өйдәш булып керер идек. Шулай бервакыт күрше Тәгъзимәттәй белән, арба тартып, утыз чакрым ераклыктагы Актанышка онга киттек. Җәяү барып, берәүләрдә төн кундык та, базардан икебезгә ике пот он сатып алдык. Аны көч-хәл белән тартып, хәлдән таеп кайтып егылдык. Тик он алып кайту шатлыгы озакка бармады. Алдап, авызга алгысыз әрем оны сатып җибәргәннәр икән.

Еллар үтә торды, мәктәп тәмамладык, мин Чаллыда шоферлыкка укып кайттым. Колхозда эшли башладым. Машина, трактор йөрттем. Авылдашым Фина белән тормыш корып, биш бала тәрбияләп үстердек. Аларның имин-мул тормышларына сөенеп, 80не дә куып киләбез хәзер. Аллага шөкер, нинди генә авыр тормышлар күрсәк тә, кеше өлешенә кермәдек, кеше рәнҗетмәдек. Үзебез булдырган белән көн күрдек. Табыныбыз мул, балдан да өзелеп торган юк. Берничә ел элек умарта тота башладык. Бал аерту вакытлары җитүгә ач-ялангач балачакны искә төшереп, күңелгә уелып калган бер кашык бал кыйссасы йөрәкне сыкратып искә төшә.

Мокатдис Вәлиев.

Актаныш районы, Яңа Кормаш авылы.

Запись «Бал аерту вакытлары җитүгә ач-ялангач балачак искә төшә, йөрәкне сыкрата » [хатирә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..