Архивы хатынкызбэхете - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Акчасы гына булсын, хатын-кыз әллә нинди ирләргә дә түзә»
Газетаның соңгы санында “Тиңме, түгелме?” дигән хат басылып чыккан иде. Бик бай яшәгән гаиләләрдә дә аерылышалар дип яза автор. Берни эшләмичә көннәр буе ирен эштән көтеп яткан хатыннарга бик күңелсез икән. Укыдым да, чынлап та шулай була ала микәнни соң ул, дип куйдым. Юктыр, ышанмыйм! Өстең бөтен, тамак тукта ничек инде “күңелсез” дип зарланырга була? Башка сыя торган әйбер түгел бу минем өчен. //Безнең авыл гыйбрәте//

Иртән торып эшкә чыгып чабасы булмагач, рәхәт бит инде. Бигрәк тә шәһәр җирлегендә яшәгән кешегә. Хисләнеп китеп, үземне шушы хатын урынына куеп карадым әле. И-и, мин булсаммы? Белер идем мин көнемне ничек уздырырга кирәген! Акчам булса, көн дә бассейнга йөзәргә йөрер идем. Анда барып кире әйләнеп кайтканчы гына да ярты көн вакыт узадыр ул. Гаилә булгач, кибетләргә барырга кирәк. Ашарга көн саен алырга кирәк бит. Теләгән нәрсәне алып кайтып, көн дә тәмләп ашарга пешерер идем. Итен дә, жәлләп кенә түгел, ә тутырып салыр идем. Ул җиләк-җимеш, килосы меңәр сумлык чикләвекләр турында әйтмим дә! Акчасы булган кешегә боларның берсе дә проблема түгел бит инде. Көннең калган вакытын да менә дигән итеп үткәреп була инде: кино карап, телләр өйрәнеп, рәсем ясап була. Минем, мәсәлән, бәләкәй чактан чынга ашмый калган хыяллар бик күп. Чөнки әниләрнең мине кая да булса йөртергә артык акчалары юк иде. Мәктәп кирәк-яраклары, тормыш өчен иң кирәкле дигән әйберләр генә алына иде. Әле шулай да бик таман гына яшәдек, артык бер тиен дә булмады. Рәсемгә дә шуңа күрә йөреп булмады. Зур үссәм дә, матур итеп рәсем ясаучыларга хәзер дә бик сокланам мин. Берничә генә төстән дә әллә нинди рәсемнәр ясаучылар бар бит. Акчасы булган кешегә ничә яшьтә дә соң түгел анысы. Түлә генә – өеңә килеп теләсә нинди дәресләр биреп китәләр. Ә абыйның баянга йөрисе килде. Әмма әлеге дә баягы акча юклык аны да чабуыннан тартты. Армиядән кайтып эшкә урнашкан абый беренче хезмәт хакына гади генә гармун алып җибәрде җибәрүен. Үзлегеннән бераз гына уйнарга да өйрәнде. Хәзер дә күңел өчен кайчак тартып утыра шуны, әмма барыбер үзе теләгәнчә түгел инде ул аның.

Кесәңдә акчаң кыштырдап торса, ябык ишекләр ачыла, яшәве рәхәтрәк тә, күңеллерәк тә инде ул, ничек күңелсез булсын ди. Акчаң була торып күңелсез яшәргә бик каты тырышырга кирәктер. Ирем миңа шундый иркен тормыш бирә алса, мин аңа теләсә нинди ахмаклыкларын да гафу итәр идем. Бу язмада язганнар, имеш, ирнең сөяркәсе булган икән дә, хатын шуңа түзмичә киткән икән. Сөяркә байларда гына түгел, безнең ише уртакул хәерчеләрендә дә бар ла ул! Сөяркәләрнең бөтенесе дә машина яисә фатир, тун ише кыйммәтле бүләкләргә өмет итми бит ул. Күпләре бер-ике капчык бәрәңгегә, симертергә алынган үгезен ел дәвамында тотарлык азык кайтарып аудара торган иргә дә риза. Араларында төрлесе бар инде. Кемдер “бергә-бергә җылы машинада эшкә йөрергә уңайлы” булганга сөяркә булып яши, икенче берәү бакчасын сукалатырга тракторы булган иргә риза. Мин боларны каяндыр уйлап чыгарып та сөйләмим сезгә, барысы да авылдашлар алар минем. Бар да күз алдында, белеп торабыз, әмма күрмәмешкә салышабыз. Болар янына килгәләп йөргән ирләр шуннан артыгын бирә дә алмыйлар инде аларга. Кайсынадыр салам-печәне бушка килә, бу шуннан файдаланып читләр янына йөри. Икенчесенең үзенең тракторы бар, сезонында ул шуның белән акча эшли. Сөяркәләрнең берсе дә шуннан артыгына өметләнә алмый инде. Кая ди ул машиналар яки туннар анда! Аллам үзе сакласын инде, минекенең сулга йөргәнен сизгәнем юк. Әмма шулай булса да, йөз процент кем ышанган ди аларга? Әмма, әйтәм бит, мине эшләтмичә, балаларыбызны үзе тапкан белән генә үстереп булырдай тормышта яшәтә икән, мин иремә бөтен булган сөяркәләрен дә гафу итәр идем. Чөнки сөяркәләрне байлар гына түгел аны, безнең авыл ирләре дә тота. Үзем сөйлим, үземнең исемә күптән түгел генә булган бер вакыйга килеп төште. Шунысы белән дә уртаклашыйм әле. Минем бертуган апам бар. Гаиләсе белән күрше авылда гына яшиләр. Шул шалтырата беркөнне. “Күршебез Сания апа хастаханәгә кереп ятты. Улы Рамил икенче көнне үк ниндидер бер хатын алып алып кайтты моның”, – ди. Рамил кайчандыр бер өйләнеп караган булган. Әмма яшәп бетә алмыйча, туган йортына кире әйләнеп кайткан да, хәзер әнисе белән яшиләр иде. Ә менә хәзер әнисенең өйдә түгеллегеннән файдаланып, хатын алып кайткан бу. Ә теге үзе генә түгел, өч баласын да иярткән. Авыл кешеләре, бигрәк тә күрше-күлән, карап кына тора бит инде ул. Апа да күреп калып, бу хатынның кемлеген, кайсы авылдан икәнлеген көнендә үк белешкән дә. Ирсез генә яшәүче ялгыз хатын ди бу. Тормышы авыррак, ихатасында мунчасы да юк ди. Кем дәшә, шуларга йөри икән бу. Бу юлы менә Рамил дәшкән килеп чыга инде. Апа әйтә, өч көн рәттән мунча якты Рамил, ди. Хатын-кыз, мескен, ничек тә тормыш тартырга тырыша инде. Бер дә үзе генә килмәгән бит, берсеннән-берсе кечкенә өч баласын ияртеп килгән. Кемдер, менә, мунча хакына булса да иргә риза. Аллам үзе сакласын инде шушы көнгә төшәргә, Ходаем. Тормышның бөтен ачысы-төчесе күз алдымда булганга күрә, “акчасы булса да, миңа мондый ир кирәкми”, дип язылган сүзләргә бик ышанып бетмим мин. Чөнки тормыш миңа гел киресен күрсәтә: акчасы гына булсын, хатын-кыз әллә нинди ирләргә дә түзә ул. Калганы – кино гына аның.

Миләүшә Х., Мамадыш районы.

Запись «Акчасы гына булсын, хатын-кыз әллә нинди ирләргә дә түзә» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Гарип бала табарсың, химия терапиясеннән соң сау бала тудырырмын дисеңме?»
Тормыш хәлләрен аңлаешлы, матур итеп тасвирлап бирүче бик халыкчан «Татарстан яшьләре»н яратып укыйм. «Сердәш»тәге язмалар аеруча кызыксындыра, уйландыра, гаҗәпкә калдыра. //Татарстан яшьләре//

Мин Пермь крае, Барда районында яшим. Билгеле, бездә дә гыйбрәтле тормыш юлы кичерүчеләр очрый. Хәер, ачылып сөйләшеп китсәң, сабак яки үрнәк алырлык хәлләр һәркем «сандыгында» бардыр ул. Мин менә «Сердәш»кә туган ягымдагы Карман авылында яшәүче Зилә Дускаева турында язарга утырдым. Сез дә минем кебек хатын-кызның түземлелегенә, батырлыгына һәм дөньяда могҗизалар барлыгына тагын бер кат инаныгыз әле.

Мәктәптә яхшы укып, Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына кергән Зилә студент чакта ук кияүгә чыккан. Ә өченче курсны тәмамлагач, ире аңа шарт куйган: йә укыйсың, йә өйдә генә торып, бала тәрбиялисең. “Ул чакта ун айлык улыбыз бар иде, укырга теләсәм дә, гаиләсез калып булмый дип, вузны ташларга туры килде”, – ди Зилә.

Яшь гаилә Карман авылында йорт салып, бер-бер артлы биш бала тудырып, күңелле мәшәкатьләргә чумып яшәп ятканда, табиблар Зиләдә …яман шеш табалар. Бу диагнозны ишеткән һәркем кебек, Зилә дә коелып төшә, югалып кала: итәк тулы бала, яше кырыкка да җитмәгән, яшисе дә яшисе… Пермь онкология диспансерында өч тапкыр химия терапиясе ала ул (бер сеансы 21 көн).

– Өченчесеннән соң хәлем кинәт начарланды, аннан район больницасында операция ясап, үт куыгымнан таш алдылар, – ди Зилә. – Операциядән соң Пермьдә кабул итмәделәр. Дүрт ай ашамый-эчми, өзлексез елап, урын өстендә яттым. Хәлем шулкадәр авыр иде, берәүгә дә күтәрелеп тә карый алмадым, коточкыч төшенкелеккә бирелдем, бик нык ябыктым. Әллә үземә кул салыйм микән дигән уйлар да килде хәтта. Гомерем шулай кыл өстендә торганда, беркөнне ишегалдына һава суларга чыккач азан тавышы ишеттем. Бу тавыш мине караңгы уйлардан айнытып җибәрде, үзенә чакыргандай тоелды. Шуннан җомга саен мәчеткә йөри башладым. Коръән сүрәләре, догалар ятларга тотындым. Елый-елый ярдәм сорап, Аллаһка ялвардым. Җәй көне җиләк-җимеш, кыйммәт булса да чикләвекләр сатып алып ашадым, махсус китаплардан иммунитетны ныгытучы үләннәр турында укып, шуларны төнәтеп эчтем. Дини китаплар, вәгазьләр, яман шеш турында төрле язмалар укыдым. Көзен Аллаһ ризалыгы өчен дип ураза тоттым.

Моннан сигез еллар элек булды әлеге хәлләр. Мин балага уздым. Һәм Яңа ел алдыннан онкология диспансерында чираттагы тикшеренүне үткәндә: “Анализларың яхшы, улыгыз туачак, биш бала янына алтынчысына да урын табылыр, шушы баланы тудырып, син тереләчәксең”, – дип кайтарып җибәрделәр. Шаккаттым, карынымдагы баламны Аллаһ бүләге дип кабул иттем. Дин юлына баскач, хәләл белән хәрамны аера башладым, сабыр булырга, шөкер итәргә өйрәндем. Диспансердан кайткач, икенче көнне иртән торып намазга бастым, шуннан бирле биш вакыт намазны калдырганым юк. Ел саен ураза тотам. Балалар хакына исән калганмындыр дип уйлыйм. Иремнән кала бүтән якыннарым, танышларым баладан котылырга киңәш итте. “Гарип бала табарсың, химия терапиясеннән соң таза-сау бала тудырырмын дисеңме?” – дип, җанымны яраладылар. Ай саен тапшырган анализларым яхшы булгач, мине онкология диспансерында исәптән төшерделәр. “Мондый хәлнең булганы юк иде әле, син гаҗәп кеше”, – дип шаккаттылар. Аннан үзебезнең Барда районы больницасында теркәлдем. Ә 2010 елның июнендә таза-сау бала таптым. Яман чирдән терелү максатыннан улыма Максат дип исем куштым. Шушы чирдән терелсәм иде дип теләп, Хаҗдан кайткан зәм-зәм суы эчүем дә сәбәп булгандыр, хәзер Аллага шөкер, дарулар эчмим, табибларга даими күренеп торам. Тетрәнүләр аша узып дөньяга килгәнгәме, төпчегебез бигрәк тә якын. Күп бала табудан куркучыларга: “Баланы юк итәргә ярамый, бала – Ходай бүләге ул”, – дияр идем.

38 яшендә инде алты бала анасы булган Зиләне таң калып тыңладым. Ире Салават та дин юлында, уллары Азамат та намаз укый икән. “Югары белем ала алмасам да, алты балага гомер бирүем белән горурланам мин”, – ди якташым. Олы балаларының үз гаиләләре бар һәм Салават белән Зилә биш оныкка дәү әти белән дәү әни икән инде. Сабыр итүе, авыр чакта Ходайга сыенуы, бары аннан гына ярдәм көтүе һәм үзе дә кул кушырып утырмыйча, дәвасын, чарасын эзләве сәбәпле чиреннән котылган Зилә бүген саулыгына шөкер итеп, гаилә бәхетенә тиенеп яши. Кара төннән соң якты көн, авырлыклардан соң җиңеллек килүенә ихлас ышанып, михнәтләрне акыл, түземлек белән үткәреп җибәрүчеләрне Күкләр ярдәменнән ташламый.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Пермь крае, Барда авылы.

Запись «Гарип бала табарсың, химия терапиясеннән соң сау бала тудырырмын дисеңме?» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Тилмереп көткән бәхетне гаиләбезгә син бүләк иткән гөл алып килде» [гыйбрәт өчен]
Банкта чират торам. Янәшәмдә ике ханым сөйләшеп утыра. Берсе, көмәне шактый ук түгәрәкләнеп килгән утыз биш яшьләр тирәсендәгесе, затлы тунын ычкындырып җибәргән, киңәеп киткән гәүдәсе тар пластик урындыкка сыймаганга күрә, җайсызрак итеп, яны белән утырган. Йөзенә авырлы хатыннарга хас көрәнсу таплар төшсә дә, булачак ана бик сөйкемле күренде. Башкалар сүзен тыңлап утыру әдәпсезлек икәнен белсәм дә, бу вакытта ничарадан бичара дигәндәй, бичәнең көр тавышы колагыма кереп, кызыксыну уятты. //Татарстан яшьләре//

– Игелегеңне мәңге онытачагым юк, Альбина! Никахыбызны саклап калырга син генә ярдәм иттең! – диде ул күн пәлтәле көяз ханымга.

– Мин?! Юк сүз сөйләп, башымны катырма инде!

– Ничек кенә ярдәм иттең әле! Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, күптән тилмереп көткән бәхетне гаиләбезгә син бүләк иткән серле гөл алып килде. Юкка гына аны “хатын-кыз бәхете” дип йөртмиләр икән. Тылсымлы гөл ул! Йокы бүлмәбезгә шул чибәркәйне кертеп куйгач, тиктомалдан күңелем күтәрелде. Сихерләнгән кеше кебек, гел шуның тирәсендә бөтерелдем. Аның белән сөйләштем, эре яфракларын, ап-ак чәчәк таҗларын сыйпадым. Өстенә җылы су бөркедем, ашладым, туфрагын алыштырдым. Шуның белән әвәрә килгәндә, җаныма тынычлык иңүен тойдым. Озак та үтмәде, ирем белән арабызның җылына төшүен, мөнәсәбәтләребезнең җайлана башлавын сизеп алдым. Соңгы вакытта сөмсере коелып, авызын турсайтып, гел канәгатьсез йөргән, миңа битараф була башлаган иремә, әйтерсең, тылсымчының сихәтле таягы кагылып китте – ул, бергә яши башлаган елларыбыздагы кебек, кайгыртучан, дәртле, назлы иргә әверелде. Бүләкләр, чәчәкләр биреп сөендерде. Үзем дә аңа карата йомшара төштем. Юкса, киләчәккә өметем өзелгәнгә күрә, аннан аерылып китәргә уйлап йөри башлаган идем.

– Ярар ла инде, Альбертың эчми-тартмый, мал таба. Андый ирдән китәләр димени?

– Җитди сәбәбе бар иде, җиде ел балабыз булмады бит, Альбина. Җиде ел! Моның нинди четерекле хәл икәнен үз башына төшмәгән кеше генә белми. Кимсенеп, күпме яшь түктем. Тикшерендек, дәваландык, шифаханәләрдән кайтып кермәдек – файдасы тимәде. Бармаган күрәзәче, күренмәгән табиб калмаган иде. Хәсрәтләндем. Төшенкелеккә бирелдем. Җанымны шом басты. Әйтерсең, икебез дә җансыз, соры шәүләләргә, бөтен нәрсәгә битараф тере мәетләргә әверелдек… Арага салкынлык иңде, бер-беребезгә карата суындык. Уртак түшәк җылытмый башлагач, аннан китәргә карар кылдым. Аңа бу хакта белдерергә уңайлы форсат көттем… Ә аннан соң могҗизалы гөлеңне күтәреп, туган көнемә син килдең! Шуннан соң барысы да үзгәрде!

Хәзер менә, Ходайга шөкер, карынымдагы балама җиденче ай. Кадерле әтиебезгә 23 февральгә зу-у-ур бүләк ясарбыз дип торабыз, шулаймы, улым?

Шулчак түзмәдем, көмәнен сыйпап утырган бәхетле ханымга сүз каттым:

– Сеңлем, гафу итә күрегез, ирексездән кызыклы әңгәмәгезнең шаһиты булдым. Сер булмаса, әйтегез әле, сүз нинди тылсымлы гөл турында бара?

– Хатын-кызга бәхет китерүче спатифиллум ул, – дигән җавап ишеттем.

Инде минем күңелгә корт керде. Холкым шундый: берәр кызыклы яңалык ишетсәм, асылына төшенергә тырышам (журналист һөнәренә бәйле “чирем” инде ул минем). “Хатын-кыз бәхетен” үз күзләрем белән күрәсем килгәнгә, юл уңаеннан чәчәк кибетенә сугылдым. Чыннан да, матур гөл икән шул: йөрәксыман яфраклары каракучкыл яшел төстә, ап-ак чәчәкләре уртасыннан үсеп чыгып, югарыга омтылган нәни “ук”лары өлгереп килүче кукуруз чәкәнен хәтерләтә, бераз бизәкле шәмгә дә тартым. Үзеннән сизелер-сизелмәс хуш ис килә.

Өйгә кайтып керүгә, бу гөл хакында күбрәк белергә теләп, махсус әдәбият укырга, белешмәлекләр актарырга, кызыксынып, мәгълүмат тупларга керештем. Интернетта казына торгач, бик борынгы бер риваятькә тап булдым.

“Спатифиллум чәчәк аткан чакта, үзен тәрбияләп үстергән хатын-кызга башкалар тарафыннан яратылу бәхетен ирештерә. Кемгә бүләк итсәң, шуның теләге кабул була. Ялгызы – парын таба, гаиләлесе – ире һәм балалары белән аңлашып яши башлый, баласызы – ана булу бәхетенә ирешә” , – дигән юлларны укыгач, шаккаттым. Табигатькә нинди генә могҗизалы серләр яшеренмәгән! Галиҗәнап тормыш чыганагының җитмеш җиде йозаклы ишекләренә ачкыч ярата беләбезме соң? Мин-минлекле Адәм баласы, үзен дөнья кендеге дип санап, ничаклы гына масаймасын, Табигать-Ана каршында ул барыбер көчсез. Тормышның тирән мәгънәсенә төшенеп, табигать белән тулы гармониядә яшәргә әзер булмаганга күрә, башыбыз чирдән арынмый, җанга тынычлык иңми, үзебез китереп чыгарган бәла казалардан җәфа чигәбез түгелме соң?

Сүз уңаеннан. Үзегезгә спатифиллум гөле бүләк итсәләр, аны ничек тәрбияләргә дип баш ватмагыз. Эшегезне җиңеләйтү өчен, берничә киңәш бирәм. Бу гөлгә бүлмә температурасының 25 градустан артмавы, 15-18 градустан ким булмавы зарур. Үтәли җилне яратмый, төбен һәм яфракларын даими дымландыруга, яктылыкка мохтаҗ. Кышын өстәмә яктыртырга туры килә. Көннәр кызу торганда, көнгә берничә мәртәбә яфракларына җылы су бөркибез, турыдан-туры төшүче кояш нурларыннан саклыйбыз. Өч көн саен су сибәбез. Гөл чүлмәге аслыгына су, мүк, губка салсак, тамырлары дымны үзләре суырачак. Кибеттән алынган яки бүләк ителгән спатифиллумны язын күчереп утыртканда, бик үк тирән булмаган, элеккесеннән ике-өч сантиметрга киңрәк чүлмәк сайлау отышлы. Гөлне универсаль яки “Ароидлы үсемлекләр өчен” дигән махсус туфрак катнашмасында үстерү хәерле.

Бәйрәм җитсә, дус-ишләргә, туган-тумачага нәрсә бүләк итәргә дип баш ватабыз. Шау чәчәккә күмелгән гөл, теләсә-кайсы хатын-кызга, аеруча йорт җанлы уңган хуҗабикәләргә бик шәп бүләк. Бүлмә гөлләренең уңай энергетика таратуы бәхәссез. Кем булса да авырса, үлсә, алар да моңсулана, чәчәкләрен коя, хәтта корулары да ихтимал. Гөлләрнең торышы гаиләдәге мохитне көзгедәгедәй ачык чагылдыра, ди биологлар. Гөлләр үстереп, шуларны бер-беребезгә бүләк итешеп, нәфис гөлләр кебек, дөньяны ямьләндереп яшик, дуслар!

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Запись «Тилмереп көткән бәхетне гаиләбезгә син бүләк иткән гөл алып килде» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..