Архивы хаҗ кылу - Tatar Today - татар яңалыклары.

Согуд Гарәбстаны хаҗ кылуны вакытлыча тыйды
Коронавирус керү куркынычы сәбәпле чит илдән хаҗ кылучылар һәм туристлар килү чикләнә.

Согуд Гарәбстаны коронавирус сәбәпле Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылуны вакытлыча тыйды. Бу турыда патшалыкның тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Илгә туристлар кертү дә вакытлыча чикләнә. Аерым алганда, коронавирус таралган илләрдән туристларга керү тыела.

Быел Татарстан мөселманнарына хаҗга 1800 урын бирелде. Квота узган елдагыча калды. Русиягә барлыгы 25 000 урын бирелгән. Хаҗ кылу сезоны быел 24 майда башланачак.

Якын Көнчыгыш илләрендә коронавирус йогуның 220 очрагы теркәлгән. Шуларның күбесе – Иранда (139 очрак), 19 кеше үлгән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кытайда коронавирус йоктыручылар саны 79 630 га җиткән, бер тәүлектә аларның саны 627гә арткан. Дөньяда яңа вирус 82 мең кешегә йоккан, барлыгы 2801 кеше үлгән.

Бүтән илләр арасында коронавирус аеруча Иранда, Көньяк Кореяда, Италиядә тиз тарала. Көньяк Корея 1,5 мең очрак турында белдерде, тәүлек эчендә авыручылар саны 334 кешегә арткан.

Италиядә 453 очрак теркәлгән. Роспотребнадзор русияләрне бу илгә барудан тыелырга чакырды.

Русия премьер-министры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Көньяк Кореяга очулар 1 марттан туктатыла, бары Аэрофлот рейслары гына калачак.

Русия 28 февральдән Ираннан килүләрне чикли, бары эшлекле һәм һуманитар визалар гына биреләчәк.

Мәгълүмат чит ил агентлыгы

Запись Согуд Гарәбстаны хаҗ кылуны вакытлыча тыйды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..