Архивы хезмәтхакы - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Авылдан Казанга килгән 16 яшьлек кызның беренче хезмәт хакын урлау – хурлык!”
Беренче хезмәт хакы… Моннан 38 еллар чамасы элек, 10 сыйныфны тәмамлагач, мин дә Казанга киттем. Ул вакытта авылдан чыгарып җибәрергә бик атлыгып тормадылар. “Районга тегүче булып кайтам”, дигәч җибәрделәр тагын. Кая инде ул уку, эшлисе килә! Авылдан килгәч, үкчәле туфли алып киясе килә!

“Спартак” аяк киемнәр фабрикасына эшкә кердем. Шундук тулай торак бирделәр. Ике сменалы эш. Без эшләгән цехта берничә бүлек. Мин “әзерләү” бүлегендә эшләдем, ир-атларның җылы аяк киеменә замок ябыштырып тордым. Эшемне бик яраттым, өлгермәсәм, булыштылар. Ул вакытта 110-115 сумнар тирәсе хезмәт хакы ала идек. Минеке – 78 сум.

Беренче хезмәт хакын алдым да сөе­неп халат кесәсенә салып куйдым. Бераз­дан бәдрәфкә киттем, анда кер­гәндә акчаны төшеп калмасын дип, халат кесәсеннән алып, юыну краны янын­да калдырдым. Бер кеше дә юк иде. Чыксам, акчамнан җилләр искән. Бер мизгелдән соң гына акчамны урлаганнарын аңладым. Кичерешләремне язып та, әйтеп-аңлатып та булмый. Цех җитәкчесе янына йөгердем. Үзем дерелдим, чәчләремне йолкый-йолкый еладым.

Җыелыш булды, “кем күпме бирә ала?” дип, акча җыйдылар. 78 сумның яртысы җыелган иде. Ике көн йоклый алмадым, елый-елый күзләрем шешенеп, кызарып бетте. 16 яшьлек авыл кызының акчасын кем шулай урлый алган, искитмәле хәл! Ә мин шул беренче хезмәт хакыма әти белән әнигә бүләк алырмын дип хыялланган идем.

Нурия Хәбриева. Балык Бистәсе, Масловка.

//Акчарлак//

Запись “Авылдан Казанга килгән 16 яшьлек кызның беренче хезмәт хакын урлау – хурлык!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..