Архивы хоспис - Tatar Today - татар яңалыклары.

Авыру балага 18 миллион җыярга теләгән Данис Зарипов Казан хосписына килә
Казанның “Ак Барс” хоккей командасы һөҗүмчесе, дөнья чемпионы Данис Зарипов лимфобласт лейкоз белән авыручы Саба кызы Аделина Абдуллинага ярдәм итү өчен үзенең дусларына WhatsApp аша хәбәр таратып, ике атна эчендә 18 миллион сум җыяга теләвен язган идек. Шушы көннәрдә спортчы Казан хосписына килгән.

Балаларга күчтәнәчләр алып килгән Данис Зарипов хосписка видеопроектор һәм экран бүләк иткән. Авыру балалар белән аралашып, фотога төшеп күңелләрен күргән.

3 яшьлек авыру Саба кызының әтисе Азат Абдуллин әйтүенчә, атаклы хоккейчы аңа үзе ярдәм тәкъдим итеп шалтырата. Акча сабыйны Мюнхенда дәвалау өчен кирәк.

Бу кызчыкның язмышы бөтен интернетны шаулата. Аделинага бөтен ил белән ярдәм итәләр. Татар эстрадасы артистлары да читтә калмый. Сабада күп кенә хәйрия чаралары уза.

Фото: vk.com/hospiskazan

Запись Авыру балага 18 миллион җыярга теләгән Данис Зарипов Казан хосписына килә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фирдүс Тямаев хосписта күз яшьләрен тыя алмаган [фото+видео]
Бүген татар эстрадасы артистлары Казан хосписында дәваланучы балалар белән күреште. Бу очрашу 28 ноябрьдә Казанда узачак “Мең рәхмәт!” хәйрия концерты уңаеннан оештырылды. Чараның төп максаты – концерттан җыелган акчаларны Анжела Вавилова фондына Казан хосписына һәм тумыштан артык авырлыктан интегүче Ирек Габдрахмановка тапшыру. //Интертат//

Фирдүс Тямаев, Дилә Нигъмәтуллина, Илнар Ялалов, Фәрит Мифтахов авыру балаларга кирәк-яраклар, тәмле күчтәнәчләр алып килде. Бу хоспис – хастаханә түгел, монда барысы да өйдәге кебек матур, җылы, якты. Җырчылар өчен хоспис буйлап экскурсия оештырылды, алар төрле авыру балаларны, дәвалану бүлмәләрен күрде. Дилә бирегә өченче ел рәттән килүен белдерсә, Фирдүснең хосписка беренче тапкыр килүе. Җырчы күз яшьләрен яшерә алмады, авыру балаларны чын күңелдән кызганды. “Мин – бик бәхетле кеше икән. Мин артыгын кыланам икән, дөнья артыннан чабабыз икән. Бу минем өчен җиргә төшәргә һәм уйланырга этәргеч булды”, – диде Фирдүс. Хосписта дәваланучы бер бала Фирдүсне танып кочаклап алды, фотога да төште. Баласының бәхетле елмаюын күреп, ана кешенең күзенә яшь тулды.

“Ел саен хәйрия концертлары куябыз. Андый чаралар Кайбыч, Актүбә, Нурлат, Баулы, Азнакай якларында оештырылды. Кая гына барсаң да, мондый күренешне күрергә бик авыр. Картлар йортында булганыбыз бар. Балалары әти-әниләрен ташлап китә, аларны имансыз кешеләр дип әйтер идем. Бу хосписта мин беренче тапкыр. Шаккатым. Монда килеп керүгә, курортта йөргән кебек. Мондый шартлар булуы әти-әниләргә психик яктан бик әйбәт. Балалар өчен булдырылган шартлар башка беркая да юк. Ай саен концерт куеп, шушы бинага акча кертсәк, бик яхшы күренеш булыр иде. Ата-аналарга, балаларга Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен. Шушы фәрештәләр аркасында гына безнең дөнья тотылып тора. Шуны аңларга кирәк, мондагы балалар – фәрештәләр. Дөресен генә әйткәндә, минем бүген акылым таралды…” – дип сөйләде Фирдүс Тямаев.

Ләйсән Минькинаның кызы Индирага – 5 яшь. Алар биредә дүрт ел дәвамында дәвалана. Без килгәндә, Ләйсән кызы белән ашханәдә утыра иде. “Индира – гаиләдә беренче бала, икенче балабыз сәламәт булып туды. Биредә ел саен 3 тапкыр ятып чыгабыз. Хосписка килү – тормышыбызны җиңеләйтә. Монда эләгү өчен бер тиен акча да түләмәдек, барысы да – бушка. Апрель аенда туган көнебезгә хәтта бүләк тә бирделәр”, – дип сөйләде Ләйсән Минькина.

“Балалар әниләре белән булгач, аларның әниләренә дә уңайлы шартлар булдырырга тырышабыз. Аларга бик авыр, шуңа да биредә психолог, психотерапевт бар. Кайбер аналарга хәтта препаратлар белән ярдәм итәргә кирәк. Еш кына ислам һәм православие дине әһелләре килеп ярдәм күрсәтә. Боларның барысы да алга таба яшәргә көч бирә. Кайбер балаларны физик яктан карый алмыйлар, чөнки бала үскән саен гәүдәләре авырая. Өч ел буе ятучы балалар да бар бездә”, – диде балалар хосписы табибы Татьяна Ахантьева.

Казан хосписы җитәкчесе Владимир Вавилов тагын бер хоспис төзергә планлаштыруын әйтте. Хәзерге вакытта 20 млн.сум акча җыелган, ләкин бинаны төзү өчен кимендә 200 млн.сум акча кирәк. “Бүгенге көндә бездә 17 бала һәм 21 олы кеше ята, өч бригада эшли. Барысын да кабул итәргә урыннар җитми, ләкин ата-аналарның “алыгыз безне” дип елый-елый ялваруларын тыңлау да кыен. Хосписны зурайту турындагы мәсьәләне Президент дәрәҗәсендә күтәрдем. Фондта һәм хосписта барысы да үтәкүренмәле, ягъни һәр тиен өчен җавап бирәбез, шуңа күрә безне бөтен дөнья буйлап югары бәялиләр. Бу Европада иң яхшы хоспис булып санала. Безгә төрле төбәкләрдән тәҗрибә алырга киләләр”, – дип белдерде Владимир Вавилов.

Хоспис җитәкчесе биредә абилитация юнәлешен үстерергә теләвен белдерде. “Ягъни бала фатирда үзе генә калган очракта, чәй кайнату, газны сүндерү, ботка салу, бәдрәфкә керү кебек эшләрне мөстәкыйль эшләргә тиеш. Мондагы ата-аналарның “баламнан иртәрәк үләргә куркам” дигән сүзләрен ишетү йөрәкне әрнетә. Мин ул балаларның социумга кереп, үз-үзләрен тәэмин итәргә өйрәнүләрен телим. Түләүле үзәкләр “балагызны дәвалыйбыз” дип акча каера белә. Ләкин ул балаларны дәвалап булмый, ә менә тормышларын җиңеләйтергә, яхшыртырга мөмкин”, – диде Владимир Вавилов.

Тиздән Яңа ел җитә. Хосписта дәваланучы балалар Кыш Бабайга хатлар яза башлаган. Аларның кечкенә генә, әмма ихлас теләкләрен хәленнән килгән һәркем тормышка ашыра ала…

Запись Фирдүс Тямаев хосписта күз яшьләрен тыя алмаган [фото+видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Җирдә яшәү үзе бәхет!» ди «Мең рәхмәт» проекты җырчылары [афиша]
28 ноябрь Казанның Уникс залында “МЕҢ РӘХМӘТ!” исемле зур хәйрия фестивале үтәчәк! Әлеге чарага да санаулы көннәр генә калып бара! Билетлар сатуга чыкты. //Tatar today//

Әлеге чараның төп максаты – татар эстрадасы артистлары катнашкан фестивальдә җыелган акчаны Анжела Вавилова фондына (Казан һосписына)тапшыру һәм популяр җырлар авторы, тумыштан ук авырлык чиреннән интегүче Ирек Габдрахмановка Башкортстандагы йортын төзекләндерергә ярдәм итү.

Катнашалар:

– АсылъЯр

– Фирдүс Тямаев

– Рәсим Низамов

– Гүзәлия һәм Хаким

– Илшат Вәлиев

– Гөлназ Сәфәрова

– Илназ Гарипов

– Ләйлә Дәүләтова

– Филүс Каһиров

– Гөлдания Хәйруллина

– Әсхәт (Дөбер-шатр)

– Лилия Муллагалиева

– Дилә Нигъмәтуллина

– Фәрит Мифтахов

– Нурбәк Батулла һәм Ислам Валеев

– Сәйдә Мөхәммәтҗанова

– Илнар Ялалов

– Гөлнара Габидуллина

– Айваз Садыйров

– Нурзадә

Запись «Җирдә яшәү үзе бәхет!» ди «Мең рәхмәт» проекты җырчылары [афиша] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Балалар балаларга ярдәм итә”: авырулар яман шешкә каршы көрәшә
Балаларда яман шеш авыруына каршы көрәш көне алдыннан Мәскәүдә хәйрия концерты узды. Балалар концертында җыелган акчалар авыру балаларга ярдәм итүче “Анжела Вавилова исемендәге хәйрия вакыфы”на тапшырылды. //Azatliq.org//

15 февральдә билгеләнүче Бөтендөнья балаларда яман шеш авыруына каршы көрәш көне алдыннан Мәскәүдә “Балалар балаларга ярдәм” итә дип аталган хәйрия концерты булды. 14 февральдә узган бу чараны “Анжела Вавилова исемендәге хәйрия вакыфы” белән берлектә Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге оештырды.

Бу фондның җитәкчесе Владимир Вавилов чыгышы белән Казаннан. 14 ел элек аның кызы Анжела кан авыруыннан (лейкоз) вафат булганнан соң ул шушы вакыфны оештырып авыру балаларга ярдәм итү эшен башлап җибәргән.

Владимир Вавилов (с) һәм Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин (у)

2014 елда Вавилов Казанда аеруча авыр хәлдәге балаларны кабул итү үзәге – һоспис та ачты. Хосписның үзендә 17 бала гына дәвалана алса, фонд тырышлыгы белән тагын 120 авыру балага өйләрендә дә табиблар ярдәме күрсәтелә. “Минем өчен иң мөһим бурыч – авыру балаларның хәлен җиңеләйтү”, диде Владимир Вавилов концерт алдыннан ясаган чыгышында. Бу хосписта әти-әниләр балалары янында тәүлекләрчә калырга мөмкин. Алга таба хосписны тагын да киңәйтү планлаштырыла.

Ә инде хәйрия концертына килгәндә, анда “Сәнгатькә теләктәшлек белдерү”, “Арт-Линия” вакыфы стипендиатлары һәм Мәскәү консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбенең халыкара конкурсларда җиңү яулаган укучылары катнашты.

Равил Әхмәтшин һәм Татьяна Малышева-Җәлил

Очрашуда шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы, “Арт-Линия” фондының музыка програмнары җитәкчесе Татьяна Малышева-Җәлил һәм Татьянаның бик күптөрле халыкара конкурсларда бүләкләр алган балалары Михаил Митрофанов-Җәлил белән Елизавета Малышева-Җәлил, шулай ук, Казаннан күп кенә конкурслар лауреаты, 17 яшьлек Марат Баймөхәммәтов, Мәскәүдә туган 10 яшьлек Радион Шакиров, Грозныйда туган 19 яшьлек Шамил Закаев –барлыгы сигез бала катнашты.

Алар үзләренең осталыклары белән тамашага килүчеләрне таң калдырып көчле алкышларга лаек булды. Хәйрия концертында катнашучылар скрипка, фортепьяно, арфа, ксилофон, гобой һәм башка төрле музыка коралларында уйнадылар.

Хәйрия тартмасы

Яман шеш авырулы балаларга ярдәм көне алдыннан уздырылган бу хәйрия концертының максаты – Анҗела Вавилова исемендәге фонд өчен акча җыю иде. Очрашуга килүчеләр арасында рәсмиләр дә, эшкуарлар да, Мәскәү зыялылары да байтак булды. Алар арасында Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “Папирус” ширкәте җитәкчесе Ильяз Мөслимов, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, Русия һәм Татарстан композиторлары берлекләре рәисе Рәшит Кәлимуллин, композитор Зөлфия Рәүпова һәм башкалар – барлыгы 70тән артык кеше бар иде.

“Балалар балаларга ярдәм итә” дигән халыкара фондның Мәскәү бүлеге вәкиле: “Бу дөньякүләм фонд 100 елдан артык эшләп килә инде. Мәскәүдә ул әле бары тик 5 ел элек кенә булдырылды дип, бу эшне үз өстенә алганы һәм уңышлы башкарып килүе өчен Татьяна Малышева-Җәлилгә рәхмәт сүзләре әйтеп мактау кәгазе дә тапшырды.

Запись “Балалар балаларга ярдәм итә”: авырулар яман шешкә каршы көрәшә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..