Архивы хушлашу - Tatar Today - татар яңалыклары.

Роберт Галиевны соңгы юлга кайдан озатачаклары билгеле булды
Бу хакта Казан дәүләт аграр университетынынң тәрбия бүлеге җитәкчесе Әнәс Мостафин хәбәр иткән.

Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Роберт Галиев белән хушлашу мәрәсиме 26 февральдә, 09.00 сәгатьтә, Казан дәүләт аграр университетының Ферма-2 торак комплексында, Гареев урамы 62 йортта урнашкан механизация һәм техник сервис институты бинасында узачак.

Чыганак : "Татар - информ" МА

Запись Роберт Галиевны соңгы юлга кайдан озатачаклары билгеле булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Роберт Миңнуллин Айдар Галимовка: «Минем җырларымны җырлап, кеше булдың син» [видео]
«Минем җырларымны җырлап, кеше булдың син». Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовка күптән түгел арабыздан китеп барган Роберт Миңнуллин шулай дип әйткән булган. Әмма яратып әйтелгән сүзләр бу. Шагыйрьне соңгы юлга озатканда җырчы белән очрашып, истәлекләрне барлаган идек.

− Айдар абый, Роберт абый белән соңгы арада элемтәдә идегезме?

– Роберт абыйның китүен авыр кичердем. Дөресен әйткәндә, үземне начар төш күргәндәй хис итәм. Хәзер уянырбыз да, барысы да үзгәрер, мыек астыннан гына елмаеп, юморга бай сүзләре белән Роберт абый килеп чыгар төсле. 8 Мартта бер чарада булган идем, җырладым. Шунда Таңсылуны күреп алдым, бу җырны тыңлаганда елап утырды ул. Шул вакытта ук күңелгә шом кергән иде инде… Безгә барысын да әйтеп бетермәделәр бит. Авыру – авыру, үтәр, җиңәр дигән өметтә булдык. Телефоннан аралашканда да Роберт абый берни сиздермәс иде! Ай-һай, ничек шундый көчле рухлы булырга кирәк?! Егет икән! Мин Роберт абыйны яхшы беләм дип уйлыйм идем, белеп бетермәгәнмен шул… Роберт абый белән гел элемтәдә булдык. Әмма соңгы вакытларда аралашу җитмәде дип уйлыйм. Соңарып үкенәбез шул. Их, сөйләшәсе, серләшәсе булган. Мин аңа гел: «Роберт абый, син – дустым да, тәнкыйтьчем дә, терәгем дә», − дип әйтә идем. Тәнкыйтьнең төрлесе була. Роберт абый булышу йөзеннән, миңа, иҗатыма уңай булсын өчен тәнкыйтьли иде. Аны бөек шәхес дип әйтүдән дә курыкмыйм.

– Җырланмаган җырлар калдымы?

– Җырлар калды. Җырлар дигәннән… Роберт абыйның «Сөюләрем инде үткәннәрдә» шигыренә Башкортстаннан Вилдан Фәйзуллин көй язган иде. Бу җырны күптән якын итеп йөргән идем инде, бигрәк тә Роберт абыйныкы булгач. Шушы җырны ничек тә булса эшләп чыгарга дигән карарга килдек. 27 мартта, йоклар алдыннан, шуны тыңлап: «Тизрәк эшкәртеп, Роберт абыйга тыңлатасы иде», − дип уйлап яттым. Иртән торуга, Инстаграмны ачам, шомлы хәбәр… Бу җырны әле барган концерт программасына өстисем килә. Аның истәлекләре, фотолары белән үрелеп барачак ул. Бу җыр булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки Роберт абый – минем иҗатка зур йогынты ясаган кеше. «Минем җырларымны җырлап кеше булдың, Айдар», − дип, шаяру катыш әйтә иде ул. Хак та әйткән бит!

– Роберт абыйга бәйле истәлекләр сездә күптер…

– Бер җәйне Роберт абый белән Башкортстан якларына кайтып килдек. Мин рульдә, ул минем янымда. Шулай икәүдән-икәү туган якларны әйләнеп кайттык. Бишбүләк, Миякә, Акмулла, Фатих Кәримнең туган авылларында булдык… Моңа да сөенеп туя алмыйм, ярый шуңа өлгергәнбез әле. Шул чакта аның чын-чынлап халык шагыйре икәнен аңладым инде. Безнең өебездә булды, әти-әнием белән очрашты, икәүдән-икәү генә калып сөйләшеп утырдык. Бу истәлекләрне күңел дәфтәрендә саклап, киләчәктә кәгазьгә дә төшереп булса иде. Күңелем бер нәрсәгә тыныч: соңгы юбилей программама Роберт абыйны чакыра алдым һәм ул килде. Концертны башыннан ахырынача карап утырды. Аның «Өянкеләр-тупыллар»ын җырлаганда, залга төштем, күрештек, кочаклаштык. Якыннан күреп, соңгы кочаклашуыбыз булган икән. Халык арасында, җыр аша күрешеп хушлашканбыз. Роберт абый гаилә җанлы кеше иде. Клара апа, балалары, оныклары дип янып торучы, үрнәк кеше. Аның туган авылына, әнисенә, иленә, теленә булган мөнәсәбәтен әйтеп аңлатырлык түгел. Шундыйлар безне данлый да, тарихта эзле итеп калдыра да инде.

Чулпан Гарифуллина

Чыганак: Ватаным Татарстан сайты

Запись Роберт Миңнуллин Айдар Галимовка: «Минем җырларымны җырлап, кеше булдың син» [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әлфия Авзалова вафат [видео]
15 июнь иртәсендә Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе, мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованың вафаты турында билгеле булды. Әлфия апага 84 яшь иде. //Азатлык радиосы//

Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Биш яшендә әнисе үлә. Әтисе Икенче дөнья сугышыннан кайтмый. Әнисенең сеңлесе тәрбиясендә үсә.

Җырчы буларак 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең күренекле башкаручыларның берсе булып таныла. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Авзаловага беренче зур уңыш китерә.

Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.

Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге Әлфия Афзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Русия шәһәрләрендә чыгыш ясый.

Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен 1960 елда җырчы “Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен” дигән Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.

Әлфия Афзалова – Татарстанның халык, РСФСР атказанган артисты, Тукай бүләге иясе.

Запись Әлфия Авзалова вафат [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Продюсер Рифат Фәттахов: “Илфак бу дөньядан Илсөяне кичереп китте”
Илфак Шиһапов соңгы очрашуларында Рифат Фәттаховтан Илсөяне проектларына алуын сораган.//Татар-информ//

“Илфак Шиһапов бу дөньядан Илсөя Бәдретдинованы кичереп китте” – бу сүзләрне «Татар-информ» хәбәрчесенә танылган татар продюсеры Рифат Фәттахов әйтте.

“Соңгы очрашуыбызда, 19 май көнне, без бик озак сөйләшеп утырдык. Ул Илсөяне кичерүен, аңа үпкәләре калмавын әйтте. Ул аны илаһилаштырып сөйләде. “Без шушы көннәрдә очрашабыз, сөйләшәбез, аңлашабыз”, – дип әйтте. Миннән Илсөяне проектларыма алуымны сорады, – диде Рифат Фәттахов.

“Яшерен-батырын түгел, Илсөя белән аерылышуны Илфак бик авыр кичерде. “Судка бирәм мин аны, ярдәм ит”, – дип, миңа да килде. Продюсер буларак, мин үзем дә Илсөянең кайбер гамәлләрен кабул итмим. Продюсерлык килешүе, һичшиксез, үтәлергә тиеш, авторлык хокуклары якланырга тиеш дигән фикердән мин бүген дә баш тартмыйм. Әмма Илфакның: “Илсөяне игътибарыңнан ташлама инде”, – дигән сүзләре колагымда чыңлап, бәгырьне телгәли. Илфакның: “Нариман бар бит, Нариман!” – дип өзгәләнүе хәзер дә күз алдымда”, – дип сөйләде Рифат Фәттахов.

“Илсөя – минем бик якын, бик кадерле кешем”. Бу – Илфакның сүзе иде. Бәлки, Илсөя турындагы соңгы сүзе булгандыр. Бу хакта әйтмәсәм, бу мәгълүматны яшереп калдырсам – дөрес булмас иде. Илсөя каршында да, Нариман каршында да, бигрәк тә Илфакның рухы каршында”, – ди танылган продюсер.

Искәртеп үтик, журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов 30 майда Казандагы фатирында вафат булды.  Ул туган ягында – Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнде.  Аның элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова “Татар-информ” аша мөрәҗәгать белән чыкты, Илфакның үзенә рәнҗеп китмәве хакында уйлавын белдерде.

Запись Продюсер Рифат Фәттахов: “Илфак бу дөньядан Илсөяне кичереп китте” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Татарстан” каналының “Туган як” тапшыруы “атасы” мәрхүм Алик Зыятдинов хатирәләре [видео]
“Халык синоптиклары”ның хәвефле ел дигәннәре шушы бугай. Көн туды исә, кайгылы хәбәр килеп ирешә башлады. 31 июньдә Илфак Шиһаповны җирләгәннән соң, күп тә үтмәде, озак еллар телевидениедә эшләп, авыл хуҗалыгы программасын алып барган, ветеран-журналист Алик Зыятдиновның бакыйлыкка күчүе мәгълүм булды.//Интертат//

Аны замандашлары, хезмәттәшләре, зәңгәр экраннарда  эшчәнлеген дәвам итүче “телевизионщик”лар, язучылар һәм якыннары соңгы юлга озатты. Хушлашу чарасы Алик абзыйның гомер иткән йорты – Казанның Серов урамында булды. Якын кешеләренең, чордашларының күзләрендә яшь иде.

Алик Зыятдиновның “Туган як” тапшыруыннан өзекләр. “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе архивыннан

“Помидорларым саргая, ник икән дип борчылып шалтыратты”

– Без аның белән телевидениедә эшли башлаганнан бирле, ярты гасыр дуслар, – диде җәмәгатьчелеккә бакчачы буларак таныш Фарсель Зыятдинов. – Башта авыруын әйтмәде. Иртәрәк белгән булсак, дәваларга да мөмкин булыр иде. Операция ясадылар. Шул вакытта койрык сөягенә зыян килде. Шуннан  мантый алмады. Өч еллап йөрде әле ул аннан соң. Ачыктан-ачык начар авыру икәнен үзеңә әйтмиләр дә бит әле ул. Гел сөйләшеп тордык. “Бик авырыйм, түзеп булмый”, – диде. Кытайдан алып кайткан уколларның файдасы тиде-тиюен.  Элек бишәр укол ясыйлар иде, шуны берне генә салдылар. Соңгы тапкыр өч көн элек сөйләштек.  “Бик якын кешем булдың, рәхмәт”, – дип елады.

Яшәргә омтылды. Әле апрель аенда гына: “Рассада утырттым, беразы саргая башлады, нигә алай икән?” – дип шалтыратты. “Быел да бакчага чыгып утыртыр идем, әле рәт бар кебек”, – дип әйткән иде…

“Әти бит ул шундый кеше, ул русчага үзлегеннән өйрәнгән

Әтисе белән аерылуын улы Альберт бик авыр кичерә. Ир-ат булса да, күз яшен эчкә йота-йота гына аралашты.

– Әти мине, беренче чиратта, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтте, – диде ул.  – Өч ел элек шушы куркыныч диагнозны куйгач та, ул авыруы белән озак көрәште, аны җиңәргә омтылды. Аның кебек ихтыяр көче нык булган кеше тагын бармы икән? Андагы ихтыяр көче биш кешегә җитә иде.

Әти – тормышның төбеннән күтәрелгән кеше. Әнисе үлгәч, 18 яшендә авылдан чыгып китә. Һөнәр училищесына керә, аны тәмамлагач – театр училищесына. Торыр урыны булмаганлыктан, театр чардагында яши. Ул бик күп укыды. Үзенең шәхси китапханәсе бар иде. Авылда яшәгәндә ул шәм яктысында русча китаплар укып, рус телен үзлегеннән өйрәнгән.

Телевидениедән эштән киткәч тә ул тик торуны белмәде, балыкка йөрде, бакчачылык белән шөгыльләнде.

“Сара Садыйкова аңа “Алик” буласың” дигән

Алик исеме журналистка очраклы гына килеп ябыша. Дөресрәге, аны композитор Сара Садыйкова куша аңа. Мулла биргән исеме Галәветдин була.

Әмма аны дуслары “Алик” дип йөртә.

– Әтинең күчмә театрда эшләгән еллары. Галәветдин исеменең яңгырашы да юк дипме, татарча исемнән качарга тырышып микән, Сара Садыйкова аңа исем кушкан. “Син сәхнәгә Алик булып чыгасың”, – дигән. Шуннан бу исем аңа ябышып калган инде. 90нчы еллардан соң кире үз исеменә Галәветдингә кайтты. Әмма дуслары өчен ул барыбер Алик булып калды, – ди кияве Самат Бәдретдинов.

Аның сүзләренчә, Алик абый яман шеш белән өч ел интеккән. Соңгы ярты елны бары тик урын өстендә генә уздырган.

“Кайсы авыл фермасында кем эшләвен дә белә иде”

Коллегаларын соңгы юлга озатырга килүчеләр шактый иде. Бер елларда, бер хезмәт казанында кайнаган Индус абый Сарматов мәрхүмне чын профессионал, чын кеше дип бәяләде:

– Алик телевидениегә килгәндә, мин  яшьләр өчен тапшырулар редакциясендә редактор булып эшли идем. Ул безгә режиссер ассистенты булып эшкә килде. Аның бурычы – булган материалларны эфирга әзерләү, режиссерга ярдәм итү, кайвакыт, режиссер булмаганда үзе әзерләп эфирга бирү. Безгә Алик Күчмә театрдан килде. Күренекле генә актер иде инде ул. Артистлык сәләте аңа телевидение коллективы белән тиз, җиңел аралашырга ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Бер сүзне әйтүдән аңлап эшли иде. Үзе дә журналист кеше, яхшы гына яза иде. Ул вакытта бит безнең хәзерге кебек видеоматериаллар әзерләү юк, күбрәк фото белән эшлибез. 1 сәгатьлек тапшыруга 3 минутлык кино белән генә чыга иде. Менә шуңа күрә режиссер ассистентының бурычы күрсәтмә материаллар белән эфирны мөмкин кадәр тутыру, баету иде. Бу материалларны каян табарга кирәк? Күбрәк инде аны архив материаллары арасыннан эзлисең, фотолар… Алик шуларны “момент” әзерләп өлгертә иде. Ул шул вакытта фотога төшерү белән дә шөгыльләнә башлады. Телевидениене аңлап, үзенә кирәкле материалларны белеп, җаена төшенеп эшли башлады.

Үзе дә язгач, соңрак авыл хуҗалыгы редакциясенә журналист булып күчте. Менә шунда ул үз талантын ныклап торып күрсәтте дә инде. Анда берничә ел эшләде ул, йөрмәгән районы калмагандыр. Аның инде үзенең планы бар иде. Язгы чәчү алдыннан кайсы районга, урып-җыю алдыннан кайсыларына барасын белә. Аннан кайсы районның кайсы фермасында кем сыер сава  дип сорасаң,  аларны белеп тора иде.

Алик Зыятдинов хатыны Нина белән

Кеше буларак та, бер кешегә дә зыяны тимәде. Журналистлар арасында кайвакыт төрттерүләр була, килешеп бетмәүләр булгалый, аның холкында андый нәрсәләр юк иде.

Без аның гаиләсе белән дә аралашып яшәдек. Телевидениедән кайткан вакытта сугыла идек.  Аларның фатиры нәкъ шәһәрнең уртасында, элеккеге “Совет” кунакханәсе тирәсендә иде. Без шунда тукталып, чәй эчеп, иртәгә булачак тапшыруларны, алдан булганнарын сөйләшеп утыра идек. Кешеләр белән аралашырга, сүз табарга бик оста иде ул. Актерлыгы да ярдәм иткәндер, холкы да шундый булгандыр, күрәсең.

Авырып китүен белгәч тә, мин аңа шалтыраттым. Без аның белән соңгы өч елда туктаусыз телефоннан сөйләшеп тордык. Соңгы тапкыр 10 көн элек сөйләштек. “Сәгать саен укол салалар, барыбер авырта”,  – диде. Өч-дүрт көн элек кенә хатыны Нина белән аралаштык, үзе сөйләшә алмады инде…

“Аның өйдә торырга вакыты булмагандыр”

Алик абый телевидениедә эшләгән чор белән бүгенге көн нык аерыла. Техника да, аппаратура да башка хәзер. ГТРК “Татарстан” каналында “Авыл офыклары” тапшыруын алып баручы Раиф Гыймадиев та шушы якка басым ясады:

– Үзең авыл малае булгач, анда туып-үскәч, авыл тормышын белү өчен агроном яки колхоз рәисе булырга кирәкми, аны болай да беләсең. Ә менә тапшыруны әзерләү чынан да озак, катлаулы процесс. Атна саен республика буенча бөтен авылларда йөрергә кирәк. Үзең күрмичә, үзең барып төшермичә, архив материалы белән генә репортаж ясап булмый хәзер. Мәшәкате бик күп.

Мәрхүм  Алик абый ничә еллар буе “Авыл” тапшыруын алып барды, ул бер дә районнардан кайтып керми иде. Әле ул вакытта оператив эшләү мөмкинлеге юк иде бит. Киноаппаратлар белән, исәпле пленкалар белән “УАЗ”га утырып чыгып китә иде ул.  Шулай да ул авыллардан кайтып кермичә, бер тапшыру эшләү өчен ике-өч көн йөреп кайта иде.  Шуннан соң кайтып тапшыруны эшли дә, тагын чыгып китә. Аның өйдә торганы да булмагандыр инде. Әле без оператив йөреп тә уртача ике көн командировкада булабыз. 25-30 минутлык бер тапшыру ясар өчен атна саен ике көн командировка, 3-4 репортаж ясау өчен 2-3 районны үтәргә кирәк.

Алик абый ул заман шартларына яраклашып, сыйфатлы тапшырулар эшли белде.

“Шәп хезмәткәр булудын тыш, оста бакчачы да булды”

– Алик абый Зыятдинов пенсиягә киткәч, бу тапшыруны эшләү безгә калды, – дип сөйләде ГТРК “Татарстан” каналы режиссеры Зәйтүн абый Яркәев. – Без авыл халкы ничек яши, җырлый-бии, эшкә бара, аларның нинди уңышлары бар – шул турыда, уңай якларын гына күрсәтә идек. Кирәкмәгән якларны күрсәтмәдек, шуңа күрә 5-6 елдан соң  ул тапшыру ябылды.

Ә Алик абый оста эшләде, ничек тә читләтеп кайбер җитешмәгән якларны әйтергә тырыша иде.

Алик абыйның Мишә буенда бакчасы бар. Бакчачылыкка хирыс иде бит ул.  Мондый сортлы бәрәңге утырттым, тегендиен чәчтем дип ялкынланып сөйли иде. Балыкка йөрде.

Бик актив кеше, тормыш белән эшнең икесен бергә үреп яшәде.

“Кайсы авылга барма, аны сорыйлар”

– Мин 1987 елда кердем телевидение өлкәсенә, – дип сөйләде шактый еллар телевидениедә эшләп, бүген “Безнең гәҗит” газетасын нәшир итүче Илфат Фәйзрахманов. – Районнан килдем, беркемне белмим. Алик абыйны ишетеп кенә беләм, чөнки ул бик популяр иде. Аның тапшыруларын көтеп алалар, яратып карыйлар.  Җылы, эчкерсез, халыкчан итеп әзерли иде тапшыруларын. Ул заманда видеокадрлар җитми, күбрәк эфирда сөйләп утырырга кирәк. Шундый чорда да  Галәветдин абый кеше карый торган тапшырулар әзерләде. Ялгышмамдыр, ул чакта аның тапшырулары рейтинг буенча безнекеләрдән югарырак булды. Чөнки кайсы авылга барма, аны сорыйлар иде, аның тапшыруларын сөйлиләр иде.

Риман Гыйлемханов һәм Алмаз Хәмзин

Бер редакциядә эшләмәсәк тә, атнага бер тапкыр гомуми җыелышларда очраша идек. Янәшә утырган вакытларымны да хәтерлим. Ул эчкерсез, һәрвакыт ярдәмгә ашыга торган кеше,  яшьләрне дә баласытып карамады.  Шулай күңелемә кереп калган ул. Бүген мин аның белән бәхилләшеп калуны үземнең олы бурычым дип санадым.

Бүген  – экранда, иртәгә – фельетонда

90нчы елларда Алик абый популяр журналист булудан тыш, пародия ясау өчен дә шәп җирлек булган. Кем популяр, кемнең дәрәҗәсе бар, пародияне шуңа ясыйлар бит . Эш шунда – Алик абый әңгәмә вакытында сорау биреп кенә калмыйча, әңгәмәдәшенә җавап бирергә дә булышкан.

– Ул вакытта чоры шундый иде, – ди Илфат Фәйзрахманов. – Бүгенге кебек катгый таләпләр юк иде. Чыннан да, аны кертеп фельетоннар да яздылар. Ул аңа эчтән генә үпкәләгәндер дә инде, үзе дә көлә иде. Ркаил Зәйдулла кызык кына пародия язган иде, хәтерлим. “Бу тегермәнме?” – Әйе. “Ул он да тартадыр инде?” – “Әйе” кебегрәк стильдә аралаша иде ул. Чынлыкта, алай ук булмагандыр инде, пародия бит инде ул арттырыбрак күрсәтеп көлү.

Уйлап карагыз – видеокадрлар җитми, тиз генә эшләргә, кешеләрне сөйләштерергә кирәк. Ул вакытта татарча сөйләштерү бик авыр иде. Урамда, район үзәкләрендә татарча сөйләшергә, татарча җавап бирергә кеше ояла иде. Татарлар русча белми, әмма татарча сөйләшергә кыенсына. Шундый чор булды, безгә ул вакытта эшләү бик авыр булды. Ул чорда эшләп, шундый эз калдырган Галәветдин абый чыннан да зур профессионал, олы мактауга лаек.

Алик Зыятдинов 1 июньдә туган ягы – Татарстанның Теләче районы Кече Мирәтәк авылында мөселманча җирләнде.

Чулпан ШАКИРОВА. Расих ФӘСХЕТДИНОВ фотолары

Запись “Татарстан” каналының “Туган як” тапшыруы “атасы” мәрхүм Алик Зыятдинов хатирәләре [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинова мәрхүм ире турында соңгы хатирәләрен сөйли [интервью]
Илфак Шиһаповның элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова Интертат.ру электрон газетасы өчен интервьюсы аша татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

Ул Илфак Шиһаповка кагылышлы мәгълүматлар язганда сак булырга чакыра. Шулай ук Илсөя Илфак белән иҗади дуэтлары, үзара мөнәсәбәтләре турында да сөйләде.

– Миңа инде социаль челтәрләрдәге мәгълүматларны җиткерә башладылар, үземнең интернетта утырырга кәефем юк, – дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова. – Суицид турында мәгълүмат килеп иреште инде. Мин сезнең аша рәсми рәвештә хәбәр итәм, бернинди дә суицид түгел. Илфак үз фатирында, караватында ятып үлгән. Бернинди дә ямьсез күренеш түгел, мин үзем күрдем. Бик күп ямьсез мәгълүматлар булды, минем турында да әллә нәрсәләр сөйлиләр. Дөресен әйткәндә, бик авыр. Шаккаткыч, кеше белер-белмәс сөйли, бала турында да, кешенең күңеле турында да уйламыйлар. Болай да бик авыр. Илфак минем иң якын кешеләремнең берсе булды, мин бервакытта да аның турында начар әйбер әйтмәдем, кешеләрдән дә әйттермәдем, Илфак Илфак инде ул.

– Илсөя, Сез үзегез аның үлгәнен ничек белдегез, кем хәбәр итте?

– Миңа Гөлнара Сабирова хәбәр итте. Ул көнне телевидениедә эфирда булырга тиеш идем, әзерләнеп ята торган вакыт иде. Хәбәр иттеләр, ташлап чыгып киттем.

– Балагызга кайчан әйттегез?

– Укулары бетү сәбәпле, бала өйдә йоклап калган иде. Мин бардым, фатирында әзрәк булдым да, бу хәзер уянып, интернеттан кереп укыр, миннән белсен дип,  кайтып киттем. Үзем әйттем.

– Ул ничек кабул итте?

– Башта бик авыр кабул итте. Ул зур бит, 14 яшен тутыра торган бала. Авыр инде, бөтенебезгә дә авыр. Күмәргә малай белән авылга кайттык.

– Илфак мөселманча җирләндеме?

– Әйе, мөселманча, бик матур итеп җирләнде. Оештыру бик әйбәт иде, халык бик күп килгән иде. Ул кайчандыр ярдәм иткән, сәхнәгә чыгарган артистлар чынлап та бик күп, бөтенесе дә бар иде. Бик күпкырылы шәхес иде бит инде ул – шигырь дә, җыр да, спектакльләр дә язып, бөтен җирдә Илфак иде. Нинди өлкәгә кысылма, бөтен җирдә әз-әз генә. Коллегелары, дуслары килгәннәр иде, бик күп булды.

– Илсөя, аны Казанда да озатырга бик күп кеше килде, бу хакта без дә сөйләшәбез, сез аның шул дәрәҗәдә популяр икәнен белә идегезме?

– Ничек белмим инде Алсу, ничек белмим инде?

– Ул бит сәхнәдә чыгыш ясаучы түгел, ни сәбәпле шул кадәрле популяр иде ул, ничек уйлыйсыз?

– Мин шуңа күрә әйтәм бит, ул бөтен җирдә иде. Ул бөтенесе белән шәхсән таныш, ул бик аралаша торган кеше иде. Тегендә дә Илфак, монда да Илфак, бөтен җирдә. Ул моны үзе  яратмады, “Минем турыда әйтмәгез әле, сөйләмәгез әле, ди иде”, шундый гадәте бар иде аның. Үзенә күрә тыйнак та иде, шундыйрак иде. Эшләгән дәвердә ничә тапкыр әйттем аңа: “Әйдә дуэт җырлыйк”,- дип, “Юк сәхнәгә чыкмыйм”, – дип әйтә иде.

– Илсөя, ул китәр алдыннан берничә көн кала Вконтактеда постлар язган бит. Аны хәзер күреп язалар, алар тормыш белән хушлашкан кебек постлар. Моны күрсәм, аның кешелеккә нәрсәдер әйтергә теләвен күргән булсам, ярдәм итәргә тырышыр идем дип әйтәләр, аңа ярдәм итеп булыр идеме, ничек уйлыйсыз?

– Алсу, беләсеңме ничек дип әйтәм? Бөтен кешедә тел сөяксез, монда әллә нәрсәләр сөйлиләр. Бәлки тормышында ниндидер ялгыш адымнары да булгандыр, ялгыш әйткән сүзләре дә бәлки булгандыр. Ул миндә дә бар, бөтенебездә дә бар андый нәрсәләр, бөтенебез күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар идек. Мин инде аерылган, Илфак белән ике ел бергә тормыйбыз, әмма барыбер хәбәрдар – монда болай дип әйткән, тегендә болай дип әйткән. Ләкин шулай булса да, берсе дә ярдәм итмәгән. Ярдәм итеп булмаган да булыр иде бәлки. Бүтән төрле кеше ул, ул бүтән планета.  Бер үк вакытта бөтен дөнья белән аралаша торган һәм шул ук вакытта беркемне дә үзенең янына якын китерми торган кеше. Ул бөтен җирдә һәм беркайда да түгел.

– Аңа ярдәм итеп булыр иде дип уйлыйсызмы соң?

– Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Чынлап, ничек җавап бирергә белмим.

– Аның бик талантлы кеше икәнен беләбез һәм талантлы кешеләр күп нәрсәләрне бик авыр кабул итәләр. Сүз күтәрмиләр, гаепләүләрне күтәрмиләр. Татар халык шул рәвешле бик күп талантлы улларын-кызларын югалта бара. Татар халкы талантларын сакласын өчен нәрсә дип әйтер идегез?

– Гомумән талантлы кеше, иҗат кешесенә бөтән күзлектән карарга кирәк. Аның белән яшәгәндә үзенә дә әйтә торган идем: “Илфак, синең белән яшәве шуның кадәрле  авыр,  ләкин синнән башка мөмкин түгел кебек”, – дип. Андый кешеләргә, иҗат кешләренә бүтән төрле карарга кирәк. Әйе, алар сәер, сәер кеше чынлап та. Ул минут башында бер төрле булырга мөмкин, шул ук минутның азагында икенче төрле. Ул шуның белән тәмле дә.

– Илсөя, сез, сезнең иҗади дуэт бик уңышлы проект булдыгыз. Бу уңышның серен нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Бәлки, ниндидер симбиоз килеп чыккандыр. Илфак беренче җырын миңа язды. “Күңел” дигән җырын миңа багышлап язды. Багышлап түгел, без танышканнан соң язылган җыр, аңа кадәр язганы булмаган. Аннан соң башка җырлары китте – “Сәер кеше”, “Ялгыш язмыш” һәм башкалар. Ә мин Илфак белән күрешкәнче бүтән төрле җырлар җырлап йөри идем. Әле башта көлешә идек, “Илфак, мондый җыр буламыни инде, кит инде моннан?”, – дип… Тавышка туры килгәндер ул җырлар. Бер-беребезне аңлап, 13 ел буе бик матур яшәдек. Ул “Әнисе” дип, мин “Әтисе” дип дәшә идем.

– Сезнең дуэтка күз тигән дип уйламыйсызмы?

– Бәлки, булгандыр да.

– Илсөя, гафу итегез инде, хәзер бу хакта хезмәттәшләре дә, аны күргән кешеләр дә бик каты эчте дип язалар, бу дөрес сүзме?

– Мин Илфак турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм.

– Сез эчкән кешене туктатып була дип уйлыйсызмы?

– Үзе теләгән очракта буладыр дип уйлыйм.

– Башка очракта ничектер ярдәм итеп буламы?

– Ни дип әйтергә белмим. Илфак эчә торган кеше дип әйтергә телем әйләнми. Минем Илфакка бернинди үпкәм булмады. Илфак та миңа рәнҗеп китмәгәндер дип уйлыйм. Чөнки хәзер дуслары белән аралашабыз, ул минем турында бик матур сүзләр әйткән булган. Без аның белән соңгы арада күп аралашмадык. Аның да бер утырып сөйләшәсе иде дигән әйбер күңелендә булган, минем дә күңелдә утырып бер сөйләшәсе иде Илфак белән тәмләп дип дигән әйбер калды. Чөнки ул миннән унөч яшькә олы иде. Әтием урынына да, ирем урынына да, абыем урынына да ул иде, ул минем галәмем иде, минем бөтен нәрсә Илфак белән бәйле иде. Әлбәттә, аерылганнан соң авыр момент булган саен, сынган саен Илфактан ярдәм сорыйсы килә, Илфак нәрсә эшли микән дип уйлыйсың, ә кайбер вакытларда аңа зарланасы килә. Чөнки минем бүтән андый кешем юк. Беренче мәлне бик авыр булды, елап, тыңла әле мине, шулайрак бит дип узе турында үзенә зарланасы килә иде. Шундый моментлар да булды. Вакыт үткәч, тынычлана бит инде кеше үпмедер дәрәҗәдә.

– Сезне аралашып яшәүдән нәрсә тотып торды, горурлыкмы?

– Белмим, аралышмый башладык та, бетте шуның белән. Кешене бит гомерлек дип уйлыйсың. Минем дә күңелдә бар иде. Күпмедер вакыт үтәр дә, бөтен нәрсә дә тынычланып бетәр дә, утырып сөйләшербез әле Илфак белән дип уйлый идем.“Күрешербез әле”, – дигән булган ул дусларына. “Сәлам әйтегез әле, бер күрешеп сөйләшербез әле”, – дип әйткән булган, аның да күңелендә булган, өлгермәдек.

– Аның үзенең сезнең белән хәбәрләшкәне булмадымы соңгы арада?

– Юк, соңгы арада арлашмадык.

– Әгәр дә болай буласын белсәгез, нәрсә дә булса үзгәртер идегезме?

– Ә нәрсә үзгәртеп була соң? Мин бит начар карашта булмадым бервакытта да, аралашырга риза идем.

– Әйтегез әле Илсөя, сезгә иҗатта Илфаксыз авырмы?

– Авыр.

– Нәрсәдә ул авырлык?

– Авыр, унөч ел гел аңлашып яшәгән тандем бит инде ул.Ул ярты сүзне әйтсә, мин дәвам итеп бетерә идем инде. Ул ниндидер башка сыймаслык аңлашу иде. Аннан соң, әлбәттә, авыр. Миңа аның җырлары, киңәшләре җитми. Шул ук вакытта мин туктап та кала алмыйм, минем бит кулымда балам бар, яшәргә кирәк. Яңа программага биш-алты яңа җыр язылганнан соң, Илфак белән көз көне күрештек. Мин аңа җырларны тыңлаттым, ничек булган дим. “О, син молодец”, – дип, көлешеп утырдык, “Син көләсеңдер инде”, – дим. “Юк, көлмим”, – ди. “Әйдә, төзәтеп җибәр әле”, – дим. “Илсөя, билләһи, төзәтер җире юк, бар җире дә әйбәт булган”, – диде.

– Сез бит инде аерылышкач та аралпашкансыз дигән сүз, кайчан аралашудан туктадыгыз аралашудан һәм моның сәбәбе нидә?

– Соңы тапкыр көзен аралаштык бугай инде.

– Ә нишләп туктадыгыз?

– Белмим, ул миңа шалтыратмагандыр, мин аңа шалтыратмаганмындыр.

– Илсөя, ә Илфакның сездән соң булган проектларын күзәтеп тордыгызмы?

– Махсус дип әйтә алмыйм, барыбер күзгә чалына ич инде ул.

– Үзенең җырлый башлавын ничек кабул иттегез?

– Мин гомер буена, танышканнан бирле, “Синең тавышың матур, җырла әле Илфак”, – дип әйттем. “Әйдә икәү җырлыйк әле”, – дидем. Вакыты җиткәндер инде күрәсең, җырларга җөрьәт иткән инде.

– Илсөя, сезнең Илфакны белүчеләргә, аның иҗатын күзәтеп баручыларга, гомумән, укучыларга әйтер сүзегез бармы?

– Әйе, мин сезнең аша мөрәҗәгать ясарга телим. Гайбәт сөйли торган кешеләргә әйтәсем килә. Кирәкми. Болай да авыр, белер-белмәс теләсә нәрсә язарга кирәкми, чөнки туганнары, балалары. Унөч яшьтәге малай бар кулда, әле сабый ул. Белер-белмәс мәгълүмат язарга кирәкми. Интернет шуның хәтле зәһәр нәрсә. Миңа килеп-килеп әйттеләр, менә мондый, тегенди сөйлиләр икән дип. Мин артист булгач, гайбәтләргә елмаеп карарга өйрәнгән инде. Ләкин бала бар кулда, сак кылансыннар иде инде. Үз күзләре белән күрмәгән, ситуацияне белмиләр, аңламыйлар. Кирәкми язарга, эчләреннән уйласыннар, сүксеннәр, сөйләшсеннәр, әмма дөрес түгел мәгълүмат таратырга кирәкми. Мин моны Илфакның якты истәлеген саклап калыр өчен сорыйм. Илфак ул – Илфак. Илфак Шиһапов исеме бервакытта да бетмәячәк. Аның 200 дән артык җыры калды, 20ләп чыгарылган дискы бар. Аның ничә язылган китабы бар. Тарихи китаплары, юмористик китаплары бар. Аның әле бүгенге көндә дә куела торган спектакльләре, сәхнә әсәрләре бар, концертларга язган сценарийлары бар. Илфак ул – Илфак. Аңа сүз дәшәргә кирәкми. Аның якты рухы хакына булса да гайбәтләрдән тыелсыннар иде. Минем өчен ул иң кадерле кеше. Миңа бик авыр.

– Илсөя, бик зур рәхмәт. Коллектив исеменнән, үземнең шәхси исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашабыз.

“Шәһри Казан” газетасы фотолары. Фотограф – Илдар Мөхәммәтҗанов

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА

Запись Илсөя Бәдретдинова мәрхүм ире турында соңгы хатирәләрен сөйли [интервью] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинованың элекке ире, продюссер Илфак Шиһапов вафат [фото]
49 яшендә танылган журналист, продюсер, җырлар авторы Илфак Шиһаповның вафаты турында билгеле булды.// Аzatliq //

Җырлар авторы, журналист, продюсер, татарча газетлар нәшер итүче Илфак Шиһапов 49 яшендә вафат булган.

Илфак Шиһапов белән эшләүче җырчы Илназ Гарипов Азатлыкка әйтүенчә, аңа әлеге кайгылы хәбәр бүген иртән килеп ирешкән. “Мәйдан” телеканалыннан шалтыратып әйттеләр”, диде ул.

Илназ Шиһапов белән соңгы тапкыр 8 май көнне телефоннан сөйләшкән. “Авылга кайтып барам дип әйткән иде. Шуннан соң инде аралашмадык”, диде ул.

Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Илфак Шиһапов: “Татар басмаларын сатуым – милләт дип бәлки соңгы талпынудыр” дип белдергән иде.

Берничә көн элек үзенең Вконтакте сәхифәсендә ул хушлашу мәгънәсендәге сүзләр язган.

Запись Илсөя Бәдретдинованың элекке ире, продюссер Илфак Шиһапов вафат [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..