Архивы хэзрэт - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ураза тотмаучылар фидия сәдакасы түләп гөнаһлардан арына алырмы? [дин]
Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган. Изге Коръәндә «Бәкарә» сүрәсенең 183нче аятендә болай дип әйтелгән: «Әй, иман китергән кешеләр, сезгә кадәрге кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять, сез тәкъвалардан булырсыз». Быел 27нче майда беренче көн ураза тоттык, 24нче июнь көнне исә уразаның соңгы көне. 25нче июньдә – Гает бәйрәме узачак. //Безнең гәҗит//

Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе «тыелу» дигәнне аңлата. Кеше таң атканнан алып, кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен, без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләрдән үзебезне сакларга тиеш. Моның хакында, билгеле, һәр мөселман беләдер. Әмма күпләребез белмәгән, ләкин шул ук вакытта иң еш яңгырый торган сорауларга дин әһелләреннән җаваплар тәкъдим итәбез.

ӘГӘР КЕШЕ НАМАЗ УКЫМАСА, АНЫҢ ТОТКАН УРАЗАСЫ КАБУЛ БУЛАМЫ?

Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН, ТР мөфтие:

– Русларда шундый мәкаль бар: «Горит сарай, гори и хата!» – диләр. Шуны күз уңында тотыпмы, кайбер мөселманнар, мин намаз укымыйм, димәк, ураза да тотарга кирәкмидер, минем тоткан уразаларым кабул булмастыр, дип уйлый. Ләкин ахирәттә кеше боларның һәммәсе өчен аерым-аерым җавап бирәчәк. Ягъни, намаз укымаганы өчен – аерым, ураза тотмавы өчен – аерым. Шуңа күрә, намазда булмаса да, кеше куелган таләпләргә тугры калып, тиешенчә уразаны тотса, аның уразасы һичшиксез кабул булыр, һәм ахирәттә ул ураза тотмаганы өчен булса да җавап бирмәс.

КЕМНӘРГӘ УРАЗА ТОТМАСА ЯРЫЙ ҺӘМ ФИДИЯ СӘДАКАСЫНЫҢ КҮЛӘМЕ?

Рөстәм хәзрәт ВӘЛИУЛЛИН, ТР Мөфти урынбасары:

– Рамазан аенда кеше ике сәбәп белән ураза тотмаска мөмкин. Беренчесе – авыру сәбәпле. Бу сәбәпле тота алмый икән, рамазаннан тыш айда көнне көнгә тотып бетерә: бер көн калдырса – бер көн, ике көн калдырса – икене. Икенче сәбәбе сәфәрдә булу. Берәр адәм баласы сәфәрдә булганда, аның сәфәре дөрестән дә ураза тоткан кешегә уңайсыз булып санала икән, бу очракта ураза тотмаска рөхсәт. Ләкин сәфәр белән сәфәр арасында аерма бар. Кайберәүләр менә мәсәлән, машинада утырып авылга кайткан көнне мин ураза тотмасам мөмкинме, диләр. Кеше аңларга тиеш: ул, мәсәлән, Казаннан якын-тирәдәге районга кайткан очракта, юл ике сәгатьтән артык вакытны алмый бит инде, аңа мәшәкать тә китерми – монда уразаны өзүдән хикмәт юк. Ә инде, дөрестән дә, кеше ерак сәфәргә чыга икән, аның сәфәр көннәренә рамазан ае эләгә икән, сәфәре ниндидер сәбәпләр аркасында кичектереп тормаслык булган икән, анда да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң. Андый очракта кеше уразасын тотмый, ләкин башка уразадан тыш көнне уразасын каза кылып тота.

Әгәр дә кеше авыру икән, һәм аның авыруы беркайчан да узмау сәбәпле, аңа ураза тотарга һичкайчан ярамый икән, ул мондый очракта фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Хәзерге вакытта бер көн өчен фидия сәдакасы – 200 сум булып билгеләнде. Әгәр дә кешенең фидия түләрлек тә хәле юк икән, ул да аның җилкәсеннән төшә һәм ул сәдаканы ала торган кеше булып кала. Шулай иттереп, аның төп бурычы: кем аңа садака бирә, ул аны алып, тиешле догасын укырга тиеш була.

Кайбер очракта бездән сорыйлар: нигә сез фидия сәдакасын сумлап куясыз, элек алай булмаган бит, диләр. Ә башка намаз укучы, ураза тотучы кешеләр әйтә: хәзрәтләр, сез безгә санап кына бирегез дә, безгә алай җиңелрәк була, диләр. Шул ук вакытта икенче сорау туа: әгәр кеше бу сәдаканы бирә алмаса, диләр. Бирә алмаучы кеше өстеннән фидия йөкләмәсе төшә, һәм ул бирүчеләрдән фидия һәм фитра сәдакаларын кабул итеп алучы, материаль яктан хәлсез кеше була. Фидия сәдакасы күләме – бер көн калган ураза өчен кимендә 200 сум.

Ни­саб­ка кил­гән­дә, зәкәт ни­сабы – ал­тын хи­са­бы бу­ен­ча 198 мең сум дип бил­ге­лән­де. Ягъни ке­ше­нең ел дә­вамында 198 мең сум  һәм аннан артык ак­ча­сы, яки шул суммада алтын, көмеш, кыйммәтле кәгазьләре, товары  булып, шул күләмнән ел дәвамында ки­ме­мәсә, ул шә­ри­гать бу­ен­ча бай ке­ше са­на­ла һәм шул малының 2,5 процентын ул зәкәт рәвешендә түләргә тиеш. Фитыр сәдакасын мөселманнар тоткан уразаларының ким­че­лекләрен каплар өчен бирәләр. Аның күләме арпа һәм йөзем күләменнән чыгып бәяләнә. Быел ул 100-600 сумны тәшкил итә. Ке­ше үз хә­лен үзе аңлый һәм кай­сы ка­те­го­рия­гә­ кер­гә­нен дә бе­лә.

РАМАЗАН АЕНДА УРАЗА ТОТУДАН ТЫШ, ИЗГЕ ГАМӘЛЛӘР КЫЛУ ДА КИРӘКМЕ?

Солтан хәзрәт Мурадымов, «Рамазан» мәчете имам хатыйбы:

– Пәйгамбәребез әйткән: шушы айда тәүбә итәргә, гөнаһлардан арынырга, алардан сакланырга тырышыгыз, тән белән генә түгел, күңел, уй, ният белән дә начар уйлардан саклансак, изгелек кылсак, ул вакытта тоткан уразаларыбыз кабул булыр, иншаллаһ, дигән. Пәйгамбәрнең вәгъдәсе бар: кемдә кем Аллаһ хозурында ураза тотса, рамазан айларын изгелекләр белән уздырса, андый кешенең ихластан кылган изгелеге аны сабый бала кебек итә, бөтен гөнаһларыннан да арындырачак, ди. Бу изгелекләр, кем белгән, бәлки намазларыбыз булмаса да, безне җәннәтле итәр. Әйтик, тукта әле, мин ураза тота алмыйм инде, тик авыз ачтыра алам бит, шушы изгелегем бәрабәрендә гөнаһларым гафу кылыныр дип, фикер йөртсәк, ялгышмабыз. Күптән түгел бер риваять укыдым. Мансур исемле пәйгамбәребезнең шәкертләреннән дәрес алган бер изге җан үлеп китә. Бик күп хаҗлы булган, намазлар укыган, күп мәртәбәләр ураза тоткан була ул. Бер атнадан соң малаеның төшенә керә бу. «Әти, нишләп шул ук мизгелдә түгел, озак торганнан соң гына килдең төшемә?» – дип сорый улы. «И улым, эшем авыр иде, гамәлләрем өчен җавап бирә идем», – ди ата кеше. Улы моңа әйтә: «И әти, син дә кермәсәң, тагы кем җәннәткә керсен инде, син бит 30 ел рәттән җәяүләп хаҗ кылдың, бу бик саваплы бит!» Моңа җавап итеп, әтисе сөйләп бирә: «Үлгәч, Аллаһ алдына бастым. Ул миңа: «Нинди изгелекләрең бар, Әбү Мансур?» – диде. «Минем хаҗларым бар», – дидем. «Юк, хаҗларың болай гына – мактасыннар, хаҗи дип әйтсеннәр өчен генә эшләгән эш иде ул», – диде. «Минем намазларым бар, биш вакыт намаз укыдым», – дидем. «Юк, кайбер вакытларда тәнең белән намазда булсаң да, күңелең белән барыбер әллә кайларда, басуда, өеңдә, гаиләң белән – кыскасы, бөтен җирдә булдың, Аллаһы Тәгалә белән генә булмадың», – диде. Шулай итеп, намазларым да кабул булмады. «Йа Раббым, минем төннәр буе укылган тәхәҗҗүд намазлары бар бит», – дидем. «Аның да яртысы йоклап узды бит, чын ихластан укылмады, – ди. – Тагын изгелекләрең бармы?» «Уразаларым бар. Гомерем буе 60 ел рәттән, ел саен рамазан аен уразада уздырдым бит», – дидем. «Ул уразаларыңны тәнеңне рәтләү – ябыгу фикере белән генә тоттың бит», – ди. «Йа Раббым, башка изгелегем юк инде минем, ахрысы», – дип, күңелсезләнеп киттем. Аллаһ әйтте: «Юк, бар иде. Бер кеше дә күрмәгән вакытта, син юл уртасыннан барганда бер таш ятканын күрдең. Тукта әле, башкаларга зыян булмасын, терлекләр монда абынып, аякларын сындырмасын, дип әйтеп, бу ташны, ул авыр булса да, күтәреп читкә алып куйдың. Кешеләргә яхшылык тисен, дип эшләдең бу эшеңне. Башкаларны кызгандың. Шушы изгелегең кабул булды. Шуның исәбендә, бөтен гөнаһларыңны гафу итәм, сине җәннәтле итәм», – дип әйтте миңа Аллаһы Тәгалә», – ди. Менә шуңа күрә беркем дә белми, нинди изгелек нигезендә без җәннәтле булырбыз һәм шуңа күрә шушы изге Рамазан айларында гөнаһлардан тыелырга, изгелек кылырга тырышыйк.

Пәйгамбәребез сәхәбәләреннән сорый бит: «Чын хак мөселман кем ул? Кем ул күңелендә Аллаһка бераз булса да гыйшкы булган кеше?» Сәхәбәләре аңа: «Намаз укыган, ураза тоткан», – дип, үз мисалларын әйтә башлыйлар. Пәйгамбәребез әйтә: «Юк, чын мөселман, дини кеше ул шулдыр ки – кемнең кулыннан, кемнең теленнән башкалар зыян күрми», – ди. Мөселман кеше ул тормышны үзенә генә файда килсен дип түгел, башкаларга да файда булсын, дип яшәргә тиеш, башкаларны кызгану, башкалар турында уйлау булырга тиеш аның күңелендә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Һәр изгелекнең нәтиҗәсе бу дөньяда үзеңә кире киләчәк, бераз гына булса да син изгелек эшләсәң, тузан бөртеге кадәр, хәтта әллә ни ис китәрлек әйбер булмаса да, ул чын күңелдән эшләнгән булырга тиеш. Һәм шушы изгелекнең, игелекнең яхшы нәтиҗәсен бу дөньяда күрәчәксез», – ди.

Айгөл ЗАКИРОВА

Запись Ураза тотмаучылар фидия сәдакасы түләп гөнаһлардан арына алырмы? [дин] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Ялгышып өч талак әйтәләр, аннан нишләргә белмиләр…” [дингә тукталыйк]
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия төбәкләреннән вәкилләр белән берлектә, талак мәсьәләсендә сөйләшергә кирәк дигән фикердә. “Болгар ислам академиясе матур гына эшләп китсә, Россиядән дин әһелләре җыела торган бер үзәккә әверелсә, мөфти белән киңәшеп, Россия төбәкләреннән вәкилләрне, Голәмәләр шурасы әгъзаларын җыеп, талак мәсьәләсендә уртак бер фикергә килергә иде”, дип белдерде ул. //Татар-информ//

Аның әйтүенчә, талак буенча Татарстан өчен эшләнгән нигезләмәне бөтен Россия күләмендә кертү зарур. “Талакны ир кешегә бер әйтү җитә. Бер әйтә икән, өч ай эчендә хатыны белән килешмиләр икән, хатын-кыз ирекле була, әмма аннары никах укытып, кире үз иренә чыга ала. Өч күрем эчендә татулашсалар, иренә никахсыз да кире кайта ала. Ә менә өч талактан соң, хатын-кыз яңадан үз иренә чыга алмый, яңадан үз иренә чыгарга теләсә, башта башка иргә кияүгә барып, аннан аерылырга тиеш, аннан соң гына үз иренә кабаттан чыга ала. Бүген ялгышып өч талак әйтәләр, аннан нишләргә белмичә йөриләр, чөнки ул инде азаккы карар. Шуңа күрә өч талак куркыныч әйбер, аерылыр өчен бер талак та җитә”, – дип ачыклык кертте Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый әйтүенчә, әгәр ир талак әйтмичә, аерам дигән ният белдереп, ЗАГСта аерылышу турында кул куя икән, ул барыбер талак санала. “Күрәсем килми дигәндә, анда ниятен тикшерергә кирәк”, – диде ул. Җәлил хәзрәт сүзләренә караганда, хатын-кыз иреннән аерылырга теләсә, казыйга ни сәбәпле аерылырга теләгәнен аңлатырга тиеш. Казый аның сәбәбен дөрес дип тапса, ирен чакырып, аңа талак әйтергә киңәш бирә. “Бүген, кызганычка каршы, аерылышулар күбрәк хатын-кыз инициативасы белән була. Ә хатын кыз, шәригать буенча, казый белән киңәшмичә аерылып китә алмый. Аерылышу нияте турында мөрәҗәгатьләр көннән-көн арта”, – дип белдерде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый бүген Россия төбәкләрендә казыят институты булмавын билгеләп үтте. “Оренбургтан да, Башкортстаннан да хатын-кызлар “бездә казыйлар юк бит, хәл итегез инде” дип шалтыраталар. Бер караганда, казыйлар булмагач, алар мөфтиләрне чыгарырга тиеш инде. Болгар ислам академиясе матур гына эшләп китсә, Россиядән дин әһелләре җыела торган бер үзәккә әверелсә, мөфти белән киңәшеп, Россия төбәкләреннән Голәмәләр шурасы вәкилләрен җыеп, талак мәсьәләсендә уртак бер фикергә киләсе иде”, – диде ул.

Запись Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Ялгышып өч талак әйтәләр, аннан нишләргә белмиләр…” [дингә тукталыйк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Тракторист машинасын сүндергән дә, намазлыкта намазга баскан… Шаккаттым!” [җомга вәгазе]
Халык хәзер тормыш авыр, акча юк дип зарлана, радио, телевидениедән дә “кризис” сүзе көннән көн ешрак яңгырый. Илнең шундый хәлдә булуның сәбәпләрен икътисадчылар, депутатлар үзләренчә аңлатырга тырышалар. Әмма халыкка моннан җиңелрәк микән соң? Бу мәсьәләгә башка күзлектән карыйк әле. Кризис, аның сәбәпләре һәм бу авыр шартларда кешегә ничек яшәргә кирәклеге турында ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның фикерен белдек. Изге җомга көнендә сезнең игътибарга хәзрәтнең кризис вакытында ризыкны киңәйтә торган гамәлләр турында вәгазен тәкъдим итәбез.  //Tatar Today//

Кризис – Аллаһның хөкеме

“Элек тормыш намаз белән намаз арасында барса, хәзер сериал белән сериал арасында бара. Шуңа күрә ил дә кризис белән кризис арасында яши. “Кризис” сүзе грекчадан Аллаһ Тәгаләнең хөкеме дип тәрҗемә ителә. Коръәни Кәримдә “Шура” сурәсендә Аллаһ Тәгалә: “Мин ризыгымны бер киңәйтәм, бер тарайтам. Әгәр мин ризыгымны тигез генә бирсәм, Адәм баласы минем турыда оныта, бозыклык кыла башлый”, дип әйткән. Димәк, кризис җибәреп, Аллаһ Тәгалә Адәм баласының ризыгын кыса. Бу исә безнең яшәвебездә нәрсәдер дөрес түгел дигәнне аңлата. Димәк, без ризыкны киңәйтә торган җиде гамәлгә якынаерга тиеш.

Беренче гамәл – тәүбә

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм: “Тәүбә кылыгыз. Тәүбә кылсагыз, Аллаһ ризыгыгызны киңәйтер”, ди. Аллаһ Тәгаләнең бәндәләр өчен җир йөзендә бирелгән иң зур нигъмәте – тәүбә. Раббыбызның “әр-рахмән” дигән сыйфатын “рәхмәтле” дип тәфсир кылабыз. Әмма Аллаһ Тәгалә барлык кешеләргә дә рәхмәтле, дип вәгазь сөйли башласаң, кайберәүләр: “Әнә, бер авылда намаз укучы әби белән бабай янып үлгән”, яисә “Әнә, бер картны мәчеттән кайтканда машина бәргән”, ди. Берәр яшь бала үлеп китсә, “Аллаһның рәхмәте кайда?” дип кычкыручылар бар. Әмма Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен дөнья байлыгы белән бәяләргә ярамый. Шулай булгач, аның рәхмәте нәрсәләрдә чагылыш таба? Бу дөньяда 7 миллиард кеше бар икән, Раббыбыз кемнең кем булуына, күпме гөнаһ кылуына карамастан, һәркемнең тәүбәсен кабул итә. Җәннәткә керү өчен бер тәүбә җитә – шушыннан да зур рәхмәт була аламы? Алай гына да түгел, Аллаһ Тәгалә: “Берәү тәүбә кылды исә, изге гамәлләр кыла башласа, гөнаһларын гафу итәм һәм әвәлдәге гөнаһын савапка алмаштырам”, ди.  Без дә үзебезне рәнҗеткән кешеләрне гафу итә белергә тиеш. Тәкәбберләнәбез икән, үзебезне Аллаһтан өстен куябыз булып чыга.

Икенче гамәл – намаз

Аллаһ Тәгалә Коръәндә: “Вакытында укылган намаз укучысын бөтен бозыктан саклый, һәм ул – зекернең иң бөеге”, дип әйтә. Күңелгә әхлак урнаштыруның беренче ысулы да – намаз. Әмма бүген без намазга җитәрлек игътибар бирәбезме? Менә без 1990 елның апрель аенда Дагыстанга бардык. Ураза вакыты. Мин ул вакытта колхоз икътисадчысы идем, янымда авыл хуҗалыгы идарәсеннән бер кеше, ике колхоз рәисе иде. Гөрләп чәчү бара, ә совхоз ашханәсе эшләми. Нигә болай дип сорагач, “Бездә 90 процент кеше ураза тота, тотмаганы да кешегә күрсәтеп ашамый”, диделәр. Өйлә вакытында басу буйлап үтеп барабыз: тракторист егет машинасын сүндергән дә, намазлык җәеп намазга баскан, йөзем басуында эшләүче хатын-кызлар китмәннәрен сөяп куйганнар да ызанга чыгып намаз укыйлар. Шаккаттык! Сорагач, “Бездә тел ачылгач та әти-әниләребез таләп иткән әйбер – ул намаз. Алар янында укымыйча берничек мөмкин түгел”, диделәр. Инде дингә ирек бирелгәнгә 30 еллап була, ә без үз балаларыбыз, оныкларыбызга шул Дагыстан баларына куйган таләпләрне куябызмы? Юк бит. Имтиханын бирсен, аттестатын, дипломын алсын, дибез. Диплом алгач, дипломлы хайван гына була бит ул бала, чөнки хайванда дин юк, шулай булгач, әти-әни, туганлык, күрше, бер-береңә ярдәм итү дигән хис тә юк. Картлар йортында әти–әниләр күп, балаларның аларга карата ихтирамы бетте, күрше хәлен күрше белми, чөнки без хайванча яшибез.

Өченче гамәл – кәсеп

Без бу җир йөзендә мәшәкать чигәргә тиеш. Әмма бүген балаларыбызны эшкә өйрәтәбезме? Юк бит. Мин чиләнгән җиткән, дибез. Авыл, мәктәп бетә дибез, хакимиятне сүгәбез, әмма күпе генә сүксәк тә, ул бит бәби тапмый. Мәктәпне безнең ялкау киленнәребез яба. Балаларыбызга җирдә эшләүне, мал карауны хурлык, кимчелекле эш дип өйрәтәбез. Карагыз: заводка бер кило тимер керсә, шул ук авырлыктагы кадак чыга, артмый. Ә җиргә ярты бәрәңге салсаң, күпме уңыш чыга! Өстәмә продукт бирә торган бердәнбер әйбер ул – җир, кәсепнең дә иң әйбәте җирдә эшләү. Әмма бүген аның кадере юк, балаларны рәхәт яшәсеннәр дип һаман шәһәргә куябыз.

Дүртенче гамәл – Аллаһка тәвәккәл кылу

Эшләргә дә кирәк, Аллаһка тәвәккәл дә кылырга кирәк. Көймәнең дә ишкәге икәү бит. Берсе белән генә ишсәң, көймә урынында гына торачак. Кайсыбер кеше дога гына кылып утырырга кирәк, эшләмәсәң дә була, ди. Икенчеләр дөнья гына куа, әмма барыбер алга китә алмый. Берәү миннән 50 мең акча сорарга килгән иде. Үзендә биш мең бар икән. Шул акчаңны сәдакә итеп бир дигән идем, әздән генә сугып екмады. Ә бит Аллаһ Тәгаләнең вәгъдәсе бар: ул, ким дигәндә, ун тапкыр арттырып бирермен, дигән. 50 мең акчак кирәк кешенең биш мең сәдака таратканын күргәнегез бармы? Бу тәвәккәл кылу буламы? Шулай ук Аллаһ Тәгалә: “Һәр бала ризыгы белән туа”, дигән. Кайсыбызда сигез-ун бала? Кызларыбыз өченче, дүртенче бәби алып кайтуын ишетсәк, “Хәерче үрчетәсебез юк”, дип намазлык өстеннән кычкырабыз бит. Телевизордан үтерүчеләрне бу нинди ана баласы икән, дип нәфрәтләнеп карап утырабыз. Шул ук вакытта үзебез үк дөньяга киләсе дүрт-биш баланы юк иткән кешеләр. Бу да буламы Аллаһка тәвәккәл кылу?

Бишече гамәл – шөкер кылу

Бүген кыш буе өстәлебездә дә, кибетләрдә дә җәй көне үсә торган җиләк-җимеш бар. Элек бит Яңа елдан соң алма да күрми идек. Ә кайчан күбрәк зарланабыз? Бүген бит. Безгә кавакыт балалардан үрнәк алырга кирәк. Сабый бала асты коры, тамагы тук булса, бер җире дә авыртмаса, һәрвакыт шат була. Безнең тамак та тук, авырмыйбыз да, әмма йә киленне, йә малайны, йә күршене яки хөкүмәтне булса да сүгәбез, үзебезгә шуның белән рәхәтлек алабыз.  Зарланырга берәр сәбәп гел килеп чыга. Без шөкер кыла белмибез. Берәү Казан урамында “Хәерчелек чиктән ашты – машина куряга урын юк”, ди икән. Ә бит “Ибраһим” сүрәсендә Аллаһ Тәгалә: “Шөкер кылыгыз, мин арттырып бирермен”, дигән.

Алтынчы гамәл – аралашу

Бүген без аралаша белмибез. Кунак килсә, Ленинград блокадасыннан килгән кешегә әзерләгән кебек табын әзерлибез, сыйлыйбыз. Өстәлгә чыгасы ризык беткәч, кайчан китәр икән бу, табак-савыт юар идем, дибез, йә телевизорны кабызып куябыз. Сөйләшергә, хәл сорашырга вакыт та калмый. Шуннан куркып кунак та чакырмыйбыз, үзебез дә бармыйбыз. Аралашмыйча бит бер-береңә ярдәм итеп булмый.

Җиденче гамәл – изге гамәлләр кылу

Җәннәткә кеше Аллаһның рәхмәте белән керә. Ә Аллаһ Тәгалә үзенең рәхмәтен кеше рәхмәте эченә яшергән. Бер хәдис: бозык хатын чүлдә кое янында утыра, янына бер эт килеп егыла. Хатын, чүәге белән су алып, эткә эчерә. Бу вакытта Раббыбыз үзенең рәхмәтен эт аркылы җибәргән. Бирүче түгел, сорап килүче Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен китерүче. Изге гамәл дә – үзеңнән бераз алып, башка кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту ул.

Раилә Вәлиуллина

Запись Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Тракторист машинасын сүндергән дә, намазлыкта намазга баскан… Шаккаттым!” [җомга вәгазе] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Фәрит хәзрәт Кадыйров: өшкергәндә берәү елый, берәү көлә…” [җомга вәгазе]
Казанның “Хәдичә” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров 20 ел өшкерү белән шөгыльләнә икән. //Интертат.ру//

– Фәрит хәзрәт, өшкерүнең нинди төрләре була?

– Өшкерү ул төрле очракларда кулланыла. Күз тиюдән, сихердән, хәлем юк дип зарланып киләләр. Күз тию булганда кешенең кулы ятмый, начар төшләр күрә. Сихер булганда төшендә егылып төшкәнен, этләр куганын күрә. Йокыдан арып, тирләп уяна. Өшкергәч, Аллаһның рәхмәте җиңеллек табалар.

– Өшкергәндә нинди догалар укыйсыз?

– Сихергә каршы аятьләр бар. “Әлиф Ләм Мим”, ”Аятел Көрси”, “Әгъраф”, “Саффат”, “Та-Һа”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” һәм башкалар. Баш авыртканга да аерым дару, йөрәк авыртса да аерым дару бар. Шуңа күрә күз тиюгә бер, сихергә икенче догалар.

– Өшкергән вакытта кешеләр үзләрен ничек тоталар?

– Өшкергән вакытта кайберәүләре елый башлый, кайберәүләре калтырана, көлә, кемдер чыгып китә, бер ишләре бик куркып тирә-якка карый башлыйлар. Кайберәүләр бик нык акыра башлыйлар. Менә шул вакытта куркып калмаска кирәк. Чөнки өшкерүче ул Аллаһның дошманы белән көрәшә. Яисә син аны җиңәсең, яисә ул сине. Аллаһ сакласын, әгәр дә син аны җиңә алмасаң, ул сине бер хәл кылырга мөмкин. Шуңа күрә өшкерүче кеше бөтен нәрсәне Аллаһка тапшырырга тиеш. Бөтен яктан Аллаһ юлында булырга тиеш.

Хәзерге вакытта акча өчен өшкерүче кешеләр бар. Җиңелчә генә өшкерәләр дә, кешенең калтырана башлаганын күргәч, куркып: “Җитте җитте, барыгыз шушы кеше янына”, – дип чыгарып җибәрәләр. Кардәшләрем, шушындый кешеләрне күрсәгез, алар янына бармагыз.

– Өшкергән вакытта, берәү еларга мөмкин, икенчесе көләргә мөмкин, дидегез. Менә бу билгеләр берәр нәрсәне аңлатамы?

– Авыру кешегә Коръән аятләре укыгач, алар җиңеллек табалар. Ә эчендәге җен: “Җитте укыма, мине үтермә, мине яндырма”, дип, хәтта кеше белән сугыша да башлый.

– Ир-ат һәм хатын-кызларны өшкерүдә аерма бармы?

– Хатын-кызны да өшкерәбез, ир-атны да өшкерәбез. Шифаны без бирүче түгел, Аллаһ бирүче. Ир-атны өшкергәндә дә, хатын-кызны өшкергәндә дә бер үк догалар укыйбыз.

– Өшкертергә килүчеләргә нинди таләпләр?

– Күп кешеләр яланбаш, кыска итәк киеп килә. Өшкергән вакытта хатын-кызның гаурәте күренсә, ул җирдә фәрештә булмый. Әгәр дә кеше Коръән аяте белән үзенә шифа табарга теләсә, өшкерткәндә гөселле һәм тәһарәтле, гаурәте капланган булырга тиеш.

– Хатын-кыз өшкерүче вазифасын башкара аламы?

– Хатын-кыз хатын-кызларны гына өшкерә ала. Ир-атларны өшкерергә аның хакы юк. Мин хатын-кызларга өшкерергә киңәш итмәс идем, чөнки өшкерү – Аллаһының дошманы белән көрәшү.

– Сезгә, гадәттә, нәрсәдән зарланып мөрәҗәгать итәләр?

–  Бик күп нәрсәләргә зарланып киләләр, санап бетергесез. Рәхмәт әйтүчеләр бик күп.

Җеннәрне күргәнем дә булды. Өшкергән вакытта алар белән сөйләшәбез. Без алардан: “Ни өчен кердең? Тәннең кайсы кисәгендә? Ничәү сез бу кешенең эчендә?” – дип сорыйбыз. Ләкин җеннәргә ышанырга ярамый, алар бик алдалый.

“Үз-үземне үтерәсе килә, миңа җеннәр асылынырга кушалар, хәтта мине тәрәзәдән атмакчы булалар”, – дип килүчеләр бар. Өшкергәч, Аллаһының рәхмәте белән, җиңеллек табалар.

– Өшкертергә башка дин кешесе килсә, өшкерәсезме?

– Әгәр дә Аллаһыны инкарь кылмаса өшкерәбез. Чегәннәрнең дә килгәне бар.

– Нинди җеннәр бар?

– Аллаһы тәгалә Коръәндә: “Без бәндәләрне һәм җеннәрне яраттык бары тик гыйбадәт кылу өчен”, – диде. Җеннәрнең дә гыйбадәт кылучылары бар, бәндәләрнең дә. Җеннәрнең дә кеше үтереп йөрүчеләре бар, кешеләрнең дә. Җеннәр адәм кыяфәтенә, мәче яисә эт кыяфәтенә дә килә алалар.

– Җеннәр кешенең эченә ничек керәләр?

– Җеннәр тән калтыранып-туңып киткәндә, аңны югалтканда, баш әйләнеп киткәндә, операция вакытында, бисмилласыз ашаганда һәм гөнаһ эшләгәндә кешегә керә.

– Җеннәрне кеше эченнән чыгара алмаган очраклар бармы?

– Җеннәрнең кайберәүләрен чыгару бик кыен. Нәселдән килә торган очраклар бар, руслар аны “родовое проклятие” ди. Беренче нәселдә 15 процент булса, баласында 25 була. Шулай нәсел алышынган саен үсеп, кайсыберләре психка да әйләнергә мөмкин. Кайсыберләрен чыгарып булмый.

– Җен кермәсен өчен ничек сакланырга?

– Без бит урамга чыкканда ишекләребезне биклибез. Ни өчен? Бандит кереп, җыештырып чыкмасын өчен. Адәм баласы чыгып киткәндә һәрвакыттада гөселле һәм тәһарәтле булырга, гаурәтләрен күрсәтмичә: “Әгүзү бикәлимәти лләһи тәммәти мин шарри мә халәкъ”, – дип, шушы доганы укып чыгарга кирәк. Пәйгамбәребез әйтә: “Кем дә кем Аллаһыга тапшырып чыгып китсә, Аллаһ тәгалә аның янына 70 мең фәрештә җибәрер”, – ди.

– Өшкерер өчен махсус гыйлем кирәкме? Бөтен хәзрәтләр дә өшкерә аламы?

– Өшкерү – уен эше түгел. Һәрбер кеше өшкерә ала, әмма өшкергәннән соң кеше үзе авырырга мөмкин. Хәтта кечкенә баланы өшкергән вакытта да ул синең бөтен көчеңне суырып ала. Коръән аятьләре укырга кыен, сакаулана башлыйсың. Кайсыбер кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан сәләт бирелгән. Мәсәлән, мин кешенең күзеннән авыруын, сихерне күрә алам. Сихерме кешедә, яисә нәселдән килгән авыртумы, менә шуларны белеп була.

Өшкерү: Фәрит хәзрәттән бер мисал

Сорауларга җавап биргәч Фәрит хәзрәт безгә өшкереп күрсәтте. Видеога төшергәнгә риза булучылар табылмау сәбәпле, мине өшкергәнне төшердек.

Фәрит хәзрәт белән кара-каршы урындыкларга утырдык.

“Күзләреңне йом һәм үзең белгән догаларны укып утыр”, – диде Фәрит хәзрәт. Шуннан соң “Аятел көрсине” укыды һәм: “Лә илләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәд рәсүл Аллаһ. Йә Рахмән Әр-Рахим”, Алмазда авырулар, бозыклар булса, шушы авыруларга шифаланырга үзең ярдәм йә Раббым. Амин”, – дип Аллаһыдан ярдәм сорады һәм күзләрен йомып, пышылдап дога укып алды.

Аннары урыннынан торып, “Әгузе бисмилла” укып, кулларын сыпырды. Кулларын башыма һәм күкрәгемә куеп, “Әлхәм” һәм башка сүрәләр вә аятьләр укыды. Һәр сүрә яисә аятьтән соң төкеренде. Өшкерүне тәмамлаганда ул минем башымнан һәм гәүдәмнән сыпырды. Җеннәр кугандыр инде шулай итеп.

Янәдән каршыма килеп утырды һәм: “Берәр нәрсә сизмәдеңме?” – дип сорады. Мин аңа тәнемдә җиңеллек сизгәнемне әйттем.

Алмаз БИККОЛ. Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары

Запись “Фәрит хәзрәт Кадыйров: өшкергәндә берәү елый, берәү көлә…” [җомга вәгазе] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хатыным намаз укымый, ә минем ахирәткә күчкәч, җавап бирәсе булачак…” [җомга вәгазе]
Еш кына «Эх, ирем артына басып намаз укыйсым килә», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә бит киресенчә, хатынын намазга бастыра алмаган ирләр дә очрый.

//Интертат.ру//

Кайбыч районында яшәүче Әнвәрдән килгән хатта мондый юллар бар. «…Хатыным намаз укырга теләми, миңа нишләргә, аны ничек үгетләргә, киңәш бирегез? Минем бит ахирәткә күчкәч, аның өчен җавап бирәсем бар…»

Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев  җавабы:

– Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Бу сорауны безгә еш бирәләр. Бик четерекле сорау, хәтта намаз укырга теләмәгән хатынын ташлап китүчеләр дә очрый башлады, киресенчә, шул сәбәп белән иреннән аерылучылар да бар. Аның ахыры хәерле түгел. Алай кискен нәтиҗәләр ясарга ашыкмаска киңәш итәр идек. Һәр нәрсәдә сабыр булырга кирәк. Кушылып яши башлаганда, гадәттә, берсе дә намаз укымаган, әммә кайсысыдыр алданрак иманга килгән. Бер-береңә түзем булу сорала. Шәхсән үземнең танышларым арасында иренә ияреп намазга баскан хатыннарны беләм. Иптәш егетнең хатыны рус милләтеннән иде. Ул да, Аллага шөкер, ислам дине кабул итеп, яулыгын япты, хәзер намазда. Сабырлык кирәк, уңай үрнәк белән тәрбия кылса, Әнвәр әфәнде дә теләгенә ирешер. Аңа, бәлки, хатынын дини даирәләргә алып йөрергәдер, намазлы кешенең нинди гүзәл булуын күрсәтергәдер… Белем алу да хәреф танудан башлана бит. Пәйгамбәребез дә 13 ел иманга чакырган.

Запись “Хатыным намаз укымый, ә минем ахирәткә күчкәч, җавап бирәсе булачак…” [җомга вәгазе] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..