Архивы хәтеркөне - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда татарның бәйсезлеге өчен көрәшкән шәхесләрне һәм Казанны яклаганда һәлак булганнарны искә алдылар
13 октябрь Казанның Тинчурин паркынча Хәтер көненә багышланган чара булды. Быел Явыз Иванның Казан ханлыгын алуына 466 ел тулды.Хәтер көне Казанны яклаганда һәлак булганнарга һәм татарның бәйсезлеге өчен көрәшкән шәхесләр рухына дога кылудан башланды.

Матәм чарасында 300 гә якын кеше катнашты. Чараны татар иҗтимагый үзәге оештырды.

Чарада ел саен катнаша торган зыялылар күренә: Вахит Имамов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Тәлгать Галиуллин, Әзһәр Шакиров, Рәшит Әхмәтҗан, Нәбирә Гыйматдинова. Хәтер көнендә Татарстан байраклары һәм кырымтатар байрагы күтәрелгән.

Камал театры артисты Әзһәр Шакиров татар милләтенең олы фаҗигасенең сәбәбен аңлатырга тырышты: “1552 елгы фаҗига милләтнең рухын сындырды. Безнең бабаларыбыз бик күп хата эшләп, милләтебезне фаҗигагә җиткергәннәр. Безнең дәүләтебез бар, ул – Татарстан. Без аны йөрәгебездә йөртәбез икән, ничек итеп милләтнең дәүләте юк дип әйтеп була. Ләкин милләтнең фаҗигасен татар аңлыймы соң? Аңларлык булып тумаган ул. Сезне күргәч, күңелемдә рәхмәт хисләре туды, сезнең белән горурланам, сез кадерле кешеләрем, ләкин сез бик аз, күпчелегегез минем яшьтәге кешеләр”, диде ул үз чыгышында.

Мәдәни җомга” газетасы мөхәррире, язучы Вахит Имамов та Хәтер көненә карата фикерен әйтте. “Бүген бәйрәм түгел, матәм көне. Бу чарага 1552 елда әрәм булган бабайларны искә алу өчен киләм. Татар бервакытта да бирешмәгән, сынмаган. 1917 елны искә төшерегез. Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максуди күтәрелеп чыккан бит. Күп кешене концлагерьларда атып үтергәннәр. Үз телебез булсын дип йөрүчеләр әле дә күп. Шушыны оныкларга тапшырасы иде! Дәүләтчелек рухы үлмәсә, милләт үлми”, дип сөйләде ул.

Шагыйрьләр, театр артистлары татар халкы, милләте турында җанлы шигырьләр сөйләделәр.

Митингка килгән татар шәхесләре Батырша һәм башка милләт өчен күп көч куйганнарга һәйкәл кую мәсьәләсен дә күтәрде. “Мөслимә” журналының баш мөхәррире Әлмирә Әдиятуллина Сөембикә-ханбикә исемендәге мәчет төзү тәкъдимен әйтте.

Запись Казанда  татарның бәйсезлеге өчен көрәшкән шәхесләрне һәм Казанны яклаганда һәлак булганнарны искә алдылар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..