Архивы хәтер - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Хәтер көне миңа кызык түгел” – Татарлык турында үз фикерен әйткән Нурминскийны халык чәйнәргә әзер [видео һәм комментарийлар]
Татарча рэп башкарып танылган, Instagram-да 45 меңнән артык укучысы булган автор-башкаручы Альберт Нурминский Азатлыкка Хәтер көненә ни өчен йөрмәвен аңлатты. Яшьләрнең татар тарихына ул гомумән битараф булуларын әйтә. Аларга яхшы тормыш, әйбәт машина, бүгенге көн мөһим, ди ул.

Татарстанның Балтач районы Норма авылыннан 24 яшьлек Альберт Нурминский (Шәрәфетдинов) авылда туып үсеп татар-рус телләрендә рэп башкарып танылды. Ул узган ел “Мин татарча сөйләшәм” чарасында Бауман урамында үткән зур тамашада чыгыш ясады. Аның җырларын татар яшүсмерләре телефоннан бер-берсенә җибәрә, социаль челтәрләрдә меңнәрчә, мисал өчен Instagram битендә 45 меңнән артык укучысы бар. Казан урамнарында машиналарда җырларын ишетергә була, ул күбрәк урам тормышы турында җырлый. Татарча-русча җырлар яза. Альберт катнаш гаиләдә үсә, татар телен үзлегеннән өйрәнә, үзе әйткәнчә, урамда.

Альберт башка автор-башкаручылардан туры сүзле булуы, ничек уйлый, шулай җавап бирүе белән аерылып тора. Татарлык, Хәтер көне, татар телен мәктәпләрдә укытуга карата да аның фикерләре үзгә булды.

– Хәтер көне миңа кызык түгел. Ни өчен яшьләр Хәтер көненә йөрми? Чөнки ул кызык түгел, миңа кызык булса, йөрер идем. Яшьләр бүгенге көн белән яши. Аларның күбесе Явыз Иванның кем икәнен дә белми. Хәзерге яшьләргә яхшы кием, әйбәт машина кирәк. Бүгенге тормышы яхшы булса, аларга бернәрсә кирәкми. Үземә килгәндә, тарихка бөтенләй битараф димәс идем. Мин Алтын Урда чорлары белән кызыксынам, тарихка бәйле компьютер уеннары да уйныйм.

– Татарстанның суверенитет көненә дә битарафмы син, хәзер ул шәһәр көненә кайтып калды. Байраклар күтәреп, республиканың бәйсезлек көнен бәйрәм итәргә яшьләргә нәрсә комачаулый?

– Шул ук чеченнар да бу көнне зурлап бәйрәм итә. Нигә бездә юк икәнен әйтә алмыйм. Дөресен әйткәндә, андый чаралар миңа да бик кызык түгел.

– Пенсия яшен арттыруга мөнәсәбәтең?

– Әлеге тема бер караганда кызык та минем өчен, икенче караганда юк та. Чөнки безгә, яшьләргә пенсия яшенә ераграк. Әлеге мәсьәләдә бер генә фикер әйтә алмыйм. Якыннарыма килгәндә, минем әнием инде пенсиядә. Аңа 56 яшь. Шуңа күрә әлеге тема минем өчен якын түгел. Мин бүгенге көн белән яшим.

– Ә сиңа нәрсә кызыклы?

– Бүгенге тормышым. Иҗат, җырларым, яхшы тормыш. Җырларым күпмедер вакыттан соң булмаска да мөмкин. Иҗатны ташласам, үземне бүтән берәр өлкәдә сынап караячакмын. Ә бүгенге көндә минем җырлар актуаль, һәм мин шуның белән яшим. Киләчәктә бәлки инглиз теленә дә күчәрмен. Чөнки бу минем балачак хыялым. Инглиз телендә җыр язып карыйсым килә.

– Татар яшьләренә милли аңны, Татарстан өчен, татарлар өчен ватанпәрвәрлекне ничек сеңдерергә?

– Минем уйлавымча, татар яшьләре өчен күбрәк татарча чаралар оештырырга кирәк. Ул дискотека булырга мөмкин. Ләкин чиген белеп, зыянга китмәслек итеп. Татарча итеп, татар телена басым ясап. Ә гомумән татар телен укытуга килгәндә, аны мәктәпләрдә кыскарттылар. Мин моңа берничек тә карамыйм. Миңа барыбер дисәң дә була. Минем өчен ул зур роль уйнамый. Чөнки мин катнаш гаиләдә үстем. Минем әти татар, әнием рус милләтеннән. Мин татар телендә дә, рус телендә дә җайлы сөйләшәм. Һәм үз киләчәгемне дә кайгыртам. Балаларымның да татар телен дә, рус телен дә әйбәт белүләрен телим. Хәзер балаларга рус телендә имтиханнар бирергә туры килә. Минем танышларым арасында чи татар кешеләре бар. Миңа алар белән кеше янында уңайсыз. Чөнки алар рус телендә дөрес сөйләшми, сүзләрнең ахыргы кушымчаларын дөрес әйтмәскә мөмкиннәр. Мин аларны кимсетеп әйтмим, тик аларның дөрес сөйләшмәве барыбер күңелгә тия.

– Син татарча җырлыйсың, рус телендә дә җырларың бар. Татар теле бетеп, аудиторияң кимесә, рус телендә генә җырларга күчәсеңме?

– Минем фикерләвем рус телендә, шуңа киләчәктә мин үземне рус телендә генә җырлап сынап карар идем. Минем рус телендә язылган беренче җырым шундый зур дәрәҗәгә күтәрелде, бүген ул Русиядә популяр. Илнең төрле почмагыннан бик күп кешеләр яза. Минем бүген рус телендә дүрт җырым бар. Хәзер күбрәк урысча язам, чөнки аның таралу мәйданы, территориясе киң. Мине Русиянең төрле төбәкләрендә чыгыш ясарга чакыралар, тик рус телендә җырларым аз булу тотып тора. Шуңа хәзер рус телендә җырлар туплыйм. Әлбәттә, татар телендә дә җырлар булачак, тик рус телендә җырлап уңышка ирешкәч кенә. Минем миллионлаган аудиториям булгач, халыкка гади авыл малаеның, татар кешесенең ничек күтәрелгәнен күрсәтәсем килә. Мисал өчен, Мәскәүдә концертым булса, туган телемдә дә җыр башкарыр идем. Әгәр концертымда татарлар булса, аларга рус концертында татар телендә җыр ишетү йөрәккә май булыр иде минемчә. Шуңа күрә мин татар телен онытам димим.

Бу язма укучыларда зур негатив уятып, алар күп кенә комментарийлар калдырган:

“Әгәр дә рус концертында татарча җырласаң, маладис, егетем, дияр идем…”

“Инде, балакаем, үзеңне азаплама, урыс телендә генә яз соң. Татарча язар өчен моң да кирәк бит әле”

“Бөтен яшьләр өчен сөйләмәсен иде. Үзаңы шундый түбән булгач нишлисең инде. Менә миңа 30 яшь юк, бик кызыксынам һәм үз тормышымны татар тарихы белән бәйләргә булдым”

“Башта бу егет турында уңай фикердә идем, хэзер узе эйтмешли ул мина кызык тугел, нигэ ичмасам аңардан интервью алганнардыр вакыт эрэм итеп”

“Монын бит узаңы (сознаниесы) плинтустан та түбән – хәер, аны тыңлый торганнарныкы да шундый ук. Бер суз белен әйткәндә – маңкортлар, кызганычка каршы…” дип яза халык.

Ә сезнең фикерегез ничек?

Азатлык радиосы язмасы  (чит ил агентлыгы)

Запись “Хәтер көне миңа кызык түгел” – Татарлык турында үз фикерен әйткән Нурминскийны халык чәйнәргә әзер [видео һәм комментарийлар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Әнием турындагы хатирәләрем барыннан да элек ипи һәм сөт белән бәйле» [хәтер]
Илленче еллар азагы бу. Миңа җиде яшьләр чамасы. Иртән сарык бәтиләреннән гайре мине уятучы да юк, туйганчы йоклыйм диярлек. Салкын тимәсен дип, кышларын бәтиләрне берничә атна өйдә тоталар, мич артындагы аралыкка биклиләр. Менә шуннан чыксалар гына алар иркенләп уйный-шаяралар , йоклаганда, хәтта өстемә сикереп менеп һәм нәни тоякларын тырпайтып, юрган аша тәнемдә сикерә-бии башлыйлар.//Татарстан яшьләре//

Берсендә шулай юрган астында уянып киттем. Юрган аша рәхәт бер җылылыкның аякларга, бөтен тәнемә сарылганын тоям. Шулай булмый ни! Иртүк торып, әнкәй мичкә яккан ич, ипи салырга җыена. Мичтә чарт-чорт килеп утын яна, мич авызында канат кагынып ялкын телләре биешә…

Утыннар янып беткәч, көл-күмер ише нәрсәләрне күмер савытына себереп бушатканнан соң, әнкәй кайнар мич түренә агач көрәк белән түм-түгәрәк йомарламнарны урнаштыра. Берәр сәгать чамасы уза микән, борыннарны кытыклап, өй эченә яңа пешкән ипи исе тарала. Авыздан сулар килә, түземсезләнеп әнкәйнең мичтән ипи түгәрәкләрен тартып чыгарганын көтәсең. Иң тәмлесе ипи кыерчыгы, әлбәттә! Шул кыерчыкны «миңа, миңа!» дип, абый белән кайчакны чәкәләшеп тә алабыз.

Әни кулындагы сөлге белән көле-мазар калмасын дип, кызгылт йомры ипиләрнең иң әүвәл төбен сөрткәли дә ак җәймәгә тезеп сала. Аннары инде күкрәгенә терәп хәләл ипине кисәргә керештеме… хуш истән башлар әйләнеп китә! Бүгенгедәй хәтеремдә: ипи уртасындагы тары бөртегедәй вак-вак күзәнәкләр арасында бармак башы тикле итеп туралган бәрәңге шакмаклары да елтыраша… Ипекәйгә бәрәңге шакмаклары кушу традициясе күптән онытылды булса кирәк. Андый ипине минем бүтәнчә һәм бүтән җирдә беркайчан ашаганым булмады.

Ә инде сөткә килсәк…

Җәй уртасы. Көн кичкелеккә авышкан, көтү кайткан, тузан басылган. Сыер-сарыклар абзарларына ябылган.

Мондый чакта Кояш бату кебек күренешләр минем өчен – тылсым, могҗиза. Кояшның кая таба төшеп батканын ныграк аңлар өчен абзар түбәсенә үрмәләргә уйладым. Абзар ишеге яныннан узып киттем дигәндә генә «шып» тукталдым. Чөнки ярымачык ишекләрдән сөзелеп, саркылып кына әллә ниткән моң, музыка авазлары ишетелә иде. Колакларны шәмрәйтеп тыңлый башладым. Тальянда уйнарга өйрәнгәнлектән, мин инде җырга-моңга битараф түгел. Менә кемдер барабанга таякчыклар белән йомшак кына кагыла кебек: «Бам… Бум!» Бераздан әлеге ритмнар скрипка моңнары белән алышынды: «Сз-з, бз-з…» Әйе, кемдер нәкъ менә скрипка кылларында талгын бер көйне сыздыра кебек. Таң калып тыңлыйм бу авазларны – абзар түбәсе дә, Кояш баешы да онытылды минем өчен. Түзмәдем, сак кына хәрәкәтләр белән абзар эченәрәк уздым. Карасам: әни чиләк төбенә гөбердәтеп сөт сава икән! Ялтыр чиста чиләгенә, ап-ак сызыклар, күбекле тамчылар булып, әллә сөт ява, әллә моңнар түгелә?..

Бераздан ул миңа мөлдерәмә тулы чиләгеннән бер стакан парлы-җылымса сөт салып бирде. Урман-болыннардагы һәр үләннең, чәчәкләрнең тәмен сөзеп эчтем шул чакта…

Минем әни философ булмаган, билгеле. Әмма аның ипи пешергәндә һәм сыер саугандагы һәр булмыш хәрәкәте фәлсәфи мәгънәгә, тормыштагы матурлык дөньясына бер ишарә булган, күрәсең…

Рашат НИЗАМИ.

Запись «Әнием турындагы хатирәләрем барыннан да элек ипи һәм сөт белән бәйле» [хәтер] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..