Архивы чәчкәшоубизнестатарэстрадасы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Алмаз Мирзаянов: «Хәмдүнә апа Тимергалиеваны беренче күргәндә бала йоннары чыкты» [видео]
Казанда 18 сентябрьдә “Уникс” концертлар залында Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу кичәсе узган иде. Әлеге күркәм чараны татар эстрадасы артисты Алмаз Мирзаянов алып барды. Ул Хәмдүнә апа белән ничек танышуы турында сөйләде, аның башкаруында яратып тыңлаган җырларны атады.

– Хәмдүнә апа белән мин Илназ Минвәлиев әнисенең юбилей кичәсендә таныштым. Беренче тапкыр чып-чын Хәмдүнә апаны шунда күрдем, аны беренче тапкыр игълан иттем. Бала йоннары кабара диләр бит әле, үземне шулай хис иттем. Бүгенге көндә бик күп артистлар сәхнәдә җырлый, аларны күргәндә алай булмый, ә Хәмдүнә апаны күргәч бөтенләй башкача иде. Әллә кечкенәдән телевизорда күреп үскәнгә, бәлки, хөрмәт нык булганга. Концертны алып барган мизгелдә, яныма килде дә: “Апаем, телефон номерыңны Илһамга бирерсең, минем юбилей концертларымны да алып барырсың әле”, – дип әйткән иде. Юбилей концертларын алып барырга насыйп булмады, ләкин минем өчен бүген зур горурлык искә алу концертын алып бару. Мин бик бәхетле. Ул – утыздан артык халык җырларын эшкәртеп аларга яңа сулыш өргән кеше, халык күңелендә яшәрткән кеше, шәхес. Шуңа күрә дә: “Җомга”, “Галигә барам әле”, “Мөкәрәмә”, “Чияле тау” – барысы да халык күңелендәге җырлар. “Картаясы килми һич тә”, “Җырчы язмышы” – күңелгә рәхәтлек бирә торган җырлар. Тормышымның бер этабында аның “Хыянәт” дигән җыры, ир-ат булсам да, күңелемне яралап, хәтта күз яшьләрен чыгарган вакытлар булды, – диде шоумен, алып баручы Алмаз Мирзаянов Татар Тудей хәбәрчесе Ландыш Гобәйдуллинага.

Запись Алмаз Мирзаянов: «Хәмдүнә апа Тимергалиеваны беренче күргәндә бала йоннары чыкты» [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чәчкә белән концертта көтелмәгән хәл була [фото]
Татар эстрадасының танылган җырчысы Чәчкәнең соңгы алты елда Казанда концерт куйганы булмады. Бу вакыт эчендә җырчының тормышы күңелле вакыйгаларга баеды: кияүгә чыкты, кызы туды, яңа җырлар иҗат итте. Ә быел ул, ниһаять, Казанда халык тарафыннан көтеп алынган концертын оештырды. //Tatar Today//

Артист белән концертта көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин. Теләсә нинди хәлдән чыга белү җырчының осталыгы, кыюлыгы турында сөйли. Сәхнәдә чыгыш ясаганда, Чәчкәнең колагыннан алкасы төшеп китте. Әлбәттә, җырчы югалган алкасына игътибар итмичә, чыгышын дәвам итте. “Алкам бик авыр иде, шуңа колактан төшеп китте булса кирәк. Тик концерттан соң табып алдым үзен. Аннан соң ыгы-зыгы белән бер сәхнә киемен өйдә онытып калдырганмын, әмма бу хәлдән дә чыгу юлын таптым”, диде Чәчкә.

Чәчкә тормыш иптәше Ирек Гыйбадуллин белән дуэт башкарды. Шәхсән минем бу дуэтны беренче күрүем, тамашачыга да бу тандем ошады. “Чынлап та, халык безне чын күңелдән алкышлады, җылы кабул итте. Күңелем тулып күземә яшь килде”, диде Ирек. Аларны алкышларга гына түгел, чәчәкләргә дә күмделәр. Залда Лилия Гыйматдинова, Алимә Сафина, Шамил Галиев кебек популяр артистлар бар иде. Чәчкә элеккеге җырлары белән рәттән яңа иҗат җимешләрен дә башкарды.

Концертны Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов алып барды. Чәчкә Зөфәр әфәнде белән 10 елдан артык бергә эшли. Тамашада җырчының иҗатташ дусты Винарис Илъегет тә катнашты. Концертта кич буе инструменталь ансамбль уйнады, тамашачы тере тавышка башкарылган җырларны тыңлады.

Эльвира ШАКИРОВА

Запись Чәчкә белән концертта көтелмәгән хәл була [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..