Архивы Шәле - Tatar Today - татар яңалыклары.

6 яшьлек баланың гомерен саклап калу өчен Шәле халкының бергәләп күпме акча җыюы билгеле
Шәле авылы кызы Гүзәл Ногманова ми яман шеше авыруы белән көрәшә. Авыл халкы аңа ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты оештырды. Концерттан 85830 сум акча җыелды, дип яза Татар-информ.

“Бөтен кеше авылдашыбызның кызы Гүзәлгә булышу идеясен күтәреп алды. Мәктәп укытучылары, мәсәлән, концертта бөтен составлары белән чыгыш ясаячак. Тәрбиячеләр дә, мәдәният хезмәткәрләре дә, теләк белдергән һәр кеше дә сәхнәдә чыгыш ясый. Килә алмаган кешеләр акчаларын башкалар аша биреп җибәрә. Безнең авыл халкы ярдәм итәргә гел әзер”, – диде Шәле авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Зөлфия Гиниятова.

Концертта җыр башкаручы мөмкинлеге чикләнгән Гөлназ Мөхәммәдиярова хәйрия сәдакасы да алып килгән иде. “Татар-информ” хәбәрчесе аның белән авыл халкы оештырган концерт турында сөйләште. “Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Авыл халкы үз теләге белән чыкты. Үзебез әзерләдек концертны. Гүзәл исән-сау терелеп кайтсын дип, догалар кылып торам”, – диде Гөлназ Мөхәммәдиярова.

“Бөтенесе дә Аллаһы Тәгаләдән тора. Һәрбер кешегә тууга ук үз язмышы язылып куя. Миңа калса, Җир йөзендә изге күңелле кешеләр бихисап күп. Артистлар гына ярдәм итә дигән сүз түгел. Артистлар алар интернетка кергән саен ярдәм итәргә ашкынып тора. Ә без инде аларга әйтеп тормадык. Беренче концерт булгач, куркытты. Үз көчебез белән, авылдашларыбыз ярдәме белән куелган концерт бу”, – диде Шәле мәдәният йорты методисты Ирек Әхмәтшин.

Фото: Татар-информ

Запись 6 яшьлек баланың гомерен саклап калу өчен Шәле халкының бергәләп күпме акча җыюы билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Түбә генә түгел, фронтоннар да юк, өй үзе дә ярылган»
Синоптиклар юраган хәвефле җәй үзенең холкын һаман күрсәтеп тора. Нурлат һәм Чирмешән районнарындагы гарасаттан соң, нәкъ бер ай үтүгә, көчле җил Питрәч районына да килеп җитте. Кичә Шәле  буйлап бер полоса давыл үтеп киткән. Нәтиҗәдә, бүген авыллар хәрәбә хәлендә: кемнең өй түбәсе юк, кемнең гаражын урыныннан кузгалткан, хәтта нигезеннән күчереп куелган корылмалар да бар. //Интертат//

–Кичә авылда Сабан туе иде, – ди Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов. –Бәйрәм урман эчендә безнең. Кичке сәгать 4 белән 5 арасында әзрәк җилләп алды, яңгыр яуды. Әмма бу артык комачауламады, халык рәхәтләнеп бәйрәм итте, күңел ачты. Шуннан соң, Сабан туен тәмамлап, авылга кайтсак, ис-акыл китте. Авыл урамнары түбә калдыклары, калай, шифер белән тулган. Кайберәүләр түбә калайларының кайда икәнен дә белми хәтта. Түбә генә түгел, фронтоннар да юк, өй үзе дә ярылган. Кунак өен нигезеннән куптарып алып, кырыйга күчереп куйган.

Шәле – зур авыл. Шуңа күрә микән, җилнең бөтен авылны колачларга көче җитмәгән.

–Без үзебез Сабантуйда идек, әниләр өйдә, – ди зыян күрүче Гөлфинә Камалиева. – Урман эчендә җилле яңгыр гына явып узгач, авылда мондый хәлләр бардыр дип уйламадык та без. Кайтсак, хәйран калдык. Безнең йортның түбәсе дә, фронтон да юк. Гаражның стеналары какшаган, өйнең арткы почмагында мунча иде, анысының да кирпечләре урыныннан кузгалган. “Бер минут та булмады”, – диләр, әмма шуның кадәр зыян салып өлгергән. Менә бүген өмә авылда, түбәләрне  сүтеп, яңадан коралар. Бәхеткә, йорт-җиребез иминиятләштерелгән иде.

Дилүс Мөхәммәтшин дә өен, каралты-курасын иминиятләштерелгән булган.

–Йорт түбәсен шифердан япкан идек. Бер якка бик зур зыян килгән. Шифер ватылып, чәрдәкләнеп беткән, бөтен килеш тә алып очырган, өчесе бөтенләй дә юк. Үзем давыл килгәндә өйдә идем, бер-ике минут тирәсе булгандыр ул. Шул вакыт эчендә алып та киткән, әнә. Урамга чыгарга куркыныч иде: электр чыбыкларын да җиргә алып салган. Мондый давыллар без кечкенә чакта еш була иде, табигать алышына ахры, тагын кабатлана башлады, – диде ул.

Шәле авылында барысы 9 йорт зыян күргән. Гарасат Тугаш авылы ягыннан килгән диләр. Табигый бәла-казаның бу авылга китергән зыяны турында соңрак язарбыз.

Чулпан ШАКИРОВА

Запись «Түбә генә түгел, фронтоннар да юк, өй үзе дә ярылган» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..