Архивы эвелина якупова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ватрушкада бәрелеп үлгән кызның әнисе гаепләнүче Эвелинага судта нәрсә дигән?
Казанның Киров районы судында ватрушкага утырган кызны машина белән өстерәтеп йөртеп, аның үлеменә сәбәпче булган Эвелина Якупова эше карала башлады.

Бу фаҗига 8 гыйнварда Аракчинода булды. 22 яшьлек Эвелина Якупова үзенең якын дусты – 20 яшьлек Дарья Акинованы ватрушкага утыртган килеш машинасы белән өстерәтә. Ватрушка юлдан читкә чыгып, кыз баганага бәрелә. Бәрелү шулкадәр көчле була – баганадагы юл билгесе кубып чыга.

Эвелина һәм аның иптәш кызлары Дарьяны хастаханәгә алып килә, Дарья турында «таудан шуганда башын бәрде» дип әйтәләр. Тикшерү органнары тауда бернинди кан эзләре дә тапмый. Ә кыз бәрелгән урын видеокамераларга эләккән була.

Эвелина Якупова – ятимә, хастаханәдә эшли. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозуда һәм юл-транспорт һәлакәте булган урынны калдырып китүдә гаепләнә. Судка кадәр кыз өй арестында утырды.

Якупованың адвокаты әйтүенчә, бу фаҗигадә гаепле кеше – Дарья, чөнки ватрушканы машинага тагу аның инициативасы булган, ватрушка да, бау да аныкы. Эвелина үзе гаебен өлешчә тануын әйткән – ул фаҗига урынын ташлап киткәнен танымый, ул иптәш кызын хастаханәгә алып килдем дип әйтә.

Дарьяның әнисе боларны тыңлаганда елаган, аның куллары калтыраган. Суд сүз биргәч, Дарьяның әнисе болай дигән:

«Мин нәрсә әйтергә икәнен белмим, алар дуслар иде, минем тарафтан Эвелинага гаепләү булмаячак»,.

Суд Эвелина Якупованы тагын 3 айга өй арестында калдырган. Суд дәвам итә.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/mat-razbivseisya-na-vatruske-o-vinovnice-dtp-obvinenii-ot-menya-v-ee-adres-ne-budet-5979726

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Һәлак булган Дарья Идел буе спорт академиясендә укыган. Ул нәфис гимнастика тренеры ярдәмчесе булып, “Спектр” спорт мәктәбендә укыткан.

Запись Ватрушкада бәрелеп үлгән кызның әнисе гаепләнүче Эвелинага судта нәрсә дигән? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..