Архивы яз килү - Tatar Today - татар яңалыклары.

Халык синоптигы: «Каргалар кайтканны күреп, яз килгәнгә сөенергә ашыкмагыз!»
Көннәр әле суытачак. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев шулай диде.

– 7 февральдә «хут суыгы» булды. Ул салкыннар 19–20 мартка кадәр сакланачак. 2010 елда корылык булгач, ел фасылларның рәте киткән иде. Кыш уртасында кар яуды, җәен салкын булды. Ел фасылларын «дөресләр» өчен 10–11 ел кирәк, диләр. Шулай булып чыкты да. 2021 елда ел фасыллары һәммәсе үз урынында булачак, – ди ул.

Әмир абый әйтүенчә, авылга кара каргалар килгән инде. Узган ел ул аларның килүен 19 февральдә үк теркәп куйган булган.

– Былтыр кара карга тавышы ишетелгәч, ышанмыйча, агач янына ук барып карадым. Ала каргага караганда, кара карганың тавышы калынрак. Быел 3 мартта 2–3 разведчик карга кайтты. Алар кайткач, буран булды. 5е көнне аларны көтүләре белән күрдем. Каргалар туңа дип борчылмагыз, салкын булса, алар урманга китәләр.

КФУ профессоры, орнитолог Илгизәр Рәхимов, кайбер каргалар китми дә кала, ди.

– Иң көчлеләре, яшәренә ышанганнары китми. Быел Татарстанда 1 меңләп карга кышлады. Каргалар гына түгел, меңләгән үрдәкләр, миләш чыпчыклары да китми хәзер. Казан паркларында кошларга ашарга ризык җитәрлек. Энергиясен әрәм итеп китеп тормый алар. Китсәләр дә, әллә кая ерак очмыйлар. Күбрәк Урта диңгез буйларына, Кавказ тирәләренә барып урнашалар. Кошларның тән температурасы – 40 градус. Алар туңмый. Туңсак, без тун киябез, аларның каурыйлары бар. Очып җылыналар, – ди ул. – Быел салкыннар гыйнвар – февральдә генә күзәтелде. Анысы да кыска вакытлы булды. Моннан 30 ел элеккеге шикелле атналар буе 30 градус салкын тору юк бит инде ул хәзер. Шушы көннәрдә Татарстанга кара каргалар кайтып бетәчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак : "Ватаным Татарстан"

Запись Халык синоптигы: «Каргалар кайтканны күреп, яз килгәнгә сөенергә ашыкмагыз!» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..