Архивы Ялкаулык - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ялкаулыкны ничек җиңәргә? [файдалы киңәш]
Соңгы вакытта газетабыз битләрендә һәм башка төр матбугатта яшь кенә кешеләрнең кинәт вафат булу очраклары, вакытсыз үлемгә китергән йөрәк-кан тамырлары, онкология чирләре, бөтен организмны какшата торган шикәр чиренең яшәрүе турында хәбәрләр еш басыла. Ә бит кешене чиргә сабыштырган сәбәпләр бик җитди һәм кайберләре хәтта котылгысыз.

Соңгы вакытта газетабыз битләрендә һәм башка төр матбугатта яшь кенә кешеләрнең кинәт вафат булу очраклары, вакытсыз үлемгә китергән йөрәк-кан тамырлары, онкология чирләре, бөтен организмны какшата торган шикәр чиренең яшәрүе турында хәбәрләр еш басыла. Ә бит кешене чиргә сабыштырган сәбәпләр бик җитди һәм кайберләре хәтта котылгысыз.

Әйтик, экологик фактор. Көнкүрештә уңайлык өчен чыгарылган күпсанлы техниканың, пластик савыт-сабаның организмга зыяны турында әйтеп тә торасы юктыр. Шулай ук көчле тәэсирле төрледән-төрле юыну препаратлары калдыгы, ахыр чиктә, җиргә сеңеп, үзебезгә эчәр су аша кайта башламады микән дип шикләнүебез дә урынлы бит. Аннары рухи ныклыгыбыз кимү дә физик чыдамлыкны какшата бугай. Илдә үзгәртеп кору башланганнан бирле без ияләнгән тыныч, ипле тотрыклылык югалды. Киеренке тормыш шартлары иң әүвәл гади халыкны китереп кысты.

Күпчелек тамак туйдыру, фатирга түләү, балалар үстерү һәм урнаштыру проблемасына баткан. Авыл җирендә өрлектәй гәүдәле ир-егетләрнең берише эшсезлектән гаҗиз булып аракыга үрелә, болай да тилмереп яшәгән гаиләсендә җан тынычлыгы югала. Әйтеп кара син андыйларга: “Әйдә, башта сәламәтлегеңне кайгырт, аннары берәр файдалы шөгыль тап”, – дип, билләһи, көлкегә алып, үзеңне сүгеп китәчәк.

Дөресен генә әйткәндә, безнең илдә сәламәтлекне саклау турында кайгырту беркайчан да җитди бурыч саналмады, кешегә иң башта ил-көн файдасына эш аты итеп карау канга сеңдерелде. Өлкән яшьтәге авторларның берсе, якташым Рәфыйк Шәрәфиевнең: “Безнең буынның мохтаҗлыкта, ачлы-туклы яшәп балачактан ук сәламәтлеге какшап калгандыр. Хәзер чагыштырмача тук тормышта каян килеп чыга бу авырулар?” – дип борчылып язуы проблеманың бик җитди икәнен искәртә.

Үземә дә байтак еллардан бирле узгынчы һәм узгынчы булмаган чирләр ябышырга гына торганга күрә, һәр төрле авыруның килеп чыгу сәбәпләрен өйрәнергә омтылыш ясап караган идем. Безнең гадәтләнгән яшәү рәвешебездә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый торган факторлар галәмәт күп икән. Шуның иң беренчесе (гәрчә миңа кагылмаса да) заман кешесенә, шул исәптән пенсионерларга хас әйбер – хәрәкәт җитмәү. Компьютер, интернет, телевизор кебек популяр техник чаралар кешенең күпчелеген йомшак урындыкка беркетеп куйды. Уңайлыкның, тизлекнең рәхәтен тойгач, күпләр кыска арада эшкә дә машина белән йөри, ясле-бакча, мәктәп балалары да машинада хәзер, бер-ике чакрымны да (һичьюгы баш сафландыру өчен) җәяү атлыйсылары килми. Өйгә кайткач, алар тагын экранга төбәлә, кайбер пошмас әти-әниләр баласының зарарлы мавыгуына күз йома.

Кешенең табигый физиологик ихтыяҗы булган хәрәкәт (хәзер исә томалана, сүрелә барган инстинкт) нинди файда китерә соң организмга? Иң әүвәл, интенсив хәрәкәт ярдәмендә, яшәешне тәэмин итүче эре һәм вак тамырларда, бөтен тәнне биләп алган чутсыз-чамасыз күп капиллярларда кан йөрү яхшыра, организмда матдәләр алмашыну уңышлы барсын өчен кирәкле кислород микъдары туплана, ул исә күзәнәкләрне яңартуга булыша, әзме-күпме стресс киеренкелегеннән арынырга ярдәм итеп, тән мускулларына, буыннарга сыгылмалылык һәм җегәр өсти. Ышанмасагыз, баштарак үзегезне мәҗбүр итеп булса да, һичьюгы, көн саен ярты сәгать йөреп кайтыгыз. Аннары үзегезне уңай якка үзгәртә алганга куанып, йөрү вакытын арттыра барыгыз. Адымнарыгыз җиңеләер, башларыгыз сафланыр, авызыгызга тәм керер. Хәрәкәт рәхәтлеген тоярга өйрәнерсез.

Авызыгызга тәм керер димәктән, туклануга кагылышлы кагыйдәләр җыелмасы үзе бер фәлсәфә. Безнең татар халкы нигездә итле, токмачлы шулпа, камыр ризыклары белән мавыга бит инде. Үзе пешерергә иренгәне яисә вакыты тыгыз булганы кибеттән ярымфабрикат, перәннек-печенье, вафли кебек кондитер әйберләре алып ашый, яисә майонезны кат-кат сеңдереп, яшелчә салаты ясап куя. Дөрес туклануны пропагандалаучы диетологлар кондитер әйберләрен, һәр төрле консервларны, колбаса, сосиски ише ымсындыргыч әзер ризыкны бик сирәк кенә кулланырга кушалар. Аның каруы, гасырлар буе сыналган, организмга кирәкле аминокислоталарга бай, туклыклы, җиңел үзләштерелә торган пешкән кара итне, яшелчәле яисә ярма салынган шулпаны, һәртөрле боткаларны, эремчек, кефир, катык кебек ризыкларны көндәлек рационга кертергә киңәш итәләр. Йөрәк-кан тамырларына утырган холестеринны киметү өчен дә иң башта үзебезгә тырышырга кирәк.

Һәртөрле трансмайлар һәм тәмен яхшырту, саклану вакытын озайту өчен кушыла торган химик матдәләре күп булган әзер ризыклар белән мавыкмыйча, үзебезнең шартларда үстерелгән тулы кыйммәтле, витаминлы, сыйфаты ышанычлы ризык куллану уңышлы булыр. Кишер, кабак, чөгендер, чи суган һәм сарымсак, әчетеп тозлаган кәбестә, чистартылмаган сыек май болгатып ясалган төрле яшелчә салатлары аксымлы ризыкны җиңел үзләштерергә булыша һәм холестеринны киметә. Ә җиләк-җимештән кан тамырлары өчен иң файдалысы – чия һәм кура җиләге. Кураның хәтта кайнатмасы да тәэсир көчен югалтмый, ул врачлар тәкъдим иткән аспиринны өлешчә алыштырырга сәләтле. Балан, кызыл һәм кара миләш, лимон-әфлисун кан басымын көйләргә ярдәм итә. Клевер, сукыр кычыткан, дүләнә җимеше (боярышник), мелисса төнәтмәләрен чиратлаштырып эчү дә йөрәкнең җегәрен арттырыр.

Холестерин күләме ризыкка гына түгел, эчке әгъзаларга, бигрәк тә үт куыгы, бавыр эшчәнлегенә бәйле һәм шуңа күрә аларына да ярдәм итәргә кирәк. Диетологлар чистартылмаган сыек майның төрлесен көн саен кимендә 3 аш кашыгы эчәргә киңәш итәләр. Һәм составында омега-3 булган балык мае яисә майлы балык ашарга кирәк диләр.

Соңгы елларда кибет киштәләрендә пәйда булган муллык-иркенлек кешенең психологиясен дә беркадәр тискәре якка үзгәртте. Хәзер кайбер ими балаларына да иммунитетны ныгыта торган күкрәк сөте эләкми. Консервланган ризыктан башланган туклану конфет-шоколад, чипса кебек тәм-том белән дәвам итә, табында төп ризык булырга тиешле аш шулпасы, ботка һәм башкасыннан алар инде йөз чөерә. Ә шул ук вакытта, зурлар да, балалар да даруны контрольсез күп куллана. Бигрәк тә антибиотикларны, авыртуны баса торган, иммунитетны күтәрә торган төрле препаратларны үз белдегең белән кулланырга һич тә ярамый, дип кисәтә медиклар. Кызганычка, гомер буена әллә ничә төрле хроник чир үрчеткәнгә күрә, мин дә котыла алганым юк әле алардан. Алай да үзебездә үскән дару үләннәрен отышлы итеп файдаланырга өйрәндем.

Сәламәтлеккә зур зыян китерә торган өченче җитди фактор – һәрдаим нерв киеренкелеге, ягъни озакка сузылган көчле стресс халәте. Бу хәл хәтта кешенең гомеренә дә кизәнергә мөмкин. Тормышта котылгысыз булып килеп чыккан бәла-каза, авыру, үлем-җитем, һәртөрле алдану һәм хыянәт бигрәк тә нерв системасы нәзберек кешене байтак вакытка сафтан чыгара. Психологлар фикеренчә, тормышта нинди генә кыен хәл чыкса да, бетерешергә, бирешергә ярамый. Тормыш тәҗрибәңне, белемеңне файдаланып, ихтыяр көчеңне туплап, үзеңә киңәш бирердәй теләктәшләргә, якыннарың ярдәменә таянып, киләчәккә өмет белән фикереңне уңай якка үзгәртә алсаң, җанны богаулап торган авырлык әкренләп җиңелер, якты көнгә ышаныч туар. Ялгышудан, хаталанудан курыкмаска, үкенеп, офтанып, үзеңне җәзаламаска кирәк. Кайвакыт начар килеп чыккан әйбер дә синең тормыш тәҗрибәңне баетып, алга таба саграк булырга, икенче уңышлы юл сайларга мөмкинлек ача. Ходайның рәхмәте һәм кодрәте киң, сиңа насыйп бәхетнең җиде ишеге ябылса, өметеңне ашкындырып, көчеңне тупларга өндәп, тәрәзәсе булса да ачылыр.

Фәридә ШАКИРОВА, Балтач
Татарстан яшьләре

Запись Ялкаулыкны ничек җиңәргә?  [файдалы киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Түзәр хәлем калмады. Кияүдә бер генә ел, ә инде тизрәк аерылышасым килә…”
“Түзәр хәлем калмады. Кияүгә чыкканыма бер ел да юк, инде тизрәк аерылышып, әллә кайларга чыгып качасым килә. Иремнең битарафлыгыннан, ялкаулыгыннан туйдым. Танышуыбызга бер ел чамасы. Ярты ел очрашканнан соң, быел җәй көне өйләнештек. Миңа – 22, аңа – 23 яшь.

Иремнең Казанда аерым фатиры бар, шунда яшибез. Дөрес, без өйләнешкәнче ул торак таш тартма кебек кенә иде. Фатир сатып алганнан бирле биредә бармакка бармак та сукмаганнар. Туй ясарга җыенуыбызны белгәч, әти-әнием биредә заманча ремонт ясады. Июньдә укуны тәмамладым, июльдә өйләнеш­тек, августта “ширбәт ае”на Төркиягә бардык. Аннары яңа фатирга күченеп, бергә яши башладык. Менә шуннан соң башланды да инде.

Иремнең диванда кырын ятарга яратуын моңа кадәр дә сизә идем, әлбәттә. Тик ул дәрәҗәдә түгел бит инде! Ул читтән торып укый, соңгы елы калды. Ирекле график белән эшли. Хезмәт хакы аена 10–12 мең сумнан да артмый. Бу акча гаиләне туендырырга җитми, билгеле. Тик аңа барыбер. Иртәнге сигезгә уяткыч сәгать куя да, ашап, юынып алгач, компьютер каршына барып утыра. Көне буе төрле уеннар уйный. Эшкә барса – бара, бармаса – юк. Йорт эшләрендә миңа булышу түгел, ашаган тәлинкәсен дә юып куя белми. Эш эзләү, ашарга пешерү, кер юу арасында чабып йөреп, тәмам арып бетәм. Әле ярый әти-әнием ярдәм итеп тора. Ялкау белән ничек яшәргә?”

Регина М. Казан

Килешәсездер, ялкау ирләр, аннан бигрәк, мондый гаилә башлыкларыннан зарланучы хатын-кызлар турында еш ишетергә туры килә. Берәүләр моны бик авыр кабул итсә, икенчеләр инде күптән кул селтәгән. Өйдә ху­җалык эшләрендә ярдәм итүче пешекче, җыештыручы булса, шәп булыр иде, әлбәттә. Андыйлар юк икән, бәрәңге әрчү, оекбаш юу кебек вак-төяк мәшәкать­ләр белән ирләрне аптыратмаска киңәш итә белгечләр. Баксаң, көчле затлар­ның холкы үзгә икән. Аларга нинди дә булса эш башлау авыррак бирелә, дигәннәр. Чөнки ир-ат ялгышу, эшне җиренә җиткереп башкара алмавы аркасында шелтә ишетүдән курка. Шуңа күрә диваннан торырга ашыкмыйлар да. Моның белән килешергә дә, килешмәскә дә була, әлбәттә.

Әби-бабайлар юкка гына, әти­сенә карап – улына бар, әнисенә карап – кызын ал, димәгән. Бөтен эш тә әни җилкәсендә булган гаиләдә тәрбияләнгән малай, өй­ләнгәч, хуҗалык эшләренә ябышмаячак икәне көн кебек ачык. Хатын-кызлар үзләре гаеп­ле, дип фикер йөртүчеләр дә шактый. Бүген гүзәл затлар эштә дә, өйдә дә гел беренче булырга тырыша. Ә иргә нәрсә? Очрашып йөргәндә сөйгәненең йөрәген яулаган, аңа өйләнгән, хәзер тынычлап ял итсә дә була. “Хатын-кызлар артык кайгыртучан. Алар­ның табигате шундый. Шуңа күрә еш кына ирләрен дә бала кебек кайгырта башлыйлар. Мин аны барыбер үзгәртәм, дип фикер йөртүчеләр дә байтак. Бу – дөрес түгел. Иң яхшысы, барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк. Бер-береңнән туеп яшәүдән файда юк”, – ди психолог Алисә Закамская. Белгеч әйтүенчә, ялкауны җиңүнең иң яхшы ысулы – аны гел мактап торырга кирәк. Матур сүзләрегезне жәлләмәсәгез, ул ашарга пеше­рергә дә өйрәнәчәк, өстәмә акча эшләү юлларын да табачак.

Ялкаулык исә һәркемгә хас. Аннан котылу өчен Алисә Закамская киңәшләрен сезгә дә тәкъ­дим итәбез:

– Эшлә. Ялкаулык баса башлавын сизүгә, тизрәк эшкә тотыныгыз. Үз-үзеңне җиңәргә туры киләчәк, әлбәттә. Аның каравы, нәтиҗәсе канәгатьлек хисе би­рәчәк.

– Кичә кирәк иде. Нинди генә эш турында уйласагыз да, үзе­гезгә вакыт билгеләгез. Мәсәлән, кич ашап-эчкәннән соң, савыт-сабаны ярты сәгатьтә юып бете­рергә кирәк.

– Иртәгә калдырма. Эшне ир­тәгә калдыру – гадәти хәл. Тик ул иртәгә дигәне еш кына бер­се­көнгә, киләсе атнага әйләнә шул. Бу – ялкаулыкның башы.

– Бүләк бар. Һәр эшнең азагында үзегезгә бүләк ясагыз. Мәсәлән, берәр төрле тәм-том ашау яки дуслар белән очрашу булырга мөмкин.

– Бүлеп эш­лә­гез. Күләмле эшне берьюлы башкару физик яктан гына түгел, рухи яктан да шактый катлаулы. Шуңа күрә аны бүлеп эшләвегез хәерлерәк.

– Эш һәм ял. Гел эшләп кенә булмый, ял да итә белергә кирәк. Шуңа күрә көн тәртибен алдан ук билгеләп куегыз. Ялкаулыкны җиңү ул – ялкау эше икәнен дә онытмагыз.

Хатыны:

– Яңа ел чыршысын чыгарып атасыңмы-юкмы?

Ире:

– Әнә кеше Май бәйрәм­нә­рендә бәрәңге утырта башлады, ә син һаман чыршы да чыршы…

Сез ни дәрәҗәдә ялкау? (тест)

1. Кунаклар каршы алырга яки бәйрәмнәр оештырырга яратасызмы?

А. Әйе, бу миңа ошый (1 балл).

Б. Җитди сәбәп булса гына (2 балл).

В. Юк, бу минем хакта түгел (3 балл).

2. Дусларыгыз, туганнарыгызга шалтыратырга вакыт тапмаган чаклар еш буламы?

А. Сирәк кенә (2 балл).

Б. Юк (1 балл).

В. Әйе, бик еш (3 балл).

3. Сез “җиңел сөякле”ме?

А. Әйе, мин һәрвакыт кая да булса чыгып китәргә әзер (1 балл).

Б. Юкка караганда, күбрәк әйе (2 балл).

В. Юк (3 балл).

4. Ялларда йокларга яратасызмы?

А. Әйе (3балл).

Б. Юк (1 балл).

В. Төрлечә булгалый (2 балл).

5. Телевизордан баручы тапшыру уртасында реклама башланды. Ә каналны күчерергә кул астында пульт юк. Нишлисез?

А. Реклама карыйм (3 балл).

Б. Торам да программаны күчерәм (1 балл).

В. Пультны китереп бирсеннәр өчен, кемнән булса да ярдәм сорыйм (2 балл).

6. Иртән зарядка ясыйсызмы?

А. Һәр иртә саен (1 балл).

Б. Сирәк кенә булса да үз-үземне мәҗбүр итәм (2 балл).

В. Моңа вакытым да, көчем дә юк (3 балл).

7. Җәяү йөрергә яратасызмы?

А. Бик тә яратам (1 балл).

Б. Сирәк кенә (2 балл).

В. Юк, җәяү артык йөрмим (3 балл).

Нәтиҗә

7–11 балл. Сезне ялкау дип әйтеп булмый. Берни дә эшлисе килмәгән чакларыгыз булгалый, әлбәттә. Әмма монда куркырлык берни дә юк. Бөтен кешегә дә ял кирәк.

12–16 балл. Ялкаулык турында кирәгеннән күбрәк уйлыйсыз. Әлеге хискә бирелмәс өчен кызыксындыру җитми. Теге яки бу эшкә тотынганчы, аның нәтиҗәсе, файдалы яклары турында искә төшерегез.

17–21 балл. Ялкау утырып йоклый, ятып эшли. Бу – сезнең турында. Кичекмәстән әлеге начар сыйфаттан котылырга кирәк. Исегездә тотыгыз: тик яткан таш мүкләнә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Запись “Түзәр хәлем калмады. Кияүдә бер генә ел, ә инде тизрәк аерылышасым килә…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ялкаулыкны җиңүнең 5 ысулы
Психологлар ялкаулыкны күңелнең бер халәте диләр. Кеше үз өстенә йөкләнгән бурычларны вакытында башкара алмый. //Tatar today//

Отчет тапшырыр вакытыгыз җитте, ә сез аны һаман иртәгәгә күчерәсез. Шулай итеп бер ай да үтеп китәргә мөмкин.

Ә соңгы көнне вакытында эшләнмәгән эш аркасында күпме мәшәкать килеп чыга, стресс, проблема барлыкка килә.

Ялкаулыкны җиңүнең 5 ысулы:

1. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмагыз.Иртәгә тагын да мөһимрәк эш булырга мөмкин.

2. Уңышсызлыктан һәм тирә-юньдәгеләрнең көлүеннән курыкмагыз. Һәрвакыт хәрәкәттә булган кеше генә үз максатына ирешә.

3. Зур, мөһим эшләрне берничәгә бүлегез. Аларны чиратлап эшләү җиңелрәк булыр.

4. Эшләрегезне иртән башкарыгыз.

5. Дөрес һәм рәхәт итеп ял итегез, саф һавада йөрегез.

Тормышыгызга үзгәрешләрне әкренләп кертегез. Эшегезнең яхшы нәтиҗәләрен күргәч, ялкаулыкка урын калмас.

Фото kakProsto.ru

Запись Ялкаулыкны җиңүнең 5 ысулы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..