Архивы яңа гасыр - Tatar Today - татар яңалыклары.

Алмаз Гафиятов ТНВның эфир серләрен ача: “Һәрхәлдә калтыратмый”
7 октябрьдә “Яңа Гасыр” телеканалына “Батырлар” тапшыруы кайтты. Озак вакыт күрсәтелмичә торганнан соң тапшыруның үз тамашачысы булырмы? “Батырлар” кабат ябылмасмы? Бу хакта без тапшыруның алып баручысы Алмаз Гафиятовтан сораштык.

-Беренче чиратта, сезне “Батырлар” тапшыруының “Яңа Гасыр” телеканалына кайтуы белән тәбрик итәсе килә. Бу безнең татар халкы өчен бик әһәмиятле, якын тапшыру. Сез дә көрәш җанатары буларак бу тапшыруга сусаган булгансыздыр.

-Рәхмәт! Сүземне “Батырлар”ның тарихыннан башлыйсым килә. Тапшыруны башта Фәнис Камал алып бара иде. Аннан соң озак еллар тапшыру Айдар Шәймарданов исеме белән бәйле булды. Батырлар тапшыруы минем өчен яңа проект түгел, чөнки мин анда үземне сынап караган кеше. Телевизион карьера көрәш чараларын яктыртудан башланып китте дисәң дә була.

Әйе, мин балачактан көрәшеп үстем. Әти дә Россия күләмендәге хөкемдар. Мәктәп елларында җитди җәрәхәтләр алганчы көрәшә идем. Шул сәбәпле, көрәш карьерасын дәвам итә алмадым. Мондый төр тапшыруга тамашачының да сусаганы сизелеп тора. Җитәкчеләр дә, көрәшне яратучылар да, көрәшчеләр үзләре дә аны кабат телеэкраннарда күрергә теләде. Рус телендә чыгучы “Спорт-тайм” тапшыруында көрәш темасын кертергә тырышсак та, монда килгән көрәшчеләр “Батырлар” тапшыруын сорый иде. Һәм, ниһаять, ул телеэкраннарга кире кайта.

-Тапшыруның эфирга чыгу сәбәбе нидә?

-Сәбәпче итеп “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе, Көрәш федерациясенең җитәкчесе Марат Әхмәтов, Көрәш федерациянең башкарма директоры Рәвил Хайруллин һәм тамашачы тырышлыгын әйтер идем. Бөтен факторлар бергә туплангач, әлеге милли тапшыруның яшәргә хакы бар дигән фикергә килдек. Аны аерым бер кешеләргә генә юнәлгән дип әйтмәс идем, чөнки ул татар халкының холкын, үзенчәлеген чагылдыра. “Батырлар” – көрәшнең бренды! “Җырлыйк әле” тапшыруын, “Адәм белән һава” тапшыруыннан соң да көтеп торучы үз тамашачылар булу зур куаныч.

-Батырлар тапшыруы һәрвакыттта да тамашачы тарафыннан аерым бер игътибарда. Тапшыруның алып баручысы буларак дулкынлану хисен кичерәсезме?

-Алып баручы буларак дулкынлану кичермим. Алдан хәбәрче булып йөргәндә мин күбрәк дулкынлана идем. Хәзер инде шомардым, тәҗрибә тупладым. Яңа әйбер булганда дулкынлану хисе була, әлбәттә, әмма җитди түгел, һәрхәлдә калтыратмый.

-Тапшыруда нинди темалар күтәреләчәк? Нинди юнәлешкә игътибар бирәсез?

-Яңа графикалар ясалды, студия яңартылды, ләкин күп әйбер үзгәрсә дә, асылы шул ук калды. Спорт чараларыннан сюжетлар тәкъдим ителәчәк, кызыклы һәм бүгенге көндә актуаль булган көрәшчеләр белән әңгәмәләр урын алачак. Тапшыруның төп кыйбласын үзгәртмибез, ул татар көрәшен төрле яклап ачуга хезмәт итәчәк.

-Беренче чыгарылыш нинди вакыйгага нисбәтле яздырылды?

-Ул “Күчмә халык уеннары”на багышланды. Безнең спортчылар ярышларда батыр калды. Шуңа күрә, беренче чыгарылышны зур җиңүләрдән башлап җибәрергә булдык. Җиңүчеләр, Көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов ТНВга килеп үз фикерләре белән уртаклашты.

-“Батырлар” тапшыруының кире кайтуы аның халыкка кирәк булганын исбат итә. Сез аның киләчәге турында нәрсә уйлыйсыз?

-Миңа калса, тапшыруның гомере озын булачак. Аның белән янып йөрүче кешеләр, үз тамашачы булганда, матди ягы да исәпкә алынганда, тапшыру күп еллар әле халыкны сөендереп яшәр дигән өмет бар. “Батырлар” – халык тапшыруы!

-Телевидение һәм спорт журналисты булырга теләүчеләргә һөнәрнең асылы нидән гыйбәрәт булганын аңлау зарур. Сезнеңчә ул нинди сыйфатларны үз эченә ала?

-Спортны тирәнтен аңлап, төптән фикер йөртергә өйрәнергә кирәк һәм, әлбәттә, телевидениеда эшләү үзенчәлеген белү мәҗбүри. Мәсәлән, “Батырлар” тапшыруын алып барганда миңа “Спорт-тайм”, “Ак Барс”ның туры эфирлары һәм тәҗрибәм булышачак. Боларның барысы да була торып, телевидениеда эшләү үзенчәлеген белмәсәң, тапшыруны алып барып булмый.

Алмаз Шиһабетдинов
Фото: ТНВ

Запись Алмаз Гафиятов ТНВның эфир серләрен ача: “Һәрхәлдә калтыратмый” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

КФУ журфагына 100әр меңнәр түләсәләр, ТНВ бушлай укытачак өч кызны күрсәтте
Бүген “Әйдә ТНВга” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында журналистларга телерадиокомпания директоры Илшат Әминов хәбәр итте.

Быелдан республикада бушлай журналист белеме алу булмаячак. Шул нисбәттән, “Яңа Гасыр” телеканалы, татар журналистлары әзерләү өчен, телеканалның махсус грантына конкурс игълан иткән иде.

“Әйдә ТНВга” конкурсына 2018 елның 5нче апрелендә старт бирелде. “Яңа Гасыр” каналының максатчан грантын алу өчен татар телен камил белгән 11нче сыйныф укучылары катнашты. Ул өч турда уздырылды. Беренче турда конкурсантларга “Якын дустым” темасына эссе язып җибәрергә кирәк иде. Икенче тур да читтән торып үткәрелде. Ул «Мин – кадрда» дип аталган иҗади бәйге кысаларында, үз-үзеңне кадрда үзенчәлекле итеп тәкъдим итүдән гыйбарәт. III тур – йомгаклау конкурсы, телекомпаниядә үтте.

Икенче турдан узган 6 конкурсант үзләрен, “Интервью” жанрында сынады. “Бәйгедә 41 укучы катнашты. Беренче этаптан 27 кеше калды. Шуның 6сы ярымфиналга узды. Әйтергә кирәк, лаеклылар җиңде”, – диде Илшат Әминов.

Шулай итеп, “Әйдә ТНВга” конкурсының җиңүчеләре:

– Арча шәһәренең 5нче гимназия укучысы Алия Сабирова;

– Лениногорск районының Иске Куак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Сиринә Сәхәпова;

– Азнакай шәһәренең 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Инзилә Хөсәенова.

“Татар информ” хәбәрчесе Чулпан Шакированың “Бәйгедә егетләр катнаштымы?” дигән соравына Әминов: “Бер генә егет катнашты, әмма көче ягыннан аерылып тормады”, – диде.

“Яңа Гасыр” телерадикомпаниясе Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу буенча конкурс җиңүчеләре белән контракт төзиячәк.

Конкурсның максаты – татар мәктәпләрен тәмамлап, татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү, “Яңа Гасыр” республика каналында эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү, “2014 – 2020нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә куюда катнашу.

Запись КФУ журфагына 100әр меңнәр түләсәләр, ТНВ бушлай укытачак өч кызны күрсәтте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..