Архивы җиләклеҗәй - Tatar Today - татар яңалыклары.

Галимә, язучы, укытучы җиләк җыю серләре белән бүлешә
Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылыннан Айгөл Талипова җәйге ял вакытын нәкъ менә җиләк чорына туры китереп алган. Ул рәхәтләнеп, табигатькә хозурланып, җырлый-җырлый әллә ничә чиләк җиләк тутырып кайта икән. “Җиләк җыярга бик яратам. Узган ел бер атна буе җыйдым, ә быел әле өч кенә тапкыр барылды”, – ди Айгөл. Тәмле табигать җимешен туган якларында, тау кашларыннан җыя икән. “Әле соңгы елларда шуңа игътибар иттем: эре, матур җиләкләр кырмыска оясы күп булган урыда үсә”, – дип белдерде ул. Айгөл кайнатмалар кайнатып интекми, блендер белән изеп, пластик контейнерларга тутырып туңдыргычка куя. Хәзер күпләр шулай эшли.

– Кыш көне менә дигән деликатес була ул, исе җәйне искә төшереп тора! – дип аңлата моны Айгөл.

Күп китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина үзен атналар буе җиләккә йөри торган чын җиләкче дип атамый. Аңа табигать белән күзгә-күз очрашу иҗат кешесе буларак мөһим икән.

– Әсәрләремне язганда табигатьнең үзенчәлекле бизәкләрен үз төсе белән тасвирлау өчен генә дә җиләккә барам, – ди Гөлсинә ханым.

Гөлсинә Галимуллинаның туган авылы Эзмә биек һәм текә Калатау итәгенә урнашкан. Авыл халкы шул тауга җиләккә, гөмбәгә, шифалы үләннәр җыярга йөри икән. “Җиләк тауның башында түгел, итәгендә күп. Чиләккә сабагыннан җиләкне учлап сыдырып сала-сала тауга күтәреләсең…Нинди хозурлык!” – ди язучы. Җыйган җиләкләрне нишләтәсез, дигән соравыма, ул:

– Өйгә кайту белән аларны салкынча су белән юып, иләктә саркытам. Кышлыкка төрлечә әзерлибез. Ике кат иттарткычтан чыгарып, шикәр комы белән туглап та, өстенә шикәр комы сибеп, махсус савытларга салып та суыткычка куябыз. Табигать хәзинәсен кышын ашыйбыз, – дип җавап кайтарды.

– Балачагым урманга терәлеп торган җирдә – Кукмара районы, Октябрино авылында үткәнгәдер, җиләк җыярга бик яратам, – ди шагыйрь Ләбиб Леронның хатыны Фидания ханым. – Хәзер исә күбрәк Казан тирәсендәге урыннарга – Биектау районының вак, сирәк агачлы аланнарына җиләккә дип йөрибез.

Фидания ханым җир җимешенең төбен чистартмыйча гына, шулай ук блендер белән изеп, шуңа шикәр комы өстәп, кечкенә савытларга тутырып, туңдыргычка куя икән. “Катырган җиләк кыш көне күчтәнәчкә дә ярап куя. Кемгә бирсәң дә, куанып ала”, – ди ул. Ире Ләбибнең дә җиләк җыярга яратуын әйтте:

–Ул әле мәтрүшкәсен дә, бөтнеген дә җыя! Гаилә белән җиләк җыю күңелле.

Кәсеп итеп түгел, күңел өчен җиләк җыйган әңгәмәдәшләрем барысы да бу шөгыльне җанны ял иттерә, тынычландыра дип белдерде.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

Запись Галимә, язучы, укытучы җиләк җыю серләре белән бүлешә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Эссе һавадан ничек сакланырга? [Табиб киңәше]
Без, кешеләргә, ярап булмыйдыр инде ул. Әле генә яңгырдан, салкын һавадан зарланган идек, хәзер исә “Кайчан бетә бу эсселек?” – дибез. Әйе, соңгы арада җәй җәйлеген итә. Бар яме шул кызу кояш нурларында булса да, югары температураны күпләр авыр кичерә. //Tatar today//

Мондый шартларда табибларның иң беренче киңәше – яланаяк йөрү. Әлбәттә, сүз кызган асфальт буенча йөрү турында бармый. Иң яхшысы – яшел чирәм. Табанда эчке органнарның сәламәтлеге өчен җавап бирүче бихисап нокталар барлыгы инде күптән билгеле. Яланаяк йөргән вакытта шушы нокталарга йогынты ясала. Нәтиҗәдә, кан әйләнеше яхшыра, организмның гомуми тонусы күтәрелә һәм күзәнәкләр бүленүе арта. Гади суны кыяр, помидор, карбыз кебек сусыл яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр белән алыштырырга мөмкин. Болай эшләгәндә, организм өстәмә рәвештә витаминнар һәм минераль матдәләр белән баетыла. Кайнар яшел чәй дә эсседә ярдәмгә килә: ул организмдагы җылы алмашын көйли. Кызу көннәрдә бал, туңмай кебек эчтән җылытучы продуктлар ашау киңәш ителми. Йоклар алдыннан ит кебек “авыр” ризыклардан баш тартсагыз, яхшы булыр, чөнки мондый продукталар ашказанында таркалган вакытта тән температурасы күтәрелә, тир бүленүе арта. Кызу һавага ияләшергә һәм организмны суытырга хөрмә, банан кебек авызны бөрештерә торган продуктлар, ак һәм яшел төстәге яшелчә һәм җиләк-җимешләр ярдәм итәчәк.

Киләсе киңәш эссе кояш нурларыннан котылуны елга буенда эзләүчеләргә. Суга чумлау организмыгыз өчен зыянлы булырга мөмкин, чөнки температураның кинәт үзгәрүе кан тамырлары кысылуга китерә ала. Шуңа күрә суга керер алдыннан иң элек берничә минут күләгәдә ял итеп алыгыз. Салкын душка керергә яратучыларга да табиблар кисәтү ясый. Салкын судан кан тамырлары кысыла, ә соңыннан тагын да ныграк киңәя, ягъни организм суынмый. Шуңа да эссе көндә җылы душка керү хәерлерәк: аннан чыккач, һава температурасы чынбарлыктагыдан түбәнрәк булып тоелачак. Йорт эчендәне аксессуарларны бер ситкә алып куеп торыгыз. Күпләр бүлмәләрен төрле уенчыклар, рамкалар, шәмнәр белән бизәргә ярата. Кызу көнне тәрәзә ачкан саен бу бизәү әйберләре тузан гына җыячак. Ә аларны соңыннан юу, ай-хай, җиңел түгел! Әгәр бүлмәгезнең күп өлеше кояшлы якта икән, тәрәзәләрне тыгыз чаршау белән капларга мөмкин, әмма болай эшләүнең файдасы әллә ни зур түгел. Иң яхшысы – тәрәзәләрнең тышкы яки эчке ягына фольга ябыштыру. Ул яктылыкны да, җылыны да яхшы чагылдыра, бүлмәне артык җылынудан саклый. Юыну бүлмәсе һәм туалет турында да әйтеп китик. Күп кенә фатирларда ел буе җылы саклаучы сөлге киптерү җайланмалары бар. Бу, бер яктан, бик яхшы, чөнки даими җылы һава юыну бүлмәсен артык дымланудан саклый. Тик әгәр дә сез югары катта яшисез һәм дымлану куркынычы юк икән, сөлге киптерү җайланмасы фатирдагы кызулыкны арттыра кына. Бу очракта торбаны бөтен яклап фольга белән төрергә кирәк, һаваның җылынуы берничә тапкыр кимиячәк.

Ә хәзер тән турында. Әлбәттә, тир исе безнең үзебезгә дә, тирә-яктагыларга да ошамый. Әмма тир – ул организмыбызны артык җылынудан саклаучы киртә, аның белән көрәшергә кирәкми. Шулай да бүленеп чыккан тозлар тәннең җыерчыклы өлешләренә зыян китермәсен өчен үзегезгә туры килә торган крем сөртү комачау итмәс. Шулай ук түбәндәге берничә киңәш тә эссе җәй көннәрендә сезгә ярдәмгә килер.

Өйдә:

1. Яшел чәй эчегез. 2. Пляжга барыгыз.

3. Җиңел һәм якты төстәге табигый материядән тегелгән кием киегез. 4. Күләгәле урыннарда ешрак булыгыз. 5. Туңдарма ашагыз. 6, Косметиканы сирәгрәк кулланырга тырышыгыз.

Эштә: 1. Һава температурасы +26 градустан артса, сәгать саен ярты стакан су эчегез.

2. Өстәлегездә кечкенә генә аквариум булдырыгыз (балыкларсыз, үләннәрсез булса да ярый, иң мөһиме – су), аннан чыккан дым һаваны суытачак.

3. Арзанлы гына су сиптергеч алып, вакыт-вакыт тирә ягыгызга салкын су сиптерегез;

4. Мөмкинлегегез булса, иңнәрегезгә юеш яулык салыгыз.

5. Битегезне һәм култык астына кадәр кулларыгызны салкынча су белән ешрак юыгыз.

6. Ике сәгаткә бер булса да биш минут ятып торырга тырышыгыз, кан тамырларыгызны кысылудан саклагыз.

7. Киң яфраклы гөлләр дә (мәсәлән, бегония яки фикус) ярдәмгә килә ала. Моның өчен бары тик гөл яфракларына су сибәргә кирәк. Озак вакыт дым саклаучы яфраклар бүлмәне суытачак. 8. Иң мөһим эшләрне көннең беренче яртысында, кояш эш урынын җылытып өлгергәнче тәмамларга тырышыгыз.

Машинада:

1.Тәрәзәләргә кояштан саклаучы чаршаулар элегез. Алар салондагы температураны 5-6 градуска кадәр төшерергә мөмкин.

2. Алгы тәрәзәгә тышкы яктан көзгеле (“зеркальный”) экран урнаштырыгыз.

3. Машинагызны ешрак юыгыз. Пычрак күбрәк булган саен кузов һәм тәрәзәләр кояш нурларын авыррак кайтара һәм тизрәк кыза.

4. Машина салонында зажигалка һәм басым астындагы баллоннарны калдырмагыз. Эссе һавада алар еш кына шартлый. Кояш нурлары аудиокассеталар һәм башка пластик әйберләргә дә зыян китерергә мөмкин, аларны да ераккарак алып куйсагыз, яхшы булыр.

Раилә ВӘЛИУЛЛИНА

Запись Эссе һавадан ничек сакланырга? [Табиб киңәше] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәскәү һәм Колхоз базарлары урман сыйларын күпмедән сата? [бәяләр]
Быел яңгырлар яву сәбәпле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бер айга соңрак өлгерде. Былтыр аларны базар киштәләрендә 10 июньнән табып булса, быел исә 10 июльдән дә иртә күренмәделәр. //Интертат//

Укучыларыбызның “Быел базарларда җиләк-җимеш булмый мәллә?” дигән соравына җавапны Intertat.ru хәбәрчесе Мәскәү һәм Колхоз базарларыннан эзләде.

Барлык сораштырылган сатучылар да уңыш булмауга зарлана. Cәбәп итеп берәүләр  җимешләрнең кояш җитмәү аркасында кызара алмавын, ә икенчеләр аларның дым аркасында чери башлавын куя.

Казан базарларына сатучылар нигездә якын тирәдәге районнардан килә: Яшел Үзән, Биектау, Апас, Питрәч, Арча һ.б. Әмма араларында күрше төбәкләрдән килгәннәре дә бар. Мәсәлән, Владимир Солдатов Мари Элдан килгән.  Казанга ул каен җиләкләрен алып килгән.

“Бүген сатуга беренче көн чыгабыз. Былтыр быелгыга караганда сатуны 1 ай алдан башлаган идек. Бездә барлык кеше дә җиләк җыярга чыга, шуңа бездә конкуренция дә зур. Безгә Яшел Үзән аша килеп йөрисе авыр түгел, нибары 50 чакрым, әмма барыбер, яңгырлы ел булганга, зур табыш ала алмыйбыз. Бар җиләкләр дә чери”, – диде Владимир.

<colgroup>
<col width="198" />
<col width="199" />
<col width="198" /></colgroup>

Җиләк-җимеш, яшелчә исеме

Мәскәү базарындагы бәяләр

Колхоз базарындагы бәяләр

Җир җиләге (3 кг)

500-600 сум

500-600 сум

Каен җиләге (1 кг)

300-350 сум

280-370 сум

Бакча җиләге (Виктория) (1кг)

200-300 сум

180-230 сум

Кара җиләк (Черника) (1 кг)

300-350 сум

300-370 сум

Өй кыяры (1кг)

70-80 сум

75-85 сум

Өй помидоры (1 кг)

100-200 сум

100-150 сум

Яңа бәрәңге (1 кг)

25-40 сум

30-45 сум

Суган

10-20 сум

10-15 сум

Укроп

5-15 сум

5-10 сум

Петрушка

15-20 сум

15-20 сум

Каен гөмбәсе

150-200 сум

130-200 сум

Ак гөмбә

200-270 сум

220-250 сум

Крыжовник

50 сум (1 стакан)

Колхоз базарында Мәскәү базарына караганда сатып алучылар күбрәк. “Нигә Мәскәү базарын сайладыгыз?” дигән сорауга сатучыларның яртысы “крыша” га түләү бәясе арзанрак булганга дип җавап кайтара. Колхоз базарында урын өчен түләү ике тапкырга югарырак икән.

Ә беләсезме бүген базарда иң табышлы тауар нинди? “Спиннер”!. Әйе, шул өчпочмакны хәтерләтә торган, тынычландыра торган уенчык базарларны да баскан. Баласы да, бабасы да бүгенге көндә спиннер сатып ала. Мәскәү базарында замана уенчыгын гармунчы абый янында күпләп саталар иде. Бу, бәлки, туры килү генәдер, ә бәлки маркетинг алымыдыр, чөнки Казанлылар, гармун тавышын ишетүгә, туктап кала һәм бабайны тыңлап тора. Берочтан спиннер да сатып ала.

Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ

Запись Мәскәү һәм Колхоз базарлары урман сыйларын күпмедән сата? [бәяләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..