Архивы Җиһангәрәевлар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Булат Бәйрәмов туганы “Шамил” мәчетендә вегетариан ифтары ясый [фото-видео]
Шоумен Булат Бәйрәмовның бертуган кардәше, сөт ризыклары сату белән көн күрүче эшмәкәр Искәндәр Җиһангәрәев үзе итле ризыктан тулысынча баш тартмаса да, гаиләсендәгеләрнең барысы да вегетарианнар. Аларны иттән баш тартырга нәрсә җәлеп итә? “Азатлык” бу сорауга җавапны ифтарда эзләп карады.

Җиһангәрәевлар гаиләсендә беренче булып үзе өчен ит ризыкларын харам дип игълан итүче хуҗабикә була. Иттән баш тартуга Ләйсәнне Искәндәр алып кайткан корбан сарыгы этәргән.

“Сарык күзенә күзем төште, аның күзендә шуның кадәр курку күрдем мин, хәзер дә күз алдыма килсә, елыйсым килә. Шуннан соң мин кызыл ит ашый алмадым, бер ел чамасы балык белән тавык ите ашый идем, аннары Казандагы вегетарианнар белән таныштым, аларның фәлсәфәсе күңелемә ятты”, ди Ләйсән.

Аның иттән баш тартуына инде алты ел. Күңел дә тынычрак, сәламәтлеккә дә зарланырлык түгел ди ул. Ир – баш, хатын – муен. Муен кая борылса, баш шунда карый дигәндәй, Искәндәр дә тора-бара Ләйсән тарафдарына әверелә. Тик тулысынча түгел.

“Балык белән тавыкны ашыйм. Әмма өйдә ит ашамыйбыз. Эштә балык ашыйм. Өйдәге ике суыткычның берсенә итнең кергәне дә юк, икенчесендә кунаклар килгәндә булгалый”, ди Искәндәр.

Искәндәр гаиләсендә хәзер хатыны, улы, килене, хәтта кечкенә оныклар да ит ризыгына кагылмый.

Ә менә энекәше, популяр шоумен, телевидениедә тапшырулар алып баручы Булат Бәйрәмов (Җиһангәрәев – паспорттагы фамилия, Бәйрәмов – тәхәллүс) “үземне якын киләчәктә вегетариан дип күрмим, тик мин аларның тормыш рәвешен, идеологиясен хөрмәт итәм” ди.

– “Ит миңа бик тәмле, мин итне бик яратам, бик тәмле итеп әзерләсәң генә, тәмләткечләр белән. Ә тәмләткечләр – шул ук үсемлекләр ул”, дип әйтергә тели Булат, абыйсы кебек үк энергияне үсемлекләрдән алу кулайрак икәнлеген өстәп.

Искәндәр Җиһангәрәев үзе биш вакыт намаз иясе, гаилә әгъзалары да ислам кушканча яшәүне өстен күрә. Ходайның боерыгы – корбан чалу да алар өчен ваҗиб, тик мал итеннән авыз итмичә генә. Шунысы кызык, Искәндәрнең дуслары – башка дин вәкилләре, ул төп иганәче булып торган “Пища жизни” хәйрия фондында күпчелеге кришна тәгълиматендә. Ифтар өчен тәгам әзерләүне Җиһангәрәев шул кришначылардан сорый: “Минем дусларым бар, “Пища жизни” ширкәте, сорадым алардан, монда (“Шамил” мәчетенә) килеп пешерә аласызмы дип. Алар юк ди, чөнки монда ит пешерелә, кухня чиста булырга тиеш, бер дә ит пешерелмәгән җир”.

Сукбайларны ашату белән мәшгуль булган фонд җитәкчесе Булат Салимҗанов кришначы булуына карамастан, мөселман йолаларына да хөрмәт белән карый.

“Изге Рамазан ае бара, һәр традицигә дә шундый вакытта изге гамәлләр кылырга кирәк. Ә вегетарианлык ул файдалы туклану гына түгел, кешеләргә, барлык җан ияләренә зыян китермәү, мәрхәмәтле булу фәлсәфәсе дә. Шуңа без ит ашамыйбыз. Аннан тулысынча баш тарта алмаучыларга тавык, күркә итеннән авыз итүне киңәш итәр идем, тик һич тә зур гәүдәле хайваннарны чалмаска кирәк.

Кришначылар ит, сөт, йомырка кебек ризыктан тулысынча баш тартса да, “Шамил” мәчете табынында тавык һәм казылыклар, камыр ризыгы күренгәләде. Бу гади мөселманнарның авыз ачтыруга китергән сәдака күчтәнәчләре икән. Токмач ашы белән итле бәрәңге урынына гына һинд сый-нигъмәтләре чыгардылар, чәйне имбирлы эчемлек алмаштырды.

“Шамил” мәчетендә вегетариан ифтар

Шәригать күзлегеннән караганда, болар барысы да хәләл азык, бисмилла әйтмичә суелган хайван гына безгә харам ди әлеге мәхәллә имамы Мәхмүт Шәрәфетдинов. Рухани үзе өч ел элек кызыл иттән баш тарткан, сәбәбе – элек еш тамак шешеп чирләп интегә идем ди, хәзер исә салкын тигәне дә юк. Мөселман кешесе ирекле, хәләл итне ашарга да , ашамаска да мөмкин. Мәхмүт хәзрәт әйткәчә, Мөхәммәт пәйгамбәр үзе терлекләрдән алына торган ризыкны гына түгел, гомүмән ашау-эчүне чамадан арттырмаска кушкан: “Мин пәйгамбәребезнең иткә мөнәсәбәте нинди булган икән дип ныклап хәдис китапларын актардым. Һәм шундый хәдис таптым, җәмагать,” – дип сөйләде ифтар вәгазендә дин әһеле: – “Пәйгамбәребез әйтә: ике атнадан да иртәрәк ит ашамагыз дип. Киңәш буларак, ашасаң, гөнаһлы буласың дигән сүз түгел. Ике атнага бер ашагыз дип әйтә. Башка бер хәдисендә кырык көннән артыграк тыелып тормагыз дип әйтә. Коръәнне дә без ныклап өйрәнсәк, нечкәлекләре белән, бер әйбер күрә алабыз. Коръәндә җиләк-җимешләр турында 7 тапкыр артыграк сөйләнә. Ит турында 1 тапкыр әйтелсә, җиләк-җимеш турында 7 тапкыр әйтелә. Димәк, сәламәт булырга теләгән кеше, сәламәтлеген сакларга теләгән кеше, ит ашаган очракта да, җиләк-җимеш, яшелчәләргә күбрәк басым ясарга тиеш һәм монда зур шифа бар”.

Әлеге мәгълүмат авыз ачуга килгән мөселманнарга тәэсир иткәнме, әйтүе кыен, тик “Азатлык” хәбәрчесе намаз бүлмәсенә тәравих укырга юнәлгән ике кешенең үзара сөйләшеп баруын ишетте. “Иттән баш тартырга җыенмыйм әле”, диде 20-25 тирәсендәге егет.

Азатлык

Запись Булат Бәйрәмов туганы “Шамил” мәчетендә вегетариан ифтары ясый [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..