Архивы җылы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Халык синоптигы: «Каргалар кайтканны күреп, яз килгәнгә сөенергә ашыкмагыз!»
Көннәр әле суытачак. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев шулай диде.

– 7 февральдә «хут суыгы» булды. Ул салкыннар 19–20 мартка кадәр сакланачак. 2010 елда корылык булгач, ел фасылларның рәте киткән иде. Кыш уртасында кар яуды, җәен салкын булды. Ел фасылларын «дөресләр» өчен 10–11 ел кирәк, диләр. Шулай булып чыкты да. 2021 елда ел фасыллары һәммәсе үз урынында булачак, – ди ул.

Әмир абый әйтүенчә, авылга кара каргалар килгән инде. Узган ел ул аларның килүен 19 февральдә үк теркәп куйган булган.

– Былтыр кара карга тавышы ишетелгәч, ышанмыйча, агач янына ук барып карадым. Ала каргага караганда, кара карганың тавышы калынрак. Быел 3 мартта 2–3 разведчик карга кайтты. Алар кайткач, буран булды. 5е көнне аларны көтүләре белән күрдем. Каргалар туңа дип борчылмагыз, салкын булса, алар урманга китәләр.

КФУ профессоры, орнитолог Илгизәр Рәхимов, кайбер каргалар китми дә кала, ди.

– Иң көчлеләре, яшәренә ышанганнары китми. Быел Татарстанда 1 меңләп карга кышлады. Каргалар гына түгел, меңләгән үрдәкләр, миләш чыпчыклары да китми хәзер. Казан паркларында кошларга ашарга ризык җитәрлек. Энергиясен әрәм итеп китеп тормый алар. Китсәләр дә, әллә кая ерак очмыйлар. Күбрәк Урта диңгез буйларына, Кавказ тирәләренә барып урнашалар. Кошларның тән температурасы – 40 градус. Алар туңмый. Туңсак, без тун киябез, аларның каурыйлары бар. Очып җылыналар, – ди ул. – Быел салкыннар гыйнвар – февральдә генә күзәтелде. Анысы да кыска вакытлы булды. Моннан 30 ел элеккеге шикелле атналар буе 30 градус салкын тору юк бит инде ул хәзер. Шушы көннәрдә Татарстанга кара каргалар кайтып бетәчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак : "Ватаным Татарстан"

Запись Халык синоптигы: «Каргалар кайтканны күреп, яз килгәнгә сөенергә ашыкмагыз!» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Безне озын җәйләр көтә, имеш…
Кытай галимнәре фаразлавынча, 2100 елга Россиянең һәм Төньяк ярымшарда урнашкан башка илләрнең климаты һәлакәткә тиң дәрәҗәдә үзгәрәчәк. Аларның тикшеренү нәтиҗәләре Phys.org сайтында басылып чыккан.

Галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән: климат үзгәрүнең аянычлы нәтиҗәләрен йомшартырдай чаралар күрелмәсә, 80 елдан соң Төньяк ярымшарда җәй ярты ел чамасы дәвам итәчәк. Алар фикеренчә, җәй – чыдап торып булмаслык дәрәҗәдә эссе һәм озын, кыш – кыска һәм җылы булачак.

Яңа тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 1952 елдан 2011 елга кадәрге чорда җәй озынлыгы артып. уртача 78көннән 95 көнгә җиткән. Ә кыш озынлыгы, киресенчә, кимеп, 76 көннән 73 көнгә калган. Яз (124 көннән 115 көнгә калган) һәм көз (87 көннән 82 көнгә калган) озынлыгы да кимегән.

Галимнәр фикеренчә, әлеге тенденциянең сакланып калуы 2100 елда кышның нибары ике ай гына дәвам итәсенә китерәчәк.

Тикшеренү авторларыннан берсе Юпинь Гуан сүзләренә караганда, бу хәл әйләнә-тирә мохит һәм сәламәтлек өчен зур зыян салырга мөмкин. Мәсәлән, кошлар үз юлларын һәм кышлау вакытларын үзгәртәчәк, ә үсемлекләр үзләре өчен гадәти булмаган вакытта чәчәк атачак. Ә мондый үзгәрешләрнең, хайваннар өчен азык эзләүдә кыенлыкларга китереп, табигатьтә һәлакәт белән янау ихтималы зур.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Запись Безне озын җәйләр көтә, имеш… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Атна азагында… яз килә?!
Атна ахырында Россиянең Европа өлеше үзәгендә температура  0 градуска кадәр күтәреләчәк дип яза “РИА Новости” РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җил температураның күтәрелүенә китерәчәк, дип фаразлый синоптик. Чәршәмбегә каршы төндә -20 градус тирәсе салкын булса да, көндез  һава җылынып, -10 градус тәшкил итәчәк.

Алга таба көннәр тагын да җылынып, төнлә температура -10… -15, көндез -3…-5 градустан артмаячак икән.

Атна ахырында исә температура 0 градуска якынаер дип көтелә, дип фаразларын җиткергән Роман Вильфанд.

Запись Атна азагында… яз килә?! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Синоптиклар вәгьдә итүе буенча, Татарстанда һава торышы 27 градуска кадәр җитәчәк
// Татар тудей // Татар Бүген //

Дүшәмбе, 7 сентябрьдә, синоптиклар аз болытлы һава торышы вәгъдә итә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил йомшак, тотрыксыз. Төнлә һаваның минималь температурасы 5-10 градус тәшкил итәчәк, көндез 20-25 градуска кадәр җылытачак.

Сишәмбе, 8 сентябрьдә, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан. Төнлә һаваның минималь температурасы 7дән 12 градуска кадәр, ә көндез 22-27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: Бизнес Online

Запись Синоптиклар вәгьдә итүе буенча, Татарстанда һава торышы 27 градуска кадәр җитәчәк впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..