Архивы җәй нинди - Tatar Today - татар яңалыклары.

Безне озын җәйләр көтә, имеш…
Кытай галимнәре фаразлавынча, 2100 елга Россиянең һәм Төньяк ярымшарда урнашкан башка илләрнең климаты һәлакәткә тиң дәрәҗәдә үзгәрәчәк. Аларның тикшеренү нәтиҗәләре Phys.org сайтында басылып чыккан.

Галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән: климат үзгәрүнең аянычлы нәтиҗәләрен йомшартырдай чаралар күрелмәсә, 80 елдан соң Төньяк ярымшарда җәй ярты ел чамасы дәвам итәчәк. Алар фикеренчә, җәй – чыдап торып булмаслык дәрәҗәдә эссе һәм озын, кыш – кыска һәм җылы булачак.

Яңа тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 1952 елдан 2011 елга кадәрге чорда җәй озынлыгы артып. уртача 78көннән 95 көнгә җиткән. Ә кыш озынлыгы, киресенчә, кимеп, 76 көннән 73 көнгә калган. Яз (124 көннән 115 көнгә калган) һәм көз (87 көннән 82 көнгә калган) озынлыгы да кимегән.

Галимнәр фикеренчә, әлеге тенденциянең сакланып калуы 2100 елда кышның нибары ике ай гына дәвам итәсенә китерәчәк.

Тикшеренү авторларыннан берсе Юпинь Гуан сүзләренә караганда, бу хәл әйләнә-тирә мохит һәм сәламәтлек өчен зур зыян салырга мөмкин. Мәсәлән, кошлар үз юлларын һәм кышлау вакытларын үзгәртәчәк, ә үсемлекләр үзләре өчен гадәти булмаган вакытта чәчәк атачак. Ә мондый үзгәрешләрнең, хайваннар өчен азык эзләүдә кыенлыкларга китереп, табигатьтә һәлакәт белән янау ихтималы зур.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Запись Безне озын җәйләр көтә, имеш… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..