Архивы үзизоляция - Tatar Today - татар яңалыклары.
Песков үзизоляцияләүне кайчан бетерү турындагы сорауга җавап бирә
Президент матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларның чикләүләр режимын кайчан йомшартырга планлаштырулары турындагы соравына җавап бирде.
«Билгеле бер дата юк. Эпидемиологик ситуациягә бәйле конкрет алынган вакыт бар”, – дип хәбәр итте федераль массакүләм мәгълүмат чараларына Дмитрий Песков.
Песков сүзләренчә, илдә эпидемиология вәзгыяте шактый киеренке кала бирә.
Чыганак: severpost.ru
Запись Песков үзизоляцияләүне кайчан бетерү турындагы сорауга җавап бирә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Татарстанның Дәүләт Шурасы үзизоляция чикләүләрен үтәмәгән өчен штрафлар күләмен билгеләде
Депутатлар ТР Административ хокук бозулар кодексына Covid-19 таралуын булдырмый калуга һәм бетерүгә юнәлдерелгән яңа маддә өстәргә тәкъдим итә.
Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү хакында фикер алыштылар. Документ «Яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын булдырмый калуга һәм бетерүгә юнәлдерелгән норматив хокукый актлар таләпләрен үтәмәү» маддәсе белән тулыландырыла, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
Мәсәлән, беренче беркетмә тутырганда таләпләрне үтәмәгән өчен штраф — 1 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, чикләүләрне кабат үтәмәгән очракта — 5 мең сум тәшкил итәчәк. Ә вазифаи затлар өчен штраф күләме — 15 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен — 200 меңнән 300 мең сумга кадәр.
Штрафлар күләме башка төбәкләрдә дә шундый ук.
Административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү вәкаләтләре җирле үзидарә органнарына беркетеләчәк. «Татарстанда тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары системасы нәтиҗәле эшли, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләр бирелгән муниципаль хезмәткәрләр эшли», — диде ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.
Җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазифаи затлар исемлеген билгеләү буенча дәүләт вәкаләтләрен бирү турында республика законының статьясына да тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.
Комитет бу мәсьәләләрне ТР Дәүләт Советының булачак утырышының көн тәртибенә кертергә һәм закон проектын берьюлы өч укылышта карарга тәкъдим итте.
Чыганак: Татар-Информ
Запись Татарстанның Дәүләт Шурасы үзизоляция чикләүләрен үтәмәгән өчен штрафлар күләмен билгеләде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Үзизоляциялә режимын озайту-озайтмау буенча карар кайчан кабул ителәчәк?
Изоляция режимын озайту-озайтмау буенча карар киләсе атнада кабул ителәчәк. Бу хакта РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.
“Күргәнегезчә, агымдагы атна авыручылар саны көн саен арта баруын күрсәтте. Бу без  әле вирусның пигына җитәдек дигән сүз. Димәк, киләсе атнаны көтәбез”, – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, киләсе атнада коронавирус белән көрәшнең алга таба режимы турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк.
“Атна дәвамында алга таба режим турында нинди дә булса карар кабул итәргә кирәк булачак. Бу-гражданнар сәламәтлегенең тулы приоритеты булган катлаулы комбинация, әмма без барыбыз да очрашкан шартлар аркасында, икътисадка зыян итмәскә дә кирәк”,-дип аңлатты Кремльнең матбугат сәркатибе.
Чыганак:  "БИЗНЕС Online"
Запись Үзизоляциялә режимын озайту-озайтмау буенча карар кайчан кабул ителәчәк? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
“Түләмәсәң була дигән сүзгә карап, бурычлы булып калмагыз!”
Коронавирус эпидемиясе аркасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгәнгә пенялар булмаячак.
Газ, су, утны да өзеп китмәячәкләр. Хәтта исәпләгеч ватылып, вакытында күрсәткечләрне тапшырмасагыз да, артык акча түләргә туры килмәячәк. Әлеге кичектереп түләү мөмкинлеге кешеләрнең өйдән чыгып йөрмәвен һәм күпләрнең интернет аша түли алмавын, кайберәүләрнең эшсез калып, акчасыз утыруын күз алдына тотып эшләнә. Түли алмаучыларның 2021 елның гыйнварына кадәр вакыты бар.
Бу хәбәргә ачыклык кертү өчен Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова белән элемтәгә кердек.
– Дөрестән дә үзизоляция вакытында коммуналь хезмәтләр өчен пеня исәпләнмәячәк. Димәк, быелның апрель аеннан түләмәгән очракта артык акча бирәсе булмый. Идарәче оешмалар берничек тә пеня өстәргә тиеш түгел. Әгәр дә инде “намуссыз”лар табылып, квартплатаны арттырып түләтәләр икән, бу очракта дәүләт торак фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди ул. – Үзизоляция вакытыннан чыккач, барыбер бурычларны кайтарырга кирәк булачак. Әгәр күрсәтелгән вакытка кадәр түли алмасагыз, аннан соң да хәлегез авыр икән, бу очракта идарәче оешмага барып реструктизация яки гади генә итеп әйткәндә түләүне килешеп, яңа график алырга кирәк булачак. Әмма түләмәсәң була дигән сүзгә карап бурыч җыймаска тырышыгыз. Соңыннан берничә ай өчен түләү авыр булачак.
Мәгълүмат Ватаным Татарстан
Запись “Түләмәсәң була дигән сүзгә карап, бурычлы булып калмагыз!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Камка авылында тагын COVID-19 расланганмы?
Камка авылында моңа кадәр бер кеше коронавирус йоктырган иде. Беренчел анализлар 12 кешедә вирус булмавын күрсәткән, ә өч кешедә COVID расланган.
Түбән Новгород өлкәсе Камка авылында тагын өч кешедә коронавирус ачыкланган. Бу хакта 14 апрельдә Instagram сәхифәсендә Камка авылы караган Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.
“Бүген килгән беренчел анализлар 12 кешедә вирус булмавын күрсәтте, өч кешедә COVID расланды. Аларның барысы да Камка авылыннан”, дип язды ул. Тулырак мәгълүматны кичкә бирергә вәгъдә итте.
Түбән Новгород өлкәсе Сергач районының Камка авылы узган атна карантинга ябылды. Сәбәбе – монда яшәүче бер кешегә COVID-19 вирусына ясалган тест уңай булып чыккан. Авылга керү юлларында полиция патруле кизүдә тора, медицина хезмәткәре авылга кергән һәрбер кешенең температурасын тикшерә. Кибеткә икедән артык кеше керергә тиеш түгел дигән игъланнар эленгән. Урамга битлексез чыгу тыела. Шундый ук хәлләр Өчкүл авылында да. Анда коронавирус бер кешедә табылган.
Ике авылда да изоляция тәртибе игълан ителгәч, Мәскәүдән күпләп кешеләр кайткан. Камкага кайтан Мәскәү кешесе Азатлыкка авылдагы хәлләр турында сөйләде.
Камка авылында 2010 елгы җанисәпкә караганда 700ләп кеше яши, татар авылы. Уразовкада 1600ләп кеше яши. Тарихчылар авылга нигез 1603 елда салынган дип саный. Камканың зиратында XV гасырга караган кабер ташлары бар дип яза фәлсәфә фәннәре докторы А. Орлов.
Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан
Запись Камка авылында тагын COVID-19 расланганмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Владимир Путин “иң катлаулы хәлләргә” дә әзер булырга чакырды
Русия президенты Владимир Путин 13 апрельдә коронавируска каршы көрәш турында киңәшмә уздырды. Онлайн-киңәшмәдә вице-премьер Татьяна Голикова, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.
Киңәшмәдә Путин коронавирус белән хәлләрнең торышы яхшы якка үзгәрми дип белдерде. Пациентларның хәле авырлашты, киләсе атналар алга таба вәзгыятьнең ничек үсеш аласын билгеләячәк, диде Путин. Ул “иң катлаулы, гадәттән тыш хәлләргә дә әзер булырга” чакырды.
Президент белгечләрнең коронавирус таралу тизлеген 3, 7, 10 көнгә алдан фаразлавы кирәк дип белдерде. Шул ук вакытта Русия вирусның кинәт таралуын тыеп торуга ирешә алды диде Путин.
Ул медицина саклану чаралары җитмәвен таныды, һәм федераль күләмдә андый чараларның һәм даруларның резервын булдырырга тәкъдим итте. Шулай ук кирәк булган очракта саклану минстрлыгы көчләрен дә коронавируска каршы көрәштә файдаланырга кирәклеген белдерде.
Татьяна Голикова сүзләренчә, бүгенге көндә коронавирус йоктыручылар саны тәүлегенә 16-18 процентка үсә бара. Иң югары күрсәткеч Мәскәүдә, аннары Коми республикасы, Мурмански өлкәсе һәм Петербур килә.
Русиянең бүтән төбәкләре Мәскәүдән 3-4 атнага соңгарак калып бара, якын көннәрдә коронавирус таралуда үсеш дәвам итәчәк дип белдерде вице-премьер.
Аның сүзләренчә, Русиядә 10 төрле тест системы эшләнгән, 254 лаборатория авыруны ачыклауны башкара. Шул ук вакытта организмда коронавируска антитәнчекләрне табучы тест та эшләнгән, ул авырып терелгән кешеләрне ачыклаячак,беренче чиратта медицина хезмәткәрләрен тикшерәчәкләр. Кронавируслы авыруларны дәвалау өчен бөтен ил буйлап хастаханәләрдә 95 мең урын булдырылачак.
Рәсми саннар. 13 апрель
төбәкләр
авырган
савыккан
үлгән
Башкортстан
107 (+23)
7 (+0)
1 (+0)
Татарстан
84 (+11)
14 (+3)
0 (+0)
Русия
18328 (+2558)
1470 (+179)
148 (+18)
Мәгъдүмат Ватаным Татарстан
Запись Владимир Путин “иң катлаулы хәлләргә” дә әзер булырга чакырды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
“Аны тулысынча чишендереп, берүзен ябып куялар, телефонын алалар…” – Әлмәттә эпидемиологик ситуация контрольдән чыга
Апрель башында социаль челтәрләрдә Әлмәтнең үзәк хастаханәсендә эпидемиологик ситуациянең контрольдән чыгуы турында аудиоязма таралды. Бу язма фейк дип игълан ителеп озак та үтмәде, Мәскәүдә булып кайткан Әлмәт кешесендә коронавирус дип шикләнүләре турында яңа видео пәйда булды. Видео авторы Лилия Самарина (кыз фамилиясе Мөшәрәпова – ред.) әнисенең Мәскәүдән кайткач хастаханәгә эләгүе, аны кинәт Чаллыга алып китүләре турында сөйли, әнисен эзләргә Мәскәүдән үзе кайта.​ Икенче видеоны ул инде Чаллы хастаханәсе янында яздыра, әнисен табу шатлыгы белән уртаклаша.
Андагы хәлләр турында Лилия Азатлыкка сөйләде.
— Лилия, сез хәзер Татарстандамы, Мәскәүдәме?
— Мин инде Мәскәүдә, кайтып җиттем.
— Әниегезне эзләү ничек булып бетте?
— Әни бездә Мәскәүдә кунакта булган иде, 17 мартта кайтып китте. Икенче көнне урамда җылы дип яланөс көенчә кер элгәндә салкын тидергән.
— Сүз уңаеннан, әниегезгә ничә яшь?
— Илле тугыз. Ике көн өйдә прополис белән дәваланган. Хәле начарайгач, үпкәсен тыңлауны сорап, авыл фельдшерына шалтыраткан, анысы килмәгән. Энекәш әнине Әлмәт үзәк хастаханәсенә алып киткән, анда бар да яхшы дип кайтарганнар. Ике көннән тагын бер мәртәбә барган, өченче мәртәбә дә барган. Шимбә 21 март хәтта кизү торган табибка да туры килгән. Анысы да барысы да яхшы дип кайтарып җибәргән. Әлмәттә яшәгән сеңлем, аптырап, авылга ашыгыч ярдәм чакырган. Алары да әнинең исән икәнен күреп, бернинди рентгенга да җибәрмичә, кайтып киткән. Бөтенләй хәле начарайгач, әни үзе ашыгыч ярдәм чакырган, хастаханәгә алып китегез, рентген сурәте ясагыз, дигән. Рентген ясагач, ике яклы үпкә ялкынсынуы, дигәннәр, терапия бүлегенә салганнар. Кичтән үк антибиотиклар кадый башлаганнар. Иртәнгә хәле яхшырган. Ул анда бер тәүлек яткан, өч тапкыр антибиотик кадаганнар. Ул кемгәдер Мәскәүдә булганын әйткән, һәм шунда кинәт башланган хәлләр: коронавируска тест билгеләгәннәр, кич исә алдап Чаллыга алып киткәннәр.
— Ничек инде алдап?
— Инфекция бүлегенә күчерәбез дип, машинага утыртканнар, машинасы да ашыгыч ярдәмнеке түгел, ниндидер катафалка. Әлмәттән чыга башлагач, ул “мине кая алып барасыз” дип сораган. “Чаллыга, анда коронавируслылар өчен хастаханә бар”, дип аңлатканнар. Тест уңай булдымыни, дигәч, әлегә берни билгеле түгел, дип аңлатканнар. Әнинең температурасы 39, утырырга да хәле юк, ә аны ике сәгать алып барганнар, дүртенче катка җәяү алып менгәннәр — “мин тирләгән көе, бөтен яктан җил, анда да өстәлгәндер”, ди әни. Аны Чаллыдагы инфекция хастаханәсенә алып киләләр (Мәскәү проспекты, 85). Беренче көнне, 29 мартта, табибә аңа барысын да аңлата, дәвалаячакбыз, ди, уколлар билгели, дарулар яза. Беренче ике көнне аны шулай дәвалыйлар. Сишәмбе, 31 март көнне кич әнигә инфекцион хастаханәнең реанимация бүлегенә күчерәбез дип хәбәр итәләр. “Сине кислород астына яткырабыз, телефонны сүндерергә кирәк” дип кисәтәләр. Әни безне дә кисәтеп куйды, “мине кислородка кушачаклар, чөнки хәл авыр” диде дә телефонын сүндерде. Әни ничек күчергәннәрен дә сөйләде — бер кат юрганга төреп, инвалид арбасына утыртып, шәфкать туташы аны урам аша икенче бинага илтә. Әни урамда өши, ә реанимациядә аны тулысынча чишендереп, берүзен ябып куялар, телефонын алалар, көненә ике тапкыр кына керәләр, ләкин дәваламыйлар. Әнинең болай да ике яклы пневмония, хәле начарайганнан-начарая, игътибар итүче юк. Ютәлдән кан басымы күтәрелә, 180гә җитә. “Ишекне шакыйм, ярдәм итегез дип чакырам, ә алар кулларын җәеп тик торалар”, дип сөйләде әни. “Гафу итегез, безнең киемнәр махсус эшкәртүдә, өстәмә кием юк”, дип аңлаталар. Әни әйтә — алар минем янга килергә куркалар, ди. Мин аңлыйм — табиблар әзер түгел, ләкин сез бит беренче чиратта табиблар!
— Вәгъдә ителгән кислород булганмы соң?
— Юк, кислород булмаган. Алар бары тик аны күчергәннәр һәм бикләп куйганнар. Әни инде “мине биредә үтерәчәкләр, коронавирусның чираттагы корбаны булачакмын”, дип уйлый. Ул вакытта әле анализлар да булмый, алар каядыр килгәнме-юкмы — белмим. Әни анда өч көн бикләнеп яткан, бернинди дәваланусыз.
Җомга көнне аңа Чаллының 2нче поликлиникасына күчерәбез дип хәбәр итәләр, янәсе 2нче поликлиника коронавируска каршы җиһазланган. Шәфкать туташы “телефоныңны алырга онытма”, дип телефонын кертеп бирә. Әни сеңлемә шалтыратырга җитешә, “мине дәваламыйлар, хәтта яныма кермиләр”, дип хәбәр итә. Әнидә ике яклы пневмония булгач, ул үпкә кабаруыннан да үлә ала. Сеңлем миңа шалтыратты. Мин җомга буе нишләргә белмәдем, инфекция бүлегенең реанимация табибына шалтыратам, ә миңа “хәле тотрыклы” диләр дә трубканы ташлыйлар. Мин кабат шалтыратам, “Мин яздырам, бөтен сорауларыма да җавап бирегез”, дим. Ник телефонын алдыгыз, дигән сорауга “мәгълүмат читкә чыкмасын өчен” ди. “Сезнең яшерердәй әйберегез бармы, нишләтәсез сез аны? Әнине ничек дәвалыйсыз?” дип сорыйм, “антибиотиклар бирәбез, вируска каршы дарулар бирәбез” ди. “Вируска уңай тесты бармы? Ни өчен сез аны берүзен ябып куйдыгыз да янына берегез дә керми?” дим. “Кем сезгә алай дип әйтте?” ди. “Мин барысын да беләм, дим, ник дәваламыйсыз?” дим. Дәваларга 2нче поликлиникага күчереләчәк, дип аңлатты табиб.
Җомга көнне күчерелмәгән иде әле. Шимбә көнне кабат шалтыратам, әнигә телефонын бирегез, миңа аның белән сөйләшергә, хәлен белергә кирәк, дим. Җавап юк. Бүтән монда шалтыратмагыз, ди табиб. Ә әни һаман шунда! Көндезге икеләрдә, инде унынчы тапкыр шалтыратуыма табиб “Бүтән миңа шалтыратмагыз, без аны шәһәрнең 2нче хастаханәсенә күчердек”, диде. Ул хастаханәнең номерын сорагач, бездә юк, дип җавап бирде. Ә мин әнинең хәле начарайганын беләм, ул сеңлемә “ята да алмыйм, утырып кына торам” дип зарланган булган. Мин инде башкача көтеп утыра алмадым, машинага утырып, Чаллыга кузгалдым, ә үзем Мәскәү өлкәсендә яшим.
Коронавируска тесты уңай икәнен күрсәтегез, сез аны ничек дәвалыйсыз, дим
Якшәмбе төш вакытына килеп җиттек. 2нче хастаханә тирәли йөрим, кертмиләр, мин инде тәрәзәдән берәр табиб йә шәфкать туташын күрмәмме дип карап йөри башладым. Ахырда беренче каттагы бер шәфкать туташы күреп алды. “Шундый-шундый авыру килдеме сезгә?” дип сорыйм, әйе, бездә ята, ди. Ни өчен телефонсыз? дим, ә бездә телефон ярамый, без телефонын алдык, ди. Ничек элемтә тотарга, дип сорагач, табибка шалтыратырга кушты. Икенче шәфкать туташын чакырды, анысы баш шәфкать туташы булды, ахры, миңа ординатура номерын бирде. Анда шалтыратып, дәвалаучы табиб белән таныштым, әни турында сорый башладым. Анысы “Мин сезгә берни әйтә алмыйм, хәле авыр” диде. Ник телефонын алдыгыз, дигәч, табиб “ул безгә телефонсыз килде”, ди. “Ялган бу, шәфкать туташы телефонын алдык дип әйтте”, дим. “Ярый, ачыкларбыз”, ди. “Мин — аның кызы, стационар картасы белән танышасым килә. Коронавируска тесты уңай икәнен күрсәтегез, икенчедән, сез аны ничек дәвалыйсыз, инфекцион хастаханәдә аны бөтенләй дәваламадылар, шуңа хәле начар”, дим. Ул миңа “моңа беркемнең дә хакы юк”, ди. “Мин үзем онкология хастаханәсе стационарында эшләдем, хокукларымны беләм, мин аның картасы белән танышырга, копия яки фото ясарга хокуклы”, дим, миңа әнинең хәлен аңларга кирәк. Моңа ул “баш табиб белән сөйләшергә кирәк”, дип җавап бирде. Мин беркая да китмәячәкмен, әнигә телефонын биргәнче, шушында тәрәзә астында торачакмын, дидем.
Интернетка кереп карадым — ул анестезиолог-реаниматолог булып чыкты. Мин бик гаҗәпләндем — мондый табиблар коронавирусны ничек дәвалый?
Егерме минуттан әнинең телефоны кушылды. “Тәрәзәгә кил, күрен” дим. Култык астыннан тотып алып килделәр. “Хәлем авыр, сулау кыен, кан басымым күтәрелде”, дип ишарәләп аңлата. Кабат табибка шалтыратып “әнинең кан басымы күтәрелгән, ул кардиограмма ясауны сорый, йөрәге авырта, ахры”, дим. “Мине өйрәтергә кирәкми, минем шәфкать туташлары бар, алар барысын да тапшырыр”, ди. Мин бу сөйләшүдән соң интернетка кереп карадым — ул анестезиолог-реаниматолог булып чыкты. Мин бик гаҗәпләндем — мондый табиблар коронавирусны ничек дәвалый? Мин генә аңламыйммы. Әнигә шалтыратып, “хәзер сиңа кәгазь-каләм бирәчәкләр, миңа синең кәгазьләреңне карарга рөхсәт итеп, ышаныч кәгазе язып бир” дим. Табибка шалтыраткач, ул кәгазь-каләм илтеп бирергә ризалашты. Әнигә кире шалтыратсам, аңа нидер кадаганнар — ул инде берни аңламый, алар бит анестезиолог-реаниматологлар, кешене ничек оетырга икәнен беләләр. Мин елыйм, әни йокылы тавыш белән “курыкма, барысы да яхшы булачак”, ди. Телефонын сүндереп куйдылар. Хәзер искә алуы гына мәзәк, ул вакытта бик куркыныч иде. Тәки бернигә ирешмичә, бер тәүлеккә алган фатирга кунарга киттем. Миңа бөтенесе шалтыратырга тотынды: санэпиднадзор, полиция, авылдагы участок инспекторы.
— Алар сездән нәрсә теләделәр?
— Кайда кунуымны сорыйлар. Ни өчен кирәк андый мәгълүмат, дим. Контроль өчен, ди. “Сез Мәскәүдән килдегез, анда киеренке вазгыять, анда бөтенесе дә авырый, сез хәзер бөтен шәһәргә йоктырып бетерәчәксез”, диләр. Нәрсәне тикшерәсе — мин сау-сәламәт, минем өйдә ике бала, дим. Ун тапкыр шалтыратканнардыр, сеңлемә дә шалтыратканнар. Ә сеңлем белән энем әнине Чаллыга алып киткәннән бирле өйдә бикләнгән килеш — аларның икесенә дә өйдән чыкмаска, диелгән, чөнки алар әни белән контактлы исәпләнә.
— Алар Әлмәттәме?
— Сеңлем Әлмәттә, энекәш авылда — ул әни янында яши иде. Сеңлемә волонтерлар ашамлыклар китереп торыр дип сүз биргәннәр, чөнки аның ике баласы бар.
— Алып киләләрме соң?
— Килгәннәр ди. Юк, бернинди волонтерлар ярдәме дә булмады. Сеңлем шалтырата торгач, ахырда санэпиднадзор башлыгы аның телефонын кара исемлеккә кертеп куйган, трубканы алмый башлаган.
— Табиблар киләме алар янына?
— Карантин игълан иткәндә генә махсус костюмнар белән санэпидстанция хезмәткәрләре килгән. Ә карантин вакытында бары полиция хезмәткәрләре генә көн саен килеп тикшереп тора.
— Хәлимә апа белән бу хәлләр башлангач, авылдашларыгыз тарафыннан караш үзгәрдеме?
— Әлбәттә. Хәтта туганнар да “Ник Мәскәүдә генә калмаган?” дип орышкан. Мин кайткач та “ник зәхмәт алып кайтып йөрисең” дип язучылар булды.
— Интернетта яздылармы?
— Әйе. Анда гомумән ярдәм тәкъдим итеп язучылар күбрәк булды — җиде йөзләп хат килгәндер. Алар миңа бик ярдәм итте — кемдер бу хәлне яктырта, видеоны тарата, кемдер ниндидер контактлар табып бирә. Мин беренче видеоны, юкка чыксам, кайда икәнемне белеп торсыннар дип, дусларым өчен генә яздырган идем, ул видео беркая да чыгарга тиеш түгел иде. Ләкин аны кемдер тараткан. Икенче видеоны инде баш табиб белән күрешкәч, әнине тапкач яздырдым — анда тәрәзә аша әни дә күренә.
— Әлмәт хастаханәсендә коронавируслы авыру турында аудиохәбәр тараткан кешене штрафка тартканнар. Сезнең видеогыз таралгач, басым ясаучылар булмадымы?
— Юк, ул видео киресенчә бик ярдәм итте. Мин бик фейк таратмадым, барысы да ничек бар, шулай яздырылган.
— Беренче көнне хастаханәгә үтә алмадым дисез, икенче көнне баш табиб янына ничек уздыгыз соң?
— Беренче көнне керергә теләгәндә шәфкать туташы уздырмады, полиция чакырам, диде. Чакыруы да хактыр — мин машинамда утырганда полиция машинасы килеп туктады, алар хастаханәгә кереп китте. Икенче көнне поликлиниканың кабул итү системы аша кердем — комплекслы булгач, поликлиниканың төрле аерым биналары бар, башка бүлекләр авыруларны кабул итүен дәвам итә. Мин баш табибка уздым, сөйләшергә биш минут бирделәр. Ул дәвалау булачак, безнең эшкә комачауламагыз, диде.
— Әниегезнең диагнозы ачыкландымы соң?
— Әйе. Коронавируска тесты тискәре булып чыкты. Әлмәт мэры бу турыда 7 апрель, сишәмбе көнне туры эфирда “сөенечле хәбәр” дип игълан итте, аңа кадәр үк билгеле булган инде. Нәтиҗәдә әнидә ике яклы пневмония булып чыкты. Чаллының 2нче хастаханәсендә дәвалана, ул хастаханәдән бик канәгать, анда шәфкать туташлары бик игътибарлы ди.
— Ул хастаханә коронавируска каршы җиһазланган дидегез. Анда бу чир белән авыручылар бармы?
— Ул комплекслы хастаханә, бер бинасында коронавирус дип шикләнгән авыруларны кабул итәләр. Әни тискәре тест биргән бер авыру, һәм тагын уңай тестлы бер авыру ята, диде. Алар, әлбәттә, һәрберсе изоляцияләнгән.
— Энегез һәм сеңлегез карантиннан чыктымы?
— Әйе. Сеңлемә мэр (Тимур Нагуманов – ред.) үзе шалтыратып, өйдән чыга аласыз, кирәк җирегезгә бара аласыз, дигән.
— Аларга тест ясаттылармы?
— Энемә ясатканнар. Аның нәтиҗәсе тискәре булып чыккан.
— Әниегез белән булган бу хәлләрнең сәбәбе ни дип уйлыйсыз? Дәваламыйча гына, коронавируска сылтарга теләүме бу?
— Юк, алай дип уйламыйм. Аларны гаеплисем дә килми. Табибларның куркуы бу. Бары шул.
— Сезнең үзегезнең дә медицина белемегез бар, шулаймы?
— Минем белемем генә бар түгел, мин инде унбиш ел медицина өлкәсендә эшлим. Мәскәүдә коронавирусның учагы, анда бөтенесе дә авырый дию хак түгел — минем, мәсәлән, бу авыруны йоктырган бер танышым да юк. Хәзер бөтен тын юлы авыруларын коронавируска сылтарга була.
Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан
Запись “Аны тулысынча чишендереп, берүзен ябып куялар, телефонын алалар…” – Әлмәттә эпидемиологик ситуация контрольдән чыга впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
“Әбиләрне үтерәсез, кайтмагыз авылга, калада калыгыз!” – Камка авылы
Түбән Новгород өлкәсе Сергач районының карантинга ябылган Камка авылында да тормыш тамырдан үзгәргән. Татар авылына Мәскәүдән кайтмагыз дигән кисәтүләр ясалган, әмма аңа колак салучы булмаган. Азатлык Камкада яшәүче татарлар белән аралашты.
Түбән Новгород өлкәсе Сергач районының Камка авылы узган атна карантинга ябылды. Сәбәбе – монда яшәүче бер кешегә COVID-19 вирусына ясалган тест уңай булып чыккан. Авылга керү юлларында полиция патруле кизүдә тора, медицина хезмәткәре авылга кергән һәрбер кешенең температурасын тикшерә. Кибеткә икедән артык кеше керергә тиеш түгел дигән игъланнар эленгән. Урамга битлексез чыгу тыела. Шундый ук хәлләр Өчкүл авылында да.
Ике авылда да изоляция режимы игълан ителгәч, Мәскәүдән күпләп кешеләр кайткан. Бүген Камканың һәр йортында диярлек Мәскәүдән кайткан туганнары, якыннары бар. Авыл халкы мәскәүләргә кайтмаска дигән кисәтү ясаган, әмма бу кайтучылар ташкынын киметмәгән. Бүген ике авылга вирус йоктырган ике кеше бар. Авыл кешеләре хәзер чир таралыр дип хафага калган.
Азатлык Камкага Мәскәүдән ялларга кайткан Наил әфәнде (аның турында мәгълүмат редакциядә бар – ред.) белән сөйләште. Аның сүзләренә караганда, коронавируслы кешеләргә янаулар да булган. Күрше авылларда авыл кешеләре Мәскәүдән кайтучыларга каршы сугышкан очраклар да булды дип сөйләде ул. Камка авылында чирле кешеләргә янауларны туктату өчен инициатив төркем дә булдырылган.
“Берничә кешегә тест ясалды, шуларның икенче тест нәтиҗәсен көтәбез. Беренчеләре тискәре дип күрсәтте, шөкер анысына. Хәзер ул авырган кеше кемнәр белән элемтәдә булган, кайда, кемгә йоктыра алганы тикшерелә, шул кешеләрдән анализ алалар. Якынча 20 кеше. Үзем ул чирләп киткән кеше белән, аның гаиләсе белән элемтәдә булмадым. Алар болай да аралашмый торган кешеләр, безнең урам аша уза инде алар. Карт әби белән урамда йөриләр, һава сулап. Туктамыйлар, берсе белән дә сөйләшмиләр. Әмма аларга кереп йөргән күршеләре бар. Безнең йорт аша яшәүче күршебез, мисал өчен, алар белән элемтәдә тора. Ул апа безгә дә сугылды… Аны ябып куйдылар, аның да анализларын көтәбез. Ул йорт саен йөри торган апа. Котыбыз очып тора инде менә! Үзебез дә беркая чыгып йөрмибез, бикләнеп утырабыз.
Камка авылы мәчете
“Авыл чатында ул иргә ябырылдылар, абзарын яндырабыз дип янадылар”
Ул мескен чирләп киткән кеше турында әллә нинди имеш-мимешләр йөри. Чыгышы белән безнең авылдан да түгел ул. Хатыны безнең авылныкы. Үзе түгел, ә кияве Италиядән кайткан дип әйттеләр. Аның коронавирус диагнозы булган, әмма ул дәваланып чыккан дип тә сөйлиләр. Авылга кайткач сырхаулаган.
Ул кайткан иргә ябырылдылар, авылның WhatsApp чаты бар, мин дә бар анда. Язгаладылар төрлесен. Абзарын яндырабыз дип тә әйттеләр. Наданнар! Әмма күбесе каршы төште аңа, ирләр җыелышып әйтте, аңлаттык. Шулай да күбесе яхшы мөнәсәбәттә. Кешеләр аларны кызгана. “Туган як” гәзите комментарларында үртиләр, ямьсез сүзләр әйтәләр. Соң, кеше авырганын каян белсен? Дөнья буйлап бара бит бу хәлләр. Әйе, Мәскәүдә дә утырып торып була иде, әмма менә без дә кайттык бит Камкага!
Авыл төркемнәрендә әбиләрне үтерергә кайтасыз, Мәскәүдә генә торыгыз дип күп яздылар. Барыбер кайттым инде
Мәскәүдән бик күп кеше кайтты, бик күп. Хәзер барысын да гаепли башласаң?.. Күрше авылда Мәскәүдән кайтучылар белән хәтта сугышканнар. Бездә булмады андый хәлләр. Бездә мәскәүләр күбрәк, сугыша алмый. Авыл төркемнәрендә, әбиләрне үтерергә кайтасыз, Мәскәүдә генә торыгыз, дип күп яздылар. Барыбер кайттым инде, балаларны каникулга кайтарырга билетлар алынган иде. Хатын соңрак кайтты, поезд белән. Купеда берүзе булган, кайтучылар азайды. Кайтасылары кайтып бетте бугай инде.
Авылда урамда берсе дә йөрми. Үзем менә әти-әнигә барам, алар карт, бераз булышырга кирәк, урамнан барам, урам буш. Эт тә йөрми. Сәлам бирү дә ерактан гына, дистанцияне сакларга тырыша кешеләр, чыккан кешеләрнең барысында да битлек. Кибеткә керешкә игълан тора, ике кешедән артык кермәскә дип кисәтеп куйдылар. Авылдан ике чыгыш юл бар, бер ягын, шул Мәскәү юлы инде ул, зур таш белән ябып куйдылар. Патруль машинасы тора, ул документларны тикшерә, ә медицина хезмәткәре авылга керүчеләрнең температурасын үлчи. Мәскәүләрне кертәләр әлегә, керү ябык түгел. Әмма авылда карантин инде. Мәскәүдән кайткан туганнар бар, алар белән күрештем, алар беркая бармыйбыз, 10 көн өйдә утырабыз диделәр. Кагыйдәләрне үтиләр инде, бозарга ярамый!
Авылдагы балалар мәйданчыгы буш
Камкада фельдшер бар, кешеләрне ул бага. Уразовка хастаханәсендә яткан кеше белән аралаштым, аның коронавирус табылды бит инде, ул үзе ышанмый. Ризык авылда бар, әмма кешеләр атнага бер тапкыр Сергачка бара. Без дә кичә Сергачка бардык. Аның өчен махсус рөхсәт алдык. Шәһәрдә дә тыныч, коткы юк алай кешеләрдә”, дип сөйләде Наил әфәнде.
Камка авылында 2010 елгы җанисәпкә караганда 700ләп кеше яши, татар авылы. Уразовкада 1600ләп кеше яши. Тарихчылар авылга нигез 1603 елда салынган дип саный. Камканың зиратында XV гасырга караган кабер ташлары бар дип яза фәлсәфә фәннәре докторы А. Орлов.
Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан
Запись “Әбиләрне үтерәсез, кайтмагыз авылга, калада калыгыз!” – Камка авылы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Вице-премьер Татьяна Голикова: “Россиянең үзизоляция режимыннан чыгуы җәйгә генә мөмкин”
Әгәр гражданнар барлык күрсәтмәләрне һәм куркынычсызлык чараларын үтәсәләр, үзизоляциядән тулысынча чыгу җәйгә якынрак булырга мөмкин. Мондый фикерне вице-премьер Татьяна Голикова белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Безгә бу хакта бик нык уйланырга кирәк, чөнки моны никадәр тиз үтүебез безнең һәрберебезгә бәйле. Дисциплиналы була алсак, үзебезгә һәм бүген үткәрелә торган тәкъдимнәргә колак салсак, бу хәлдән чыга алачакбыз һәм җәйгә бер-беребезнең кулларын кысачакбыз «, — дип саный Голикова.
Аның фикеренчә, Россия килеп туган эпидемиологик вәзгыятьне Җиңү көненә тулысынча җиңә алмаячак.
Мәгълүмат Ватаным Татарстан
Запись Вице-премьер Татьяна Голикова: “Россиянең үзизоляция режимыннан чыгуы җәйгә генә мөмкин” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
“Алга таба ничек яшәргә?” – медицина хезмәткәрләрен авыр хәлгә куялар
// Татар Тудей // Татар Бүген //
11 апрель РКБ медицина хезмәткәре үзенең Инстагарамында шәфкать туташларының хезмәт хакларын киметүләре турында хәбәр итә. Көн-төн тир түгеп эшләп, үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куючыларга хезмәт хакларын күтәрер урынга, киресенчә азрак түли башлаганнар.
“Бүген хезмәт хакын аласы көн. Хәзмәттәшләремнең кәефләре төрле… Кемдер көлә, кемдер елый…
Бөтен бүлеккә бер үзе генә эшли торган пост шәфкать туташы аена 13 мең сум алды. Ә бит ул бер үзе күпме эш эшли. Бу ничек була соң инде? Бөтен массакүләм мәгълүмат чаралары медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакларын күтәрәләр дип хәбәр итәләр. Әйе, окладны күтәрделәр, әмма өстәмә түләүләрне киметтеләр. Шуңа күрә без хәзер азрак акча алабыз! Коронавирус белән көрәшү өчен бик күп акча бүленеп бирелгән диләр. Әмма бу акчаларны безнең хезмәт хакыбыздан алалардыр төсле. Әйе, бөтен табиблар да госпитальләрдә эшләми, әмма без дә, үзебезнең сәламәтлегебезне куркыныч астына куеп, авырулар янында “бөтереләбез”. Ничек болай яшәргә? Нигә алдынгы сафларда эшләүчеләрне ялганнарга? Алга таба ничек яшәргә? Без бит эшебездән китәчәкбез генә…” дип, яза РКБда эшләүче Веронина Элина.
<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>
View this post on Instagram
A post shared by ⚡️TATAR TODAY агентлыгы⚡️🌍 🔊📺 (@tatar_today)
Мәгълүмат Веронина Элина Инстаграмыннан
Запись “Алга таба ничек яшәргә?” – медицина хезмәткәрләрен авыр хәлгә куялар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..