Архивы Һиндстан - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Ничектер хайванга кебек карыйлар”: Татарстанга читтән кайтучылар карантин шартларына зарлана [фото]
Татарстанга чит илдән кайткан кешеләрнең бер өлеше “Васильево” шифаханәсенә урнаштырылып обсервациягә ябылды. Алар анда 14 көн карантин режимын узарга тиеш. Азатлык белән элемтәгә керүчеләр шифаханәдә шартлар коточкыч дип сөйләде.

21 апрель Төркиянең Анталья шәһәреннән юлчылар белән тулы очкыч Казанга кайтты. Очкычта 171 кеше, шул исәптән, 24 бала иде. Аларны Яшел Үзән районының “Васильево” шифаханәсенә 14 көнгә мәҗбүри карантинга яптылар. Һиндстанның Гоа төбәгеннән кайтучылар да шунда урнаштырылды. 22 апрельгә каршы төндә Гоадан Казанга кайткан 171 туристның 76сы татарстанлы иде.

Төркиядән кайтып “Васильево” шифаханәсенә обсервациягә ябылган Татарстан егете Азатлыкка андагы шартларның начар булуын хәбәр итте. Ул исемен күрсәтмәүне сорап, яшәү шатрлары һәм кешеләргә карата мөнәсәбәт турында сөйләде.

Сүз уңаеннан, бүген аларга тестларның барысы да тискәре булуын, коронавирус булмавын хәбәр иткәннәр.

— Сезне ничек каршы алдылар Казанда?

— Без Анталья–Казан рейсы белән иртәнге бишенче яртыда кайттык. Роспотребнадзордан кешеләр керде дә һәрберебезгә хөкүмәт карарын өләште. Аннан без “Васильево” шифаханәсендә обсервация үтәчәкбез дип ризалык бирдек, кәгазьләр имзаладык. Ул кәгазьләрне тутырмыйча, чикне чыгып булмый, чик саклаучылар мөһер сукмый. Карарның бер күчермәсе үзеңдә, икенчесе Роспотребнадзор кешесендә кала.

Очкыч тулы иде. Температураны да тикшерделәр. Авыручылар юк иде, шөкер. Дүрт сәгатьлек рейста беркем төчкермәде, беркемнең дә температурасы күтәрелмәде, беркем дә хәленә зарланмады.

— Бу махсус рейс идеме?

— Бу Төркиядән Русия ватандашларын чыгаручы очкыч иде. Аны бушлай дип уйлыйлар. Билетның бәясе бер якка гына 200 еврога төште. Мин “Төрек һава юллары” белән Казаннан Истанбулга һәм кире Казанга 25 мең сумга сатып ала идем. Ә монда “Урал һава юллары” очкычы, ашатмыйлар да, анысын уйламыйсың инде, имин генә кайтып җитсә ярар иде дип утырдык.

Багажны обсерваторда алырсыз, шунда китерәләр диделәр. Барыбызны да шифаханәгә автобуста илттеләр. Юлчылар арасында Татарстан кешеләре генә түгел, анда Идел буе төбәкләреннән дә кешеләр бар иде. 171 кеше идек. Башкортстан, Удмуртия, Пермь крае, Самар һәм Ульян өлкәсе вәкилләре иртәнге ашны ашады да, аларны алырга килгән автобусларга утырып киттеләр. Үзләрендә обсерваторда утырачаклар.

— Сезне нинди бүлмәләргә, ни рәвешле урнаштырдылар?

— Нинди принцип белән урнаштырдылар – белмибез. Бер бүлмәдә икешәр кеше. Бүлмәләре таушалган. Ятаклар арасында ара — 10-15 см гына. Кешеләр бер-берсенә бик якын ята. Бүлмәләр кысан. 2 метр социаль араны саклагыз дип әйтәләр, ләкин монда андый нәрсә мөмкин түгел. Бүлмәдә телевизор тора, ләкин ул эшләми. Суыткыч бар, әмма ул янып чыккан. Шөкер, хет электр чәйнек эшли! Душ бик пычрак, чәчләр тыгылган, күгәрекләр… Күргәч, бик җирәндем. Кайнар да, салкын суы да бар, бәдрәфе эшли.

“Васильево” шифаханәсе. Обсервация

Урын-җир әйберләре бик пычрак һәм ертылып беткән. Ничектер хайванга, халык дошманына кебек карыйлар дигән хис туды.

— Тагын нинди уңайсызлыклар бар?

— Телефон бик начар тота. Wi-Fi бөтенләй юк. Бөтен территория буйлап полиция, Росгвардия вәкилләре уратып алган, тегендә-монда йөриләр. Беркемне урамга чыгармыйлар. Урамга түгел, коридорга да чыгарга ярамый. Бүлмәгездә генә утырыгыз, борыныгызны да чыгармагыз дип әйттеләр.

— Бүлмәләрдә балкон бармы?

— Балкон бар. Ләкин ул да куркыныч хәлдә. Андагы тоткыч тегендә-монда уйнап йөри. Теләсә-кайсы вакытта төшеп китәрсең кебек. Имин түгел. Чыкмау хәерлерәк.

Безне 4 майда чыгарачаклар. Ничек түзәсе икән дип аптырап утырам. Мондый шакшылыкны күргәнем булмады бер дә. Бу, чыннан да, төрмә төсле. Ашарга заказ ясап булмый. Кибеттән дә берни китертеп булмый. Алар ашаргә нәрсә бирә, шуннан башка берни юк.

Шифаханә ашы

Көненә өч тапкыр ашаталар. Бүлмәгә китерәләр. Нәрсә бирәбез, шуны ашыйсыз диделәр. Мин шәхсән хәләл ризык сорадым. Әйе, хәләл диделәр. Моны раслаучы документлар бармы дип сорагач, “юк” дип әйттеләр. Мин аларга ничек ышана алам? Хәләл түгел дип уйлыйм. Хәләл булса, раслаучы документлары булыр иде. Иртәнге ашка ботка, кәтлит, диңгез кәбестәсеннән салат, кабартма, ике кисәк ипи бар иде.

— Башка кешеләр белән аралашасызмы? Алар шифаханәдәге шартлар турында нәрсә сөйли?

— Без күбрәк Telegram аша аралашабыз. Очкычта ук төркем булдырган идек. Гоадан килгән кешеләр төркемен табып аралаша башладык. Монда беркемгә дә ошамый. Әйтәм бит, төрмә сыман.

— Шартлар турында җитәкчелеккә җиткердегезме?

— Монда кичә урнаштык. Кешеләр төне буе талашып, үз хәлләрен яхшыртырга теләде. Шуннан соң сүгә-сүгә, көч белән бүлмәләргә куып керттеләр. Иртәнге биштә Гоадан килүчеләрне урнаштырдылар. Алар белән дә шул ук хәл булды. Тавыш купса, бөтен җиргә ишетелә.

— Берәр төрле үзгәрешләр булачагы турында әйттеләрме?

— Юк, әйтелмәде.

— Истанбулда калу мөмкинлеге бар идеме? Ни өчен кайтырга булдыгыз? Мондый шартларда яшәячәгегезне алдан уйламадыгызмы?

— Мин обсервациягә ябачакларын белә идем. Әмма мондый шартларда, мондый сыйфатта булачагын күз алдына да китерә алмадым. Татарстанда мондый урыннар була алганы һаман да башыма сыймый.

Мин һәр җәйне Казанга кайтам. Халыкара рейслар август-сентябрьдә генә ачылачак. Кайтмасам, мин бөтен җәйне Төркиядә уздырырга тиеш булыр идем, соңрак кайта алмасмын, хәзер кайтырга кирәк дип юлга чыктым. Ватаныма кайттым, әмма шундый мөнәсәбәт көтмәдем.

Чагыштыру өчен

Круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән һәм сәфәренең кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклашып барган Наилә Хисамова дөнья тирәли сәяхәтен тәмамлап, Мәскәүгә кайтып төште һәм шулай ук Мәскәү янындагы бер шифаханәгә обсервациягә ябылды. Андагы яшәү шартлары бераз башка.

Мәскәү янындагы бер шифаханәдә читтән кайтучыларга обсервация үтү өчен бирелгән бүлмә

Чыганак: чит ил агентлыгы

Запись “Ничектер хайванга кебек карыйлар”: Татарстанга читтән кайтучылар карантин шартларына зарлана [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

74 яшьлек әби игезәк бала таба
Һиндстанның Андхра-Прадеш штатында яшәүче 74 яшьлек әби ЭКО ярдәмендә ике кыз бала тапкан, дип яза “Российская газета”.

“Яшь әни” дә, игезәк сабыйлары да үзләрен яхшы хис итә.

Эрраматти Мангаямма белән аның 80 яшьлек ире Рая Рао 1962 елда өйләнешкән. 57 ел буе аларның балалары булмаган.

Мәгълүмат: shahrikazan.ru
Фото: uznaykak.ru

Запись 74 яшьлек әби игезәк бала таба впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..