Архивы әлиф - Tatar Today - татар яңалыклары.

Гарәп хәрефләрен «Әлиф» биетә [афиша]
1927 елда татар халкының мәдәнияте өлкәсендә кискен борылыш була. Мең елдан артык гарәп әлифбасын кулланган татарлар кинәт кенә, үзләре теләмәгән латиникага күчә, күп тә узмый, 1939 елда татарларны кириллча язарга мәҗбүр итәләр. Шулай итеп, татарлар Ана телебезнең язмасы һәм сөйләме өчен бик мөһим булган җиде хәрефтән мәхрүм кала. Ана телебез үзенең сыгылмалылыгын, матур аһәңен, тирәнлеген: рифмасын, өслүбен, шәкелен, ритмын югалта. Борынгы шагыйрьләр иҗат иткән әсәрләренең мәгънәсе кими. Халыкның унынычы гасырдан алып камилләшкән үзенчәлекле теле шактый күп югалтуларга дучар ителә.

“Әлиф” спектакле әнә шул хакта бәян итә.

Режиссер һәм сценограф: Туфан Имаметдинов

Хореограф: Марсель Нуриев

Музыкаль җитәкче: Геннадий Макаров

Композитор: Эльмир Низамов

Ут буенча рәссам: Николай Романов

Тамаша өч өлештән тора.

Беренче өлештә бию хәрәкәтләре ярдәмендә татар – гарәп имласының хәрефләре языла-гәүдәләнә. Хәрефләрнең атамалары яңгырый.

Икенче өлештә өч җырчы-кыз Габдулла Тукайның “Туган тел” ен көйгә салып җырлыйлар. Беренче кыз онытылган татар–гарәп хәрефләрен әйтеп бара, икенчесе шигырь сүзләрен яңгырата, өченчесе исә тулы бер юлны ишеттерә.

Өченче өлеш алда яңгыраган сүзләрне берләштерә һәм шигырь тулысы белән өч тавыш белән җырлана. Биюче шагыйрьнең үзен җанландыра һәм татар халкының мең еллар дәвамында хасыйл иткән мәдәни дәвернең язмышын гәүдәләндерә.

Тамашаны бүген, кичке җидедә, Профсоюз урамы, 19 йорт адресы буенча карарга мөмкин.

Запись Гарәп хәрефләрен «Әлиф» биетә [афиша] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..