Архивы әңгәмә - Tatar Today - татар яңалыклары.

Хәмдүнә Тимергалиева: “Elvin Grey белән видеоролик чыгаргач, мине… дип язучы булды” [әңгәмә]
Турысын ярып әйтә. Шул ук вакытта яшьләргә тел-теш тидерми. Сәхнәдә үз урынын, тамашачы мәхәббәтен хәләл көче, таланты, иркен тыны белән яулаган. Әмма гадилеген, ихласлыгын югалтмаган. Болар барысы да –  Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева турында. Без аның белән татар эстрадасының күркәм яклары һәм җитешсезлекләре, уңыш серләре, Тукай премиясе хакында сөйләштек.

– Хәмдүнә апа, 50 ел элек татар эстрадасы нинди иде, хәзер нинди?

– Ул чакта бит җырчыларны җиз иләктән үткәрү бар иде. Яхшымы, яманмы, худсовет эшләде. Фонограмма юк, инструменталь ансамбльгә йә баянга кушылып җырлыйсың. Уртакул җырчы исә мондый авырлыкны күтәрә алмый, аның тавыш мөмкинлекләре чик­ле. Шуңа күрә эстрадада санаулы, көчле, затлы җырчылар гына эш­- л­әде. Бу – Әлфия апа, Илһам абый, Эмиль абый, Флюра апаларның чәчәк аткан вакыты. Алар җырлап кына калмады, халык белән  татар тормышына кагылышлы һәр мәсьәлә буенча турыдан-туры эш алып барды. Хәзер исә бик ансат заманда яшибез. Акча түлиләр дә радиодан җырларын минут саен әйләндерәләр. Ләкин шулай да таныла алмыйлар! Күпмедер баш миендә эләгеп торалар да аннан кибәк сыман төшеп калалар.

Зифа Басыйрова, Гөлсем Сө­ләйманова, Илһам Шакиров репертуарын тыңлап үстек. Безнең заманда концерт килү зур бер вакыйга була иде. Ул вакытта ни радио, ни телевизор  булмады. Мин сигезенче сыйныфта укыганда, күр­ше мари авылында багана башына радиорупор чыгарып эл­деләр. Якын булгач, радио тавышы безгә бик яхшы ишетелеп торды. Аннан өй­ләргә чыбыклы радио керде. Мин Илһам абыйның “Чулпан” җырын беренче тапкыр “Маяк” радиосыннан тыңладым. Бу җыр шулкадәр ошады ки, кабат җырла­маслармы дип, иртүк торып, радио тирәсендә бөтерелә идем. Әлбәттә, ул бик сирәк яңгырады. Бәлкем ярты елга бер тапкыр гына ише­телгәндер. Чөнки автономияле республика вәкилләренә күтә­релү авыр иде.

Иң беренче бездән Мәс­кәү җыр­чылары арасына барып кергән кеше – Ренат Иб­раһимов. Мөселман дөньясына танылган кешеләр – Илһам абый, Әлфия апа, Габдулла абый. Эмиль  Җәлә­лет­динов турында берничә сүз. Мин аны телебезне саклауга иң зур өлеш керткән шәхес дип атыйм. Эмиль абый – Тукай иҗаты буенча аяклы энциклопедия. Концертта бер тында яттан “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасын сөйләп йөрде. Ләкин шагыйрьне күпме генә пропагандаласа да, аны Тукай премиясенә лаек дип тапмадылар. Ә ул аңа күптән лаек инде.

– Бу көннәрдә Тукай премиясе лауреатлары исемлеге пәйда булды. Дәүләт бүләгенә 16 кандидат дәгъва кыла. Сезнеңчә, алардан кайсылары әлеге бү­ләккә лаек?

–  Бүген җырчылар арасында Тукай бүләгенә лаек кеше дип мин үземне саныйм. Чөнки 50 ел сәх­нә­гә хезмәт итәм, шул дәвердә 30дан артык халык җырын чыгардым, әмма миңа документ тутырмыйлар. Гомер буе ялгыз булдым, шуңа күрә кимсетәләр дип уйлыйм. Гәрчә филармониядә Әлфия, Флюра апалардан кала, иң күп табыш китергән җырчы булсам да.

Рос­сиядә бармаган шәһәрем, авылларым калмады дисәм дә, ялгыш булмас. Ерак Камчаткада, Владивосток һәм Мурманскида гына булмадым. Урта Азия шәһәрләре, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Әзәр­байҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларында булдым. Үзбәк калаларын 12 мәртәбә урап чыкканмын. Шул уникенең берсен – Габдулла Рәхимкулов, берсен – Илһам Шакиров, бер мәртәбә Зиннур Нурмөхәммәтов белән һәм гомумконцерт составында үттем. Калган сигезен үз төркемем белән йөреп чыктым. Миңа Үзбәкстанның һәр шәһәре, һәр ташы таныш.

– Икенче яктан, премия бүлешү уеннарына катнашмыйм, дип әйтүче язучылар да бар. Алар әйтүенчә, Тукай премиясе бик вакланды.

– Нишләп вакланмасын ди?! Баянчы, композитор Рәшит Мостафинга премия юк, ә аның оркестрында өченче баянчы булып эшләгән Владимир Федотов премияне алды. Бөтенләй шигырь яза белмәгән кешеләргә дә премия бирделәр. Кызып китсәм, алар хәтле генә мин дә шигырь язам.

– Сез атап үткән җырчылар, 85 яшьлек Эмиль Җәләлетдинов хәзер  дә концертларда катнаша, Флюра Сөләйманованың да тавышы соклангыч. Сезнеңчә, тавыш саклауның сере нидә? Үзегез генә кулланган алым-ысуллар да бармы?

– Аның бернинди сере юк, сеңлем. Ходайдан бирелгән тавыш беркайчан да бетми ул. Ә бүгенге җырчылар өчен аппаратура җыр­лый. Алар сузып бетерә алмаган өлешләрен компьютер җиренә җиткерә. Мине авырлык чыныктырды. Табигать баласы мин, кояш белән тордым, кояш белән яттым. Авыр эштән курыкмадым.

– Гадәттә, яшьләр – өл­кән­нәрне, өлкәннәр яшьләр дөнья­сын аңлап бетерми. Сез, кире­сенчә, яшьләр белән яратып эшлисез, кирәк булганда аларны яклыйсыз да.

– Беренче елларда үземә бик авыр булганга, теләсә нинди гай­бәт, әшәкелеккә каршы берьялгызым көрәшкәнгә, яшьләрне аң­лыйм, аларны якларга тырышам. Башта минем хакта Башкортстанда сабыен балалар йортына урнаштырып калдырган икән, дигән сүз чыгардылар. Кыз балага бик авыр бу сүзләрне ишетү. Без бит мондый әшәкелекне ишетеп үсмәгән. Без­нең әткәй, кайда ишеткәнсез, кайда күргәнсез, шунда калдырыгыз, өйгә гайбәт алып кайтасы булмагыз, дип үстерде.

Ул – репрессия елларында атарга хө­кем ителгән, үзен-үзе коткарып калган кеше. Әнә шундый авырлыкларны кичер­гән Сәетгали кызы бит мин, авырлыкларны җиңәргә тиешмен, дип сүз бирдем. Ул шулай булды да. Ә бик авыр вакытларда Илһам абый киңәш бирә иде. “Әй, җүләр­кәем, Хәмдүш, начар сөйләсәләр дә, яхшы сөйлә­сәләр дә, сөен. Чөн­ки булган кешене генә чәйниләр. Сөй­ләмиләр икән, кирәгең шулка­дәр генә”, – дигәне истә.

Хәзер менә Радик Юлъякшин турында нәрсә генә сөйләмиләр. Булдыра чөнки! Безнең яшьләргә шушы җырчы җитмәгән булган. Чөнки заман үзгәрә, заман белән бергә кыйбла да үзгәрә. Ә ул башта дискотекасын үткәрә, аннан концертын. Халык артыннан йөри, ә ул гадилеген югалтмый. Бик тәрбияле егет, җиңел-җилпе малай түгел. Әтисез үскән кеше ул, мин аны кечкенәдән беләм. 13 яшьләрендә Уфада кичке дискотекаларда җыр­лап йөри иде. Радикның бөтен гаебе – яшьләрнең аңа тартылуы. Тавышсыз, диделәр. Тавышсыз кеше  унбишәр мең халык җыя аламыни? Мин аны татарның Майкл Джексоны дим. Аның тамашачысы бар, аның белән бергә картаячак. Минем дә үз тамашачым бар. Телибезме без, юкмы, тормышның законы шундый: бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый.

– Эстрадада ачуны китерә торган күренеш нинди?

– Кешенең репертуарын чүп­ләгән артистлар ачуны китерә. Әзер буразнадан бару җиңел ул. Минем берничә җырымны рөхсәт сорап тормыйча алып, клиплар да ясадылар. Алганнар икән, йә минем хәтле җырласыннар, йә миннән дә уздырсыннар! Илһам абый репертуарын алып, халык бәгырендәге җыр­ларны ватып-җимереп башкаралар. Шулкадәр ямьсез итеп үкереп җырлый берсе “Җанкай-җанаш”ны. Бер бормасын да ала алмагач, нигә маташырга, һич аңлый алмыйм. Иманым камил, андыйлар халык хәтерендә калмаячак. Чөнки 50 ел сәхнәдә эшләү дәверендә буталып йөргән җырчыларны күп күрдем. Йөрде­ләр-йөрделәр дә үзләрен­нән-үз­лә­ре юкка чыктылар.

Бүген дә бит тамашачы җыя алган артистлар берничә генә. Болар – Элвин Грей, Тямаев, Салават, Гүзәл Уразова. Яшьләрдән дә бик матур җыр­чы­лар бар. Ләкин алар турында әле авыз тутырып сүз әйтеп булмый. Ә хә­леннән килгән җырчылар турында гайбәтне булдыра алмаган җыр­чылар тарата, халык түгел. Мин алар­га да рәхмәтлемен. Шул гай­бәтләр аркасында, нинди кеше икән бу дип концертка килүчеләр дә булды. Алар танылуыма үзлә­реннән зур өлеш керттеләр.

– Сез – олыгайган көнендә сәх­нә образын үзгәртергә курыкмаган бердәнбер җырчы да.

– Элвин Грей белән видеоролик чыгаргач, мине маймыл дип язучы булды. Көлдем генә. Тән­кыйтькә исем китми. Маймыл дип язып җибәргән кеше җанына чыдый алмый. Мине күралмый бит ул, бахыркаем. Талашып ятсам, аңа рәхәт булыр иде. Аңа шатланырга урын калдырмадым шул. Бирешмим, сеңлем, дөнья күп какты, өйрәтте. “Барс медиа”га исә төрле образлар тудырганы һәм алга таба иҗат итәргә мөмкинлек биргән­нәре өчен рәхмәттән ары сүз юк. Бар иде бит заманалар. Районнарда сыер савучылар белән каткан төпле кружкалардан чәйләр эчеп, ферманың кызыл почмакларында концертлар куеп йөрдек. Күпме салкын клубларда чыгыш ясадым. Буа районындагы Кырык Садак, Суыксу авылларында, Аксубайның Иске Ибрай авылындагы клублар никадәр яксаң да җылынмый  иде. Шуларда киез итек киеп, тун бөркәнеп җырлый идек. Халык та зал тутырып килә, өс киемен салмыйча концертны азагынача карый. Хәзер инде рәхәт заманнар килде.  Мин исә авыр заманнарда да бергә булган тамашачыма, иҗатыма тугры булганы өчен ихлас рәхмәтемне әйтәм.

“Ватаным Татарстан”,   /№ 45, 29.03.2019/
Фото: Выбирай

Запись Хәмдүнә Тимергалиева: “Elvin Grey белән видеоролик чыгаргач, мине… дип язучы булды” [әңгәмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Айфара”дан Алмаз Шәрифуллин Татар тудейга ни өчен чаңгыга басып, сәхнәдән югалуын сөйләде
«Айфара» төркеменең 25 еллык юбилеен билгеләп үткәч, билгесез сәбәпләр аркасында, солистлар сәхнәдә күренми башлады. Бу көннәрне төркемнең солисты Алмаз Шәрифуллин үзенең Instagram челтәрендә чангы шуу мизгелләре белән бүлеште. Әллә инде җырчы спортка бирелгәнме? //Tatar today//

– Алмаз, спорт шөгыле җырчы булуга алмашка килде инде әллә?..

– Спорт белән балачактан дус, аерылган да юк, дисәм була. Үземне гел формада тотарга тырышам. Буш вакытларда сәхнәдәш дусларым белән, җыелышып, футбол уйныйбыз. Январь аенда Сабада чангыда шуу марафоны узды, февральдә – Чаллыда. Икесендә дә катнаштым. Чыннан да, көч җыеп кайткандай, хис иттем үземне. Март аенда Зеленодольскийга юл тотарга исәп. Спорт белән бергә атларга кирәк. Ул безнең яшәү рәвешебезгә әйләнергә тиеш дип уйлыйм.

– Узышлар синең өчен уңышла тәмамландымы?

– 15 чакрым юлны 1 сәгать тә 30 минут эчендә үттем. Чаллыда исә прогресс сизелде: 1 сәгать тә 17 минут.

– Сәхнәдә бик күренмисез бу араларда. Буш вакытның пәйда булуы шуңа бәйледер?

– Гастрольләр белән йөргәндә дә спортка вакыт таба идем. Үземне бер дә буш вакыты булмаган популяр җырчы дип санамадым. Сәхнәдән киттем дип тә әйтә алмыйм. Алдагы тормышта ни буласын беребез дә белми. Бәлки, кире әйләнеп кайтып та булыр…

– Спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә башларга уйламыйсызмы?

– Юк, бу бары тик минем балачак хыялым гына. Хәзер инде иллегә таба үрмәлим. Тик шулай да туктарга исәп юк. Алга таба да актив катнашырга телим. Май аенда марафон Казанда үтәчәк. Анда да барырга кирәк булыр.

– Төп эшегез нинди?

– Ниндидер бер өлкәдә эшлим дип әйтә алмыйм. Акча ягына килгәндә, тир түгелмичә калмады бит, җитә Аллага шөкер.

– Гаиләгез булмагач, ул яктан җиңелрәктер?..

– Әйе, мин бер дә өйләнмәдем. Һаман егет булып йөрим(көлә).

Алинә АЙДАРОВА

Запись “Айфара”дан Алмаз Шәрифуллин Татар тудейга ни өчен чаңгыга басып, сәхнәдән югалуын сөйләде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фирдүс Тямаев: « Сыер савучылар акча түләп, концерт карый, түрә андый акча таба алмый»
Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында  җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде. //Ватаным Татарстан//

– Мин җырчы түгел, дигән идең бер әңгәмәдә. Алайса кем буласың, җырлаучымы?

– Мин җырчы түгел, автор-башкаручы, дидем ул чакта. Чөнки минем  консерватория белемем юк. Лениногорскидагы музыка учи­лищесында укыганда вокал дәресе керде, ләкин бу белем генә җитәрлек түгел. Көй язгач, язган җырларыма өстенлек бирәм. Шуңа үземне автор-башкаручы дип атыйм. Җырчымы, җырлау­чымы икәнен исә тамашачы үзе билгели. Монда үзеңә үзең бәя биреп булмый.

– Җыр язучыларның кайвакыт нота белемнәре дә булмый. Син көйне нотага сала аласың­мы?

– Көй языйм әле дип, нота кәгазе алып утырып булмый. Ул кулыңа баян алып утырганда, синтезаторда уйнаганда туарга мөм­кин. Аннан аны нотага төшерәсең. Әгәр Аллаһы Тәгалә күңелеңә көй язу сәләте салган булса, нота белү-белмәү алай мөһим түгел. Оркестр өчен музыка язам дисәң, анда нота белеменнән башка булмый. Чөнки музыка төрле инструментлар өчен языла.

– Үзеңне татар Лепсы дип атауларына ничек карыйсың?

– Лепска охшаган дип әйткәч, кызык ясап, аныңча булсын дип, күзлекләр киеп чыгыш ясаган да бар. Ә болай, Лепс күчермәсе буласы килми. Быелгы концертка Лепсны чакырырга исәп бар иде. Ләкин ул сораган бәяне без түли алмыйбыз. Бәлкем киләчәктә бер­гә чыгыш ясарга насыйп булыр.

– Сабантуйларында, гадәт­тә, син чыгыш ясаган сәхнә ти­рәсенә иң күп тамашачы җыела. Моның сере нидә?

– Халык мине үз тиңе, үз кешесе дип кабул итә. Бәлкем сәбәбе шулдыр. Аннан беркайчан да фонограммага җырлаганым юк. Хәтта тавышыма зыян килсә дә. Арып китсәм, артка ике егетне бас­тырам, алар миңа ярдәм итә. Ә инде чирләп китсәм, концертны чигерәм. Узган елны беренче мәртәбә концертларны башка вакытка  күчердем. Сөйләшергә дә тавыш калмаган иде. Ә концертта 3 сәгать сикереп-сикереп җыр­лар­га кирәк. Шуңа күрә хатыным сентябрьдән витаминнар, иммунитетны күтәрә торган дарулар белән организмны ныгытырга тотына.

– Синең ачуыңны китергән нәрсә – эстраданы тәртипкә салырга маташу бугай.

– Юк, ачуым килми. Аның нәрсәсен тәртипкә саласың соң? Әллә берәрсенең ыштанын салып биегәне бармы, әллә бе­рәр­се чыгып сүгендеме? Яисә хөкү­мәткә каршы җыр җыр­лады­лармы? Безнең эстраданың үз урыны бар. Анда моңлы җыр­чылар да бик күп. Әйтик, Фи­лүс  Каһировның моңы шаккаткыч. Ришат Төхвәтуллинның үз тамашачысы бар. Сиринә Зәй­нетдинова – моңлы җырчы. Шоу яратасың икән, Данир Сабиров, Рифат Зариповка барып күңел ачып кайтып була. Биисең килә икән, Радик Юлъякшинга барып, яшь­легеңне искә төшерә аласың. Әзрәк энергия, көч туплыйм, тормышка башкачарак карыйм дисәң, Тямаев концертына ба­расың. Эстрада төрле, шунысы белән кызыклы да ул. Шуңа күрә тәртипкә салу дигәннәре – юк сүз. Әле бер­көнне “Яңа Гасыр” каналыннан бер тапшыру карадым. Өлкән җыр­чыларыбыз яшь башкаручыларны сайлый. Шундый кызык: моңлы җырласа, сайлаудан үтә, юк икән – төшеп кала. Ә нишләп эс­трада моңлы тавышка гына корылырга тиеш? Башкаруда нинди генә алымнар юк бит: академик тавыш бар, джаз һәм башкалар. Нишләп эстраданы бер кысага куып кертергә? Гаиләдә ике игезәк бала бар ди. Туу арасы берничә генә минут булса да, аларның зәвыклары төрле була бит. Бер­сенә кызыл төс ошый, мәсәлән, икенчесенә – зәңгәр. Ризык сайлаулары да төрлечә. Тамашачы да нәкъ шундый. Берсенә моңлы җырчы ошый, икенчесенә – башкасы. Эстраданы тәртипкә салабыз дип, худсовет төзиләр икән, миңа кызык: жюрида кемнәр утырачак?

– Төрле өлкә белгечләре, продюсерлар, композиторлар, режиссерлар,  диләр.

– Продюсер? Татарстанда продюсер дип әйтерлек кешене белмим әле мин.  Эстрада режиссерлары да юк бездә. Мин һаман шул фикердә калам: җырчыга бәяне халык бирә. Җырчының сәхнә гомере дә аның тамашачысына бәйле. Аңлыйсызмы, Татарстан бит аерым дәүләт түгел. Ул Рос­сиядә кечкенә генә бер урынны биләп тора. Менә шушы җирдә яшьләр үз телләрендә иҗат итәргә, җырларга тырыша икән, ник кысарга соң аларны? Кире­сенчә, ярдәм итәргә кирәк. Татарча сөйләшсеннәр, җырласыннар, биесеннәр, киенсеннәр. Ә бездә юк җирдән проблема уйлап чыгаралар, тырнак астыннан кер эзлиләр. Фонограммага җырлый, дөрес киенми, имеш. Ә ничек киенергә тиеш соң без? Монда бик күп бәхәсләшергә була. Әйтегез әле, татар эстрадасы кемнән үрнәк алырга тиеш? Европаданмы? Алайга китсә, кызлар сәхнәгә коену костюмнарыннан чыгарга тиеш була. Мин – ир-ат җырчы. Миңа костюм-чалбар кисәм, шул җитә. Чын ир-ат җырларын башкарганга, сәхнәгә гамаж киеп чыга алмыйм бит инде. Безнең үзебезнең тәрбия бар. Мин – абый киемен киеп үскән кеше. Шуңа күрә, нәрсә алсам да, ул миңа кадерле. Бездән соңгы буыннар башка шартларда үсте. Алар матур киенә, тормышка карашлары да башкача. Эстраданы үзләре тамашачы җыя алмаган җырчылар күбрәк тәнкыйтьли. Чөнки кайбер артистларга тамашачы йөри, кай­берләренә юк. Эчләре поша.

– Чыннан да, кайбер популяр дип аталучы җырчылар зал­ны оешмалар аша тутыра. Ә син та­машачыңны ничек җыя­сың?

– Аллага шөкер, оешмаларга йөргәнебез юк. Тамашачы билет алып килә. Ләкин ул көн безгә дә килеп җитәр. Менә шушылай сорап йөрмәс өчен, берәр  нәрсә уйлап табарга кирәк. Бизнес җәһә­теннәнме, башка яктанмы. Яңа маркетинг адым уйлап чыгарырга тырышабыз. Без бу хакта уйланабыз инде.

– Сораштыруларда үз бәяң­не яшермичә әйтәсең. Күпләр тел яшерергә тырыша бит.

– Ә нигә яшерергә? Бәяне беркайчан да яшергәнем булмады. Чөнки үзем өчен генә түгел, төркемдәге кешеләргә дә хезмәт хакы түләргә кирәк. Бу яктан берсен дә кыерсытканым юк. Читкә чыгып китсәк, аларны үз исәбемә яхшы кунакханәләрдә яшәтәм, әйбәт ашатам. Шәхси тормышларында проблемалары килеп чыкса, ярдәм итәргә тырышам. Салымын түлибез, авторлык хокукларын бозмыйбыз, аренда хак­ларын түлибез. Бүген мәдә­ният йортында аренда хакын да түлибез, кассирга да, идән юучысына да. Миңа калса, безгә ярдәм итәргә кирәк, кысаларга кер­тергә түгел.

– Сезнең төркем кайда яши?

– Безнең төгәл урыныбыз юк. Төрле җирләрне арендага алабыз. Төзеп куйсыннар иде бер эстрада бинасы. Без, җырчылар белән үзара сөйләшеп, кемнең кайчан репетиция ясаячагын билгеләр идек. Бүген “Пира­мида”га керсәң, аның бәясе – 250 мең сум. Диск сатарга чыгам дисәң, өстәл өчен  5 мең түлисең. Фотога төшәр өчен баннер ясап урнаштырсаң, аның урыны өчен 3 мең сорыйлар. УНИКСка килсәк, аның аренда хакы – 130 мең. Ян-яктагы экраннарны куллансаң, тагын 30 мең түлисең. Чыгымнар менә шулай җыела. Районнарга чыксаң, ике рәт чакыру билетлары өчен калдырыла. Нәрсә өчен дисезме? Чөнки район түрәләре концертка акча түләп керми. Сыер савучылар, пенсионер апалар, 400 сум акча түләп, концерт карый, түрә андый акча таба алмый. Бу бит – адәм мәсхәрәсе. Бүген Саба главасы,  беркем дә чакыру билеты сорамаячак, дип кистереп әйтте. Аннары Апаста чакыру билеты сорамыйлар. Бәлкем башка районнарда да вәзгыять үзгәрер. Чөнки шушы ике рәт акчасына без аренда хакын түли алабыз. Бу исә – хөкү­мәткә керем була дигән сүз. Үзем 10 елдан артык мә­дәният йортында эшләгәнгә күрә, бу хәлләрне яхшы беләм.

– Билет бәясен ничек куя­сың?

– Кайда чыгыш ясауга карап. Район җирлекләрендә – 400 сум. “Пирамида” комплексында узган концертта 3000гә кадәр куйдык. Чөнки чыгымнар күп булды. УНИКС­та билет бәясе 1500 сумга кадәр. Рекламага килсәк, аңа бер сезонга миллион ярым сум акча кертәм. Чыгым дигәннән, ул – нормаль күренеш. Без аңа өйрәнгән. Безне тәнкыйть итәләр, ярдәм итүче генә юк.

– “Үзгәреш җиле” ярдәм мак­сатыннан оештырылды тү­гелме соң инде?

– Ул берничек тә ярдәм итә алмый. Әгәр бу фестивальдә катнашкан җырчы икенче көнне мегапопуляр булып китсә, аңлар идем әле. Аннан аны джаз стилендә ясадылар. Татар халкы исә гомер-гомергә джазны кабул итмәде. Джаз­ны үзем дә яратмыйм.  Ул бит – Америка музыкасы, нишләп миңа якын булсын ул?! “Үзгәреш җиле” берни дә үзгәртмәде. Бу фестиваль белән оештыручылар  үзебезнең оркестр, ансамбль­ләр­не, вокал укытучыларын ким­сет­теләр генә. Нәрсә, безнең үзебез­нең оркестр юкмы? Көчле укытучыларыбыз калмаганмы? Җыр­чыларны нинди таләпләргә туры китереп чакырулары да аңла­шыл­мый. Үземне әйтмим, Ришат Төх­вәтуллин, Данир Сабировны, Радик Юлъякшинны, Гүзәл Уразованы, Илсөя Бәд­ретдинованы ча­кыр­сыннар әнә. Бүген халык “Үз­гәреш…”тә җырла­ганнарга түгел, мин санап киткән җырчыларга йөри бит. Бу – минем шәхси фикерем, әлбәттә.

– 35 яшемә юбилей туры оештырдым, дисең. Ул әле дә дәвам итә. Аның үзенчәлеге нидә?

– Анда шушы яшемә кадәр ирешкән эшләрем чагыла. Ир-ат үз гомерендә йорт салып ке­рергә, малай үстерергә, агач утыртырга тиеш. Боларны эш­ләдем, моннан тыш үземнең җырларым да эстрада тарихына кереп бара, дип уйлыйм. Концертта башкарган җыр­лар­ның 98 проценты үземнеке. Төр­ләндереп җибәрү өчен Фир­зәр  Мортазин, Айдар Тимербаев, Нияз Вәлиев җырларын алам. Сүз­ләрен болай сайлым: көй язуга, Сәкинә апа Хәйруллинага шалтыратып тыңлатам һәм темасын әйтәм. Ул миңа шигырь җибәрә. Мин бер автор белән эшләүне кулай күрәм. Сәкинә апа – Нурлат шагыйрәсе, 30 ел район газетасы редакторы булып эшләгән кеше. Аның сүзләренә язылган “Гомер үтә”, “Ташлап китмә, әнием” – бик фәлсәфи җыр­лар.

– Җырларыңны башка җыр­чыларга бирәсеңме?

– Бернинди каршылык юк. Җыр яшәсен өчен, аны җыр­лау­лары кирәк.

– Тормышта күбрәк нәрсә комачаулый?

– Хәл ителмәс проблема киртә була алмый. Холкым азрак комачаулыйдыр, мөгаен. Туры сүзле­ле­гем. Мин бит үз фикеремне әй­тәм. Беркемне дә түбән­сет­мим. Ясалма буласым килми. Сүземне йөрәгем әрнегәнгә әйтәм. “Туган тел” җы­рын татар телен кысу башлангач, Инстаграмга иң беренче мин чыгардым. Аннан флешмоб оешты. Аңа тәнкыйть тә булды. Әлбәттә, тән­кыйтьне урамга чыкмаган кеше­ләр әйтте. Диванда яткан килеш кеше чәйнәп утырасы рәхәт бит ул. Үзем гомердә дә икейөзле кешене яратмадым. Беләсеңме нәрсә борчый: бүген без төр­лебез төрле якка караган. Кире­сенчә, бер­ләшергә, проблемаларны бергәләп хәл итәргә кирәк безгә. Ә бездә нәрсәдер эшләргә тырышкан кешеләрне, үсенде­рәсе урынына, тәнкыйть­ләргә тырышалар. Сине чикләгән саен, дәшми калырга ярамый, дип уйлыйм мин. Үз фикерен әйтмәгән халык беркемдә дә ихтирам уятмый.

Запись Фирдүс Тямаев: « Сыер савучылар акча түләп, концерт карый, түрә андый акча таба алмый» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсур Мортаза: «Юморист булсам да, маймыллана белмим»
Алып баручы, җырлар авторы, сценарист, режиссер, театр артисты, рәссам. Болар – Илсур Мортаза һөнәрләре. Алай гына да түгел, хатыны Мәүлидә, улы Роберт, хәзер килене дә сәнгать өлкәсен сайлаган. Тиздән әлеге гаилә тамашачы алдында имтихан тотарга җыена. Моңа җитди сәбәп тә бар. Әнә шул сәбәп Мортазаны редакциягә алып килде дә инде. //Ватаным Татарстан//

– Илсур абый, җырлап тамак туйдырып буламы?

– Ипиең сәнгатьтән булгач, җырлап тамагыңны туйдырасың инде. Ләкин авырлашканнан-авыр­лаша бара. Чөнки эстрада ай үсәсен көн үсә дигәндәй, зурай­ганнан-зурая. Җырчылар да, җыр­лаучылар да шактый хәзер. Әти-әниләре җырлап акча эшләү җи­ңел дип уйлый, күрәсең, барысы­ның да балаларыннан җырчы ясыйсы килә. Тик күбесе, табыш алу урынына, үзләре түләп чыгыш ясый. Кайбер җырчы хатын-кыз­ла­рыбызның ирләре, түлим дә түлим, кайчан табышы күренер, дип сәхнә артында башын тотып утыра. Табыш ала алырмы икән әле ул, чөнки татар дөньясы зур түгел, хәзер тагын да тараюы бар. Болай да, миңа калса, тамашачыга караганда җырчылар күбрәк кебек тоела.

– Татар дөньясы тараюның сәбәбе нидә соң? Татар теленең кысылуындамы?

– Бөтен проблеманы тел бетүгә генә кайтарып калдырырга ярамый инде. Татар гимназиясен тәмамлаган балалар арасында да юньләп татарча сөйләшә алмаучылар шактый. Ә без килеп терәл­гәнче моны күрмәмешкә салыштык. Дөресен әйтик, татар кеше­сенә милләте кирәк түгел. Бездә милли горурлык юк, чөнки моның өчен берни дә эшләнмәгән. Гап-гади мисал: интернетта балаларга әллә нинди уеннар, җырлар, программалар бар. Ләкин алар рус телендә. Татарчасын беркем эшләми. Азмы-күпме татар даи­рәсендә кайнаучылар нәрсәдер эшләргә тырыша әле. Ләкин бу күбек болгатуга тиң, аста утырган ләмне алай гына кузгатып булмый. Иманым камил, шушы битарафлык шартларында да бетмәгән тел алга таба да юкка чыкмас. Татар авылларында балалар русча сөйләшсә дә, өметем зурдан.

– Алайса милли горурлыкны ничек уятырга соң?

– Безнең халык идеологиясез яши алмый. Димәк, шундый дәүләт сәясәте булдыру мөһим. Бүген горурланырлык нәрсәбез бар? Мәктәпләрдә без горурланып укыган әсәрләр өстән-өстән генә укытыла, балаларның күбесе, кем ул Муса Җәлил дип сорасаң, җавап бирә алмый.

– Яңадан беренче сорауга кайтсак, җыр – гаиләгезнең керем чыганагымы?

– Безнең башка һөнәребез юк инде. Хатыным Мәүлидә Нургали белән концертлар оештырабыз, банкетларда эшлибез. Элегрәк зур төркем белән йөргән чаклар булды, хәзер оптимальләштердек. Чөнки авыл халкына клубка барып концерт караудан бигрәк, машинасын кабызып, шәһәрнең зур залларында күренеп кайту кызыграк. “Авылга артист килгән. Килсә ни, шуннан нәрсә булган? Телевизордан да карап була аны”. Менә сезгә авыл фәлсәфәсе. Шуңа күрә без хатыным белән икәү генә концерт куеп йөрибез. Караган тамашачы бик канәгать кала. Мин аларга, сез аз, ләкин сез – чын тамашачы, дип әйтәм. Безнең концертларда күп­челек үзебез язган җырлар яңгырый. Аларның сүзләре – минеке, көе – хатынымныкы. Җырлар юмор белән үрелеп бара, халык белән аралашу оештырабыз. Аралашу дигәннән, халык аннан да бизеп бара бездә. Миннән сорамасын, җавап бирсәм, күрше нәрсә уйлар, дип куркып утыралар. Кайсы исә тәкәбберлектән җавап бирми, нишләп боларга җавап бирергә соң әле, янәсе.

– Элекке белән хәзерге тамашачы арасында аерма бар, димәк?

– Элек тамашачы концертка уйланырга килә иде. Җырның мәгънәсенә төшенә, клубтан кайтканда откан кадәресен җырлый. Хитлар әнә шулай ихласлыктан туа иде. Хәзерге тамашачының исә уйлыйсы, уйланасы килми. Аның өчен радио ротацияләре “уйлый”. Аңа хәзер тыңларга һәм ишектән чыкканда онытырга кирәк. Мө­гаен, мәгълүмат заманында шулай кирәктер дә… Ләкин без бу чор ке­шеләре түгел шул, элеккеге тамашачы сагындыра. Бәлкем улыбыз Робертка хәзерге тамашачы белән эшләү кулайрактыр. Ул бит элеккесен күрмәгән һәм кырыс көндәш­лек шартларында бик актив, эзлә­нү­чән булырга кирәклеген аңлый. Шуңа күрә эзләнә, татарча, инглиз­чә, русча җырлар иҗат итә. Мин аны эзләнүдә дим. Әле бит аңа – 24 яшь кенә.

– Сез берара читтә яшә­дегез…

– Бәхет эзләп, Себер якларына чыгып киткән идек. Роберт шунда туды. Бәхет эзләүдән бигрәк, үзеңнән качу булды ул. Ләкин үзеңнән качып булмый, бәхет тә туган җиреңдә икән.

– Мәшһүр гаиләнең төпчеге буларак, үтә тыйнак та бугай үзегез.

– Юморист булсам да, маймыллана белмим. Үҗәтлек, сорый белү дә юк бугай. Дусларым да шундыйрак. Мөгаен шуңадыр, башта мин рәссам белгечлеген үзләштердем. Тыныч кешеләр һөнәре ул. Әле дә шул дөнья сагындыра, дуслар өчен пейзажлар ясаштыргалыйм. Күр­гәзмәләрдә дә булам. Милли-мәдәни үзәктәге бер күргәзмәдә рәсем буенча укытучымны очраткан идем. Хәл-әхвәл белешкәннән соң, кайда эшләвемне сорады. Сәнгатьне ташладым, дип җавап бирдем. Укытучым аптырап калды. Чөнки укыганда ул өмет баглаган кешеләрнең берсе идем. Эстрадада эшлим дигәч, укытучым, ияген сыпырып, юмор – барыбер сәнгать инде ул, күңелеңне биреп эшлә, дип әйткән иде. Күңелен салып эшләгән кешегә иҗат беренче урында була, берничек тә бизнес­ка әйләнә алмый. Бездә исә әлегә киресенчә.

– Менә шуңа Президент эстра­даны тәртипкә салуга алын­­ды бит инде.

– Алай гына тәртипкә салып булмый аны. Татар сәнгате татарлыгын болай да күптән югалткан иде бит инде… Хәзер чуаш эстрадасы көе дә, безнеке дә, башкасыныкы да бер яңгырашта.

– Салават та “Көнбатышка юнәлгән юл тупыйкка илтә” ди­гән фикердә.

– Шулай булмый ни! Салават, Фирзәр, Фән Вәлиәхмәтов, Зәйнәп – Зөфәр, Газинур Фарукшин сәх­нәгә чыккан елларны искә төшерик әле. Аларны, йөзләрен күрмәсәң дә, беркем белән дә бутап булмый иде. Һәрберсенең – үз манеры, үз тавышы, үз йөзе. Хәзер­геләрне аерып булмый. Хәтта ки йөзгә дә бертөсле сыман тоела. Әле ул заманда Вафирә апалар Фирзәр белән көрәшеп тә маташты. Бу бит сәнгать түгел, диде алар. Чыннан да, Фирзәр консерва­ториядә укымаган, әмма җырла­рының һәрбер­се хитка әверелә барды. Фирзәрне ул заманда халык күтәрде, ул тамашачысына таянып, үз урынын тапты. Шуларны уйлыйм да, хәзер ник сәхнәдә үз урыныңны табу өчен көрәшмиләр соң, дип хәйран калам. Президен­тның борчылуы начар түгел. Ләкин аны дәүләт программасы дәрәҗә­сендә хәл итсен­нәр иде. Компетенты булмаган оеш­малар сәнгать белән шөгыль­ләнмәсен иде. Эстрада акча сугуга кайтып калмасын иде… Бервакыт Шәүкәт абый Биктимеров, Фирдә­вес Әхтәмова бе­лән мәктәпкә очрашуга кайттык. Шунда Шәүкәт абый укучыларга, без Казанга артист булырга дип килдек, артист булу гомер буе беренче урында торды, дип сөйләде. Хәзер исә акча эшләргә дип киләләр, анда нинди иҗат булсын? Җырларның эчтәлеге дә, кызганыч, саекканнан-саега бара. Рифмасы булса, сүзләрне тезәләр дә тезәләр шунда. Ләкин бу безгә хас күренеш кенә түгел, рус эстрадасында да шул ук хәл. Гомумән, дөнья кү­ләмендә хаос барлыкка килде.

– Концертларны үзегез алып барасызмы?

– Алып баручы һөнәре турында сорыйсың килә инде. Мин бу һөнәр Илдус Сафин белән бергә юкка чыкты дигән фикердә. Чын конферансье иде ул. Хәзер алай кирәкми, алып баручы ике чыгыш арасында бушлыкны тутырып торса, шул җитә. Абыем Фирзәр белән дә эшләдем, Салаватта да бер елга якын алып баручы булырга туры килде, Зөфәр – Зәйнәпләр белән тугыз елга якын эшләдем, концертларын алып бардым, шуннан чыгып, алып баручы һөнәренә җитди караучы юк, дигән фикергә килдем. Юмор да зәвыклы булырга тиеш. Мәрхүм Михаил Задорнов әйт­меш­ли, “юморист билдән түбән тө­шә икән, димәк, аның әйтер сүзе юк”.

– 50 яшьлекне ничек каршылыйсыз?

– Иҗатташ дуслар белән Тинчурин театрында концерт куярга исәп. Анда Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Газинур Фарукшин, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Иркә, Зөлфия Минһаҗева, Илназ Бах һәм башка бик күп дуслар катнаша. Газинур абый белән күп тапкыр чыгыш ясадык, тормышта да дуслар булып киттек. Ул – бик гади, ихлас, нечкә юморлы кеше. Казанга күченгәч, бик авыр чаклар булып алды, Газинур абый шул вакытта бик зур ярдәм күрсәтте. Аның беренче машинасын алган чаклар әле дә хәтердә. Ул чакта бит акчаң булса да, машина алу җиңел түгел иде. Газинур абый халык телендә “копейка” дип аталганын алган. Бервакыт бу миннән сорый: энекәш, иң шәп машина нинди, беләсеңме? Ул чакта “алты”лы бик дәрәҗәле санала иде. “Шестерка”­дыр, дим. Юк, энекәш, иң яхшы машина – яңа машина, ди. Күрәсең, иске машина үзәгенә үткән булгандыр.

– Юбилей концертының үзенчәлеге нидә?

– Безнең концертның рәсми өлеше булмаячак.

– 50 яшегез белән котлап, мактаулы исем бирмиләрмени?

– Мин сорамыйм, миннән, ки­рәкмиме, дип сораучы юк.

Запись Илсур Мортаза: «Юморист булсам да, маймыллана белмим» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Эмиль Талипов: «Сникерс», «Марс» кебек шоколадларны телевизордан гына күрдек»
Яңа ел җитүне барыбыз да зарыгып көтә. Актерлар да искәрмә түгел, әлбәттә. Без Г. Камал театры артистларының да Яңа ел хатирәләрен яңарттык. //Ялкын//

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты Эмиль Талипов:

– Балачакта Яңа ел “утреннигы”на кем булып киенә идегез? Ул костюмны сезгә кем текте?

– Мәктәптә башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәмен үзем алып бардым. Кар бабай (Снеговик) ролен бирделәр миңа. Роль тапшыргач, аңа әзерләнергә, кешеләр алдында чыгыш ясарга кирәк. Мин «Костюм юк», дип елап утыргач, апамның төне буе костюм әзерләгәне хәтеремдә калган. Ялгышмасам, ул аны марля һәм өйдә булган башка төрле материалдан текте. Кар бабай борынын кәгазьдән ясадылар. Мәктәптә олырак сыйныфларда Кыш Бабай булырга да туры килде. Ләкин шулай да иң җылы тәэсирләр калдырганы – Кар Бабай костюмы. Ул минем бала вакыт иде. Әлеге костюмны бер генә тапкыр кияргә туры килде. Шактый күләмле роль булуга карамастан, ул минем бик яхшы килеп чыкты.

– Иң истә калган Яңа ел бүләге нинди иде? Аны Сезгә кем бүләк иткән иде?

– Безнең заманнарда нинди Яңа ел бүләге булсын инде! Мин 1990нчы елларда укыдым, ул вакытта хәзерге кебек бүләкләр бирешү юк иде. Бүгенге кебек иркенлек булмады. Безнең бәйрәмнәр бик күңелле уза иде. Рәхәт чак! Мәктәпкә чыршы алып килгәндә, аның исе бөтен мәктәпкә тарала. Иң зур һәм иң тәмле бүләк – пакет эченә тутырылган конфетлар. Алар – үзе бер могҗиза, үзе бер тылсым! Ул пакет эчендә тагын 1 мандарин һәм 2 әстерхан чикләвеге дә була иде. Аларны диванга яки идәнгә чәчеп, шуларны барлап, актарып утыру үзе бер рәхәт. Ул вакытта «Сникерс», «Марс» кебек шоколадлар әле чыга гына башлаган иде. Элек без аларны телевизордан гына күрдек. Алып та булмый иде, эләкми дә иде. Яңа ел пакетына тутырылган шушы шоколадларны идәнгә чәчеп, яртылыш-яртылаш тешләп кенә шаккатып ашап утыра идек. Мин моны әллә кайчангы заман кебек сөйлим. Ләкин 90нчы елларда шундый авыр вакытлар булып алды. Без гаиләдә әле өчәү идек бит: миннән кала, тагын ике апам бар. Безгә 3 пакет бирәләр. Ул бүләкләрнең матурлыгын белсәгез сез, аларның савытларына кадәр шундый искиткеч! Аларга чыршылар, Кыш Бабайлар төшерелә иде.

– Яңа елдагы могҗизага ышанасызмы? Сезнең белән шушы бәйрәм алдыннан берәр могҗиза булганы бармы?

– Могҗиза булмаса да, ышанасы килә. Яңа ел – иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Чыннан да, ниндидер тылсымлы, могҗизалы бәйрәм.

Г. Камал театры артисты Ләйсән Фәйзуллина:

– Балачакта Яңа ел утреннигына кем булып киенә идегез? Бу костюмны сезгә кем тегә иде?

– 1нче сыйныфта кигән Керпе костюмын бик яхшы хәтерлим. Әнием аны минем өчен каяндыр табып алып кайтты. Бәлки театрдандыр (Ләйсәннең әнисе – Татарстанның халык артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Раушания Фәйзуллина). Башка битлек кебек керпе йөзе киелә иде. Итәге һәм жилеты да бар иде әле ул костюмның. Жилетның артында чуклар ясалган. Әле минем шундый фотографиям дә бар. Мин анда шул костюмнан бик куркып төшкәнмен. Шуңа үземне куркак Керпе, дип исемдә калдырдым. Шушы Керпе костюмын мин бер генә тапкыр кидем. Ә аннары гел Кар бөртеге булып киенә идем.

– Иң истә калган Яңа ел бүләге нинди иде?

– Бөтен бүләкләр дә хәтердә калмаган, әлбәттә. Ләкин әни бервакыт тәмле тартма бүләк итте. Аның һәр тәрәзәсе ачыла. Бәләкәй-бәләкәй тәрәзәләрнең һәрберсендә – шоколад. Яңа ел җиткәнне көтмәдем, әни күрмәгәндә, шоколадны берәм-берәм урлый идем. Әлеге тартма, китап кебек, яссы һәм аның бик күп тәрәзәләре бар иде. Шул тәрәзәләрне ачасың, анда – шоколад. Мин Яңа ел җиткәнне көтеп өлгерә алмадым, бер-ике атна алдан башладым, Яңа елга кадәр шоколадларны бетердем. Моның өчен әнидән дә эләкмәде, ул көлде генә.

– Яңа елдагы могҗизага ышанасызмы?

– Гел ниндидер могҗиза көтәм, ләкин ул булмый. Минемчә, могҗизаны көтәргә кирәкми, аны үзеңә ясарга кирәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Запись Эмиль Талипов: «Сникерс», «Марс» кебек шоколадларны телевизордан гына күрдек» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зәйтүн Яркәев һәм Әлфинур Хисами чынлыкта нинди дәү әти белән дәү әни?
Күптән түгел, 1 октябрьдә – өлкәннәр көне билгеләнеп үтелде. Ә өлкәннәр кемнәр алар? Әлбәттә, яраткан дәү әни һәм дәү әтиләребез. Шул уңайдан, барлык балаларның кадерле дәү әни белән дәү әтиләренә әйләнгән, “Яңа Гасыр” каналында 15 ел дәвамында “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы Зәйтүн Яркәев һәм Әлфинур Хисами белән көзге паркта очрашу оештырдык. Әлбәттә, оныкларын да чакырдык. //Сабантуй//

Белешмә:

Иркә белән Мәликә – кызлары Гөлчәчәкнең балалары;

Ирхан белән Айлин – уллары Эльнар Яркәевнең балалары.

— Оныкларны ничек тәрбиялисез? – дим Әлфинур апа белән Зәйтун абыйга.

Дәү әти:

– Үзеңнең балаларга бирмәгән назны, игътибарны оныкларга бирәсең икән ул. “Бала баласы – балдан татлы” диюләре бик дөрес! Аллаһы Тәгаләнең сөеп биргән бүләге алар! Оныгыбыз Иркә быел 3нче сыйныфка китте, аны гимназиягә йөртү минем өстә. Мәктәбе якын булгач, ялларга кадәр бездә тора. Ә кич белән дәресне дәү әнисе белән бергәләп хәзерлиләр. Ирхан – 2нче сыйныфка атлады. Мәликәбезгә өч яшь тулды. Айлинебезгә – 7 ай гына.

Дәү әни:

– Үземнең әни әйтә иде: “Кызым, укытучыңның күзенә, авызына гына карап утыр. Дәресләреңне мәктәптә аңлап кайтырга тырыш”, – дип. Әнинең әлеге сүзләре күңелгә бик кереп калган. Шуңа да әйбәт укыганмындыр. Хәзер шул әйберне үземнең оныкларыма да сеңдерергә тырышам. Аннан дәү әниләр – баланың сердәше булырга тиеш. Чөнки алар әти-әниләренә әйтергә курыккан әйберне алар белән уртаклаша ала.

Дәү әти:

– Тагын бер нәрсә бар: без үзебезнең оныкларны башка балалардан аермыйбыз. “Күчтәнәч” тапшыруында катнашырга килгән балалар да безнең оныклар, барысы да күңелгә якын!

Урамда таныйлармы сезне?

Дәү әни:

– Таныйла-ар! Автобусларда торып урын бирәләр. Килеп кочаклыйлар. Бервакыт җырчы Фердинанд Фәтхи Арча районындагы балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә минем белән очрашу уздырды. Бик күп балалар белән фотога төштек. Күпмедер вакыттан соң, Фердинанд әйтә: “Кемнең генә өенә барып кермә, синең белән төшкән фото эленеп тора”, – ди. Мин моңа бик сөенәм. Бу бит балаларның олыларга булган хөрмәтен күрсәтүче күренеш. “Күчтәнәч” тапшыруын да буыннар чылбыры өзелмәсен дигән максат белән ачтык. “Безнең дәү әниләр сездән күреп балаларга игътибарлырак була башлады”, – дип әйтүчеләр күп, димәк юкка эшләмибез!

— Оныкларыгыз үзегезне ничек сөендерә?

Дәү әни:

– Бәйрәм саен концерт программасы әзерлиләр: биеп, җырлап күңелебезне ачалар. Әле билетларга кадәр саткан булалар. Үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшыралар. Бик кызык инде оныклар белән.

Дәү әти:

– Бакчадан җыеп кергән җиләгеңне, алып кайткан тәмнүшкәңне “рәхмәт” әйтеп ашап куйсалар, безнең өчен шуннан да сөенечлесе юк инде!

Нәзилә ҖӘЛӘЛИЕВА

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Запись Зәйтүн Яркәев һәм Әлфинур Хисами чынлыкта нинди дәү әти белән дәү әни? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Венера Ганиева: «Миңа отличниклар гашыйк була иде!»
Венера Ганиеваның бөтен җырлары мәхәббәт турында. Әмма нинди мәхәббәт! Ул Сөембикә манарасыдай биек тә, зәңгәр томадагы шәүләдәй билгесез дә, ә кайвакыт опера ариясе кебек катлаулы, тик нәкъ шуның белән үзенә тартучы да… //Ялкын//

Миңа отличниклар гашыйк була иде!

Беренче класска мин Казаннын 48нче татар гимназиясенә бардым. Шунда ук үземә карата малайлар игътибарын сизә башладым. Ничек сиздемме? Минем бантиклы юка гына ике толымым бар иде, шуларны дәрестә дә, тәнәфестә дә әй тарталар! Мәхәббәт булмый нәрсә булсын инде бу?! Аннары, самолётиклар ясап, партама һөҗүмнәр башланды, малайлар арасыннан берсе аеруча зур игътибар белән күзәтеп йөрде мине… Ул яшьтә дә егетләрнең күз атуларын сизә алганмын икән. Нәкъ менә беренче класста өлгерә башлый инде ул кыз халкы. Туганнарымның балалар бакчасына йөри торган балаларын күзәткәнем бар. Бакчадан кайткач, бер-берсеннән «Сиңа кем ошый?» – дип сорый башлыйлар… Яратырга һәр яшьтә ярый дип уйлыйм мин. Аннары безгә барак урынына Восстание урамында фатир бирделәр. Икенче сыйныфка мин инде 89нчы татар мәктәбенә бардым.

Әти-әниемә мине татар мәктәбенә җибәргәннәре өчен хәзер дә рәхмәтлемен

Энеләрем каршыдагы рус мәктәбендә укыдылар, әмма моңа карамастан, татар телен онытмадылар. Гаиләдә без гел татарча гына сөйләштек. Телне белү, беренче чиратта, гаиләдән тора. Ул вакытта татар мәктәпләре аз иде, шуңадыр мәктәбебез һәр өлкәдә дә актив булды. Һәр атна саен әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла иде, әдәбият дәресләрен безгә, университеттан практикага килеп, Роберт Миңнуллин укытты. Бездә, башкалардан аермалы буларак, 100 кешелек хор да бар иде. Музыка белән бәйләнешем шушы хордан башланды. Безне ул мәктәптә һәр яктан кайгырттылар, һәр яктан тәрбияли алдылар.

Мәхәббәт… Бу мәктәптә миңа, нишләптер, гел отличниклар гашыйк була торган иде. Үзем күбрәк иҗатка, гуманитар якка тартылып, математика белән алай ук дус түгел идем. Аның белән дус түгеллегемне сизеп, теге отличниклар дәрес алдыннан миңа шпаргалкалар язып биреп, игътибарымны яуларга теләп йөри инде. Ләкин миңа отличниклар түгел, үзсүзлерәкләр, кыюрак егетләр күбрәк ошый иде…

Болконский үләргә тиеш түгел иде!

Китаптагы мәхәббәткә ышана идем. Рус әдәбияты дәресләрендә Толстойның «Война и мир»ындагы геройлары Наташаны һәм Болконскийны бик кызгана идем. Мәхәббәт тарихларының шулай моңсу тәмамлануына борчыла идем. Беркөнне рус теленнән инша язабыз. Мин, ирекле тема сайладым да, Болконский белән Наташаны кавыштырдым. Үзем Толстойга булган ачудан кайныйм, Болконский үләргә тиеш түгел бит инде, алар Наташа белән бер-берсен яратып, тигез гомер итәргә тиеш…

Фантазиям шулкадәр яхшы эшләгән ки, икенче көнне укытучы, инша билгеләрен әйткәндә: «Бик күбегез яхшы язган, ләкин минем бер эшне аерып, аның турында берничә сүз әйтәсем килә», − диде. Без барыбыз да тынып калдык. «Ул иншаны Ганиева Венера язды», − диде дә иншамны бөтен класска укый башлады. И, түбәм күккә тиде инде шул чакта!

Гранатаны минем кебек ыргытучы булмады!

Класста минем кушамат бар иде – Кәрлә. Иң кечкенә кешеләрне кәрлә дип атыйбыз бит инде. Физкультура дәресендә тезелеп баскач, иң соңгы бала булып мин тора идем. Шундый кечкенә идем, ләкин кечкенә генә булсам да, төш булганмын икән. Бөтенесе озын аяклылар, кем яхшы чаба, кем «кәҗә»дән яхшы сикерә… Ә мин шул «кәҗә»дә гел утырып кала идем. Бу хәл тәмам туйдыргач: «Мин нәрсәдер белән булса да танылырга тиешмен!» − дип, спорт ярышларында катнашырга булдым.

Чабыш килеп чыкмады, чираттагы ярыш – граната ыргыту. Шул чакта үз-үземә нинди ачулы булуымны белсәгез! «Нишләп син шулкадәр булдыксыз соң?! Бөтенесе ата, сикерә, йөгерә, син алардан кимме?» Ачуымнан теге гранатаны шундый көчле итеп ыргыттым, име, тегенең кая очып, кая төшкәнен күрми калдым хәтта. Линейкада физрук ярышларның нәтиҗәләрен үзе дә гаҗәпләнә-гаҗәпләнә әйтте: «Граната ыргыту буенча 1нче урынны Ганиева Венера алды».

Миндә балачактан килгән үз-үземне күрсәтү, үземә игътибар җәлеп итү теләге, күрәсең, шулкадәр көчле булган, максат куеп, әле мәктәп укучысы гына чакта да теләгәнемә ирештем бит. Менә шул максатчанлык булмаса, кешедән бернәрсә килеп чыкмый да.

Чәчәкләр, помидорлар һәм ярату турында

Нишләп миңа күз төшерәләр иде икән? Яшь чактагы фотоларны карыйм да… Шундый ямьсез кыз идем инде, валлаһи! 9-10нчы классларга гына «оеша башладым», ә аңарчы «гадкий утенок» сыманрак идем. Хәзерге белән чагыштырганда… җир белән күк арасы! Кызлар бит алар чәчәк кебек: башта ул бөре генә, нинди булуы, нинди төскә керәчәге билгеле түгел, аңа көн дә су сипсәң, иркәләп торсаң, шунда гына чәчәк атачак. Шуңа да күпчелек хатын-кызлар өлгергәнлек чорына кергәч, чын матурлыгында ачыла.

Без үз өебез белән торабыз, җәй буе бакчада әвәрә киләм мин. Чәчәкләрнең үзенчәлеген дә шунда өйрәндем. Помидорлар, кыярлар үстерергә яратам. Миңа аларның бөреләнү чорын, аннан ничек үсеп китүләрен күзәтү ошый. Яратып, күңел биреп карасаң, тәрбияләсәң, шундый уңа бакча җимеше! Бу схема кешеләрдә дә эшли. Наз кирәк, ярату кирәк кешегә.

Дисциплина!

Әнием җырлый, әтием гармунда уйный, мине дә урындыкка бастырып җырлаталар, шигырь укыталар инде. Өебездән кунак өзелми. Миңа, чыгыш ясаганнан соң, кәнфит, җиләк-җимеш эләгә иде. Шушы бүләк алу процессы аеруча нык ошый иде.

Гаиләбездә дисциплина бик көчле иде, сүзебездә тормасак, ялгышып биш минутка гына соңласак, әни ишегалдыннан үк безне каршы алып, «тапочка» белән кирәкне бирә иде.

Ә бер көнне мин гашыйк булдым…

Авыл малае, чибәр инде каһәр, озын дулкынлы чәчле, «Биттлз»лардан калган мода булгандыр, күрәсең. Яшь чакта матурлыкка гына игътибар итәбез бит. Аннары, хаталангач кына, кешедә акыл, тормыш тәҗрибәсе барлыкка килә. Тугрылык ише төшенчәнең дә күпкә мөһимрәк икәнлегенә акыл кергәч кенә төшенәбез. Хыянәт итте миңа ул егет, башка кыз белән йөри башлады. Шул чакта гына минем ике күзем дә ачылды һәм мин кешеләрдә беренче чиратта эчке матурлыкны эзли башладым. Һәм язмыш минем юлыма тормыштагы иң зур мәхәббәтем – Камилне чыгарып куйды…

Мин – елак җырчы

Миңа иң нык тәэсир иткән чыгыш мәктәп елларында булды. 100 кешелек хорыбыз О.Воронец исемле җырчының космонавтларга багышланган: «Я земля, я своих провожаю питомцев, сыновей, дочерей, долетите до самого солнца и назад возвращайтесь скорей!» җырын җырлый. Хор запевны суза, ә мин, кечкенә генә Венера Ганиева, ике адым алга чыгам да нечкә-нечкә куян тавышы белән кушымтаны җырлый башлыйм… Бу чыгыш хәзер дә миңа үзенең ихласлыгы, эмоцияләре белән кадерле. Гел исемдә…

Ул эмоциональлек дигән нәрсә калды миндә, беркая да китмәде. «Гомерләрне үлмәс җыр итик», «Очмыйча син түзеп кара» дигән җырларны башкарганда, мин елыйм. Гомумән, мине елак җырчы дип әйтеп була. Бик җитди опера партияләрен җырлаганда да елыйм. Бәлки, бу сыйфат кемгәдер бик сентименталь, мәгънәсез тоеладыр. Әмма үз табигатеңә каршы барып булмый бит. Аңа ышанырга кирәк.

Азат абый Аббасов мине гел: «Син кара аны, елама!» − дип орыша иде. Елау – бик зур бәхет, дип уйлыйм, шуңа күрә күз яшьләремнән оялмыйм.

Запись Венера Ганиева:  «Миңа отличниклар гашыйк була иде!» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинова мәрхүм ире турында соңгы хатирәләрен сөйли [интервью]
Илфак Шиһаповның элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова Интертат.ру электрон газетасы өчен интервьюсы аша татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

Ул Илфак Шиһаповка кагылышлы мәгълүматлар язганда сак булырга чакыра. Шулай ук Илсөя Илфак белән иҗади дуэтлары, үзара мөнәсәбәтләре турында да сөйләде.

– Миңа инде социаль челтәрләрдәге мәгълүматларны җиткерә башладылар, үземнең интернетта утырырга кәефем юк, – дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова. – Суицид турында мәгълүмат килеп иреште инде. Мин сезнең аша рәсми рәвештә хәбәр итәм, бернинди дә суицид түгел. Илфак үз фатирында, караватында ятып үлгән. Бернинди дә ямьсез күренеш түгел, мин үзем күрдем. Бик күп ямьсез мәгълүматлар булды, минем турында да әллә нәрсәләр сөйлиләр. Дөресен әйткәндә, бик авыр. Шаккаткыч, кеше белер-белмәс сөйли, бала турында да, кешенең күңеле турында да уйламыйлар. Болай да бик авыр. Илфак минем иң якын кешеләремнең берсе булды, мин бервакытта да аның турында начар әйбер әйтмәдем, кешеләрдән дә әйттермәдем, Илфак Илфак инде ул.

– Илсөя, Сез үзегез аның үлгәнен ничек белдегез, кем хәбәр итте?

– Миңа Гөлнара Сабирова хәбәр итте. Ул көнне телевидениедә эфирда булырга тиеш идем, әзерләнеп ята торган вакыт иде. Хәбәр иттеләр, ташлап чыгып киттем.

– Балагызга кайчан әйттегез?

– Укулары бетү сәбәпле, бала өйдә йоклап калган иде. Мин бардым, фатирында әзрәк булдым да, бу хәзер уянып, интернеттан кереп укыр, миннән белсен дип,  кайтып киттем. Үзем әйттем.

– Ул ничек кабул итте?

– Башта бик авыр кабул итте. Ул зур бит, 14 яшен тутыра торган бала. Авыр инде, бөтенебезгә дә авыр. Күмәргә малай белән авылга кайттык.

– Илфак мөселманча җирләндеме?

– Әйе, мөселманча, бик матур итеп җирләнде. Оештыру бик әйбәт иде, халык бик күп килгән иде. Ул кайчандыр ярдәм иткән, сәхнәгә чыгарган артистлар чынлап та бик күп, бөтенесе дә бар иде. Бик күпкырылы шәхес иде бит инде ул – шигырь дә, җыр да, спектакльләр дә язып, бөтен җирдә Илфак иде. Нинди өлкәгә кысылма, бөтен җирдә әз-әз генә. Коллегелары, дуслары килгәннәр иде, бик күп булды.

– Илсөя, аны Казанда да озатырга бик күп кеше килде, бу хакта без дә сөйләшәбез, сез аның шул дәрәҗәдә популяр икәнен белә идегезме?

– Ничек белмим инде Алсу, ничек белмим инде?

– Ул бит сәхнәдә чыгыш ясаучы түгел, ни сәбәпле шул кадәрле популяр иде ул, ничек уйлыйсыз?

– Мин шуңа күрә әйтәм бит, ул бөтен җирдә иде. Ул бөтенесе белән шәхсән таныш, ул бик аралаша торган кеше иде. Тегендә дә Илфак, монда да Илфак, бөтен җирдә. Ул моны үзе  яратмады, “Минем турыда әйтмәгез әле, сөйләмәгез әле, ди иде”, шундый гадәте бар иде аның. Үзенә күрә тыйнак та иде, шундыйрак иде. Эшләгән дәвердә ничә тапкыр әйттем аңа: “Әйдә дуэт җырлыйк”,- дип, “Юк сәхнәгә чыкмыйм”, – дип әйтә иде.

– Илсөя, ул китәр алдыннан берничә көн кала Вконтактеда постлар язган бит. Аны хәзер күреп язалар, алар тормыш белән хушлашкан кебек постлар. Моны күрсәм, аның кешелеккә нәрсәдер әйтергә теләвен күргән булсам, ярдәм итәргә тырышыр идем дип әйтәләр, аңа ярдәм итеп булыр идеме, ничек уйлыйсыз?

– Алсу, беләсеңме ничек дип әйтәм? Бөтен кешедә тел сөяксез, монда әллә нәрсәләр сөйлиләр. Бәлки тормышында ниндидер ялгыш адымнары да булгандыр, ялгыш әйткән сүзләре дә бәлки булгандыр. Ул миндә дә бар, бөтенебездә дә бар андый нәрсәләр, бөтенебез күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар идек. Мин инде аерылган, Илфак белән ике ел бергә тормыйбыз, әмма барыбер хәбәрдар – монда болай дип әйткән, тегендә болай дип әйткән. Ләкин шулай булса да, берсе дә ярдәм итмәгән. Ярдәм итеп булмаган да булыр иде бәлки. Бүтән төрле кеше ул, ул бүтән планета.  Бер үк вакытта бөтен дөнья белән аралаша торган һәм шул ук вакытта беркемне дә үзенең янына якын китерми торган кеше. Ул бөтен җирдә һәм беркайда да түгел.

– Аңа ярдәм итеп булыр иде дип уйлыйсызмы соң?

– Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Чынлап, ничек җавап бирергә белмим.

– Аның бик талантлы кеше икәнен беләбез һәм талантлы кешеләр күп нәрсәләрне бик авыр кабул итәләр. Сүз күтәрмиләр, гаепләүләрне күтәрмиләр. Татар халык шул рәвешле бик күп талантлы улларын-кызларын югалта бара. Татар халкы талантларын сакласын өчен нәрсә дип әйтер идегез?

– Гомумән талантлы кеше, иҗат кешесенә бөтән күзлектән карарга кирәк. Аның белән яшәгәндә үзенә дә әйтә торган идем: “Илфак, синең белән яшәве шуның кадәрле  авыр,  ләкин синнән башка мөмкин түгел кебек”, – дип. Андый кешеләргә, иҗат кешләренә бүтән төрле карарга кирәк. Әйе, алар сәер, сәер кеше чынлап та. Ул минут башында бер төрле булырга мөмкин, шул ук минутның азагында икенче төрле. Ул шуның белән тәмле дә.

– Илсөя, сез, сезнең иҗади дуэт бик уңышлы проект булдыгыз. Бу уңышның серен нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Бәлки, ниндидер симбиоз килеп чыккандыр. Илфак беренче җырын миңа язды. “Күңел” дигән җырын миңа багышлап язды. Багышлап түгел, без танышканнан соң язылган җыр, аңа кадәр язганы булмаган. Аннан соң башка җырлары китте – “Сәер кеше”, “Ялгыш язмыш” һәм башкалар. Ә мин Илфак белән күрешкәнче бүтән төрле җырлар җырлап йөри идем. Әле башта көлешә идек, “Илфак, мондый җыр буламыни инде, кит инде моннан?”, – дип… Тавышка туры килгәндер ул җырлар. Бер-беребезне аңлап, 13 ел буе бик матур яшәдек. Ул “Әнисе” дип, мин “Әтисе” дип дәшә идем.

– Сезнең дуэтка күз тигән дип уйламыйсызмы?

– Бәлки, булгандыр да.

– Илсөя, гафу итегез инде, хәзер бу хакта хезмәттәшләре дә, аны күргән кешеләр дә бик каты эчте дип язалар, бу дөрес сүзме?

– Мин Илфак турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм.

– Сез эчкән кешене туктатып була дип уйлыйсызмы?

– Үзе теләгән очракта буладыр дип уйлыйм.

– Башка очракта ничектер ярдәм итеп буламы?

– Ни дип әйтергә белмим. Илфак эчә торган кеше дип әйтергә телем әйләнми. Минем Илфакка бернинди үпкәм булмады. Илфак та миңа рәнҗеп китмәгәндер дип уйлыйм. Чөнки хәзер дуслары белән аралашабыз, ул минем турында бик матур сүзләр әйткән булган. Без аның белән соңгы арада күп аралашмадык. Аның да бер утырып сөйләшәсе иде дигән әйбер күңелендә булган, минем дә күңелдә утырып бер сөйләшәсе иде Илфак белән тәмләп дип дигән әйбер калды. Чөнки ул миннән унөч яшькә олы иде. Әтием урынына да, ирем урынына да, абыем урынына да ул иде, ул минем галәмем иде, минем бөтен нәрсә Илфак белән бәйле иде. Әлбәттә, аерылганнан соң авыр момент булган саен, сынган саен Илфактан ярдәм сорыйсы килә, Илфак нәрсә эшли микән дип уйлыйсың, ә кайбер вакытларда аңа зарланасы килә. Чөнки минем бүтән андый кешем юк. Беренче мәлне бик авыр булды, елап, тыңла әле мине, шулайрак бит дип узе турында үзенә зарланасы килә иде. Шундый моментлар да булды. Вакыт үткәч, тынычлана бит инде кеше үпмедер дәрәҗәдә.

– Сезне аралашып яшәүдән нәрсә тотып торды, горурлыкмы?

– Белмим, аралышмый башладык та, бетте шуның белән. Кешене бит гомерлек дип уйлыйсың. Минем дә күңелдә бар иде. Күпмедер вакыт үтәр дә, бөтен нәрсә дә тынычланып бетәр дә, утырып сөйләшербез әле Илфак белән дип уйлый идем.“Күрешербез әле”, – дигән булган ул дусларына. “Сәлам әйтегез әле, бер күрешеп сөйләшербез әле”, – дип әйткән булган, аның да күңелендә булган, өлгермәдек.

– Аның үзенең сезнең белән хәбәрләшкәне булмадымы соңгы арада?

– Юк, соңгы арада арлашмадык.

– Әгәр дә болай буласын белсәгез, нәрсә дә булса үзгәртер идегезме?

– Ә нәрсә үзгәртеп була соң? Мин бит начар карашта булмадым бервакытта да, аралашырга риза идем.

– Әйтегез әле Илсөя, сезгә иҗатта Илфаксыз авырмы?

– Авыр.

– Нәрсәдә ул авырлык?

– Авыр, унөч ел гел аңлашып яшәгән тандем бит инде ул.Ул ярты сүзне әйтсә, мин дәвам итеп бетерә идем инде. Ул ниндидер башка сыймаслык аңлашу иде. Аннан соң, әлбәттә, авыр. Миңа аның җырлары, киңәшләре җитми. Шул ук вакытта мин туктап та кала алмыйм, минем бит кулымда балам бар, яшәргә кирәк. Яңа программага биш-алты яңа җыр язылганнан соң, Илфак белән көз көне күрештек. Мин аңа җырларны тыңлаттым, ничек булган дим. “О, син молодец”, – дип, көлешеп утырдык, “Син көләсеңдер инде”, – дим. “Юк, көлмим”, – ди. “Әйдә, төзәтеп җибәр әле”, – дим. “Илсөя, билләһи, төзәтер җире юк, бар җире дә әйбәт булган”, – диде.

– Сез бит инде аерылышкач та аралпашкансыз дигән сүз, кайчан аралашудан туктадыгыз аралашудан һәм моның сәбәбе нидә?

– Соңы тапкыр көзен аралаштык бугай инде.

– Ә нишләп туктадыгыз?

– Белмим, ул миңа шалтыратмагандыр, мин аңа шалтыратмаганмындыр.

– Илсөя, ә Илфакның сездән соң булган проектларын күзәтеп тордыгызмы?

– Махсус дип әйтә алмыйм, барыбер күзгә чалына ич инде ул.

– Үзенең җырлый башлавын ничек кабул иттегез?

– Мин гомер буена, танышканнан бирле, “Синең тавышың матур, җырла әле Илфак”, – дип әйттем. “Әйдә икәү җырлыйк әле”, – дидем. Вакыты җиткәндер инде күрәсең, җырларга җөрьәт иткән инде.

– Илсөя, сезнең Илфакны белүчеләргә, аның иҗатын күзәтеп баручыларга, гомумән, укучыларга әйтер сүзегез бармы?

– Әйе, мин сезнең аша мөрәҗәгать ясарга телим. Гайбәт сөйли торган кешеләргә әйтәсем килә. Кирәкми. Болай да авыр, белер-белмәс теләсә нәрсә язарга кирәкми, чөнки туганнары, балалары. Унөч яшьтәге малай бар кулда, әле сабый ул. Белер-белмәс мәгълүмат язарга кирәкми. Интернет шуның хәтле зәһәр нәрсә. Миңа килеп-килеп әйттеләр, менә мондый, тегенди сөйлиләр икән дип. Мин артист булгач, гайбәтләргә елмаеп карарга өйрәнгән инде. Ләкин бала бар кулда, сак кылансыннар иде инде. Үз күзләре белән күрмәгән, ситуацияне белмиләр, аңламыйлар. Кирәкми язарга, эчләреннән уйласыннар, сүксеннәр, сөйләшсеннәр, әмма дөрес түгел мәгълүмат таратырга кирәкми. Мин моны Илфакның якты истәлеген саклап калыр өчен сорыйм. Илфак ул – Илфак. Илфак Шиһапов исеме бервакытта да бетмәячәк. Аның 200 дән артык җыры калды, 20ләп чыгарылган дискы бар. Аның ничә язылган китабы бар. Тарихи китаплары, юмористик китаплары бар. Аның әле бүгенге көндә дә куела торган спектакльләре, сәхнә әсәрләре бар, концертларга язган сценарийлары бар. Илфак ул – Илфак. Аңа сүз дәшәргә кирәкми. Аның якты рухы хакына булса да гайбәтләрдән тыелсыннар иде. Минем өчен ул иң кадерле кеше. Миңа бик авыр.

– Илсөя, бик зур рәхмәт. Коллектив исеменнән, үземнең шәхси исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашабыз.

“Шәһри Казан” газетасы фотолары. Фотограф – Илдар Мөхәммәтҗанов

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА

Запись Илсөя Бәдретдинова мәрхүм ире турында соңгы хатирәләрен сөйли [интервью] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Резидә Шәрәфиева: «Әгәр дә гаиләм эшемне кабул итмәсә, мин иҗат итә алмас идем»
28-29 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыкова исемендәге концертлар залында “Уфа-Казан юллары” концерты узды. Бәйрәмдә Татарстан һәм Башкортстан республикаларының популяр җырчылары чыгыш ясады. Ни өчен менә нәкъ әлеге төбәкләрнең җырчылары чакырырылды, дигән сорауга проект җитәкчесе Равил Галиев: “Беренчедән, минем Татарстан тамашачысын башкорт җырчылары белән таныштырасым килде” дип җавап бирде. //Татаr Today//

Чыннан да, концерт барышында татар җырларын да, башкорт җырларын да көйләделәр. Быел проектка 5 ел. “Уфа-Казан юллары” проектының составы 5 ел эчендә үзгәрми тормаган, әмма җырчылар арасында Равил Галиев белән берлектә проектның киләчәген кайгыртып килүче сәхнә әһелләре бар. Шуларның берсе –  Резида Шәрәфиева. Мин аңын белән бераз аралашып алдым.

— Резида апа, хәерле көн! Проектка карата карашыгызны ачыклаудан башлыйк әле әңгәмәне…

— Карашым бик нык җылы. Проект мине илһамландыра, эшләгән саен эшлисе, яңа җырлар иҗат итәсе килә.

— Яңа җырлар дигәннән, алар көтеләме? Иҗатыгызда нинди яңалыклар бар.

— Бүгенге көндә бик матур җырлар өстендә эшлим. Мәсәлән, Айдар Тимербаевның Гөлүсә Шаһбан сузләренә язылаган җыры бар, Альфред Якшимбетов белән Илшат Харисов иҗат иткән тагын бер өр-яңа җыр бар. Алар тиздән әзер булырлар дип өметләнәм. Һәрбер җырны тамашачыга югары дәрәҗәдә җиткерәсем килә.

— Иҗатыгызда нинди темалар өстенлек итә?

— Минемчә, кеше үзенең хәләтенә багышланган җырлар иҗат итә.  Мәхәббәт темасы – мәңгелек тема ул, ансыз иҗатымны күз алдыма да китермим. Шул саф һәм кабатланмас хис турында җырлап танылдым да, һәм әлеге темага багышланып язылган җырлар тамашачы алдында һаман да өметле җырчы булып калырга ярдәм итә.

— Димәк, мәхәббәткә ышанычыгыз бар?

— Әлбәттә, мәхәббәт бит ул бездән аерылымый. Мәхәббәтсез ничек яшисең: сөйгән ярыңа карата сөю, туган ягыңа карата хөрмәт хисләре, газиз балаң белән арагызда булган шартсыз мөнәсәбәт… Бер яктан карасаң, төрле хис-кичерешләр дип уйларга була, тик нигездә бит барыбер шул ук мәхәббәт.

— Сезне таныткан җыр да мәхәббәт турында иде шул. Аны искә төшерә алмассызмы?

— “Синсез яшәү – яшәү түгел” җыры иде ул. Бүгенге көндә дә бик теләп башкарам аны. Гомумән әйкәндә, танылып кына килгәндә җырланган җырларыма, аларның авторларына мин бик нык рәхмәтле! Алар булмаса, бәлки мин башка тормышта яшәгән булыр идем. Ни генә дисәң дә, белемем буенча мин башлангыч сыйныфлар укытучысы.

— Сәхнәгә 20 елдан артык гомерегезне сарыф итүегезгә үкенмисезме? Тормыш иптәшегез һәм кызыгыз сайлаган юлыгызга ничек карый?

— Юк, бер дә үкенмим. Гаиләм, Аллага шөкер, гел ярдәм итеп тора. Хәтта 11 яшьлек кызым Зөләйха да миңа көч бирә. Әгәр дә гаиләм эшемне кабул итмәсә, мин иҗат итә алмас идем. Аңлаулары һәм ышанычлары өчен аларга бик зур рәхмәт! Ходаем һәрберебезгә дә тигез тормыш насыйп итсен иде!

— Кире проектка әйләнеп кайтыйк әле. Алга таба да “Уфа-Казан юллары” концертларында сезне күреп булачакмы?

— Әлбәттә. Миңа калса, проект яшәргә тиеш! Без бит инде бер гаилә булып формалаштык. Бер-беребез белән бик тыгыз элемтәдә торабыз. Шунысын әйтергә телим: мин концертны чын күңелемнән көтеп алдым, чөнки җырлы-моңлы составыбызны сагындым! Равил бик изге һәм файдалы эш эшли. Тамашачы Татарстаныбызның гына түгел, ә Башкортстанның җырчылары белән дә таныша. Проектның киләчәге зур һәм өметле!

Әңгәмәдәш: Алинә Айдарова.

Запись Резидә Шәрәфиева: «Әгәр дә гаиләм эшемне кабул итмәсә, мин иҗат итә алмас идем» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..