Архивы 23 февраль - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Улың исән, әмма каты авырый. Кайчан да булса кайтачак“ [булган хәл]
…Узган гасырның 90нчы ел башларында Кече Пургада туып-үскән удмурт егете армиядән кайтканда хәбәрсез югалган дигән хәбәр Әгерҗегә дә яшен тизлегендә килеп ирешкән иде.

Ул чакларда базарда сату итүче удмурт түтәйләреннән солдат егетнең язмышы турында сораштырып торсам да, яхшы хәбәр ишетмәдем. Латвиядә ике ел хәрби бурычын үтәп кайтучы егет суга төшкәндәй юк булды. Әнисе, ике апасы кайлардан гына эзләмәгәннәр дә, кайларга гына язмаганнар, күрәзәчеләр бусагасын да күп таптаганнар. Беренче каналдагы “Жди меня“ тапшыруына да кат-кат хатлар юллаганнар. Әгерҗе халкы арасында да  танылган күрәзәче солдатның әнисе Лиза түтине: “Улың исән, әмма каты авырый. Кайчан да булса кайтачак“, дип тынычландырырга тырышкан. Тик анага төпчек улы турында бернинди җылы хәбәр дә килми. 14 елдан сон туган ягында Владимир Вахрушевны үлгән дип таныйлар.

“Багучыга барма, күңелеңә яра алма“ дисәләр дә, бу очракта теге күрәзәче карчыкның сүзләре дөреслеккә туры килә бит. Володя исән!

Фото: http://www.agryz-rt.ru/tt/the-news-tat/item/15228-udmurt-egete-armiyadәn-egerme-dүrt–eldan-soң-kayta.html

… Солдат поездда туган якларына кайтканда, аны ерткычларча кыйнап, документларын алып бер сарайга кертеп ташлыйлар.  Егет аңына килгәндә үзенең кем, кайдан, якыннары кемнәр  икәнлеген хәтерләми. Ул кайда? Ничек монда килеп эләккән? Әйтерсең лә, моңарчы аның шәхси тормышы булмаган. Башында мең төрле сорау, әмма берсенә дә җавап табалмый. Без еш кына мондый җанөшеткеч хәлләр кинода гына була дип уйлыйбыз. Чынлыкта удмурт егете дә нәкъ менә шундый ифрат авыр хәлдә кала. Күз күрмәгән якларда япа-ялгыз, хәтта исем-фамилияңне дә хәтерләмәгән килеш, бернинди документсыз калып кара әле! Кемгә барып бәрелергә, кемнән ярдәм сорарга? Кая барганын да белмичә юл тотканда Володя зур гына бер абхаз авылына барып чыга. Урамда өсте-башы таушалган таныш булмаган егетне күреп, аның кем булуы белән кызыксынсалар да, бер генә сорауларына да җавап бирә алмый ул. Бер абхаз аяныч хәлгә төшкән егетне үз йортына алып керә. Володя шунда яшәп кала. Әмма ул бит исемен дә, милләтен дә хәтерләми. Абхазиядәге яңа гаиләсендә аны Виталий дип йөртә башлыйлар. Гаилә башлыгы аны үз энесе кебек якын итә. Володя-Витя авыл халкына төрле эшләрдә булыша, сүз тыңлаучан, кулыннан эш килә торган егетне абхаз халкы бик тиз үз итә.

Менә шулай ел артыннан ел уза. Удмурт егете 90нчы елларда Абхазия-Грузия бәрелешләрен дә үз күзләре белән күрә. Ул яшәгән Түбән Эшера авылы аша фронт линиясе уза, аның күз алдында йортлар шартлый, мәетләр аунап ята. Сугышлар бераз тынгач, авылда йортларны торгызу эшләре башлана. Шул эшләр барышында егетне ток суга. Бик авыр хәлдә ята удмурт егете хастаханәдә. Табиблар аның исән калуына да шикләнәләр. Үлем белән яшәү арасында көрәшкән егет көч-хәл белән яңадан йөрергә өйрәнә.

Ий, язмыш, адәм баласын нигә шулкадәр сындырып сыныйсың икән син?! Дистә елдан артык чит җирләрдә үзенең кем икәнлеген дә белмичә яшәүче егетне алда тагын бәхетсезлек көтә. Ул юлда авариягә очрый. Алты ай дәвамында хастаханәдә ятканда башына нинди генә уйлар килмәде икән аның?! Чү… Нәрсә бу? Егет үзе дә аптырашта. 24 (!) елдан соң иң беренче ике апасы булуы, үзенең удмурт егете икәнлеге исенә төшә башлый. Ул бит Удмуртиядән! Бераздан әнисе, туган авылы Кече Пурга урамнары күз алдына килә башлый. Хәтта өй телефоны номеры да исенә төшә. Егет бу турыда беркемгә дә сөйләми. Телефоннан апасына шалтыраткач, хәтеренең бераз кайтуына үзе дә ныклап ышана башлый.

– Төн йокыларым качты. Болар барысы да матур төш кебек тоелды. Качып кына елап та ала идем. Кече Пургадагы апам белән телефоннан сөйләшкәч кенә Абхазиядәге якыннарыма бу турыда сөйләдем. Шатлыктан алар белән кочаклашып еладык. 24 ел бернинди документсыз яшәгәч, мин ялгызым гына олы юлга чыга алмадым. Якыннарым мине алырга килделәр. Шулай итеп, менә мин туган ягымда!

Боларны Владимир Вахрушев туган ягына кайтып, тугыз айдан соң аңа Россия гражданины паспорты тапшыру тантанасында журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Рәсми рәвештә үлгән тамгасы тагылса да, 24 ел буе газиз улының исәнлегенә өметен өзмәгән, аның кайтуын көткән әнисе генә әллә инде улы табылу шатлыгыннан каты авырып китә. Хәзер Лиза түти инсульттан соң тернәкләнеп килә. Ана улының еллар узгач яшьлек мәхәббәте белән кавышып, гаилә тормышын башлавына да сөенеп туялмый.

…Володя белән Рита арасында мәхәббәт хисләре туксанынчы елларда кабына. Әмма араларына ниндидер кара мәче керә дә, егет армиягә киткәч аралашулар өзелә.

–       Володяның хәбәрсез югалуы бөтен авылны тетрәндерде инде ул елларда. Мин дә якыннарыннан гел сораштырып тордым, ул армиядән кайткач хисләребез яңадан яңарыр кебек тоела иде, – дип искә ала Рита.

Кыз, кияүгә чыгып, ике бала таба. Әмма гаилә тормышы барып чыкмый, ире белән аерылыша.

–       Менә шулай канатларым каерылган авыр көннәр кичергәндә танышларым Володяның кайтуын, алардан телефонымны сорап алуын әйткәч, өнсез-телсез калдым, ышанмадым. Ник минем белән шулай шаяртасыз дип ачуланып-үпкәләп тә алдым бугай әле. Берничә көннән үзе шалтыраткач та саташам дип уйладым. Бик матур гына яшәп киттек. Йорт эшләренә бик оста, әле менә мунча төзеп куйды, – ди Рита сөенеп.

Тормышта могҗизалар булмый, диләр. Әмма Владимир Вахрушевның авариягә очрап, чирек гасырга якын вакыттан соң хәтере кайтуы, туган ягында якыннары белән очрашуы, 44 яшендә яшьлек мәхәббәте белән кавышуы могҗиза түгелмени?!

Рәмзия ЗАРИПОВА
Әгерҗе шәһәре
Фото: Тut.by

Запись “Улың исән, әмма каты авырый. Кайчан да булса кайтачак“ [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Авыз-борынын канатсалар, башкача карар иде” [дин 23 февраль турында]
Февраль – ирләр ае, дибез. Чөнки 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп узабыз. Без кечкенә вакытта аны Әтиләр бәйрәме дип, аларга армиядә булса-булмасалар да, танк ябыштырылган открытка ясап бирә идек. Хәер, әле дә андый гадәт бар, тик патриотик рух юк. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс шул уңайдан үзенең фикерен белдерде.

– Рамил хәзрәт, мөселман егетенә армиягә бару фарызмы?

– Һәр ир кешегә үзенең туган илен, шәһәрен, авылын саклау – аның өстендәге бурычы. Бу дөньяви канун гына түгел, Коръәни Кәримдә әйтелгән сүзләр дә. “Әл-Гыймран” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Чикләрдә булыгыз, үзегез яшәгән урынны дошманнан саклагыз”, – дип кисәтә. Без шушында дөньяга килгәнбез, монда әти-әни, гаиләбез яши, балалар үсә, ризык табабыз, гыйбадәт кылабыз. Аны саклау һәм армия сафларында хезмәт итү ирләрнең турыдан-туры вазыйфасы. Әлбәттә, дөньяда, илебездә барган вәзгыять төрле, ул үзгәреп торучан. Хәрби урыннарда хезмәт итү чаралары да бер-берсеннән нык аерыла. Частьларда бөтен уңайлыклар тудырылмаган, күп җирдә мөселман егетләренә намаз уку мөмкинлеге юк, хәләл ризык ашатмыйлар. Әлбәттә, мөселман дәүләтләрендә хәл бөтенләй башка. Хәтта Америкада армиядә мөселман кызларына яулык белән йөрергә рөхсәт ителә, намаз бүлмәсе дә, хәләл ризык та бар. Безнең илдә бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе әле.

– Армиядән качып йөрү гөнаһмы? Әгәр егет хак мөселман, ә частьтә гыйбадәт кылу мөмкинлеге, хәләл ризык юк, солдатлар арасында мөнәсәбәт тә мактанырлык түгел икән, төрле сәбәп табып, бармый кала аламы? Армиядән калу өчен ришвәт бирү гөнаһ түгел, хуплана, диләр. Шулаймы? Әйтик, бүгенге төрле җирләрдә сугышлар чыгып торган заманда бармый калу да гаеп түгелдер?

– Мин армиягә бармыйм, ришвәт биреп булса да калам, дип уйлау хата. Моны үзем дә хәрби хезмәтне узган, анда чыныгып, туган ягыма чын егеткә әйләнеп кайткан кеше буларак әйтәм. Алайса бит бүген кызлардан да аерылмый торган елак, йомшак, тормышка ияләшмәгән егетләр буыны китте. Нәкъ менә аларга хәрби хезмәткә бару зыян итмәс иде. Анда син дөрестән дә чыныгасың: егетләр арасында үзеңнең кем икәнеңне күрәсең, төрле хәлләрне күзәтеп, тормышта шулай да була икән, дип нәтиҗә ясыйсың. Армиядән кайткач, дин әһеле буласыңмы, түрәгә әйләнәсеңме, җитәкче дәрәҗәсенә күтәреләсеңме, яшьлегеңдә шушы мәктәпне узсаң, кешеләрне кыерсыту, гаделсезлек һ.б. читләшәсең. Без бит тормышта комфортка ияләшкән һәм гел шулай булуын телибез. Ә яшәгәндә төрле авырлыклар чыгып тора. Әйтик, егет белән кыз дүрт ел чәчәк бирешеп, очрашып йөриләр дә, никахлашкач, дүрт айдан аерылышалар. Чөнки чынбарлык белән күзгә-күз очрашкач, күп егетләр сынаулар алдында сына. Алар әле чыныкмаган, әнисе итәге астыннан чыгып, хатыны куенына кереп поскан, тормышта авырлык була дип башына да китерми. Армиягә барып, яшьтәшләре арасында чыныгу узса, авыз-борынын да канатсалар, башкача карар, бүтәннәргә авырлык китерүдән тыелыр иде.

Акчарлак

Фото: архив

Запись “Авыз-борынын канатсалар, башкача карар иде” [дин 23 февраль турында] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..